«Әни, төшемдә өй янды бит...» - Кукмараның Вахит авылында янгын гаиләне йортсыз калдырган
Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Рузилә һәм Фәргать Кәримуллиннарның башына каза төшкән көннәр. Кичә янгын чыгып, аларны йорт-каралтысыз калдыра, көчле җил аркасында ялкын телләре өйдән башка корылмаларга да бик тиз күчә.
Кәримуллиннар 2010, 2015 елгы балалары – кызлары Азалия һәм Айгөл белән Рузиләнең әнисе йортына күченергә мәҗбүр булган. Анда, әбидән тыш, Рузиләнең абыйсы, киленнәре, 2 балалары да яши. Өйдән документлардан башка берни дә алып чыгарга өлгермәгәннәр, йортсыз калу зур хәсрәт булса да, үзләре исән калуына мең шөкер итәләр. «Бик күп кеше булышты: акча белән, кием, азык-төлек белән дә ярдәм иттеләр», – диләр алар. Рузилә фермада бозау караучы булып эшли, янгын чыкканда, өйдә булмаган.
«Күрше абый уятмаган булса, өй генә түгел, ирем дә, 2 балам да булмас иде...»
– Мин ул вакытта эштә идем. Авылда яшәүче Фәния дигән хатын, «син эштәме» дип шалтыратты. Мин «әйе» дигәч, «әй Ходаем, балакаем, әйдә, кайт!» диде. Мин эшкә машина белән килгән идем, үземнең ничек кайтып җиткәнемне дә белмим. Мин кайтканда, бөтен өй яна, кеше күп, бөтен дөнья кып-кызыл иде. Шок булды, аңны югалтканмын инде шунда ук, исемдә дә түгел. Аңыма килгәндә, мин ашыгыч ярдәм машинасында идем. Шундый авыр тәэсир итте, мин эшкә киткәндә, ирем, 2 балам да йоклап калган иде бит. Мин бит әле аларның кайда икәнен белмим, миңа әйтүче юк. Аңыма килгәч, «ирем, балаларым кайда» дидем...
Бернәрсәбез дә калмады. Ирем документларны һәм балаларны гына алып чыгарга өлгергән. Авыр кичерәм, тик, әле дә ярый ирем, балалар исән, дип сөенәм. Ходайга мең шөкер аның өчен. Бөтен булган уй шул. Күрше абый уятмаган булса, өй генә түгел, ирем дә, 2 балам да булмас иде, – дип сөйләде Рузилә.
Олы кызлары янгынга кадәр 2-3 көн элек төшендә өй янганын күргән. Начар төшне әнисенә сөйләп борчыйсы килмәгән, күрәсең, бүген инде әйтергә булган. «Кызым өй янганын күргән. Бүген ашаганда сөйләде. «Әни, төшемдә өй янды бит, 2-3 көн күңелем тыныч булмады инде, мин аны сиңа әйтмәдем», ди», – дип уртаклашты Рузилә.
– Бу янгыннан соң башта уйлар күп инде. Ходайдан нинди дә булса кисәтү булган, дип уйлыйм инде, тиктомалга кешегә андый сынау килмидер.
Бүген без әниләргә сыендык. Анда әни, абый, киленебез, аларның 2 баласы яши, һәм без кушылдык. Сыябыз инде. Ул нигездә түгел, яңадан җир алып, өй салып чыгасы иде. Ул нигездә төзисе килми, күп кеше әйтә инде, янган урында яңадан өй салу тиеш түгел, диләр, – ди Рузилә.
Кәримуллиннар янгынның ни сәбәпле килеп чыкканын әлегә белми. Хәзер ничек тә акча юнәтү ягын кайгырталар. 3 үгезләре булган, хәзер аларны иткә тапшырганнар. «Бернәрсәсез калгач, акча кирәк бит хәзер», – диләр.
«Без чыкканнан соң, 15 минут эчендә өй төтен белән тулган иде»
Бүген техника алып, өйне сүткәннәр. Гаилә башлыгы Фәргатьнең бик тыгыз чагы иде. Шулай да, ул кичәге хәвефле иртәгә «кайтып килде».
– Иртән 7нче яртыларда күрше «янасыз, торыгыз!» дип керде. Балаларны уяттым да, өстә нинди кием бар иде, шулай гына чыгып кала алдык. Өйгә бүтән кереп булмады, документларны гына эләктереп чыгарга өлгердем. Хатын өйдә түгел иде, ул колхозда маллар карый, иртән 6нчы яртыларда китә.
Бүген экспертиза килеп киткән иде, берни әйтмәделәр әле, янгын каян чыккандыр. Котельный ягыннан башланган ул. Бөтен корылмаларны каплап алды инде, җилле иде бит, 1-2 сәгать эчендә, көннең җилле булуы роль уйнады. Ярый әле, күршеләргә күчмәде.
