Җанисәпкә нәтиҗә: һәр татарга – милли стратегия (Конгресс «Камасутра» тарата алмый)
Бөтендөнья татар конгрессында Милли шураның бюро утырышы булды. Түгәрәк өстәл артында бер төркем татар зыялылары көнүзәк мәсьәләләр – җанисәп нәтиҗәләре, халык санын алуның киләчәккә максат-бурычлары турында фикер алышты. «Интертат» утырыштан репортаж тәкъдим итә.
Васил Шәйхразыев Россиядә 5 миллион татарга «Татарның үсеш стратегиясе»н таратырга кушты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, Россиядә 5,5 млн татар яши икән, «Татарның үсеш стратегиясе»н һәр гаиләгә җиткерергә кирәк.
«Без бөтен авырлыкларны беләбез. Бүгеннән башлап, без 2030 елда үтәчәк халык санын алу эшенә керешергә тиеш. Ничек кенә авыр булса да, безнең фикер һәр кешегә барып җитәргә тиеш. Катнаш никах булганда да, татар гаиләсе булып, балалар татар телен беләләр икән, шулай итеп, халык санын арттырып була.
Соңгы 3 елда күп кенә татар кешеләре, Татарстанда татар булу – зур горурлык тудыра башлады, диләр. Горурлык зур, дип әйтә алабыз. Тарихчы, этнограф, журналистлар күп йөрде. Халык санын алу буенча саннар гел икенче булыр иде. Ләкин каршылыклар тагын да күбрәк булып чыкты.
15 миллионлап татар бар, дип санап чыгарганнар иде. Тарих аша татарларның бердәм булуын күрсәтергә кирәк. Оешмаларга барып, дөрес анализ язарга кирәк. Ныклап аналитика булсын иде. Горур халык булып, башыбызны күтәреп алга барыйк. Барыбыз да гаепле, дип, башны иеп йөрү дөрес булмас.
Халык санын алуда «төп дошман» ковид булса да, эшләп бетермәгән эшләр дә бар. «Төп халык беркая да китмәде, ди төбәкләрдәге автономия җитәкчеләре. Шартлар да уңай булмады. Фатирларга да керә алмадылар», – диде Васил Шәйхразыев.
Шәйхразыев: «Җанисәп өчен бер-беребезне гаепләп йөрмибез, башны күтәреп, алга барабыз»
Васил Шәйхразыев 2021 елгы җанисәптә татарлар саны кимегәне өчен гаеплеләрне эзләп тормыйча, 2030 елгы җанисәпкә әзерләнергә кирәклеген әйтте.
«2030 елгы халык санын алуга әзерлек эшләрен бүгеннән башлап җибәрәбез. Без (2021 елгы җанисәп өчен – Интертат) бер-беребезне гаепләп, борынны аска төшереп йөрмибез. Башны горур күтәреп, алга барабыз. Һәрберебездән, вакыт табып, милләт өчен хезмәт итүегезне сорыйм. Кемгәдер эше, сәламәтлеге аркасында бу эш авыр икән, бүтән кешене табарбыз.
Нәтиҗә чыгарыр өчен – анализ, ә аның өчен дөрес саннар кирәк. 10 ел эчендә халык саны, 2021 елгы җанисәптәге кебек, кисәк кими алмый.
Җанисәптә татарлар гына түгел, башка халыклар да кимеде. Төбәкләрдә җанисәпне оештыручылардан моның сәбәбен сорарга кирәк. Нәрсә булганын без аңларга телибез. Бәлки, бездә дә, халыкта да гаеп бардыр. Башны кисик, дип, болай гына әйтеп булмый бит инде. Анализ кирәк. Кирәк булса, этнографларны җибәреп, анализ ясый алабыз. Бәлки, хактан да шулкадәр халык үлгәндер, яки Татарстанга күчеп киткәннәрдер? Бәлки, татарлар янына җанисәп алучылар килеп җитмәгәндер? Шушы сорауларга аналитика кирәк.
