Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Гаффарова: «Урының җәннәттә булсын, әтием, әни белән күрешкәнсеңдер»

Татар җәмәгатьчелеге күренекле язучы Әхәт Гаффарны соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
Сөмбел Гаффарова: «Урының җәннәттә булсын, әтием, әни белән күрешкәнсеңдер»
Салават Камалетдинов

«Казан нуры» мәчете ишегалдына халык шактый җыелган. Кешеләрнең йөзләре маска артына яшерелсә дә, күзләрендә гаделсезлеккә тарып аптырап калган чарасызлык чагыла иде. Янәсе, бетте бит инде кәбисә ел, күп корбаннар бирдек бит инде, калганнар белән бергә яшәргә җыена идек, ел башланды гына, ә без тагын хушлашабыз…

Әхәт Гаффар кызы Сөмбел Гаффарова гаиләсе белән бергә яши иде. Йөрәге туктаганда ул ялгызы булган.

  • Әхәт Гаффар тумышы белән Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылыннан. Туган көне — 1948 елның 23 декабре. Әмма рәсми документларда 1 гыйнвар дип язылган. Әлеге 1 гыйнвар язучының вафаты көне булды. Ягъни, туган һәм үлгән көне 1 гыйнвар. Арада татар әдәбиятына һәм милләтенә хезмәт иткән, милләткә ике кыз бала үстереп биргән 72 ел ята.

Әхәт Гаффар берничә мәртәбә Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән иде. Аны Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итте. Ни кызганыч, күренекле язучыбыз читтә кала бирде.

Хәзер инде Әхәт абыйга дога гына кирәк.

Сөмбел Гаффарованы юатырга дусты, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина килгән. Якташы Равил Шәрәфиев басып тора. Әле беркөнне генә Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановны озату мәрасимендә иде. Журналист Нәфис Гыйлемҗанов та биредә. «Аралашып яши идек», - ди. Авылдашы, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов та монда. Әхәт абыйның юбилей кичәсен дә ул алып барган иде.

Ирек Хафизов: «Данлыклы шәхесебез, минем авылдашым, әтиемнең якын дусты Әхәт абый Гаффаровны соңгы юлга озатырга җыйналдык. Әле былтыр гына шаулатып-гөрләтеп юбилейларын үткәреп йөргән идек. Нишләтәсең, бер көнлек дөньяда яшибез, таң ата да кич була. Әхәт абый безнең авылыбызның горурлыгы булды. Алар — данлыклы нәсел. Барысы да уңган-булган егетләр. Бүгенге көндә дә нигезләрен ташламыйлар. Безнең хәтта авыл урамы да Әхәт Гаффар дип атала. Әхәт абыйның авыр туфрагы җиңел булсын».

Әхәт абыйның юып кәфенләнгән җәсәден чыгарып куйдылар. Башта дога сүзләре, аннары дөньяви сүзләр, аннары кабат Коръән сүрәләре әйтелде.

Әхәт Гаффарны соңгы юлга озату мәрасимен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды.

Данил Салихов: «2020 елны үзебезнең 20 язучыбызны соңгы юлга озатып елыбызны япкан идек. 2021 ел халкыбызга мондый кайгылар китермәсен, тынычлык, иминлек елы булсын, җир шарына килгән афәттән котылсак иде дигән теләкләр белән Яңа елны каршы алган идек. Үзенең метрикәсе буенча туган көне саналган 1 гыйнварда татар халкының күренекле улы — прозаик, драматург, публицист, журналист Әхәт абыебыз дөньяны ташлап китеп барды. Бу югалту татар халкына гына карамый, чөнки безнең әдипләр арасында иң күп тәрҗемә ителгән автор Әхәт Гаффар иде дисәк, ялгыш булмас. 

Ул үз вакытында Әлмәт төбәге язучылары белән дә эшләде. Әлмәт шәһәре депутаты иде. Ул бу якларга Равил Фәйзуллиннан соң килгән иде, аннары мин фәкыйрегез эшләдем. Әхәт абый язучыларның үзен генә түгел, гаиләсен, ата-бабасын тирәннән белә торган абыебыз иде.

