Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның 50 яшьлек юбилей концерты: барысы да бар, оныклар кирәк

Казанның «Уникс» концертлар залында Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның юбилей концертлары уза. 30 гыйнвар көнне 5нче юбилей концертын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева да карап кайтты. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның 50 яшьлек юбилей концерты: барысы да бар, оныклар кирәк
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

50 яшьлек юбилей концертында Әнвәр Нургалиев тамашачылар белән бергәләп тормыш китабын язды. Тормыш юлын узганда үткәргән авыр, катлаулы һәм бәхетле мизгелләре белән бүлеште. Китап бик үзенчәлекле язылды: ул Әнвәрнең бүген – популяр булган көннәреннән башлана һәм тамашачыны җырчының балачагына алып кайта. Китапта барлыгы 5 бүлек, аларның барысына да аерым исем бирелгән.

Концерт алдан әзерләнгән язмадан башланып китте – анда Әнвәр Нургалиев ноутбук артында хәрефләр җыеп утыра: «Мин кечкенәдән сәхнә турында хыялландым. Хыялым тормышка ашты. Бүген миңа 50. Бу – күпме? Әллә азмы? Белмим. Моннан 30 ел элек мин зур сәхнәгә аяк бастым – әллә кайчан булган кебек», – дип сөйләде ул яздырылган видеода һәм «легендар» «Кочаклама яратмыйча» җыры белән концертны ачып җибәрде.

V бүлек – «Мин – популяр артист»

«Әссәләмегаләйкүм, хөрмәтле тамашачым!» дип сәламләде җырчы килгән тамашачыларны. Бу – Казанда быелгы тур кысаларында үткән бишенче концерт булуына карамастан, зал шыплап тулган иде. Тамашачы дәррәү кул чапты. «Ышанырлык түгел! Юбилей булгач, ничә яшь булырга тиеш икән ул? 35ме? Әллә 45ме? Әллә «неужели» 50! Мин хәтерләмим, хәтерләргә дә кирәкми! Иң мөһиме – мин бүген сезнең белән», – дип, җылы сүзләрен тамашачыларга җиткерде.

Әлеге бүлектә җырчының аны популяр артист иткән җырлары гына яңгырады. Аларны тыңлагач, Әнвәр Нургалиевның 99% җырлары мәхәббәт турыныда, дигән фикергә килеп була. Ниндие генә юк – «Кочакла»да, «Кочаклама»да, «Яратканым»да, «Яратам»да, «Сөйгәнем» һәм башкалар... Кыскарак итеп әйтсәк – мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ булса, мәхәббәт җырчысы Әнвәр Нургалиев буладыр, мөгаен.

Популяр булган җырларыннан кала, әлеге бүлектә ул әле музыкаль мәйданнарга чыкмаган яңа җырын – «Тама, тама күз яшең»не тәкъдим итте. «Мин быел үземә яңа композитор таптым. Марат Галимов – син минем өчен ел ачышы. Инде берничә җырын үз репертуарыма алдым, алда әле тагын яңа җырлар көтелә», – дип таныштырды ул танылган җырчы һәм танылып килүче композитор Марат Галимов белән.

IV бүлек – «Югалтулар»

Әлеге бүлектә Әнвәр Нургалиев бүген аның янында булмаган якын кешеләрен искә алды. Экрандагы видеода аның әти-әнисе һәм үткән ел юл һәлакәтендә вафат булган туганы Диана фотографияләре күренде. «Тулы заллар, хәләл көчең белән салган йортың, яраткан гаиләң, яхшы машинаң, мул өстәлең, тик… читтән карап торганда бик бәхетле килеш нык басып торган аяк асларыннан җир упкан чаклар булды минем дә. Якыннарыңны югалту авыр, бик авыр...».

Әлеге сүзләрдән соң Әнвәр Нургалиев туганы, танылган блогер Диана Сәфәровага багышланган «Туганым» җырын башкарды. Шулай ук, әнисенә багышлап, Сәгыйть Гыйбашев репертуарыннан «Әниемнең туган көне бүген» җырын яңа аранжировкада яңгыратты. Җыр әлегә музыкаль мәйданнарда юк, ләкин якын киләчәктә чыгачак, дип хәбәр итте.

