Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу һәм Азат Фазлыевлар ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ янында булган

news_top_970_100
Алсу һәм Азат Фазлыевлар ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ янында булган
Фото социаль челтәрдән

Алсу һәм Азат Фазлыевлар ике кулсыз калган Илназ янында булган. Башкортстанда ток сукканнан соң ике кулсыз калган 12 яшьлек Илназ Дәүләтов әле күптән түгел генә Чиләбедә җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларында җиңгән. Ул терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар һәм үсмерләр арасында 100 метрга йөгерештә беренче килгән. Илназ Дәүләтов Башкортстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

«Бүген Башкортстанның Туймазы районында концертта чыгыш ясыйбыз. Ә килгән килеш күптәнге теләгебезне чынга ашырырга булдык. Илназны социаль челтәрләрдән күзәтеп барабыз, бик талантлы егет. Сез дә күз салыгыз әле, тормыш мәгънәсен югалтканнарга үрнәк бу егет. Үзем 3 бала анасы буларак, бу сабыйга бары тик бәхет һәм сәламәтлек телим. Ә әти-әнисенә сабырлык телим. Барчагызның балалары сау-сәламәт булсын», – дип язган җырчы.

Җырчылар төшергән видеода күренгәнчә, Илназ компьютер артында утыра, ә аяк бармаклары белән клавиатурага баса. Ул хәзер программалар яза, үзе ВПН булдырган.

«Аның ВПНы шәп эшли», – дип язган кулланып караучы.

Фазлыевларның изгелек кылып йөрүләре «күпләргә үрнәк» дип хуплаучылар да бар, андый гамәлләрне «кеше белсен өчен эшләмиләр» дип гаеп эзләүчеләр дә табылган.

Туймазы районында ток сукканнан соң ике кулсыз калган Илназ аңына килгән.

«Әни, иң мөһиме, мин исән, дидем»: ике кулсыз калган Туймазы егете Илназ – үҗәтлек үрнәге.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100