Ирада Әюпова кино, үзен елаткан спектакль һәм әлеге дә баягы музыкаль театр турында
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованың традицион матбугат очрашуы «Алтын мөнбәр» барган көннәргә туры килде, һәм әлеге кинофестиваль очрашуның төп темасына әверелде. Ягъни, очрашу кинофестиваль белән башланды да, йомгакланды да диярлек.
Кинофестивальне тәнкыйтьләгән журналистларга министрның сүзе үтеп кереп, аларга яңача фикерләргә җирлек бирдеме – әйтә алмыйм, карарбыз, мин шәхсән үзем килешәм: кинофестиваль беренче чиратта... Хәер, сүзне министр фикерәреннән башлыйк.
Кинофестиваль турында
Кинофестиваль – тусовка түгел. Кинофестиваль ул – профессиональ коммуникацияләр. Моны безнең десант Мәскәү кинофестиваленә дә барып өйрәнеп кайтты. Быел безнең – бик дәрәҗәле жюри һәм бик көчле картиналар. Беренче 20 елда теләсә кайсы фестиваль исеме өчен эшли – аның системалы булуын раслый. Өченче дистәгә чыккач, исем үзе вакыйга өчен эшли башлый. Быел 60тан артык илдән гариза килүе, минемчә, бик яхшы күренеш. Арадан җиңүче сайлап алыначак материаллар бик сыйфатлы
Татарстан киноиндустриясе турында
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең «Милли конкурс»ы шактый зур икән, димәк, кино төшерелә. Ә ни өчен «якут киносы» феномены юк? Якут киносы ул кинога ихтыяҗ булуга бәйле: якут киносы якут халкы өчен төшерелә. Эмир Кустурица Казанга килгәч, мин аңа безнең берничә милли фильмны күрсәттем, ул яшьләрнең тырышлыгын уңай бәяләде. «Яшь чакта минем акча өчен, дан өчен төшерү уе булмады. Минем дөньяга әйтәсе сүзем шулкадәр күп иде, төшермичә булдыра алмадым», – диде.
Сәнгатьтә иң мөһиме бюджет түгел. Мин аңлыйм – хәзер барысы да акчага корылган. Ә бит сәнгатьтә иң мөһиме – дөньяга әйтәсе сүзең булу. Әйтәсе килгән сүзең булганда гына даһи әсәрләр туа. Без нәрсә төшерергә теләгәнебезне аңларга тиешбез. Мин безнең кинематографияне анализлап карыйм да, чыннан да, кызыклы эшләр бар – аларда кешенең әйтергә теләгән фикере күренә. Кино төшерү өчен үсеш инструментлары бар – Кино үсеше фонды, Президентның мәдәни инициативалар фонды, медиаконтент булдыру фонды... Безгә, грамоталы итеп, синопсис һәм гаризалар язу буенча укулар оештырырга кирәк. Безнең әйтәсе сүзебез бар, ләкин гаризалар язу культурасы булмау аркасында җиңеләбез.
Инфраструктурага килгәндә, без Камал театры мәйданчыгында кино төшерүне җайга салырга тырышып карыйбыз. Болар – нәфис фильмнар түгел, телевизион фильмнар. Камал театрының универсаль залында төшерү мөмкинлеге бар.
Радик Кудояровның «Карурман» фильмы һәм режиссерның каршылыклар булганлыгын әйтүе турында
Алар прокат таныклыгы алды. Режиссер, проблемалар дигәндә, прокат таныклыгы алу технологияләренең авырлыгын тасвирлагандыр: ул – экспертлар процедурасы, һәм аны әйләнеп узып булмый. Алынган икән, димәк, каршылыклар юк. Киләсе елга Муса Җәлилнең 120 еллыгы, һәм без фильмга ярдәм итәрбез. Бер генә министр да, бер генә чиновник та барысына да эксперт була алмый. Шуңа күрә мәдәният идарәләре органнары экспертларны җәлеп итәргә тиеш, тамашачы фикеренә колак салырга тиеш. Белгечләр бу фильмның төшерү дәрәҗәсен югары бәяләделәр.
