Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмарада 5 балалы Сәмигуллиннарның гаилә бизнесы янган: «Һәр инә, һәр җеп кәтүге дә жәл»

Кукмара районы Вахит авылында яшәп гаилә бизнесы белән шөгыльләнүче «СамРАЙ» тегү цехы һәм кибете хуҗалары Айгөл белән Райнур Сәмигуллиннар кайгы кичерә. Кичә, 17 февральдә, «СамРАЙ» тегү цехы, кибете, склады бергә янып бетә. Айгөл белән Райнурның күз каршында 5 балалы гаиләнең «икмәге» мизгел эчендә янып көл була.

news_top_970_100
Кукмарада 5 балалы Сәмигуллиннарның гаилә бизнесы янган: «Һәр инә, һәр җеп кәтүге дә жәл»

«Һәр тиенне шунда тоттык, күпме тир түктек, «балабыз» янган кебек утырып калган көнебез бүген...» – дип көенә Айгөл. «Бернәрсәне алып чыга алмадык, бер инә (диалект, энәне бу якта шулай атыйлар – ред.) кисәге дә чыкмыйча, шунда янып бетте, ярый үзебезнең, балаларның башлары исән инде, шунысына шөкер», – дип юата ул үзен.

Янгын башланганда Айгөл белән Райнур цехта булалар. Бу мизгелдә Айгөл 3 укучыга тегү буенча дәресләр биреп яткан була. «Укучы кызларның берсе «төтен исе килә» диде. Ис каян килә микән дип, тимерчыбыкларны караштырырга тотындык. Шул арада безнең янга «Янасыз!» дип беренче каттан йөгереп менделәр. Аягыма киез итегемне генә эләктердем. Башка бернәрсәне дә алып чыга алмадык... Миңа анда калган һәр инә, һәр җеп кәтүгенә кадәр жәл. Лекалалар, рулоны-рулоны белән материаллар, тегү машиналары, сатуга чыгарасы әзер продукция – бөтенесе көл булды...» – ди Айгөл.

«Чабып чыгып барганда, беренче кат белән икенче кат арасындагы баскычларда төтен белән очраштык. Төтен икенче катка менеп ята иде. Янгын беренче катта чыккан. Йөгереп чыктык. Тиздән янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Алар беренче катны сүндергәндә, без бөтен белгән догаларны укый-укый, урамнан икенче кат тәрәзәләреннән күзне алмый карап тордык. Башта тәрәзәләрдән төтен күренде. Икенче катны төтен тутырды, «их» дип хафаландык. Янгын сүндерүчеләр беренче катны саклап калырга маташкан арада, икенче катны ут камап алган. Тиздән ут ялкыннарын күреп алдык. Ирем белән арлы-бирле йөри-йөри еладык. Берни эшләп булмый иде. Карап торып яндырдык...» – дип бүлеште Айгөл.

Кайгы килгән гаилә бу төнне йокысыз чыккан. Бинаны янгын сүндерүчеләр төне буе саклаган.

«Бераз күзне йомып алганнан соң, кабат торып чыгып киттек цехка. Төне буе 4 пожарный саклап чыккан. Төне буе янган. Иртәнге сәгать 5тә дә әле яна иде, диделәр. Янгын чыкканга 14 сәгатьтән артык иде инде. Һаман өске кат янып утыра, һаман сүндерә алмый азапланалар иде...» – дип сөйләде Райнур. «Түбә ишелеп төшкән. Түшәм белән идән арасында безнең тир түгеп юнәткән материаллар, сатуга чыгарасы әзер продукция, кыйммәтле тегү машиналары янды...» – дип уфтана хуҗа.

Бу вакыйгаларны Сәмигуллиннар сынау итеп кабул итә. Алда барысы да яхшы булачагына өмет белән карый. Гаилә башлыгы Райнур алар алып барган эшнең чын мәгънәсендә эзләп табып, бөртекләп җыеп башкарыла торган хезмәт булуын сөйләде.

«Бөртекләп, кадерләп, тир тамызып, төн йокыларын йокламыйча тапкан ризыгыбыз иде ул цех... Страховка да юк иде. Яңа елга чыккач, әле күптән түгел Дагыстаннан 2 мәртәбә урап кайткан идек. Шактый гына суммага материаллар алып кайттык. Үзебез йөреп, эзләп, сайлап, бөртекләп җыеп. Тәүлектән артык барасың, көне буе йөрисең, аннары тагын тәүлек буе кайтасың... 3-4 тәүлеккә җыела. Шулай итеп, дөнья малы өчен абына-сөртенә чабасың, йөгерәсең. Ә бер көнне Аллаһ Тәгалә «шалт» итә дә бөтен нәрсәңне мизгел эчендә юк итә. Уйланырга сәбәп...

Дөнья куабыз... Ә дөнья бер көнлек. Ничә миллионлык товар, ничә миллионлык техника утырып янып бетте. Аллаһ Тәгалә бирә һәм Аллаһ Тәгалә ала. Барысын да яңабаштан башлыйбыз инде, димәк. Шөкер, кайтып керер өебез, утырып чыгып китәр машинабыз бар, кул-аякларыбыз бар, күз-колакларыбыз бар, зиһенебез сәламәт, балаларыбыз исән-сау. Калганы булыр. Яңадан юнәтербез, яңадан табарбыз. Ахыры хәерле булсын. Аллаһ Тәгалә әҗерен бирсен. Бик кызганыч, бик жәл. Әмма нишлисең инде. Язган эштән узып булмый. Безнең баштан үткән иң зур югалту, иң зур бәла шушы булсын.

Без – 5 бала атасы белән анасы. Күзеңә карап торып ризык көткән балалар булганда, ата-ана кеше ашавын, йокысын онытып чабулый, юнәтә, таба. Бот чабып озак утырып торып булмый. Безгә хәзер тагы да зуррак тырышлык белән эшкә тотынырга, барысын да яңабаштан башларга, аякка басарга кирәк. Аллаһ безне ташламас, җайларын бирер, дип өметләнәбез.

Безгә бик күп җылы сүзләр белән язалар, шалтыраталар. Ярдәмгә ашыкккан мәрхәмәтле кешеләр күп. Безнең гаиләбезнең кайгысына битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт белдерәбез. Аллаһ Тәгалә яхшылыгыгызны үзегезгә меңе белән кайтарсын, үзегезне зурласын, савапларын бирсен!» – дип уртаклашты гаилә башлыгы Райнур Сәмигуллин.

Сәмигуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләге булганнар өчен:

8 967 779 48 44 (Айгөл Исламовна С., «Сбербанк» картасы бәйләнгән)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100