Җаны-тәне белән авылга бирелгән фермер Гөлгенә Насыйрова: «Яшьләр кайтсын иде»
Кайбыч районы уңганнары белән танышырга барганда, көн болытлап тора иде, әкренләп яңгыр сибәли башлады. Борындык авылына Гөлгенә апа Насыйрова янына баруыбыз. Авыл хуҗалыгы тармагын җаны-тәне белән яратучы Гөлгенә ханым белән басуда очраштык

Гөлгенә апа Насыйрова үз эшен бөтен күңелен биреп, яратып башкара. Аның белән аралашканнан соң шундый нәтиҗәгә килдем.
Ничәмә ел эшләгәнемне хәтерләмим дә, – дип елмайды Гөлгенә ханым. – Авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт стажым 40 елдан артып киткәндер инде, – ди ул.
Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткач, ул авылның «Чулпан» колхозына хисапчы булып урнашкан, аннан соң икътисадчы булып эшләгән. Алга таба авыл Советы рәисе итеп сайланган, аннан соң партком секретаре итеп куйганнар. Аннан инде колхоз рәисе булган.
Мин авыл хуҗалыгына җаным-тәнем белән бирелгән, энем. Туган ягымның бәрәкәтле басуларын, иген тулып үскән кырларын яратам. Кырларга чыгу – минем өчен җан рәхәте! Минем яшьтән үк авылга хезмәт итәсем, авыл җирен үстерәсем килде, – диде әңгәмәдәшем.
«Хезмәтеңне бәяли, күрә белсәләр, эшләргә рәхәт»
Авыл хуҗалыгында эшләү кыен түгел, дигән фикердә фермер. Ул бөтен эшнең тәртибен үзе белә. Районда да гел ярдәм итеп торалар, ди. «Хезмәтеңне бәяли, күрә белсәләр, эшләргә рәхәт», – ди Гөлгенә ханым. Фермерлык эшендә аңа энекәше ярдәм итә. Гөлгенә апа үзе бер тапкыр да кияүдә булмаган, ул бөтен тормыш авырлыкларын үз иңнәрендә тартып алып бара.
Без кап-кара туфраклы басу читендәрәк сөйләшеп торганда, ерактарак техника гөрелтесе ишетелеп торды. Аннан трактор якынлаша төште. Гөлгенә ханымнан чәчү җирләре турында да сораштырдым, күпме гектар җирне эшкәртеп чәчәләр икән?
Хәзергесе көндә гаиләбезнең 15 гектар пай җире бар. Элек бу – «Чулпан» колхозы җире иде. Аннан соң районга инвесторлар килде: җирләр аларга күчте. Ә үзебез пай җирләрендә эшне дәвам иттек. Русча әйткәндә, гаилә «подряды» белән эшлибез.
Җир дымлы булу сәбәпле, чәчүгә соңрак кына төшәбез. Иртә чәчүнең бернинди файдасы да юк. Әлеге вакытка җир өлгергән, дип саныйбыз. Бу басуыбыз бик уңдырышлы, елның-елында мул уңышлар алабыз. Техникалардан – «МТЗ-82» тракторы, сабаннар, тырмалар һәм чапкычлар бар. Техника җитмәгән очракта – читтән алып торабыз. Фермерларга район хакимияте һәр мәсьәләдә ярдәм күрсәтеп тора. Район башлыгы Альберт Илгизәр улына олы рәхмәт. Фермерлык белән алга таба да көн күрүләр язсын.
Былтыр гектарыннан 35 центнерга якын уңыш алуга ирешә алдык. Ашлыкка килгәндә, бодай һәм арпа чәчәбез. Чәчү әйләнешен алып барабыз. Терлекләр дә асрыйбыз, яшел массага 4 гектарга якын җирдә люцерна үстерәбез. Күпьеллыкларны 4 ел саен алмаштырып чәчүне хуп күрәбез. Без чәчүгә орлыкны сатып алу яклы.
Бүгенге көнне монда 3 тонна чәчтек, тагы 1 тонна чәчәсе бар әле. 1 гектарга 3 кг чәчәбез.
«Ялкауланып ятмасаң, эшләп була, яшәп була»
Гөлгенә апа Насыйрова сүзләренчә, аларның дәүләт тарафыннан булдырылган программаларда әлегә катнашканнары юк. «Зуррак, җирләре күбрәк булган крестьян-фермер хуҗалыклары арасында грант отканнары да бар. Мәсәлән, 300-400 гектар җирләре булучылар. Аралашып торабыз бит! Ә без алай грант алган юк, җиребез бәләкәй бит», – ди ул.
Без сөйләшеп торганда, чәчкеч таккан трактор килеп җитте. Гөлгенә апаның басу-кырларын чәчәргә ярдәмгә Федор Крайнов килгән иде. Федор әфәнде – үзе дә фермер, 350-400 гектар җире бар икән.
Әлбәттә, район фермерлары бер-берсенең уңышларына көнләшмичә, ярдәмләшеп эшләсә генә, барысы да килеп чыга ала. Бездә нәкъ шулай. Федор үткән елны да чәчү барышында ярдәм иткән иде. Аның фермерлык хуҗалыгында чәчү тәмамланган инде. Әйткәнемчә, безнең Борындык якларында чәчүгә чагыштырмача соң төшелә, чөнки җир бездә нык дымлы. Елның-елында Бәрле елгасы ташып чыгып, су баса. Быел инде алай ук булмады. Тик барыбер дә! Бездә бәрәңгене дә бик соң утырталар. Бар нәрсә соң өлгерә, әмма җиребез гаять уңдырышлы, – ди фермер.
Гөлгенә апа сүзләренчә, авылда халык өчен барлык уңайлыклар да бар.
Авылыбызда медпункт салып куйдылар, вакытлы матбугатны алыр өчен почта, мәдәният йортыбыз һәм мәктәбебез эшләп килә. 3 кибетебез бар, юлларыбызга асфальт түшәлгән. Авылларыбызга яшьләр күбрәк кайтсын иде. Хәзер бит авыл белән район үзәкләре арасында да аерма юк. Бар нәрсә бар. Ялкауланып ятмасаң, эшләп була, яшәп була, – дип йомгаклады сүзен Гөлгенә апа.

Фото: © Юлай Низаев
Өстән яңгыр коеп тормаган һәр көннең һәр минуты игенче өчен кадерле икәнен истә тотып, без Кайбыч районы үзәгенә таба юлга кузгалдык. Әлбәттә, мондый тырыш фермерларыбыз булганда игеннәр күкрәп үсәр дә, ил табыны мул булыр, дигән изге теләкләрдә калабыз.

Уңда – фермер Гөлгенә Насыйрова, сулда – Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина.
Фото: © Юлай Низаев