Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концерты: «Тямаевка «пиар» кирәк түгел»

Фирдүс Тямаев – хәзерге заманда иң популяр артистларның берсе. Ул – эстрадада үз образын булдырган артист.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев концерты: «Тямаевка «пиар» кирәк түгел»
Салават Камалетдинов

«Иң патриотик җырчы»

Фирдүс Тямаев Казанда 12 көн дәвамында концерт куя. Әле май аенда тагын 8 көнне алырга планлаштыра. «УНИКС»та – 1060 урын. Чама белән язсак, бу 12 көн дәвамында Тямаевка 12 мең кеше килә. Бу – бик күп! Уңыш сере нидә? Бу хакта без Фирдүс белән аралаштык. Тик башта – концерты турында.

Мин концертларда биергә яратучы тамашачы түгел. Күпме тамашада булдым – берсендә дә басып биегәнем булмады. Бу, теге, мин – журналист, мин – укыган кеше, шуңа биемим, матур күренеш түгел кебек сәбәпләр аркасында түгел, мин үзем шундый. Хәтта Тямаевның бу елга кадәр булган концертларында да биегәнем юк иде. Ә монысында биедем. Ул бастырды, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Ирем белән салмак җырда да биедек. Ул да, минем кебек үк, биергә яратучылардан түгел. Җырчы үзе биетә башлаганчы ук биючеләр булды.

Кеше ял итәргә килә. Кайберәүләр өчен ял итү белән «салгалау» бер-берсеннән ерак йөрми. Тәнәфестә буфеттан спиртлы эчемлекләр алып, я үзең белән «кыстырып» алып килеп эчү гадәткә кергән инде. Мин үзем концерт дәвамында: «Әйдә, әйдә!» – дип эчеп утыруны кабул итә алмыйм. Исерә башлаган хатын-кыз үзенең сөйкемлелеген югалта. Эчкән кешенең биюен ихлас бию дип кабул итеп тә булмыйдыр. Ә Фирдүстә күпчелек ихлас биеде.

Фирдүс Тямаев – концертының хуҗасы. Ул – лидер, ул – әйдәп баручы. Тамашачының барлык игътибарын үзенә генә җәлеп итеп, 4 сәгать дәвамында үзеннән җибәрмәде. 

Тямаевның белеме юк, ул җырлый белми, сикерә дә сикерә диючеләр игътибарына! Беренчедән, аның белеме бар. Әйе, югары уку йортын тәмамламаса да, Тямаев Лениногорск музыка һәм педагогика көллиятен бетергән. Җырлый белми, дигәннән, концертта шигырь сөйләми ул, ә җырлый. Аннан соң, җырчы үзе әйтүенчә, концертта яңгыраган җырларның 98 проценты – аныкы. 

Концертта билгеле бер сценарий юк иде кебек. Хәтта Фирдүснең администраторы Альбинадан программаны сорагач, ул миңа программаның булмавы турында әйтте.

Командада яшьләр күп. Әле күптән түгел генә «Казан егетләре»ннән киткән Радик Шәрәфиевны да күрдем. Төркемдә чыгыш ясаганда, артист буларак ул күбрәк ачыла иде. Хәзер ул бас-гитарада уйный. Бэк-вокалистларның берсе – Лия Морис Рифат Зариповта эшләп алган иде, ялгышмасам. Илсаф исемле бер егет гитарада уйный. Ул социаль челтәрләрдә «кавер»лар башкарып танылды. Егетләр-кызларга Тямаев төркемендә эшләү зур тәҗрибә бирә, билгеле. 

Биючеләр дә алмашкан. Башкортстаннан игезәк егетләр бии иде, алар хәзер концертларны ут белән тәэмин итү өлкәсендә эшли. 40 яшенә күп калмаган Альберт исемле егет һаман Фирдүс белән. Үз эшенең фанаты инде ул.

