Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанисәп көннәрендә Камал театрында башкорт темасы: ручка кем кулында — шул сызгалый

Камал театры Альберт Шакировның «Сәфәр» моңсу комедиясен чыгарды. Спектакльгә хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
Җанисәп көннәрендә Камал театрында башкорт темасы: ручка кем кулында — шул сызгалый
Салават Камалетдинов

Камал театры традицияләрне саклый — һәр елны Марсель Сәлимҗановның туган көнендә театр премьера чыгара. Быел да шулай — театр яңа сезонның беренче премьерасын чыгарды. «Сәфәр» моңсу комедиясе — яшь драматург Альберт Шакиров белән яшь режиссёр Рамил Гәрәевнең уртак хезмәте. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе — Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Хәер, әле Шакиров үзен драматург дип атамый. «Драматург - зур исем ул! Пьесаңның икенчесе, өченчесе куелгач, яшь драматург дип язып куярга ярыйдыр. Пенсиягә чыккач, үзеңне пенсионер дип әйтергә була, ә пьеса язуга ук драматург түгел — монда ул принцип эшләми. Мине журналист дисәк, дөресрәктер», — ди ул.

«Сәфәр» спектакле программада иярү дә, тәкълид-фәлән дип тә күрсәтелмәгән. Бу — Альберт Шакировның оригинал пьесасы буенча куелган оригинал спектакль дип карыйбыз.

Төп рольләрдә Камал театрының күренекле артистлары — Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакировлар. Сәфәргалине абыйсы белән дуслашуга этәргән кеше — аның кызы ролендә Гөлчәчәк Хәмәдинурова.

«Сәфәр» сүзгә корылган спектакль. Гамәл, хәрәкәт дигәнебез, геройларның берәмләп яки өчәрләп кереп чыгуы. Соңгы арада Камал театрында сүз сөйләүгә корылган спектакльләр байтак — «Исәнмесез?!» «Сагынырсызмы?!» һәм әлеге «Сәфәр». Мансур Гыйләҗевның «Исәнмесез”е белән Альберт Шакировның «Сәфәр”ен тема да берләштерә — туганлык, нәсел темасы. Әмма Альберт нәсел темасы белән генә чикләнеп калмыйча, аңа актуаль бер теманы — башкортлаштыру проблемасын өстәгән.

Тракторчы Сәфәргали белән профессор Муллагали бер ата белән бер анадан туган. Татарстан җирлегендә туып үскәннәр, туксанынчы елларда плакатлар күтәреп суверенитет яулап йөргәннәр. Әмма бервакыт профессор ачыш ясый — ул башкорт икән ләбаса. Бу вакытта минем колагымда Альберт Исмаилның җырлары яңгырап киткән кебек булды.

Спектакльдән өзек

Сәфәргали: Ул елны Муллагали Мөнәвәрәнең туган көненә кайткан иде. Аның бит тормыш хәлләре турында сөйләшә торган гадәте юк иде. Бар белгәне — тарих та татарлык. Архивта утырдым, фәлән җирдә конференциядә булдым ди. Шуларны сөйләп утырганда бу миңа: «Карале, Сәфәргали, мин үзебезнең шәҗәрәнең дәвамын эзләп таптым — анда безнең бабайлар башкортлар булып язылганнар ди. Сиңа әйтмичә булдыра алмыйм, безнең тамырлар шул якта ди. Без синең белән башкортлар ди. Мин моны башта шаярып сөйли дип торам. Шуннан китте тезеп, бер башкорт галиме белән аралашабыз, ул архивтан шундый материаллар эзләп тапты ди. Карап торам — бу чын-чынлап безнең нәселне башкортларга күчереп утыра.

Вәдүт мулла: Тарихчы булгач, синнән әйбәтрәк беләдер бит инде.

Сәфәргали: Мин башына тәлинкәсен капладым да урындыганнан сугып төшердем…

Вәдүт мулла: Татар ни дә башкорт ни — барыбыз да адәм балалары бит инде.

