Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ана өчен нинди зур бәхет» – Тямавка махсус операциядән килгән рәхмәт хатына әнисе сөенә

news_top_970_100
«Ана өчен нинди зур бәхет» – Тямавка махсус операциядән килгән рәхмәт хатына әнисе сөенә
социаль челтәрләр

Җырчы Фирдүс һәм аның бертуган энесе Фирзәр Тямаевларга махсус операция зонасыннан чираттагы рәхмәт хатлары һәм медальләр килеп төшкән. Алар икесе дә яу кырында булган егетләргә инде хәрби операция башланганнан бирле ярдәм итеп торалар.

Балаларының бу бүләкләренә барыннан да бигрәк әниләре Галия ханым сөенгән.

«Улларым, бу – сезнең лаеклы мактау хатларыгыз. Һәрвакыт шундый патриот, ярдәмчел, илне яратучан егетләр булып калыгыз. Ана өчен нинди зур бәхет. Рәхмәт, улларым, сезгә, битемә кызыллык китермичә, матур итеп тормыш итеп, шулай илгә ярдәм итеп торасыз. Калган егетләр дә исән-сау булсыннар, әти-әниләре, гаиләләре балалары янына әйләнеп кайтсыннар. Без аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез», – дип сөйли ул Фирдүс Тямаев сәхифәсенә куйган видеода.

«Мондый әнидән Фирдүс тумыйча, кем тусын. Сокланам. Илгә тынычлык килсен, әниләр күз яше түгелүдән туктасын», «Булышучылар бик күп. Тик алар күләгәдә кала шул. Балалары сугышта булган, баласын югалткан һәр әни лаек булсын иде мондый бүләкләүләргә», «Зур рәхмәт әниегезгә, шундый уллар үстергән өчен. Исәнлек, бәхет телим барчагызга да. Дөньялар тынычлансын иде инде», – дип язалар видео янында Фирдүснең дуслары.

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге солдатлар янына китә

«Әниләр, гафу итегез» – Тямаев концертына Украинада һәлак егетләрнең гаиләләрен чакырган

Фирдүс Тямаев хәрбиләргә җыйган нигъмәтне күрсәтте: «Безгә изге догаларыгызны теләгез»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 ноябрь 2024
    Исемсез
    Молодцы! Булган егетлэр!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100