Тамашада телгә алынган темалар: махсус операция, блогер Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе Лилиянең үлеме, Фирдүснең башкалардан аерылып торган җырчы булуы, гаиләләрнең таркалуы темасы һәм башкалар. Интернетта тарала торган видеолардан чыгып, Тямаевның концерты гел дискотека форматында гына үтә, дигән фикердә булучылар бар. Ул алай түгел. Башта миңа да «итә дә итә» булыр кебек иде. Тик мин концерт дәвамында 3 тапкыр тыела алмый еладым. Артист тамашачысында эмоция уята ала икән, димәк, ул үз эшен 100 процентка үти, дигән сүз. 

Беренче елаткан мизгел. Гаиләләрнең таркалуы темасын Фирдүс бала күңеле аша тасвирлады. Зурларның төрле проблемалары булу сәбәпле, бала интегә. «Гафу ит, балам» җыры башкарылганда, сәхнәдә этюд уйналды. Җыр башында бала белән ата кешенең сөйләшүе ишеттерелде. Зур кайгы. Һәр аерылу – кечкенә генә үлем, диләрме әле… Бик көчле номер. Балалар тигез канат астында үссен, амин.

Икенче елаткан мизгел. «Женщина-огонь» – Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе Лилияне искә алу булды. «Китмә» җырын башкарды Тямаев. Лилия үләр алдыннан нәкъ шушы җырын «сторис»ка керткән булган икән. Шулай ук көчле номер. Сәхнәнең уртасында торган мәйданчык әйләнеп торды. Урының оҗмах түрендә булсын, Лилия.

Өченче елаткан мизгел махсус операциядән үз өйләренә кайтмаганнартурында булды. Монда сүзләр артыктыр инде… «Гомер үтә» җыры башкарылганда, егетләрнең фотосурәтләре күрсәтелде. Аларның берсе дә безнең арада инде юк. Әйе, аларга герой исемнәре бирелгән, тик нинди исемнәр кеше гомере белән чагыштырыла алсын инде?! 

Миннән, Фирдүскә номинация бир, дип сорасалар, мин аңа «Иң патриотик җырчы» дигән исем бирер идем. «Татар җыры»нда, «Болгар радиосы» милли премиясендә өләшәләр бит исемнәр. Менә сезгә бер тәкъдим. Кайсы артистның үз туган җиренең флагы белән сәхнәгә чыкканы бар? Мин андыйларны белмим. Фирдүснең бер чыгышында Россия, Татарстан һәм Нурлат флаглары булды. Шунда уйлап куйдым: Актаныштан берәр җырчы, шулай ук, сәхнәгә безнең туган ягыбызның флагын чыгарсын иде. Их, горурланыр идем.

Бу концертта шушы патриотлык, ватанпәрвәрлек минем өчен иң аерылып торучы сыйфатлар булды. Әлбәттә,  шаярулар да, тамашачы белән уенлы-чынлы сөйләшүләр дә булды. Әмма Фирдүс үз туган ягын – Татарстаныбызны ярата. Нурлат белән дә бик горурлана.

Концерт 4 сәгать дәвам итте. Уртасында тәнәфес булды. Озак кебек, әйеме?! Концерт алдыннан 4 сәгать буе барачагы билгеле булгач, мин дә, бигрәк озак, дип уйлап куйган идем. Озак түгел икән бер кереп китсәң. Әле кемгәдер җитми дә калды, концерт тәмамлануга, УНИКС каршында дискотека оештырылды.

Фирдүс Тямаев: «Миңа пиар кирәк түгел»

Уңыш сере нидә, Фирдүс?

Әйтә алмыйм. Каян белим инде мин аны?! Йолдыз кабынып сүнә алмый. Я ул кабына, я ул ни кабына, ни сүнә алмыйча, уртада йөри. Менә 12 көн куябыз. Тамашачының билет сатып алып миңа килүе – Аллаһ Тәгаләдән миңа бирелгән зур бүләк. 

Тырышлык та кирәк. 

