Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанисәптә оттырмас өчен татарлар нәрсә эшләргә тиеш? — сораштыру

Алда — җанисәп. Татарлар халык санын алуга ничек әзерләнә? Милли үзаңны ничек күтәрергә? Татарлар санын югалтмас өчен нишләргә? «Интертат» бу һәм башка сорауларны милләтнең тугры уллары һәм кызларына бирде.

news_top_970_100
Җанисәптә оттырмас өчен татарлар нәрсә эшләргә тиеш? — сораштыру
"Татар-информ"

Былтыр ук узарга тиешле җанисәп билгеле сәбәпләр аркасында башта агымдагы елның апреленә, аннан соң сентябрьгә күчерелде. Күптән түгел җанисәп тагын бер айга, октябрьгә кадәр кичектерелде.

Россиядә күплеге буенча икенче урында торган татарлар халык санын алуга әзерме? Ни өчен татар кешесе җанисәпкә аерым игътибар бирергә тиеш? Татар татар булып калсын өчен нишләргә?

«Җырчылар, шагыйрьләр булганда, татар милләте бетмәячәк»

Таһир Асылгәрәй, җырчы, Башкортстанда туып үскән, хәзер Ульян өлкәсендә яши:

Мин җаным-тәнем белән татар икәнемне беләм. Башкортстан татары булсам да, татар булуымны аңлыйм. Моның өчен махсус нәрсәдер эшләргә, чаралар күрергә кирәктер дип тә уйламыйм. Һәр кеше үзе сизәдер инде аны.

Кайбер яшьләр, татармы ул, башкортмы, кем булса да, үзләренең килеп чыгышыннан ояла. Менә бу — бүгенге көннең бик куркыныч проблемасы. Яшь буын русча сөйләшә… Хәзер балачактан инглизчәгә өйрәтәләр әле…

Милләтең белән горурлану хисе калмады да бугай инде… Алай дисәң, бардыр да ул горурлык. Ләкин башка формада. Без хәзер «кычкыра» алмыйбыз. «Мин — татар», — дип кычкырып, акцияләрдә катнашып йөрисем килми, чөнки синең ниятең изге, чиста булса да, аны үзгәртергә, сәяси алымнар кушарга мөмкиннәр. Үземә килгәндә, миндә патриотик хисләр бар. Элекке заман кешесе бит мин.

Татарлар йөз елдан соң да булачак дип уйлыйм. Ни өченме? Чөнки җырчылар, шагыйрьләр, язучылар булачак. Менә мин, ни генә булса да, татарча җырлыйм. Кайберәүләр: «Синең җырларны тыңлап, татарча өйрәнеп була», — ди. Чыннан да, шулай. Чөнки мин җырларымны саф, әдәби, бай татар телендә башкарам. Моны беркем беркайчан да юкка чыгара алмаячак. Шуңа да татарлар һәрчак булачак.

«Татарларны төрле төркемнәргә бүлү дөрес түгел»

Булат Ибраһимов, шагыйрь:

Үзен татар дип санаган кеше өчен тагын нәрсәдер эшләргә кирәк түгел, миңа калса. Милли горурлыгың булса, син һичшиксез татар булып языласың. Ә бу милли горурлык, беренче чиратта, гаиләдә, ата-анадан килә. Шуңа да әти-әнинең икесенең дә бер милләттән булуы шарт. Төрле булса — һичшиксез, милләтне аеру буенча аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин.

Моны кешеләргә аңлатырга кирәк. Иртәме, соңмы, ике милләт кешесеннән туган бала ахыр чиктә динне сайларга тиеш була. Олыгая төшкәч, тел мәсьәләсе дә килеп чыгарга мөмкин: баланы нинди мәктәпкә бирергә, нинди телдә укытырга һәм башкалар…

Татарларны төрле төркемнәргә бүлүгә, аеруга мин каршы. Дөрес түгел бу. Әстерхан, Себер татарлары дип бүленү халыкны таркату булып чыга. Мишәр булса да, Әстерхан татарлары булса да — алар татарлар. Руслар бүленми бит.

Миңа калса, Татарстан дигән республика яшәгәндә, безнең киләчәгебез бар һәм ул өметле. Мисал китерәсем килә. Мин кечкенә чакта бернинди татар мультфильмнары да юк иде, ә хәзер татарча белем алу кимесә дә, татарча мультфильм, фильмнар бар. Татарча телевидение, радио үсеш ала. Бу бик уңай күренеш. Санап киткән әйберләрнең барысы да киләчәктә татарлыкны саклап калуда өлеш кертер дип уйлыйм.