Әхәт абый белән Фәридә апа ике кыз үстерделәр. Ләйлә белән Сөмбел дә әдәбиятыбызга хезмәт итәләр. Рәхмәт. Әхәт абыйның хәләле иртәрәк китеп барды. Кызлар, сезгә рәхмәт, әтиегезне курчак кебек йөрттегез, карадыгыз, ул сезнең белән горурлана иде».

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: Мөхтәрәм җәмәгать, Татарстан мәдәнияте зур югалту кичерә. 72 яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффар безнең арадан китеп барды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Татарстан Республикасы Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасын укырга рөхсәт итегез!

«Хөрмәтле Ләйлә Габделәхәт кызы һәм Сөмбел Габделәхәт кызы! Бар гомерен һәм көч-егәрен газиз Татарстаныбызга һәм татар халыкна хезмәт итүгә биргән, ана телебезне саклауга, әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне үстерүгә багышлаган талантлы шәхес, күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең лаеклы улы, әтиегез Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаровның вафат булуы сәбәпле, сезнең һәм барлык туганнарыгызның тирән кайгысын уртаклашам. Габделәхәт Габдрахман улы мөстәкыйль фикерле, җор телле, халыкчан язучы иде. Тыйнак, сабыр һәм игелекле кеше буларак, республикабыз тарихында, татар халкы күңелендә мәңгегә калачак. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Шушы кайгылы көннәрдә Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев».

Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, Балык Бистәсе районының якташлар оешмасы җитәкчесе Нурия Хашимова: «Әле күптән түгел генә Әхәт абый белән телефоннан сөйләшеп алган идек. Планнары бар иде. Яңа елдан соң күрешеп сөйләшербез дип килешкән идек. Әмма башкача килеп чыкты. Әхәт абый матур күңелле кеше иде. Туган ягын, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, иҗатны, кешеләрне яратты. Кызлары аның юлын дәвам итә. Зур рәхмәт сезгә — әтиегезне хөрмәтләп соңгы юлга озатасыз».

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин: «Мөхтәрәм җәмәгать! Зур югалту, Яңа елны болай каршыларбыз дип уйламаган идек. Тәкъдир шулай язган, күрәсең. Әхәт Гаффар — зур шәхес. Әдәбиятта якты эз калдырган шәхес. Ул хәл кадәренчә, гомере җиткәнечегә кадәр татар әдәбиятын үстерүгә үз өлешен кертте. Без аралашып яшәдек. Аның бер сыйфаты — ул табигать баласы иде. Табигатьне аңлап һәм тоеп яши торган әдибебез иде. Иҗатының иң югары ноктасы сиксәненче елларда булды. Аны татар әдәбиятының бер вәкиле буларак бөтен союз буйлап беләләр иде. Аккош күлендәге язучылар дачасына да еш килеп йөрде. Дүрт көн элек миңа шалтыратты да: «Яңа елларда кайда буласың?» - ди. «Аккош күлендә», - дим. «1есе минем туган көн, 2ләре килеп чыгам әле», - ди. Язмыш… Ул киләсе урынга, аның белән мәңгегә хушлашырга миңа килергә туры килде.

Гаффаровлар дигән төшенчә бар. Әхәт Гаффар, Ренат Гаффар, Рәкыйп Гаффар, Ләйлә Гаффар, Сөмбел Гаффар… Безнең Балык Бистәсе ягын күтәргән шәхесләр. Фәридәбез бар иде. Иртәрәк итеп барды…

Син якты эз калдырдың, Әхәт. Дәвамчыларың бар. Рухың шат булсын!»