Үз тырышлыгы белән алдыручы артистлар бар, әйе. Ә кемгәдер Аллаһ Тәгалә энергия, мөлаемлык, сөйкемле бер сөяк бирә. Бүген тырышмаган артист юк. Бөтенесең утлары да бар, экраннар да куялар, төрле-төрле костюмнар тектерәләр. Соңгы 1-2 ел артистлар өчен концертның сыйфаты тагы да мөһимрәк булды. Хәзер бит концертны баету өчен мөмкинлекләр күп. Сатып алмасаң, вакытлыча алып торырга була. Бары тик тырышканда гына, алга китеш була. Репертуарны да яңартып тору кирәк. Мәсәлән, мин гел бер «Сандугач»ны җырлап кына йөри алмыйм бит инде. Әйе, хит җырларны тамашачы сорый, тик барыбер яңадан-яңа продукция белән таныштырып тору да кирәк. Җыр бит ул ризык кебек. 

Акчасы да кирәк.

Хәзер бушка нәрсә бар соң?! Әгәр дә сыйфатлы концерт куям, тамашачыга матурлык күрсәтәм дисәң, барыбер акча түгәсе була. 

Артист үз тамашачысын әйдәп барырга тиешме?

Тамашачы артист һәм блогерлар белән аралаша. Заманасы шундый. Безгә тамашачы күбрәк ышана. Мин артистларның барысы өчен дә җавап бирә алмыйм. Әле берсендә блогерлар турында язгач, кайберләре үпкәләгән иде. Араларында, Европага ияреп, аларның модасын куучылар бар. Берара машиналарын яндырдылар, бу – ни инде?! Безне халык, балалар карый. Без үрнәккә куярлык контент булдырырга тиешбез. Менә хәзер махсус операция бара. Ничек инде шушы вазгыятьтән читтә каласың?! Ярдәм итәргә кирәк. 

Ничек ярдәм итәсез?

Үзебезнең егетләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Шулай дигәч, ник дәүләт аларга булышмый, диләр. Дәүләт тә булыша! Әмма хәрбиләр күп бит. Дәүләт чалбарын да, ботинкасын да бирә, тик башкалар да кирәк бит. Мендәр дә, җылы ризык та кирәк. Хәлдән килгәнчә, бердәм булып, шушы махсус операциядә булучыларга ярдәм итик. Кем кысылмый – минем аларда бер эшем юк. Мин үзем өчен җавап бирәм. Операция башлангач та, без концертларны туктатмадык.

Ярдәм итүне мактану белән бер күрүчеләр бар. 

Видеолар урнаштырабыз, әйе. Игелек эшләгәнеңне күрсәтмә, без дә булышабыз, тик куймыйбыз гына, диләр. Видео-фотоларны мактаныр өчен, пиар ясау өчен куймыйбыз. Тямаевка «пиар» кирәк тә түгел. Тамашачы болай да килә. Безнең егетләр җаннарын, гомерләрен кызганмый, ә мин аларга булышуым белән мактаныйммы?! Без тик ятмыйбыз. Җыелган акчаларны солдатларның үзләренә тапшырабыз. Ничектер – җибәрелгән акча адресатларның нәкъ үзләренә барып җитәме, бер Аллаһ кына белә, шуңа күрә ярдәмне кулларына тапшырабыз. Безгә карап, төркемдә эшләүче бэк-вокалист Рүзәл Минһаҗев та хәйрия эшен башлады. Алар да «Нива» машиналарын илттеләр. 

«Нива» машинасын илтүләрен карап барам, әйе.

Ульяновск якларыннан кайткач, үзебезнең авыл егете Рәискә бер «Нива» машинасын алып бирдек. Ул шушы «Нива»да бер атна эчендә 8 егетне коткарды. Без шатландык! Менә күз алдыңа китер: без монда рәхәт яшибез, ашыйбыз, эчәбез. Ә егетләр тегендә үлем белән көрәшә. Рәис үлем тырнагыннан 8 егетне коткарган. Ни генә дип «чәйнәсәләр» дә, мин безнең өчен көрәшкән егетләргә ярдәм итәм. Казан концертлары тәмамлангач, тагын бер ул якларга барып кайтырга планлаштырам. 

