Әнвәр Нургалиев йөрәгенә операция турында: «Тормышым тәмамланып киләме икән, дип уйладым»
«Татар җыры»ның сәхнә артында Әнвәр Нургалиев белән күптән түгел йөрәгенә булган операция, сәламәтлек, концертлар кую кыенлыгы турында сөйләшеп алдык.

Әнвәр абый, күптән түгел йөрәгегез белән проблемалар булып, операция ясаткан идегез, бүген хәлләрегез ничек?
Гомумән алсак әйбәт, кайчак бераз хәл бетеп китә. Тромб барлыкка килеп, уйламаган җирдән, концертка әзерләнгәндә, йөрәк дөбер-шатыр килә башлады. Больницага барып, махсус аппарат – холтер элергә туры килде. Шул холтер белән концерт куярга киттем.
Нишләп кичектермәдегез?
Ул вакытта, болай гынадыр, дип уйладым. Арысаң, бераз кайгырсаң, йөрәк болай да дөбер-шатыр килә иде. Шулай гына үтәр, дип уйладым. Аннары анализларның нәтиҗәләрен күргәч, «ашыгыч ярдәм» машинасы белән больницага алып китеп салдылар. Шуннан инде махсус җайланма – стент куйдылар. Йөрәгем 80 процентка тыгылган булган. Ситуация бик җитди иде, шулай да 10 көннән соң гастрольгә чыгып киттем.
Табиблар рөхсәт бирдеме?
Әнвәр, син тиле, диделәр инде, дөресен әйткәндә. Мин реабилитациягә барырга тиеш идем, аның урынына концертлар куярга чыгып киттем. Гастрольләрне болай да кичергән идем, ә халык бит бөтенесе дә аңламый, негатив күп. Хәзер хәлем күпкә җиңелрәк инде, яңа елга кадәр авыррак булды. Хәзер ярты ел бер төрле даруларда, аннары тагын да гомерлек даруда утырырга инде.
Якыннарыгыз әлеге хәлне ничек кичерде?
Мин үзем курыкмадым. Баштан аптырадым, көлә-көлә киттем, әле операция алдыннан да видеолар төшереп куйдым. Гаиләм бик кайгырды. Операция ясаганнан соң, хәлем яхшырмагач, үзем дә курктым. Әллә шуның белән тормышым тәмамланып киләме икән, дип уйладым. Күп әйберләр күз алдыннан үтте. Хәзер Аллаһыга шөкер, дим, авыр чаклар була, зарланырга яратмыйм.
Иҗат юлыгызны дәвам итәсез.
Әлбәттә, хәзер минем өчен иҗат – ул тормыш рәвеше. Кайберәүләр, кая шуның хәтле концерт куясың, акча җитмиме һаман, диләр. Эш акчада түгел, минем тормышым шул. Тамашачыдан башка яши алмыйм. Шуның хәтле миңа сеңгән ул, аралашырга кирәк, концертлар куймый торсам, эчтә бушлык туа.
Бераз кыскартырга уйламыйсызмы?
Әле кыскарттым, элек аена 25 концерт куя идек. Хәзер 5-6 концерт куйгач, 2-3 атна ял итәм.
Хәзер концертлар кую да авырга төшә, диләр, бәяләр арта баргач.
Хәлләребез Аллаһка шөкер, зарланырлык түгел. Залларыбыз тула, халык ярата, йөри, рәхмәт аларга. Электән яратып йөргән тамашачыларым күп, шулар күбрәк йөри. Концерт куярга яшьләргә, бәлки, авыррактыр, чөнки бәяләр арта. Аренда, ут, киенү, башлап җибәрергә авыр. Билет бәясен дә артык арттырып булмый, чөнки ул халыкның кесәсенә бәрә, ә халыктан башка без беркем түгел.
Билет бәясен бөтенләй арттырмыйча булмыйдыр.
100 сумга арттырсаң да, халык сизә. Әкрен генә арттырабыз инде, аренда 2 мәртәбә артса, без билетны 5 процентка арттырабыз, 10 процентка, ләкин ул бик күп. Шулай ябыла инде, командам да зур, 19 кеше. Зарланырлык түгел, окопта ятмыйбыз, бездән күпкә хәлләре авыррак кешеләр бар.
Сезнең хейтерларыгыз бармы?
Бардыр инде, мин үзем конфликтлы кеше түгел. Берәрсенә ачуым килеп начар сүз язсам да, миңа аптырыйлар: «Әнвәр, нәрсә булды», – диләр. Миңа начарлык эшләргә ярамый, берәр артист сүгенеп җибәрсә дә, аның өчен ул нормаль. Әнвәр сүгенсә, бөтен кешенең исе китә.
Былтыр юбилеегыз концертлары вакытында биргән интервьюда «бар әйберем дә бар, оныклар гына кирәк» дигән идегез, гаиләгездә үзгәрешләр юкмы?
Юк шул, көтәм. Чыннан да оныклар көтәм, чөнки балаларымны үзем тәрбияли алмадым. Гастрольләр, әлеге дәрәҗәгә җитәр өчен бик күп эшләргә туры килде. Хәзер инде оныклар сөясе килә.