Әлеге бүлектә Әнвәр Нургалиев төркемендә эшләүче бердәнбер солистка Айгөл Рәхимова чыгыш ясады. «Айгөл 4нче ел минем төркемемдә эшли, яшь, чибәр кыз» дип таныштырды аны Әнвәр Нургалиев. Айгөлне, берничә ел элек «Ал яран, гөл яран, ялгыз калу һай яман» дип җырлап танылган иде, дип искә төшердем. Концертта ул 2 җыр башкарды, икесе дә салмак көйгә, матур яңгырашлы. Айгөлнең тавышы үзенчәлекле, үзе дә бик матур, күлмәге дә, ләкин нәрсә дип җырлаганы гына аңлашылып бетмәде. Бер җырында «Йолдыз, йолдыз нәрсәдер» дигәне генә хәтергә уелып калды.

III бүлек – «Яшьлек»

«Яшьлектә кем генә хаталанмый, кем генә абынмый икән. Тик яшьлек шул хаталану һәм абынулар белән кыйммәт тә инде. Әйе, яшьлектә минем дә барысы да җиңел генә бармады. Үз куйган максатыма юлда киртәләр булды. Әмма мин ул киртәләрне үтеп, чыныктым гына.

Кешегә канат куючы иң кадерле чак – яшьлек. Яшьлеген кем генә сагынмый икән? Яшьлеккә кайтуның тагын бер тиңсез ысулы бар – җырлар. Әйдәгез, минем белән яшьлеккә кайтып киләбез», – дигән сүзләр яңгырады, алдан яздырылган язма бетте һәм сәхнәгә кара төстәге «чёлкалы» парик, кура җиләге төсендәге костюм һәм «мальвинка» джинс чалбар киеп, Әнвәр Нургалиев чыкты.

Әлеге бүлек шулай тиз арада гына 90нчы еллар дискотекасына әверелеп тә куйды. Быел бар халык та 90нчы еллар белән мавыккач, Әнвәр Нургалиев та читтә калмаган. Моменты туры килгәч, шундый форсатны кулланмау гөнаһтыр инде ул.

II бүлек – «Мәхәббәт»

«Мин ел саен зур концертларыма вакытында бик популяр булган шәхесләребезне чакырырга тырышам. Хәмдүнә апаны чакырган идем. Фән абый Вәлиәхмәтов, Зифа апаларны чакырдым. Алар заманында гөрләп тордылар, аларның тавышлары ишетелгәндә, һаман да күңелнең ниндидер нечкә кылларын эләктерәләр.

Бүген дә, сюрприз ясап, легендар шәхесебезне чакырдым. Хөрмәт иткән, яраткан, легендар җырчыбыз Сәгыйть абый Гыйбашев!» – дип, аны сәхнәгә чакырды. Сәгыйть Гыйбашев тамашачыларга «Нигә ялгыз соң син, әйт, аккошым?» һәм «Соң түгелдер әле» җырларын бүләк итте. Ә аның репертуарында булган иң популяр «Син сөюдән чибәр» җырын Әнвәр Нургалиев соңрак үзе, яңа аранжировкада җырлады.

Сәгыйть Гыйбашев: «Сәхнәдән киткәнем юк»

Концертта Сәгыйть абый белән дә сөйләштек, ул үзгәрешләргә үз фикерен белдерде.

Сәгыйть абый, җырларыгызга шулай үзгәрешләр кертеп җырлауга ничек карадыгыз?

– Шатланабыз инде, ризалыгымны бирдем, җырласыннар. Мин каршы түгел, һәр кеше үзенчә җырлый бит. Әнвәргә рәхмәт, 5 көн буе концертына чакырды, зурлады.

Сезгә яңа аранжировка ошыймы?

– Нәрсә дип әйтим инде, хәзер бит заманасы шундый. Шулай үзгәртүләр дөрес дип уйлыйм мин, шулай кирәктер.

Соңгы елларда сәхнәдә сирәк күренәсез, кая югалдыгыз?

– Эшлим, минем бит үземнең бизнесым бар. Җыр буенча да эшлим, күбрәк ретро, халык җырлары белән. Сәхнәдән киткәнем юк. Һәркөн диярлек юбилейда, туйларда. Чакырган җирләргә барам, өйдә югалып ятмыйбыз, Аллага шөкер.