Патриот син.

Бик! Татарстанымны һәм Нурлатымны яратам. Мишәр егете булуым белән горурланам.

«Мишәрләр, алга!» дип әйтүең өчен бер «чукыганнар» иде сине.

«Мишәрләр, алга!» дисеңме, «Татарлар, алга!» дисеңме – аерма юк. Башы эшләмәгән кеше генә аера аларны. Тарих китабын укырга киңәш итәм андыйларга.

Әле дә шулай дип сәхнәдән кычкырасыңмы?

Кычкырам, тик сүз куертырга кирәкми. Татарстан, алга!

Командаңда яшьләр күп.

8 кеше керде төркемгә. Аллаһ теләсә, май аенда тагын яңартачакбыз. Мин картаям – яшьләр килә. Инде хәзер эстрадада озак булмам, дип уйлыйм. 

Хм, ни белән шөгыльләнерсең икән? Бәлки, продюсерлык?

Юк, бу өлкәдә пычранасым килми. Карарбыз әле. Ардыра бит. Менә февральнең 4есе чыгып киткән идек, әле һаман кайтып җитеп булмый. Икенче елга концертларыбыз бермә-бер азаячак. «Янам» бит, төркем дә арый. Түбән Камада 6 көн булдык, аннан соң Чаллыда 10 көн эшләдек, хәзер менә Казанда. Никтер шушы шәһәрләр арасында ялга берничә көн калдырмаганбыз. Икенче яктан, эш булганда, эшләргә дә кирәк, дибез инде. Киләсе елга хезмәт хакын 2 тапкырга арттырып, зур шәһәрләрне генә калдырып, аена бер 15 кенә концерт куярга исәп. 

Башкортстан сезне кертәме?

Әле менә кабат яптылар. 12 көнгә УФаны алган идек, Стәрлетамакта 4 көн булырга тиеш идек – «өзделәр». Сәбәпләрен сорамыйм да инде хәзер. Мине тыңларга теләгән тамашачы Уфадан Чаллыга да килде, менә Казанга кадәр дә килүчеләр бар. Аллаһ Тәгалә: «Ярар, Фирдүс ял ит, сиңа Татарстанда да эш җитә», – дигәндер. Сәламәтлек кирәк. Ә калганын Аллаһ үзе тигезләр әле. Беркемнең дә мәңге яшәгәне юк. 

Быел «Татар җыры»нда катнаштыгыз. Ялгышмасам, синең шартың – Резидә ханымның да шушы сәхнәдә чыгыш ясавы иде?

5 елмы, 6 елмы катнашмадым. Резидәмнең туган көненә сюрприз ясамакчы идем: «Татар җыры»нда җырлатып, аңа сәхнәдә чәчәк бүләк итмәкче идем. Бар теләгем шушы гына иде. Алар миңа каршы килгәч, принцип буенча: «Миңа сезнең «Татар җыры»гыз кирәк түгел», – дидем. Быел: «Фирдүс синсез булмый», – дигәч тә, шул ук шартымны әйттем. Резидә җырлады, мин аңа чәчәк бүләк иттем. Резидәмнең бер хыялын чынга ашырдым.  

Резидәнең чираттагы хыялы нинди?

Сәхнәгә чыгам, мине дә җырлат әле, дип сораганы юк аның. Ул – тыйнак, сабыр, акыллы һәм бик төпле хатын, Аллаһка шөкер.

Ярый әле сиңа шундый хатын эләккән.

Аңа минем кебек көчле ир эләккән менә. Мин аны саклыйм. Без инде 10 ел бергә гомер итәбез. Беркемнән дә Резидәгә начар сүз әйттергәнем юк. Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап яшибез.

Резидә сиңа иҗатка кагылышлы җитешсезлекләреңне әйтәме?