«Татар дөньясын үстерү халык санын алганда гына булырга тиеш түгел»

Фәвия Сафиуллина, Екатеринбург өлкәсенең «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире:

Минемчә, бу эш җанисәптән җанисәпкә хәтле генә башкарылырга тиеш түгел. Без халык санын алу җиткәч, бераз «селкенеп» алабыз да, аннан соң тынычланабыз кебек тоела. Гомумән, татар дөньясы турында шулай әйтүем.

Социаль челтәрләрдә татар төркемнәрен, татарларның үзара ничек аралашканын күзәтеп барам. Менә шунда кем дә булса үз фикерен русча язса, башкалар аңа: «Нишләп русча язасыз әле?» — ди. Ә бәлки аның татарча язарга бераз фикере җитеп бетми торгандыр?.. Миңа калса, менә моның ише бер чиктән икенче чиккә «сикерүләр» кирәкми.

Мин, читтә яшәгән татар буларак, чын күңелдән татар булырга омтылган, татарлар өчен янып торган, тамырларын белгән, милләтенең киләчәге өчен борчылган бик күп кешеләрне беләм. Ләкин алар тормышта булган ниндидер хәлләр аркасында, үз телләрен өйрәнми калган.

Җанисәп алдыннан халыкка аңлату эшләре алып барырга кирәк. Аларны бергә җыеп, илдә күплек буенча икенче урында булуның бик әһәмиятле икәнен аңлатырга кирәк. «Син үзеңнең язмышыңны, тарихны белергә тиеш», — дип әйтү бик мөһим.

Аллага шөкер, бездә татар телеканалы бар. Ләкин бөтен кеше көне буе телевизор алдында гына утыра алмый. Үзегез беләсез, хәзер пенсия яшендәгеләр дә эшли. Безгә үзебезчә, саф татарча сөйләп торучы радио кирәк. Татарстанда күп бит алар, берсеннән-берсе әйбәт, шәп радиостанцияләр. Әйе, аларның барысын да интернетта тыңларга мөмкин. Ләкин һәрвакытта түгел. Әйтик, мин машинада барам, ә телефон бөтен җирдә дә тотып бетерми. FM ешлыгындагы татар радиосын бездә дә тыңлап булса әйбәт булыр иде. Татарны татар итеп саклау өчен, иң әһәмиятле чараларның берсе ул.

«Катнаш гаиләдәге татар үзен татар итеп яздырмый»

Әнвәр Булатов, Волгоград өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе:

Бездәге татарлар үзләрен башкорт, болгар, керәшен итеп күрсәтергә мөмкин дигән проблема юк. Бездә булган татарларны саклап калырга кирәк. Әлбәттә, җанисәп кампаниясендә без булдыра алганча тырышачакбыз. Ләкин гаилә катнаш икән, татарлар үзләрен татар итеп күрсәтми.

Катнаш гаиләләр проблемасы Совет чорыннан килә. Коммунистлар партиясе булды. Ул вакытта барыбыз да бертигез булсак та, барыбер кемдер «тигезрәк» иде. Башка милләтләр кыерсытылды. Бу дәүләт сәясәтенә кермәсә дә, практикада ачык күренде. «Нацменнарга» карьерада күтәрелү күпкә кыенрак иде. Яһүдләрне генә алыйк. Әгәр дә ул исемен Иван яки Александр дип күрсәтсә, аның мөмкинлекләре күбрәк… Минем әти дә шулай иткән. Паспортында Әмин дип язылган, бөтенесенә дә үзен Алексей дип йөрткән. Шулай итеп кенә аз гына булса да карьерада күтәрелә алган.

«Тел, мәдәниятне пропагандаларга кирәк»

Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:

Беренче чиратта, кеше үзендә милли горурлык хисен тоярга тиеш. Галимнәр, массакүләм мәгълүмат чараларының төп максаты — шушы горурлык хисен тәрбияләү. Горурлык — тәкәбберлек, башкаларны санга сукмау дигән сүз түгел. Ул — үз-үзеңне тану, тарихың, тамырларың, телең, мәдәниятеңне белү, алар белән горурлану дигән сүз.

Болар барысы да кешедә табигый булырга тиеш. Ләкин аны үстермәсәң, аның турында кайгыртмасаң, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Шуңа күрә мин беренче урынга пропаганданы чыгарам. Бездә татар телен, мәдәниятен үстерү программасы гына түгел, аларны пропагандалау булырга тиеш. Бу эшчәнлектә без берничек тә битараф кала алмыйбыз. Без беркемнән ким дә, өстен дә түгел. Әмма безнең горурлыгыбыз булырга тиеш.