Сәфәргали: Миңа димәгерие хет папуас булып язылсын шунда. Тик миңа тимәсен һәм минем нәселемә тимәсен! Мин бит заманында аңа ияреп татар дәүләтен кайтарырга тиеш дип канатланып Казанга бардым. Ә ул әнә барыбыздан да йөз чөерде. Бер табактан ашап үскән туганыңның бер көн эчендә нәселен сызып ташлавын мин кабул итә алмыйм. Менә шул!»

ххх

Шулай итеп, төп тема — ике туганның талашуы. Сәфәргали белән Муллагалинең талашу сәбәбе итеп мирас бүлешүне, икесенең бер хатын-кызны яратуын алырга булыр иде. Әмма автор үзе интим дип санаган нәсел темасын алган.

Интервьюдан өзек:

Журналист: Эчтәлеген сорамыйм. Төп темасы?

Альберт Шакиров: Нәсел темасы. Кешенең үз нәселенә кайтуы.

Журналист: Җанисәп алдыннан актуаль тема икән.

Альберт Шакиров: Актуаль дип язылмады инде, шулай килеп чыкты.

Спектакльне карагач сораулар туды. Муллагали белән Сәфәргали Татарстанда туып үскән, аның да Башкортстанга якын һәм башкорт күршеләр дәгъва итә торган Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим якларында түгел. Чөнки ике туган арасы 980 км дип әйтелә. Спектакльнең аннотациясенә караганда, Сәфәргали Черкиле авылында яши. Татарстанда андый авыл юк. Буа районында Күл Черкене, Черки Ишмәк һәм Черки Килдуразы авыллары бар. Ульян өлкәсендә дә Черкиле авылы бар. Әмма сүз Татарстан турында бара.

Муллагали спектакльнең аннотациясендә Уфада яши дип бирелгән, ә спектакль буенча Актауда яши.

Актау — Башкортстанның Баймак районында урнашкан, 2010 елгы мәгълүмат буенча 266 кешелек башкорт авылы. Туймазы һәм Күгәрчен районнарында ял базалары бар, әмма алар торак пункт түгел булса кирәк.

Ягъни, Татарстанның Казан тирәсендәге авылда туып үскән бер тарихчы профессор үзен башкорт дип таный да кечкенә генә башкорт авылына барып урнаша. Ә бәлки Уфада яшәп, авырып киткәч ял базасына киткәндер… Кыскасы, бер Аллаһ та, бер Альберт кына белә.

Бертуганнар Башкортстанның татар авылында үсеп, профессор дигәнебез үзенең шәхси мәнфәгатьләрен күздә тотып, башкорт булып язылса, аңлашылыр иде әле. Башкорт булып хезмәт иткән этник татар язучылары, артистлары һәм галимнәре күп. Әлеге дә баягы, «Мин татар» дип җырлап йөргәннән соң башкортлыгын эзләп тапкан Альберт Исмаил кебекләр дә бар. Әмма Татарстанның Казан тирәсендәге районында яшәп, нәселендә башкорт табылган очракларны ишетеп белгәнем юк. Казан тирәләрен башкорт сословиесе итеп язмадылар кебек. Ягъни, шартлы итеп әйткәндә, Арча-Әтнә-Балтачта үскән профессорның башкорт тамырлары эзләп табуында мантыйк булырга мөмкинме? Әллә профессорның башы гына киткәнме?

Альберт Шакиров Казан тирәсеннән башкорт җирләренә киткән кебек, кире кайтучылар да булу мөмкинлеген әйтә.

Интервьюдан өзек:

Альберт Шакиров: Әйтик, интервью яздырабыз — өлкән яшьтәге өч агай басып тора. XVIII гасырга кадәр барысының да шәҗәрәсе бар. «Абыйлар, халык санын алу вакыты җитә. Кем булып языласыз?» дип сорыйм. Икесе — татар, берсе башкорт, ди.

«Ни өчен?» «Метрикә буенча карыйм, „башкирцы“ дип язылган, бабай: „Без башкортлар“, дип әйтте», ди. Тапшыруга шулай керде. Мин аңа «Документта милләт түгел, катлам күрсәтелгән», димәдем. 30 яшьлек Альберт Шакиров әтисе яшендәге кешегә ничек каршы дәшеп торсын?! Аның өчен кем булырга кирәк! Ә татар авылларына килеп: «Сез шәҗәрәгез буенча башкорт», дип сөйләүнең сәяси гамәл икәне күренеп тора.

