Бүген – фаҗигале һәлак булган блогер, Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованың җидесе. Туганының якты истәлегенә җырчы Чишмә поселогында Диананың фотосурәте белән баннер урнаштырган. Анда «Диана, син безнең йөрәкләрдә сакланырсың» дип язылган.
«Җидесе көнне Дианага менә шундый баннер куйдык. Ул поселокны бизәп торсын», – дигән җырчы. Әнвәр Нургалиев баннерны куярга булышлык иткән һәм аның өчен урын биргән кешеләргә, шулай ук Диананың «подписчиклары»на рәхмәт җиткергән.
Бу темага башка язмалар:
-
Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»
-
«Бервакытта да кеше рәнҗетмәгез»: Диана Сәфәрова үлеме кеше кадере темасын кабат кузгатты
-
Диана Сәфәрованың үлемендә катнашы бар дип шикләнелгән кешене тоткарлаганнар