«Казанга килгәч, безгә бөтен ишекләр ачылды»

«Мин 50 яшькә җитеп болай «кайфовать» итәрмен дип уйламаган идем, дөресен әйтәм. Мин үземне иң бәхетле артист итеп хис итәм. 50 яшемдә минем шундый ут кебек тамашачым булу – зур бәхет, 10 ел элек кенә Казанның уртасында шулай концертлар бирермен дип күз алдыма да китерә алмый идем», – дип тәмамлады концертны Әнвәр Нургалиев. Һәм тамашачыларга игълан да ясады: «Күп санлы тамашачылар соравы буенча, апрельдә өстәмә 5 көн алдык. Сезне яз көне дә көтәбез!» – дип шатлыклы хәбәр җиткереп, тамашачылар белән саубуллашты.

Концерттан соң Әнвәр абый белән әңгәмә корып алдык.

Әнвәр абый, 50 яшегезне билгеләп үтәсез, ул 50 елның ничәсе сәхнәдә үтте?

– Гомумән алсак, иҗат юлын мин 1991 елда башладым. Зур сәхнәдә – 2000 елдан бирле, 24 ел булган икән инде.

Танылу, популярлык ничәнче елларда килде?

– Башкортстанны алсак, 2010 еллардыр, беренче зур концертым Мәскәүдә 2016 елда булды. 2017 елда Татарстанда беренче концерт оештырдык. Казанга килгәч, безгә бөтен ишекләр ачылды.

Туган көнегез белән котлап, хатыныгыз Ирина социаль челтәрләрдә бик матур шигырь урнаштырган иде. Ул анда сезне төрле авыр эшләрдә эшләгәнсез, хәтта урам себерүче дә булгансыз, дигән.

– Әйе, булды. Студент вакытта, тулай торакта яши идек, акча юк. Әти-әни – пенсионерлар, күп эшләргә туры килде. Тулай торакта яшәгәндә әзрәк түләр өчен эшләдем. Институтка эшләсәң, шундый «скидка» бар иде, бүтәннәр 2500 түләсә, мин 150 сум түләдем. Иртәңге 5тә торып, тиз генә кар чистартасың да, укырга китәсең. Бала бәләкәй, улым Рафаэль бик елый торган иде, шуңа күрә төннәрен дә бик йокы булмый иде ул вакытта. Шуннан слесарь, балта остасы булып та эшләдем. Каравылчы да булдым, шулай әкрен генә үстем.

Концертта Сәгыйть абый Гыйбашев җырларын җырладыгыз, аның белән нинди дә булса килешү төзедегезме?

– Мин Сәгыйть абый белән күптән сөйләшкән идем. Ул, теләсә кайсы җырны алсаң да, мин риза, диде. Шуннан Оскар абый Усмановка шалтыраттым, ул да, җырла, диде. Аны миңа хәтле дә җырлаганнар бит инде, мин аны Сәгыйть абыйдан гына ишетеп белә идем. Җырга яңа сулыш кирәк, дип уйладык. Аны оригиналы кебек башкарып булмый инде. Дөресен әйткәндә, минем үземә Сәгыйть абыйның башкаруы ныграк ошый. Аранжировканы Марат Мухин заманчарак итеп эшләде. Ул вакыттагы җырлар күңелемә бик якын, мин җырчы булырга хыялланган, авыр вакытлар җырлары. Шуның өчен дә аерым ярату белән башкарам.

Әлеге җырлар музыкаль мәйданнарда чыгачакмы?

– Әйе, тиздән икесен дә чыгарабыз. Авторлык хокукы аның үзендә, мин рөхсәт белән генә җырлыйм.

Салым түлисезме?

– Мин болай да, үземнең авторлыкта булса да, барыбер түлим. Һәр ел, суммасын әйтмим, бик зур сумма килеп чыга инде анда.

50 яшь гомернең яртысы, диләр, киләчәккә нинди хыяллар белән яшисез?

– Бүгенге көндә иң зур хыялым – оныклар көтәм. Хатыным Иринага да әйттем: бар да бар, Аллаһка шөкер, оныклар булса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Иң зур хыялым шул. Ә икенчесе – 60ка хәтле бер классик концерт эшлисем килә. Бу – минем күптәнге хыялым, ләкин аның өчен вокал осталыгын искә төшерергә кирәк, 3 ай булса да вокалга йөреп алырга. Минем программам да бар, анда – Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Шубертлар кертелгән. Мин бит «оперный»да укыдым, берәр «камерный» концерт эшлисем килә.