Гади халыкка ул кирәк түгел. Авылларда башкорт ягы, типтәр ягы, мишәр ягы, Казан очы дип аталган урыннары да бар. Кемнең каян икәнен белгәннәр, ләкин бер халык булып укмашып яшәгәннәр, әле дә шулай яшиләр. ДНКсы буенча, шәҗәрәсе буенча татар булып та, үзен башкорт дип саный икән — ул кешене бернишләтеп тә булмый, кирәкми дә! Бу — кешенең нәселенә тыкшыну дигән сүз. Бу нечкә һәм интим тема, дингә кысылу белән бер. Дин темасында күпләрнең йоннары үрә тора, ә бит нәсел аннан да якынрак тема.

Журналист: Синең прогноз ничек? Кимиячәкбезме?

Альберт Шакиров:  Юктыр. Бу халык санын алуда ул кадәр кимер дип уйламыйм. Киметеп булган кадәрен сәяси инструментлар белән моңа кадәр булган халык санын алуларда күчереп бетергәннәрдер кебек тоела миңа. Шул дәрәҗәгә барып җитә: бер гаиләдә өч бертуган — берсе башкорт, берсе татар.

ххх

Спектакль дәвам итә. Ярый хуш, татар энекәш башкорт абыйсы янына барырга чыга. Ул үзе белән шкаф ала, шифоньер, ягъни мәсәлән. Әлеге шифоньерның хәтер сандыгы булуын аңлыйбыз. Хәтердә яңарган кешеләр — әйтик, Муллагали белән Сәфәргалинең балачагы шул шкафтан чыга. Шуңа күрә Сәфәргали шкафны утынга турарга җыенып сөйрәп тә йөри. Ә соңыннан шул «хәтер”не үзе белән алып 980 км лы юлга кузгала. Башта мотоблокка утырып, аннары авылдашының үгез суеп саткан акчасына трактор ала. Ни өчен "Газель"гә заказ биреп утырып бармый? Чакрымнарны үткәндә әйтер сүзләрне уйлыймы? Гомерен күз алдыннан үткәрәме? Әллә мотоблок белән тракторда бару шагыйрәнәрәкме?

Юлда аңа блогерлар, ат саклаучы малайлар очрый, аннары машинага бәрелеп юл фаҗигасе ясый, әмма бер җире дә бәрелми-сугылмый. Тагын чыгып киткәч, үзен юлда туктанып журналистлар интервью ала, полиция килеп акцияләр ясап йөрмәскә кул куйдыра. Юлда тракторы ватылгач, «Башкортстанда яшәгәч башкорттыр инде» булган яхшы кеше 30 мең сумга тракторы ремонтлап бирә.

Юл дигәннән, спектакльне премьера алдыннан күрсәткәндә анда Илдус Габдрахманов та катнашкан. Әмма премьерада ул юк иде, ягъни юл читендә сатучы роле артык дип табылган һәм кыскартылган. Илдус үзе нигә шулай килеп чыгуына аңлатма бирмәде. Аның фотолары «Татар-информ» галереясында калды — рәхим итеп карагыз.

Интервьюдан өзек

Журналист: Пьеса язуның кагыйдәләрен өйрәндеңме, әллә тоемлап кына язасыңмы? Бәлки, төрле иҗат лабораторияләре узгансыңдыр.

Альберт Шакиров: Схемаларын белмим. Җыентыктан Туфан Миңнуллин пьесаларын карап чыктым, пьеса язу кануннары турында Николай Коляда лекцияләрен тыңладым — азмы-күпме үзлектән җыйган шул мәгълүмат белән генә тотынган идем. Тоемлау буенча дисәм, дөресрәк буладыр. Пьеса язып карыйсы килде. Язу бер нәрсә, иң кызыгы куела башлагач икән аның. Профессионал кулы кагылып, кискәли, үзгәртә башлагач кына пьеса барлыкка килә. Туфан Миңнуллинныкы ул пьеса. Ә мин эшләгәне янында режиссеры булмаса, пьеса булып оеша алмас иде».