Төбәкләрдә татарларга хөрмәт бар. Без төбәкләргә татарлар белән күрешергә шпионнар кебек бармыйбыз. Безне губернаторлар, шәһәр башлыклары каршы ала. Безгә игътибар зур», – диде ул.
Ринат Насыйров: «Төмәндә җанисәп бик түбән дәрәҗәдә үтте»
Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров Төмән өлкәсендә җанисәп түбән дәрәҗәдә узуын белдерде һәм татарларның кимү сәбәбен аңлатты.
«Беренчедән, Төмәндә җанисәп бик түбән дәрәҗәдә үтте. Элек ул шәһәрләрдә начар оештырыла иде, бу юлы авылларда да «галочка» өчен генә үтте. Икенчедән, без үзебез, татарлар, 2010 елдан соң күп нәрсәне аңламыйча эшләп куйдык. Татарлар, күпләп, авыллардан 90 процент халкы руслар булган шәһәргә күчте, ә без анда милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләр эшләми калдык. Алдагы көндә шәһәрләрдә милли үзәкләрне оештырмыйча булмый.
Зур шәһәрләр янында урнашкан татар авылларында яңа микрорайоннар барлыкка килү татарларның мохитен юкка чыгарды.
90 процент татар торган җирдә 25 катлы 5-6 йорт төзеп куйдылар да, татарлар өлеше 10 процентка калды. Шуның аркасында мәктәп тә, балалар бакчасы да бүтән дәрәҗәгә күчте. Без зур мәктәпләр ачылуына куанабыз, ә алар татар файдасына булмый. Кырынкүл авылында чын татар мәктәбе бар иде. 1,5 мең кеше укый торган мәктәп салдылар да, 450 татар баласы янына 1000 укучы бүтән милләттән килде. Балаларга татар теле дә, татар рухы да сеңмичә калды.
Эшмәкәрләр көче белән, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар үзәкләре булдырырга кирәк. Балалар бакчаларын, мәктәпләрне без үзебез төзи алмыйбыз. Татарстан да белгечләрне читкә җибәрә алмый, чөнки төбәкләр аерым. Безгә үзебезгә татарлар җыела торган үзәкләр эшләргә кирәк. Бу эшкә быел ук тотынырга кирәк. Без мәчетләр кору буенча Планетада алда барабыз. Безгә, эшмәкәрләргә, мәдәният, мәгариф йортларын да торгыза башларга вакыт җитте», – диде Ринат Насыйров.
Ркаил Зәйдулла: «Татарларга яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк»
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, татарларның яртысы татар телен белми, дип саный.
«Безнең татар бик аяныч хәлдә. Кем гаепле, дигән сорау куймыйбыз, чөнки барыбыз да җавап бирә ала. Конгрессны да гаепләү дөрес түгел. Монда бөтен якларны уйларга кирәк. Фактта – татар халкының яртысы татар телен белми, татар гореф-гадәтләреннән аерылган.
Яһүд белән татар ничек аерыла? Яһүдләр бөтен дөньяга таралган, алар капиталын да Израильгә күчерергә омтылып тора, үз халкына рухи яктан да ярдәм итә. Бездә киресенчә: нәрсәнедер гел Казаннан өмет итәләр, концерт киемнәреме ул һ.б. Безнең күңелне күтәрер өчен генә, «укытучы да җибәрегез» ди әле читтәге татарлар. Аларга, бәлкем, укытучы да кирәкмидер, дигән хис кала.
Татарлар арасында милли мәдәниятне тарату мәсьәләсе – кыен эш, чөнки аларның күбесе тамырларыннан аерылган. Яһүдләрдән үрнәк алсак иде. Үле тел – иврит телен XX гасырда яңарткан халык ул. Дөнья тарихында бердәнбер юкка чыккан телне яһүдләр дәүләт теле итте.