Әйтә, ничек әйтмәсен?! Безнең Резидә белән дөньяга карашларыбыз бик төрле. Алай кызыграк та. Кайчак шаяруларымны, нидер әйтеп куюымны тәнкыйтьли. Җитешсезлегеңне бары тик якын кеше генә әйтә ала. Сиңа карата начар фикердә булучы сине мактый гына, беркайчан да ул сиңа кирәкле киңәш бирми.

Сәламәтлек ничек? Аягыңа операция ясаткач, тамашачың борчылып алды. 

Концерт дәвамында сызлаштыргалап ала, тик мин аны тамашачыга сиздермим. 

Бу сыйфатың да профессиональ артист булуыңнандыр.

Тамашачы гаепле түгел бит. Ул акчасын түләп кергән. Кемеңдер үлгәнме, авырыйсыңмы син, аягың сызлыймы –аларның моңа кагылышы юк. Ул артистның көләч йөзен, ерык авызын, яхшы, көчле энергиясен тоярга, биергә, җырларга, күңел ачарга килгән. 

Балаларың татарча сөйләшәме?

Өлкән улым татар мәктәбендә укымый. Авылга кайтса, татарча өйрәнеп килә дә, шәһәрдә тагы руслаша. Русча да, татарча да беләләр. «Татарча гына сөйләшегез», – дип чикләмим, чөнки үземнең рус телен белү дәрәҗәм бик аксый. Кая барсам да, русча иҗек җыя белмим. Бу – минем бер җитешсезлегем. Шуңа күрә үз телләрен дә, рус һәм инглиз телен дә белеп үссеннәр, дим. Заманасы шулай таләп итә. 

Элегрәк синең яныңа – сәхнәгә чыгалар иде. 

Кечкенәсе чыккалый, әйе. Ә Раянның кызыксынулары башка. Тарих белән кызыксына ул, соңгы вакытта флаглар өйрәнә. 

Берәрсе артист була алыр микән?

Кирәкми, артист булмасыннар. Яхшырак эш тапсыннар. Минем кебек, айлар дәвамында балаларын күрмичә интекмәсеннәр. 

Тагын берәр бәби?..

Анысын Резидәдән сорарга кирәк инде. Үзем тагын 1-2 бала телим, ничек булыр бит. Әле менә өйгә кайтып кергән юк…

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Шул чаклы ят татар сэхнэсе очен, нинди тубэн дэрэжэгэ тошеп бетте сонгы егерме елда . Бу деградация, татар халкын мыскыл иту.
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Бу "колхоз"чы жырчылар ботен татар эстрадасын мыскылладылар чуп чар частушка акырып, Ятсын иде уз "колхоз"ында авыл клубында сикергэлэп. Татар халкына зэвыклы эстрада кирэк, тубэн дэрэжэле "колхоз" тугел. Туктатыгыз халыкны "дешёвка" белэн алдаларга !
  • 6 март 2023
    Исемсез
    Беренче тапкыр килэбез,башка бармыйбыз,слишком всё наиграна,аннан башка каба честно,но это только мое мнение.
  • 6 март 2023
    Исемсез
    На концерте были 4 марта. Уровень организации просто на высшем уровне. Фирдус Тямаев и его команда отдаются на все 200%. Работа с аудиторией прекрасная. Концерт такой, что хочется и танцевать, и иногда слезу пустить от тем и собственно ытий, которые он поднимает. В этом сезоне организация сцены и украшений еще выше стал. Это очень радует. Уровень поднялся заметно. Ушли с огромной благодарность и с желанием посетить концерт еще. Благодарю !
  • 6 март 2023
    Исемсез
    Кэнчелэр безнен арада житэрлек.Узебезнен хэлдэн берни килмэгэнгэ башкаларга тиябез...
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Концертка беренче бардык быел,эйе утлар,музыканталары,биючелэр кочле,сцена костюмнары матур.Анысы очен рэхмэт.Лэкин бу артистка башка барасы килми...Бик куп кеше беренче олештэ ук кайтып китте.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100