Балалар курыккандыр инде, аларны күршеләргә алып кереп киттеләр, аннары әбиләренә алып менеп куйдылар. Хатынны «ашыгыч ярдәм» белән сакладылар, ул бик авыр кичерде. Бернәрсәне алып чыга алмадык. Ноутбуклар, телефоннар, киемнәр, кораллар – берни ала алмадык. Нинди кием бар, шундый кием белән урамда калдык. Аллаһка шөкер, иң мөһиме – үзебез исән. Без чыкканнан соң, 15 минут эчендә өй төтен белән тулган иде инде. Уянмаган булсак, шунда кала идек. Ранис абый гомеребезне коткарды, каршыда гына тора ул, – диде.
Фәргать җибәргән видеоларда халыкның янгын сүндерүчеләр соң килүе турында әйткән сүзләре ишетелә. Янгын сүндерүчеләр соң килдемени, дигән сорауга ул: «Шулай бугай, мин хәтерләмим», – дип җавап бирде. Янгын урынына авылдан да, Кукмарадан да янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәнен әйтте.
– Өй салып чыкканчы, әбиләрдә торабыз. Җыештырып бетергәч, күз күрер инде, тик анда төзисе килми, күңел тартмый, – диде Фәргать.
Ә янган йортта алар 14 еллап яшәгәннәр, 70нче елларда төзелгән агач йортны сатып алган булганнар, аннары каралты-кураны киңәйтеп, ямьләндереп, мунча да төзегәннәр.
«Һәр сынау алдагы үсеш өчен бирелә, дип уйлыйбыз»
Рузилә белән Фәргать авылдашлары бик ярдәм итүен, аларга рәхмәтле булуларын әйттеләр. Мондый очракларда иң кирәкле сүзләрне үз башыннан кичкәннәр яхшырак табадыр. Вахиттә яшәүче Айгөл һәм Райнур Сәмигуллиннар да, гаилә бизнеслары янгач, күңел төшенкелегенә бирешмичә, бу сынауны сабырлык белән күтәрәләр. 5 балалы бу гаилә турында «Интертат» язган иде. Аларның уллары Динислам белән Рузилә һәм Фәргатьнең олы кызлары – классташлар икән, 7нче сыйныфны тәмамлаганнар.
– Сынау килгәч, «нишләп миңа бирелде, нәрсә өчен бу миңа» дибез бит инде. Чынлыкта, Аллаһ сөекле бәндәсенә генә сынау бирә, дигән сүз бар. Сынауны ничек итеп кабул итәбез, шуның өчен бу дөньяда да, теге дөньяда да Аллаһ әҗерен бирер, дип ышанабыз. Һәр сынау алдагы үсеш өчен бирелә, дип уйлыйбыз. Һәр сынау безне көчлерәк итә. Мин моны үзебездән чыгып әйтәм. Янгыннан соң 3 ай узды – безнең эштә тагын да зуррак үсешләргә ирешелде.
Янган вакытта, бергә кочаклашып еладык та, шуның белән шул, аннары тынычланырга тырыштык. Димәк, шулай тиеш булган, һәм яңадан башларга көчебез бар. Аллаһка шөкер, финанс ярдәме дә, мораль ярдәм дә зур булды. Хикмәт инде, Аллаһы Тәгалә кемнеңдер кулы, теле аша булыша. Безгә бик булыштылар. Янгынның икенче көнендә үк дуслар, «яңадан тотынасы, арендага бина аласы» дип рухландырып тордылар. Шулай итеп, яхшы гына эшләп киттек.
Рузилә елый, әйе, көнендә бик авыр, ләкин барыбер Аллаһның рәхмәтенә өметләнергә кирәк. Яңабаштан башлыйсы, күңел төшенкелегенә бирелсәк, берни килеп чыкмый. Мин Рузиләгә дә шулай дип әйттем. «Бер елдан күрешербез, мин синнән, «хәзер тагын да яхшырак яшисез бит, шулаймы» дип сорармын» дидем. Сынауны дөрес үтсәң, Аллаһы Тәгалә арттырып бирә, дип юаттык аларны», – дип уртаклашты Айгөл.
Ил төкерсә, күл булыр, ди халык. Кәримуллиннар тиз арада яңа йорт салып, башларына төшкән кайгы юылсын иде, дип телисе килә. Төзелеш материаллары да кыйбат, яңа йорт салу – бик чыгымлы эш икәне аңлашыла. Бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, акча күчерергә теләүчеләр өчен реквизитларны күрсәтәбез.
Сбербанк картасы 8-908-330-10-35 номерына беркетелгән – Фаргат Фердинантович Каримуллин.