Мәдәният дигәндә, без күпмедер эш башкарабыз: читкә дә чыгабыз, татар мәдәниятен таратырга да телибез. Мәдәният һәм рухи мирас – бик зур өлкә, аны дәрәҗәле кешеләр белән бергә колачлап бетереп булырмы – күз күрер. Кызыксындыру эше буларак, мәдәни һәйкәлләрне – дастаннарны, әсәрләребезне рус теленә тәрҗемә итә башларга кирәк», – диде Ркаил Зәйдулла.
«Катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәк»
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, киләчәктә татарлар санын арттыру өчен, катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәклеген әйтте.
«Без җил тегермәненә каршы тора алмаган кебек, глобализациягә дә каршы тора алмыйбыз. Россиядә һәр баланың – русча, ә дөньяда бөтен кешенең инглизчә беләсе килә. Безгә айкидо көрәшендәге хәрәкәтне кулланып, килгән каршылыкны бөтереп җибәрергә, ягъни катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәк.
Кеше татар булсын өчен, иң беренче, аның рухы татар булырга тиеш. Татарча белсәң – татар буласың, белмәсәң – булмыйсың дип, беркайчан әйткәнебез юк. Төбәкләрдә татар яшьләре җыела торган урыннар кирәк. Татар яшьләренә очрашып, кавышыр урыннар юк икән, каян тапсын алар үзләренә татар милләтендәге ярны?
Җанисәп алдыннан гына эшләп алуның хәзер нәтиҗәсе юк. Җанисәпкә кадәр 1-2 ел алдан төбәккә киләбез дә эшләп алабыз. Бүген ул стандартлар эшләми. Яшьләргә игътибар кирәк. Без балалар бакчасына барыпмы, яшьләр белән очрашкандамы татар орлыклары сала алабыз икән, өмет булачак. Вакыт җиткәч кенә «әйдә» дию авырга туры килә», – диде Милли шура рәисе.
Айрат Фәйзрахманов: «Казанның һәр районында татар телле милли-мәгариф үзәге булдыру кирәк»
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов, Казанның һәр районында бер татар телле милли-мәгариф үзәге булдырырга кирәк, диде.
«Бу – хыялда гына, аны булдыруы авыр. Әмма шундый үзәк булса әйбәт булыр иде. Казан – татарлар яши торган урын. Балаларын татар бакчасы яки мәктәбенә бирергә теләгән ата-аналар учреждениедә татарча белем бирелү-бирелмәү турында белми. Шуңа күрә Казанның Башкарма комитеты тарафыннан татар телле балалар бакчаларының мониторингы эшләнгән иде. Кызганыч, бу турыда барлык ата-аналар да хәбәрдар түгел.
Балаларын татарча тәрбияләргә тырышкан ата-аналар Казанның 2нче гимназиясе турында гына белә. Еракта торсалар да, балаларын шунда алып барырга телиләр. Мониторингны Татарстан буенча төзеп булыр иде. Үз баласын татарча тәрбияләргә тырышкан яшьләр күп.
Моннан тыш, 30дан соң яшьләрнең гаилә кормау мәсьәләсе дә тикшерелергә тиеш. Яшьләр комиссиясе булдырыла икән, танышу клублары да эшли башлар иде», – дип өстәде ул.
«Махсус хәрби операция Геройларының 11 проценты – татарлар»
Васил Шәйхразыев махсус хәрби операциядә Герой дәрәҗәсенә лаек булган хәрбиләрнең 11 проценты татарлар булуын белдерде.
«Без, татар халкы – батыр, каһарман милләт, дип һәрвакыт әйтә алабыз. Бөек Ватан сугышы геройлары саны буенча татарлар икенче урында тора. Махсус хәрби операция бара. Бүгенге көндә 120 солдат һәм офицер Россия Герое исеме алды. Шуның 13е – татар егете. Геройларның 11 проценты – татар егетләре. Безнең егетләр Россия бердәмлеге өчен арыслан кебек көрәшәләр, һәлак булалар.