Ничегрәк күз алдына китерәсез ул концертны?

– Оркестр белән, дөнья классикасына да кагыласым килә, мин бит аңа укыдым. Ничектер, шул белемнәрне дә кулланасы килә.

«Бишле»гә укыдыгызмы?

– Юк инде (көлә), мин «коридорный» студент булдым, ләкин ничек кенә булса да, мине укытучылар яратты. Бер начар укытучы да эләккәне булмады уку дәверемдә.

Сөйкемле сөягегез булгандыр.

– Шулай елмаеп, алдап-салдап, чәчкәләр, конфетлар китереп инде. 2003 елда институтны тәмамладым, ә 2000 елдан инде гострольләрдә йөри башладык. Укытучылар аңлый иделәр. Бер китәргә дә уйлаган идем, туктаттылар. Укы, сиңа берсе дә сүз әйтми, дип тынычландырдылар.

Авыр булса да, тырыштым, уртача студент булдым, укыган юнәлешемне бик яраттым. Музыка әдәбиятына, сольфеджиоларга якын да килә алмадым инде. Теорияне «3»кә. Нык зур теләгем булганга, Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Китәсе дә килгән чаклар булды, төзү бизнесында да эшләп алдым, үземнең бригадаларым бар иде, ремонтлар белән дә шөгыльләндем. Ләкин, барыбер, күңелем җырга тартылды, кире кайттым үз юлыма, бүген шул юлымны дәвам итәм.

«Тамашачы фикере»

Күпсанлы тамашачылар арасында танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваны очраттым: «Әнвәр Нургалиев концертында – беренче тапкыр, болай зәңгәр экраннар аша күзәтеп барам. Ничә еллар инде килергә хыялланган идем, менә, ниһаять, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән килеп җиттем. Әнвәрнең җырлары бик ошый, яратып тыңлыйм. Үзем язган җырлар әле Әнвәр Нургалиев репертуарында юк, киләчәктә, бәлки, булыр да», – дип, фикерләре белән бүлеште ул.

Шулай ук бүгенге көндә лаеклы ялда булган бик мөлаем ханым Роза апа Миргаязова белән аралашып алдык: «Концертка бөтен гаиләбез белән җыелып, беренче тапкыр килдек, нык ошады. Әнвәрнең иҗатын 10 еллап күзәтеп барам. Хәзер чыккан җырларын хәтеремдә калдыра алмыйм, яшем шундый инде. Ә элегрәк чыккан җырларын яхшы беләм, ләкин бөтен җырларын да яратып тыңлыйм. Тавышы бик матур. Үзенә генә хас ниндидер күкрәк тавышы бар, әзрәк Илһам абыйга да охшаган кебек, Илһам Шакиров та бик матур күкрәк тавышы белән җырлый иде. Аңа уңышлар гына телибез, искиткеч әйбәт, бик әйбәт оештырылган, һәр нәрсәсе үз урынында», – дип, үз фикерен белдерде Роза апа.

«Татарда һаман шул булыр инде...»

Бәйрәм матур гына үтеп китте, 7 тулыр-тулмас башланган концерт 10 тулганда бетүгә якынлашты. Соңгы җырларны җырлаганда, тамашачыны инде тотып торып булмый иде. Җәнҗал купкандай, бөтен халык торып, үз эшләре буенча юнәлде. Акча түләп килеп утыргансың бит инде, 10 минут соңрак чыксаң нәрсә генә була икән ул?! Әнвәр Нургалиев, берничә тапкыр, «концерт әле бетмәде, ашыкмагыз» дип тә әйтеп карады, ләкин аны ишетүче булмады.

Аннары, «Тямай» методикасын кулланып: «Кая бара?!» – дип тә кычкырып карады, ләкин залның яртысы юк иде инде, гардеробта куртка көтә бит, ашыгырга кирәк. Мин басып кеше чыгарыргамы, җыр тыңларгамы дигән арада, янымда утырган бер апа каты гына: «Татарда һаман шул булыр инде!» – дип әйтеп куйды. Шулай да, артистка хөрмәт белдереп, ахыргача алкышлаган тамашачылар да күп иде, бу – сөендерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100