Без «Алтын битлек», «Яңа дулкын»га сөенәбез. Бәлки, үзебезнекеләрне караргадыр
Регионара проектлар өйрәнү өчен кирәк, югыйсә үз согыбызда кайный башлыйбыз. Иҗатчының амбицияләре максатчан аудитория белән генә чикләнергә тиеш түгел. Роман язсаң, замандашлар өчен генә түгел, синнән соң яшәүчеләр өчен дә булырга тиеш. Локализация белән чикләнү дөрес түгел. Без тарихи яктан да кызыклы урынга урнашканбыз, безнең аша күпме сәүдә юллары узган. Татар халкының көчле ягы – үзтәңгәллегебезне югалтмыйча, башкалардан яхшының өлгесен алу. Бүген андый зур чаралардан яхшысын үрнәккә алырга кирәк. «Беркемне кертмим» дип, ябылып яту дөрес түгел. Без ачык булырга тиеш. Мин, һәр мәдәни чарада булып, аны язган һәм конструктив тәнкыйте дә булган һәркемгә рәхмәтле. Конструктив эксперт бәясе әһәмиятле. Без халыкара чаралар өчен мәйданчык булып та үзебез булып кала алабыз – бу безнең көчле ягыбыз.
Үткән сезонның иң әһәмиятле премьерасы
Мин аерып әйтә алмыйм, мин алай әйтергә дә тиеш түгел. Театрда аерып яраткан кешем булырга тиеш түгел, мин барысын да яратам. Директорлар арасыннан берәрсен аерып әйтә алмыйм.
Театрларның шартлары, мөмкинлекләре, бюджетлары төрлечә – чагыштырып булмый. Башка регионнарда да театрлар караган, Мариинкада да, Зур театрда да булган кеше буларак әйтәм – безнең театрлар начар түгел.
Мине елаткан спектакль «Табу» иде – тынычлыгымны җуйдырган әсәр. Ул дәүләт театрында чыккан спектакль түгел. Бик көчле спектакль. Барысы да темага һәм ул теманың синең йөрәгең аша үтүенә бәйле. Бөтен әсәрне дә караучылар саны белән бәяләп булмый. Мин бөтен спектакль зур сәхнәдә барырга тиеш дип санамыйм. «Камерный» сәхнә спектакльләре дә була. Аларның кыйммәте бик югары була ала. Өч «Алтын битлек» алган «Авиатор» 100 урынлы залда бара. Сәнгать – субъектив караш.
Аннары кабат «Алтын мөнбәр»гә әйләнеп кайттык
Миллионнар хисабына «йолдыз»ның кызыл келәмнән үтүе – кинофестиваль дәрәҗәсен билгели торган фактор түгел. Мин кызыл келәмнән акча түләп кеше үткәрүне дөрес дип санамыйм. Кинофестивальнең барлык бюджеты шуңа китү – дөрес түгел.
Россия кинематографиясе артистлары булганда, бәлки, шулайдыр. Броуди яки Катрин Денев булса – бөтенләй башка.
Катрин Деневның безнең кинога ни катнашы бар? Фильм белән килсәләр, сүзем юк. Кызыл келәм өчен килү беренче 20 елда гына әһәмиятле. Акча түләп йолдыз үткәрү һәм шуны карарга кешеләр җыю нәрсә бирә? Кинофестивальнең кыйммәте – эчтәлегендә. Кинофестивальдә иң кыйммәтлесе – конкурс. Яхшы фильмнар күп булып, кайсын сайларга белмәсәң – менә монысы лаеклы фестиваль. Гариза күп булып, сайлар әйбер булмаса – авыр.
Һәр матбугат конференциясендә татар журналистлары бирә торган бер сорау бар: Музыкаль театр. Быел ул «Опера һәм балет театрында Яшьләр труппасы» темасы аша бирелде
Опера театры труппасында яшьләр эшли: Артур Исламов, Гөлнора Гатина, Динар Шәрәфетдинов... Филүс Каһиров та катнаша. Безнең Опера театры репертуарында 30 проценттан артык милли спектакль бар. Үзегез беләсез: опера – чын татар сәнгате түгел, чит ил традицияләре. Казахстанда да, Төркиядә дә, Кытайда да шул бер үк репертуар бара.
Бәлки, ниндидер аралык этабы буларак, музыкаль театрны эксперимент рәвештә башлап җибәрергәдер... Безнең милли театрның 2 юнәлеше бар: музыкаль һәм драматик. Музыкаль-драма – катлаулы юнәлеш: вокаль һәм драма. Консерватория ул җырчылар әзерли...
Мәдәният министры Тинчурин театры Татарстан урамына күчкәч, аның хәзерге бинасына кем керәчәген әйтмәде.
Әлеге очрашу алдыннан Ирада Әюпова «Интертат»ка интервью биргән иде.