Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады»: язучы Әхәт Гаффарның каберенә таш куелды

«Бу көн – Аллаһы Тәгаләнең сиңа бүләге. Бу көн бүтән кабатланмаячак». Нәни кызы Ләйләгә шушы сүзләрне әйтә Әхәт Гаффар. Кабер ташына да «Алда гомер бардыр барын – сагындыра узганы» дип язылган аның. Гомер турында фәлсәфә корган язучы һәм драматург Әхәт Гаффарның каберенә бүген таш куйдылар.

news_top_970_100
«Аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады»: язучы Әхәт Гаффарның каберенә таш куелды
Расих Фәсхетдинов

Өстән сеңдереп яңгыр явып тора. Искә алу чарасы беткәнче яуды. Салкыны, юеше үзәккә үтсә дә, беркем борылып китмәде. 2021 елның 1 гыйнварында 72 яшендә бакыйлыкка күчкән Әхәт Гаффарны яңгыр белән искә алдык. «Курган» зиратында җирләнгән танылган язучының каберенә таш куйдылар.

Кабер ташында Әхәт Гаффарның шигъри юллары язылган.

«Олы юлдан атлар уза

Безгә кала тузаны.

Алда гомер бардыр барын 

Сагындыра узганы».

Кызы Ләйлә сүзләренчә, Әхәт ага «Олы юлның тузаны» җырын бик яраткан. Шул җырга ияреп, шушы дүртьюллыкны иҗат итә ул. Бу дүртьюллыкны да шул җыр сүзләре дип җырлаучылар бар икән.

Ун тулганда, язучы, шагыйрь, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарның кабере янына туганнары, каләмдәшләре, райондашлары җыелды.

Искә алу мәрасимен Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов алып барды. Юктан гына ул түгел. Ирек Хафизов белән Әхәт Гаффар райондашлар гына, авылдашлар гына түгел, урамдашлар да икән. Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында язучының туган нигезе урнашкан урам Әхәт Гаффар исемен йөртә. Ирек Хафизовның да йорты шул урамда.

Әхәт Гаффар чынлыкта 23 декабрьдә туса да, рәсми рәвештә туган көне 1 гыйнвар санала. Һәм 72 елдан соң нәкъ 1 гыйнвар көнне аның гомере өзелә дә. Ул үзенең иҗат юлын 1982-1987 елларда Әлмәт шәһәрендә Язучылар берлеге рәисе буларак башлый. Әсәрләре Чаллы, Тинчурин, Оренбург, Стәрлетамак шәһәрләре сәхнәләрендә куела. Күп кенә язмалары башкорт, эстон, әрмән, инглиз, испан, француз һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

«Эчкерсезлеге, гадилеге белән күңелләрдә матур эз калдырды»

ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова үзебезнең шәхесләрне үзебезгә күтәрергә кирәклеген әйтте.

Бездән киткән шәхесләребезне хөрмәтләү, иҗатларын буыннардан буыннарга күчерү – безнең һәрберебезнең дә бурычы.

Әхәт абыйны озаткан көннәрдә үк, кызлары белән киңәшләшеп, җитәкчем Әсгать Сәфәровка (Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе. – ТИ) таш кую фикерен җиткердем. Ул, әлбәттә, хуплап алды. Күп еллар дәверендә сәнгать әһелләре, иҗат кешеләренә ярдәм итеп киләбез. Бу – изге гамәл. Кызларына зур рәхмәт. Алар үзләре рәссамнар белән эшләделәр, без матди яктан ярдәм иттек.

Әхәт абый һәрберебез күңелендә үзенең елмаюы, ихласлыгы, кешелеклелеге белән саклана. Шәхесләребезне без үзебез күтәрергә тиеш. Үзебез хөрмәтләргә, булдыра алганча кадерләргә, иҗатларын дәвам итәргә тиеш, – диде ул.

Балык Бистәсеннән райондашлары, авылдашлары күпләп килгән иде. Соңыннан калып та, кызларыннан музейга куярга экспонатлар турында белеште апалар.