Дөресен әйткәндә, пьеса барлыкка килгәнлеккә бераз гына шигем калды. Кайсыдыр геройны алып ташлаганнан спектакльгә зыян килмәгәч гаҗәбрәк ич инде. Ә бәлки хәзерге спектакльләр акын җыры кебек «ни күрәм — шуны җырлыйм» булырга тиештер. Блогер-спектакль — күргәнемне күрсәтәм.

«Авторның бер генә персонажы да уйлап чыгарылмаган. Ул алар белән үзенең журналистик эшчәнлеге вакытында танышкан. Арада төрлесе бар, тик, нигездә, барысы да яхшы күңеллеләр. Сәфәргали үз юлында очраткан вакыйгалар да бик тормышчан һәм нечкә юмор белән сугарылган», — диелә аннотациядә. Килешәм — көлдерә һәм уйландыра торган сүзләр бар. Мәсәлән, «Нинди тынычлык әле милләт сагында торыр вакытта?»

ххх

Режиссура, сценография һәм музыка — боларын белгечләр бәяләр. Мин Илдус Әхмәтҗановның матур уенына сөендем дә, Әзһәр абыйның сәхнәдә бик аз булуына көендем. Аннан башкорт-татар темасына саллы бер фәлсәфи монолог көткән идем. Булмады… «А» хәрефе әйтелгән икән, «Б”сын әйтергә кирәк иде ләбаса. Әллә ул пьесада булып, соңрак вазгыятьне искә алып кыскартылдымы?

Альберт андый монологның булмавын, 20 елдан соң очрашкан ике туган өчен сүзләрнең артык булуын әйтә.

Драматург Альберт Шакиров өчен бу финал бәлки табигыйдер, әмма журналист буларак ул бер нәрсәне оныткан — без нинди дә булса вазгыятьне тасвирлаганда ике якка да сүз бирергә тиеш. Без «башкортлашу» вакыйгасын Сәфәргали ягыннан гына ишеттек. Ә Муллагали буталган бер мескен адәм баласы булып калды. Нигә аңа аңлату яки аклану сүзе бирелмәде?!

Альберт Шакиров: Финал сүзләренә килгәндә, юлда очрап тракторын төзәтеп биргән дальнобойщикның сүзләре аңлата кебек. Азактан нинди генә сүзләр сөйләнсә дә, 20 елны сөйләп бетереп булмый. Нигә шулай карар кылганын аңлата башласак, тагын бер спектакльлек булыр иде. Читкалар вакытында да артистлар ягыннан бәлки аларны сөйләштереп бетерергәдер дигән тәкъдимнәр булды. Ләкин пьеса Муллагалинең үзен башкорт дип язуы турында түгел. Бу нәселгә тимәскә кирәк дигән әйбер. Үзен кайсыдыр бер милләт дип санаган кешенең нәселен бер документ белән әйләндереп салу - зур трагедия. Нәселгә калу — зур җаваплылык. 

Ә дальнобойщик Шакир сүзләренә килгәндә, ул болайрак: «Документка терәлгәч, юк инде ул, абзый, ручка кем кулында — шул сызгалый. Ә менә 40 градуслы суыкта соляркаң катып калганда сиңа паяльный лампа биреп киткән шоферның милләтен түгел, исемен дә сорарга өлгерми каласың. Ә инде чит илгә чыксак, анда без барыбыз да россияннар — татары да, башкорты да, удмурты да, чуашы да… Әйдә, мунчага керик, син татарча чабынырсың, мин башкортча, себеркесе барыбер Иван дәдәйнеке аның».

ххх

Бу әсәрдә башкорт темасы ни дәрәҗәдә кирәк иде? Бу безнең Гафури театрының «Зөләйха күзләрен ача» спектакленә җавабыбыз түгелдер бит инде? Биредә бит башкорт темасы башланган, әмма ачылмаган? Төп тема — ике туганның 20 ел күрешмәве, азактан берсе шул юлны үткәннән соң кочаклашып күрешүе. Чөнки инде гомер азагында икесе өчен дә калганы мөһим түгел. Мөһим булмаган икән, нигә бу үткен темага кагылдык? Кагылганбыз икән, нигә шартлатып әйтмәдек? Шкафны 980 км юл буе сөйрәп килгәнбез икән, кайда соң аның эчендәге «скелеты»?

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100