Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яралар яңадан яңарды...» – Бүген фаҗигале һәлак булган Диана Сәфәрованың кырыгы

news_top_970_100
«Яралар яңадан яңарды...» – Бүген фаҗигале һәлак булган Диана Сәфәрованың кырыгы
социаль челтәрләр

Фаҗигале рәвештә юл һәлакәтендә вафат булган блогер Диана Сәфәрованың кырыгы да җиткән. Бу хакта Диананы фан-төркемендә хәбәр итеп, мәрхүмәне искә алганнар. 

«Синең арабыздан киткәнеңә бүген 40 көн. Йөрәкнең ничек әрнүен аңлатып бетерә торган түгел», – дип язганнар анда, Диананың искиткеч матур җәйге фотосын һәм русча шигырь урнаштырып. 

«Вакыт дәваламый шул», «Калганнарга Ходай сабырлык бирсен, балаларына – көч, әнисез яшәргә», «Тыныч йокла, балакаем. Бик авыр хәл. Яралар яңадан яңарды, сине карап. Бала кайгысы бик ачы. Рәсемең открытка кебек, әллә күзләр тидеме икән», «Безнең яраткан Ди. Яратабыз һәм истә тотабыз», «Сине уйламаган бер генә минутым да юк», «Кыргый чәчәк кебек искиткеч матур иде Дианабыз. Бик кызганыч», «Эх, дөнья дигәннәре», – дип комментарийлар калдырганнар яраткан блогерлары турында виртуаль дуслары да. 

Диананың якты истәлегенә үзенең сәхифәсенә Эльза Токмач-блогер да фото куйган. «Токмааач, син кая» дигән сторисларыңны көн дә көтәм», – дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100