Балык Бистәсе район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Әхәт аганың районын яратып яшәвен әйтте.

Читтә, шәһәрдә яшәсә дә, Әхәт абый Балык Бистәсе белән элемтәне өзмәде. Безнең чакырганны да көтмичә кайтып җитә иде. Сабан туйларына, китапханәләргә, мәктәпләргә балалар белән очрашуларга кайтты. Йөзендә һәрвакыт елмаю булды. Эчкерсезлеге, гадилеге белән күңелләрдә матур эз калдырды. Әле күптән түгел генә туган авылындагы туган нигезендә истәлек тактасы куелды, – диде Фирдания ханым.

«Аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады»

Әхәт Гаффарны искә алырга каләмдшләре, иҗатташ дуслары да җыелды. Татарстанның халык язучысы, Әхәт Гаффарның райондашы Равил Фәйзуллин аны «күпкырлы талант» дип атады.

Киткәненә күптән түгел кебек кенә иде. Инде бер ел да сигез ай вакыт үткән саубуллашканга. «Кеше китә – җыры кала» дигән сүзне һәммәбез белә. Игелек кылган икән кеше, халык арасында аның исеме, эзе кала.

Габделәхәт күпкырлы талант иде. Иҗаты зур, төрле жанрларда иҗат итеп карады. 1980 елларда, яшь татар әдәбияты турында сүз чыкса, Әхәт Гаффар исемен әйтмичә калмыйлар иде.

Аның холкы, бәлки, бик шома да булмагандыр, ләкин аның кешеләргә энә кадәр дә хөсетлеге булмады. Кешеләргә күләгә төшермәде. Эчке тәүфыйклылыгы, күңел байлыгы бар иде аның.

Якын арада гына Рәшит Ваһаповка һәйкәл куйдылар. Роберт Миңнуллинга бик матур истәлекле такта ачылды. Без үзебезнең шәхесләребезне күтәрәбез икән, үзебезне дә күтәрәбез дигән сүз. Без шулай үзебезнең бәләкәй халык түгел икәнебезне раслыйбыз. Бик матур, затлы һәм тыйнак итеп куелган таш. Рәхмәт! – диде Равил Фәйзуллин.

Сүзне икенче бер каләмдәше Рифат Җамал алды. Рифат ага соңгы арада проблемага әйләнеп баручы исемне мәңгеләштерү темасын кузгатты. «Урамнарны үзебезнең кешеләрнең исемнәре белән атарга кирәк», – диде ул Нурия ханымга карап.

Кичә Буага барганда, яшь шагыйрьләр әйтә: «Казанда дүрт Магистраль урамы бар икән. Берсе урынына, ялгышып, икенчесенә киткәнмен», – ди.

Соңгы вакытта сәнгать әһелләренә, халкыбызның уллары-кызларына зур игътибар бирелә. Бу әйбер бигрәк тә районнарда күтәрелә.

Азнакайда, Мөслимдә, Актанышта шундый матур итеп эшләгәннәр. Актанышта булганыгыз бардыр инде. Монда Нурия ханым булганга күтәрәм бу сорауны. Урамнарны үзебезнең кешеләрнең исемнәре белән атарга кирәк. Чөнки райондагы бер җырчы дустым әйтә: «Миңа урам исеме бирер өчен әллә ничә ел вакыт узды», – ди. Әйтерсең ул – шулкадәр зур проблема. Әлбәттә, Пушкинны Тукайга алмаштырып булмый. Ләкин районнарда шулкадәр күп урам исемнәре бар. Үзебезнең авылда да Мәскәү урамы, ә авылда өч Хезмәт Герое һәм Бөек Ватан сугышы Герое бар. Аларның берсенең дә исеме юк, – диде Рифат әфәнде.

Ирек Хафизов, аның сүзләрен йомгаклап, Әшнәк авылында ул торган урамның Әхәт Гаффар исемен йөртүен әйтте.

«Кеше буласың килсә...»

Сүзне Әхәт Гаффарның энекәше журналист Рәкыйп Гаффарга бирделәр.

