Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин ток суккач кулсыз калган Илназ Дәүләтов янына барган

«Барысы да яхшы булыр, агымсу юлын табар!» — дигән Ришат инстаграмда Илназ белән төшкән видео урнаштырып.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин ток суккач кулсыз калган Илназ Дәүләтов янына барган
Салават Камалетдинов,

Җырчы Ришат Төхвәтуллин ток суккач, ике кулсыз калган Илназ Дәүләтов янына кунакка барып, аның хәлләрен белешкән. Җырчыны Илназ һәм аның әнисе Зөлфия ханым бик җылы каршылаганнар.

Башкортстанның Туймазы районында яшәүче Илназ Дәүләтовны быел җәй электр трансформаторыннан ток суга. 10 мең Вольт ток сукканнан соң бала берничә операция кичерә. Кызганыч, аның кулларын саклап кала алмыйлар дип язган идек.

Илназ Ришат Төхвәтуллинга сыйныфташлары белән төшкән фотоларын күрсәткән. Быел 4 сыйныфка күчкән Илназ өйдән торып укыячак. Әнисе сүзләренчә, ачык, аралашучан Илназны сыйныфташлары бик сагына икән. Илназ мәктәпкә йөрсә, дуслары аңа ашарга һәм киенергә ярдәм итәчәкләрен дә әйткәннәр.

«Илназ 12 көн реанимациядә булды, аннан мине янына керттеләр. Беренче тәүлектә - өч, аннары тагын өч операция кичерде ул. Хастаханәдә мине күргәч, бик сөенде. „Әнием килде, димәк, барысы да яхшы булачак“, — дип тынычландырды ул үзен. Мин башта үзем югалып калдым, аңа нәрсә әйтергә дә белмәдем. Әмма Илназ үзе позитив егет, шул миңа көч бирә», — дип сөйли Зөлфия ханым.

Илназга Уистон кушаматлы эте дә өйдә күңелсезләнергә ирек бирми икән.

Илназ Ришат абыйсына пазллар җыярга яратуын һәм машиналар белән кызыксынуын әйткән. Җырчы Илназны текә машинасына утыртып, урам да әйләндергән.

«Дуслар, мин Илназ янына баргач, шуны аңладым: без сезнең белән юкка борчылабыз! Илназ шундый шаян, спорт сөючән, оптимист, актив бала. Туганнарына, якыннарына туземлек телибез! Барысы да яхшы булыр, агым су юлын табар!» — дигән ул инстаграмда Илназ белән видео урнаштырып.

Виртуаль дуслары Ришатка рәхмәт белдерә. «Изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бик саваплы эш эшләгәнсең»;

«Ришат, сез зур йөрәкле кеше. Җырыгыз да матур, күңелегез дә чиста»;

«Илназга юлында синең кебек мәрхәмәтле кешеләр күбрәк очрасын», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100