2022 елда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатлары Россия Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операция турында карарын хуплады. Аны, курыкмыйча, бөтен халыкка җиткердек. Солдатларга сеткалар үреп, тимер мичләр ясап, акча, азык-төлек, кием-салым җыеп җибәрүдә дә татарлар актив катнаша. Татарлар кебек бөек халык Россия өчен һәрвакыт яшәргә, мәңгелек булырга тиеш», – диде Васил Шәйхразыев.
Чагыштыру өчен: җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар Россиядә 3,2 процент тәшкил итә.
Дамир Исхаков: «Мәктәпләрдә татар тарихы юк дәрәҗәсендә»
Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында, мәктәпләрдә татар тарихын укыту кимеде, дигән фикерен әйтте.
«Ул юк дәрәҗәсендә. Өстәвенә, тагын бер тискәре күренеш бар: Россия тарихы дәресләрендә татар халкының тарихы тиешле дәрәҗәдә тәкъдим ителми. Без никадәр тырышсак та, үзгәреш кертеп булмады. Мәсәлән, Алтын Урда чорында тарих дәреслегендә «татар» дигән сүз юк. Ул төшенчәне «урдалылар» сүзенә алмаштырдылар. Димәк, балалар рәсми дәреслекләрдән тарихны укыган вакытта, системалы рәвештә үз тарихлары буенча белем ала алмый.
Һәр мөстәкыйль милләт үзенчә тарих өлкәсендә сәясәт кора. «Һәр милләтнең тарихта урыны бар, ул урынны ныклап тотарга кирәк. Безнең тарихка төрле яктан һөҗүм бара, аны ныклап аңлау зарур. Мәсәлән, Самара өлкәсендә татар халкының төп дошманы Аксак Тимергә һәйкәл куярга тырыштылар. Ярый, без тырыша-тырыша һөҗүм итүчеләргә каршы тора алдык», – диде Дамир Исхаков.
Әфганстан, Пакистан, Иранны берләштергән Азия татарлары берлеге төзелә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының бюро утырышында Азия илләре татарларының берлеген булдырырга теләве турында әйтте.
«Азия илләре татарларының берлеген булдырырга телибез. Моның өчен юридик документларны әзерлибез. Барлык Азия илләре белән татарларның берлеген төзиячәкбез. Ул Европа татарлары мисалында аерым эшләп китәчәк», – диде ул.
Аның әйтүенчә, Әфганстан, Пакыстан, Иранны берләштергән берлек төзеләчәк. «Милләт буларак, Әфганстанда – 3 миллион, Иранда – 1 миллион, Пакистанда 2 миллион татар бар. Рәсми саннар шушы. Әфганстанда фарсы-татар сүзлекләрен булдыру мәсьәләсе бар. Яңа оешкан хөкүмәт белән берлектә мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе күз уңында тотыла. Бүгенге көндә аның методик әсбаплары да әзерләнә», – дип аңлатты Данис Шакиров.
Шулай ук, ул Төркиянең Истанбул шәһәрендә Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте белән берлектә аерым фәнни-гамәли конференция уздырулары турында да искәртте. «Искешәһәрдә Сабантуй уздырылачак. Ул чара 3-4 июньгә билгеләнгән», – диде.
«Европа татарларының альянсын камилләштерергә телибез. Алар Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә тора, безнең канат астында эшләп килә», – дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Васил Шәйхразыев: «Ни өчен татарча сөйләшә торган интерактив колонка – «Алисә» юк?»
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татарча сөйләшә торган интерактив колонка ясарга кирәклеген белдерде.
«Миннән, ни өчен татар телендә GPS юл күрсәткече юк, дип сорыйлар. Хәзер бөтен кешедә диярлек «Алиса» дигән интерактив колонка бар, ә ни өчен татарча сөйләшә торган «Алисә» юк? Миңа да аны бүләк иттеләр. Мин аңа: «Әйдә, татарча сөйләшәбез», – дип әйтәм, ә ул: «Юк, сөйләшмим», – ди. Минем татарча сөйләшәсем килә. Димәк, без, «Яндекс»ка чыгып, «Алисә» ясарга тиешбез.
