Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев аяксыз калган Фаяз бабайга ярдәм итәргә теләүчене акча җыюдан туктаткан

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев аяксыз калган Фаяз бабайга ярдәм итәргә теләүчене акча җыюдан туктаткан

Түбән Камада яшәүчеләрнең игътибарын шушы көннәрдә бер күренеш җәлеп итте. Альбина Исмаева исемле  блогер Түбән Кама урамыннан инвалидлар коляскасында баручы 85 яшьлек Фаяз абыйны видеога төшергән. Күз яшьләрен тыя алмыйча, ул аннан тормыштан канәгать булу серләрен сораша. Бер аягыннан мәхрүм калу сәбәпле, еракта урнашкан кибеткә машиналар йөри торган юлдан тырыша-тырмаша инвалидлар коляскасын тәгәрәткән Фаяз абый, ихластан елмаеп, аңа болай дип җавап бирә: «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк».

Альбина балалары белән Фаяз бабайга кибеткә барып җитәргә ярдәм иткән. Кибеттә Фаяз бабайны сатучылар да таный, аны каршы алып, кирәк-ярагын сайлап биреп, озатып калалар.

Фаяз бабайның язмышын социаль челтәрдә күрсәткәннән соң, Альбина Исмаевага бик күп мөрәҗәгатьләр килә башлаган. Күпләр мөмкинлеге чикле булган бабайга матди ярдәм күрсәтергә теләвен әйтә. Ләкин акча җыюдан Альбинаны блогер Рөстәм Нәбиев туктатып калган. Ул Фаяз бабайга пульт белән йөртә торган коляска алып бирергә ышандыра. Блогер тиздән Түбән Камага килергә тиеш.

Фаяз бабай өченче катта яши. Пандусларларның төшеп-менеп йөрү өчен бик уңайсыз булуыннан зарлана. Аның сүзләренчә, ул узып баручылардан ярдәм көтеп утырырга мәҗбүр. 

Фаяз абый бүгенге көндә зур, пөхтә фатирда хатыны белән яши. Хатыны иренең сау-сәламәт вакытта бик актив кеше булуын, хәзер дә хәрәкәттә булырга тырышуын сөйли. «Аның өйдә торасы килми. Кыш буе ул чыга алмады. Тәрәзә саен йөрде, нишләргә белмәде. Ул өйдә ятып өйрәнмәгән. Ул җәй көне бакчада ята иде. Майда китеп, октябрьдә генә кайта иде», – ди Фаяз бабайның тормыш иптәше.  

Альбина Исмаева сүзләренчә, Фаяз бабай шушы көннәрдә Түбән Камада бик танылган кешегә әверелгән. Аның янына килергә җыенучы Рөстәм Нәбиевне һәм аның гаиләсен шәһәрдә түземсезлек белән көтеп торучылар да бар.

«Шатландым. Нинди молодец Сез, Альбина. Бабай искиткеч. Озын-озак гомерле булып, тигезлектә яшәргә, колясканың рәхәтен күрергә, үзенә насыйп булырга язсын»;

«Альбина, син нинди молодец. Сокланып туя алмыйм. Дөньяда бармени әле ул шундый кешеләр. Барлык игелекле эшләрең үзеңә әйләнеп кайтсын, хәзер булмаса, балаларың аша. Алар синең ярдәмчеләрең, картлыкта булышчыларың булсын»;

«МашаАллах, шундый нурлы йөзле бабай»;

«Бабай өчен бик сөенәбез. Бик ачык һәм рәхәт кеше»;

«Шундый позитив. Барыбызга да үрнәк»;

«Рөстәм Нәбиев, бик зур рәхмәт сезгә», – дигән эчтәлекләрдәге бик күп теләкләр язып калдырганнар бу видеолар астына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100