Халык шагыйре Разил Вәлиев: «Ел кайгылы көннәр белән башланып китте. Без Әхәт Гаффар белән озак еллар аралашып, киңәш-табыш кылып яшәдек. Аның иң асыл сыйфатларының берсе — ул риясыз кеше иде. Бервакытта да кеше турында гайбәт сөйләгәнен, яман сүз әйткәнен белмим. Ул эчкерсез, саф, чиста күңелле кеше иде. Аның үз-үзен тотышы да, сөйләү манерасы да беркемнекенә охшамаган иде. Башта бу сәер дә булып күренергә мөмкин. Аңа әкренләп ияләшсәң, ул күңелгә керә иде.

Узган ел без аның белән атна саен очрашып, бер бик кирәкле китап әзерләдек. Бу — Борһан Шаһиди турында китап. Ул Борһан Шаһидиның пьесасын татарчага тәрҗемә итте. Бик яратып, тәфсилләп эшләде. Ул бу китапның чыгуын бик көтә иде. Без аны атна-ун көн элек кенә типографиягә тапшырдык. Үлем һәрвакыт көтелмәгәндә килә. Әхәт Гаффар әле яшәргә тиеш иде. Ул әле иҗат итә иде».

Язучы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Кичә сәгать 10да Әхәт абыйны туган көне белән котлап шалтыраттым. Мин аны 23 декабрьдә котлаган идем инде. «Синең ике туган көнеңнең кайсы дөресрәк?» - дигәч, «23е дөрес», - дигән иде. Шулай да, 1есе шалтыраттым. Бик әйбәт сөйләштек, үзгәрешләр сизмәдем. Башта туган көне белән котладым, аннары Яңа еллар белән котлаштык. Ләкин бер искәрмә булып алды: ул минем улым Бәхтиярне искә алып сораша торган иде. Бу юлы сорашмады. Дөньяви уйлары булгандыр инде дип уйладым. «Сөмбелгә дә сәламнәремне тапшырырсың», - дигәч, тапшырам дип калган иде. Берничә сәгатьтән вафатын ишеткәч, ышанасым килмәде.

Әле декабрь аенда гына берничә тапкыр сөйләштек. Үзе шалтыратты. «Миндә Хәсән Туфанның хаты бар — „Безнең Мирас“ ка бирик әле», - ди. «Бирәбез, Әхәт абый», - дим. «Аның Наҗар Нәҗмигә багышланган шигыре дә бар», - ди. «Анысын да бирәбез», - дим. «Минем Хәсән Туфанга багышланган шигырем бар, анысын да биреп булырмы икән?» - ди. «Бирәбез», - дидем. Ул аларны тиз генә җибәрде. Кичә сөйләшкәч, февральдә чыгасын әйтергә онытканмын.

Язучыларны атлар белән чагыштырсак, кыңгыраулар тагып бара торган атлар була, бар эш атлары. Әхәт абый эш аты булды. Эш атларын күреп бетермиләр аларны. Әхәт абый шундый зур шәхесебез иде».

Язучы, журналист Марат Әмирханов: «Әхәт Гаффар бик зур язучы иде. Әйе, ул эш аты иде. Ни кызганыч, рәсми рәвештә ул танылып бетә алмады. Ул үзенең тиешле бәясен алыр дип уйлыйм».

Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк җирле үзидарә рәисе Резеда Хөснетдинова: «Әхәт абыебыз бик әйбәт кеше иде. Әле күптән түгел генә 70 яшьлек юбилеенда булып кайттык. Ул вакытта аның үзе белән киңәшләшеп, китапханәдә музей оештырмакчы идек. Барып кына чыкмады инде. Ул үзе үскән урамга аның исемен биреп кала алдык. Урының җәннәттә булсын!»

Сөмбел Гаффарова: «Болай сүз әйтермен дип уйламаган идем. Барыгызга да рәхмәт. Килгәнегез өчен рәхмәт. Әтием сезнең матур сүзләрегезне ишетеп тора дип ышанам. Һәм сөенәдер. Урының җәннәттә булсын, әтием, әни белән күрешкәнсеңдер».

Әхәт Гаффар Курган зиратына җирләнде.

  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100