Интерактив колонка белән аеруча балалар сөйләшергә ярата. «Мөмкинлек табып, татарча сөйләшә торган колонка эшләтеп җибәрергә кирәк», – диде ул.
Рәмис Сафин: «Татарлар үрчесен дип, Конгресс «Камасутра» китабы таратып йөри алмый»
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Ульяновск өлкәсендә җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәя бирде.
«Әлбәттә, Конгресс эшләде. Язучылар да, артистлар да Ульяновск өлкәсенә килде. Без авыллар буйлап та йөрдек, газетага мөрәҗәгатьләр дә биреп карадык. Конгресс, йорттан йортка йөреп, «үрчегез» дип үгетләп яисә «Камасутра» китабы таратып йөри алмый. Закон кысаларында ул үз эшчәнлеген бик яхшы алып барды», – диде Рәмис Сафин Милли шураның бюро утырышында.
2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Ульяновск өлкәсендә татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 38,5 меңгә яки 25,7 процентка кимеде. Рәмис Сафин бу саннарның дөрес булуына шиге барын белдерде.
Дамир Исхаков: «Татар халкының кабиләләр тарихы өйрәнелергә тиеш»
Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков, татар кабиләләре тарихын өйрәнергә кирәк, дип саный.
«Бездә кабиләләр тарихы өйрәнелмәгән, андый аерым хезмәт тә юк. Татар кабиләләре булган, аның турында эзләнергә, язарга мөмкин. Әмма бу эш эшләнелмәгән.
Казахстанда рус телендә «Сибирский юрт» дигән китап чыкты. Анда казахлар Себер ханлыгы тарихына дәгъва белдерә. Безгә тарихи киңлекне сакларга кирәк. Сәясәтсез булмый. Казахстанда кабиләләр тарихына игътибар бирәләр. Шуның аркылы бик кызык нәтиҗә ясаганнар: Алтын Урда халкы барысы да кабиләле халык булган, татарларда кабиләләр юк, димәк, Алтын Урда – татарныкы түгел. Без моңа җавап бирә алмыйбыз.
Тарих өлкәсендә пропаганда эшен күрсәтергә кирәк. Балалар өчен мультфильмнар чыгарырга, кыскача тарих буенча китаплар әзерләргә кирәк. Барыбыз да «7 томлык татар тарихы китабы бар» дип акланабыз. Дөресен әйтим, ул 7 томны минем дә укып чыкканым юк. Гади халык ничек укысын? Заказ булса, галимнәр аны эшли ала. Әмма андый заказ юк. Ә ул китаплар күп тиражлар белән чыгарга тиеш», – диде ул.
Индус Таһиров, татарларның саны артачак, дип фаразлады
ТР Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, татар халкының саны арта барыр, дип фаразлый.
«2010 елда халык саны алынды. Кайбер хаталар бар. Ләкин аларга игътибар итми мөмкин түгел. Беренчедән, халык санын алу. Татар халкы кими бара, бу – факт. Тел мәсьәләсендә дә татарларның белеме кими. Шулай да, безнең саныбыз арта барачак, дип фаразлыйм.
Бүгенге көндә халык тарафыннан туган телгә игътибар арта бара. «Тел мәсьәләсендә дин әһелләребез шактый файдалы эшләр башкара. Сан һәм тел – халыкның сыйфатын күрсәтә торган фактор. Беренче урында гаилә тора. Гаиләдә татар теле һәм балалары милли рухта тәрбияләү беренче урында була икән, алга китеш була.
Хәзер ата-аналар рус телендә сөйләшә. Хәтта кайбер балалар ата-аналарын да туган телгә өйрәтә. Проблемалар күп булса да, татар халкы – бөек халык, ул тарихта чарланган, аны берничек тә бетереп булмый, дигән фикердәмен. Кояш тирәсендә Җир шары ничек әйләнсә, без дә шулай яшәячәкбез. Без – горур халык», – дип нәтиҗә ясады ул.