Иҗат кешесенә бәяне бирәбез дә бирәбез. Ләкин үз чордашлары гына аны биреп бетерә алмый. Аларның әсәрләре китапларда, дәреслекләрдә кала. Дәреслектәге әсәрләр бала күңеленә бик иртә кереп утыра, һәм шушы шәхесләр аларның хәтерендә кала. Олыгайган саен яңадан кайтып укыйлар.

Мин иң бәхетле журналистларның берсе булдым. Мин университетта укыганда, Габделәхәт абый белән Ринат абый икесе дә «Социалистик Татарстан» газетасында журналистлар булып эшлиләр иде. Шуңа күрә миңа журналистикага кереп китүе җиңел булды.

Мин Чаллыда эшлим, Казанда читтән торып укый идем. Ул миңа кышкы имтиханнарга килгәч бер генә әйтте: «Рәкыйп, кеше буласың килсә, көндезгегә күч», – диде. Шуннан көндезге бүлеккә күчеп, журналистика бүлеген егерме җиде яшьтә генә бетердем. Шушы киңәше мине журналистиканың икенче бер дәрәҗәсенә күтәрде, дип уйлыйм.

Ул бервакытта да мин эшлисе эшне үзе эшләп бирми иде. «Үзең эшлә», – дип әйтә иде. Әтинең иң яраткан баласы иде ул. Әти үзе белән гел эшкә йөртә иде аны. Мин әтине бик яхшы хәтерләмим.

Бу чорда да шундый бәя алып, киләчәк буын күңелендә дә калу өчен көне-төне эшләргә кирәк. Әхәт абый, Равил абыйлар шикелле эшләргә кирәк. Кеше күңеленә керерлек сүз әйтә алу – ул иң зур бәхет.

«Әти гел киңәш бирә иде»

Әхәт Гаффарның кызлары Ләйлә белән Сөмбел Гаффаровалар да – әдәбият дөньясында танылган кешеләр. Сүзне икесе исеменнән дә Ләйлә Гаффарова әйтте. Сөмбел, күз яшьләрен тыя алмыйча, әтисенең кабере өстенә карап торды.

Яңгырлы һава торышында шулкадәр кеше килүе безне бик сөендерә, әтине дә бик сөендерәдер.

Әти гел киңәш бирә иде ул. Миңа алты-җиде яшьләр, бик эссе, аның белән Васильево урманыннан барабыз. Мин, эссе, нинди көн соң бу, дип зарланам. Бер ун минут сабыр гына тыңлап барды. Аннары: «Ләйлә, син шуны аңла. Бу көнне Аллаһ Тәгалә яратты. Шуңа күрә моны яратмасаң, тегене яратмасаң, син Аллаһы Тәгаләгә каршы чыккан буласың. Бу көн – аның сиңа биргән бер бүләге. Бу көн беркайчан да кабатланмаячак», – диде. Шул көннән башлап, мин һәр көнне зур бүләк дип кабул итә башладым, – дип сөйләде Ләйлә ханым.

Яңгыр бераз тынды. Яныма Ләбиб абый Лерон килеп басты да: «Син дә күргәнсеңдер инде. Әле кергәндә дә карап кердем. Ник бер фамилия, исем татарча язылган булсын. Бөтенесе русча. Бер Габделәхәт абыйның татарча», – дип куйды.

Чыннан да якындагы кабер ташларында исем-фамилияләр русча язылган. Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаровның кабер ташы татарча.

ӘЛЛӘ ТАГЫН

Әй бу гомерләр!

Бер дога кылыйк,

Йә бер көликме,

йә бер елаек?

Язгы ташкындай

азмы ашкындык, –

Хәтердән җуймыйк шушы еллыкны.

Әллә сулыйкмы,

әллә яшәрик?

Умырзая да

яшәрә,

сула,

Кар сулары да төшә чәчерәп, –

Яшәү мәңгелек,

Югалмас череп.

Әхәт ГАФФАР.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 сентябрь 2022
    Исемсез
    Якшы кеше иде Эхэт агай. Урыннары жэннэттэ булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100