Хәзерге темплар белән барса, бер гасырдан татар халкына куркыныч яный. Битарафлар, ераклашырга тырышкан, «Ник кирәк ул татар теле?» — дигән кешеләр күп. Кызганыч, мондый кешеләр саны арта. Аның сәбәпләре дә төрледер, шәхси, тышкы сәбәпләр дә бардыр. Ләкин, әйтәм бит, шушы хәлдә яшәсәк, акыллы чаралар күзалламасак, безгә зур югалтулар янавы ихтимал.

«Мондый сорау туган икән, димәк, без нык соңга калганбыз»

Эльвира Сафина, Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре:

Татар кешесенең үзен татар дип түгел, ә башка милләт кешесе итеп күрсәтү, атау ихтималы бар икән, беренчедән, бу бик куркыныч нәрсә, икенчедән, без инде нык соңга калганбыз, күп нәрсәне югалтканбыз, 30-40 елыбызны гафил булып үткәргәнбез дигән сүз.

Татар авылында үскән, милли тәрбия алган, татарча сөйләшә торган кешедә мондый уй беркайчан да булмаячак. Ул үзенең татар булуы белән горурланып яшәячәк! Үзеннән соң татар буыны калдырачак! Димәк, бүгенге көндә милли тәрбиягә, татарлыкка тагын да күбрәк игътибар бирергә, яшь буынны үз гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз нигезендә, телебез, динебезне белерлек, хөрмәт итәрлек, кадерләрлек итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Бик гади кебек. Әмма тырышмыйбыз…

Ә инде кеше татарлыгын җуйган, маңкортка әйләнгән икән, ул вакытта махсус чаралар ярдәмендә яисә үгетләп, аны кире милләтенә кайтарып булмыйдыр. Булса да, бик аз процентын гына. Шуңа да, аларны үз милләтләренә кире кайтару өчен түгел, ә татар булып туганнары татар булып калсын өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.

Безнең институтның төп эше милли-мәдәни мирасыбызны өйрәнү, саклау, үстерү һәм халыкка җиткерү булса, соңгы елларда институтта халык санын алуга бәйле рәвештә дә киңкырлы эшчәнлек алып барыла. Тел үзенчәлекләренә, татар теленең аерым сөйләшләренә багышланган һәм башка хезмәтләр күрше республикаларда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен уйланырлык, уйландырырлык көчле дәлилләргә бай. Алар хакында галимнәребез радио, телевидениедән дә һаман сөйләп, чаң кагып тора. Ишетәсе килгән, ишетә алган кеше тиешле нәтиҗәләр ясагандыр дигән өметтә калыйк.

Радик Салихов, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:

Милли горурлыкны, үзаңны тарих ярдәмендә күтәрергә буладыр дип уйлыйм. Иң беренче эш итеп, үзеңнең гаиләңнән башларга кирәк. Ата-бабаңның тарихын, нәселеңне, шәҗәрәңне белсәң, син туган төбәгеңнең тарихы белән дә кызыксына башлыйсың. Гаиләдә балалар, оныклар белән сөйләшергә кирәк. Йөз елдан татар халкы, әлбәттә, булачак. Бик укымышлы, бай халык булачак ул. Халкыбызның якты киләчәгенә ышанам.

«Милләтеңә карата җаваплылык хисе булырга тиеш»

Нәсим Акмал, «Татарстан» дәүләт радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы, журналист:

Татарлыкны саклауда безнең радионың да өлеше бар дип уйлыйм. Радиоалгычлардан «Татарстан Республикасы башкаласы — Казан сөйли», — дигән чакыру яңгырый икән, димәк, ул бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә өлеш кертә.

Татар милләтен саклау өчен татар телен белергә, өйрәнергә кирәк. Татар теле булмыйча, татар милләте була алмый. Милли горурлыкны булдыру бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Аны тәрбияләү өчен кешегә үз нәселенең, авылының тарихын аңлатырга кирәк.

Милли үзаң, горурлыкны тәрбияләү белән беррәттән, кешедә җаваплылык хисе булырга тиеш. Туфан абый Миңнуллинның: «Нәрсә? Кирәге калмады дип, картаеп эштән чыккан ата-аналарыгызны да чыгарып ташлыйсызмыни?» — дигән бик дөрес сүзләре бар. Үзеңнең әти-әниең, балаң каршында җаваплылык булган кебек, телең, милләтең алдында да бурычны, җаваплылыкны тоя белү мөһим. Без ата-анабызны сәламәт булсалар да, авыру булсалар да карыйбыз, шуның шикелле милләтең кечеме, зурмы — нинди булса да җаваплылыгыңны тоярга кирәк. Шул чагында телебез дә, милләтебез дә сакланачак. «Халык санын алганда татар кешесе кем булып язылыр икән?» — дигән сорау да тумаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100