Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Миргаязов: «Китап радиосы»нда татар шигърияте антологиясен чыгара башлыйбыз

Радио көне уңаеннан, «Китап» милли радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән радио эшчәнлеге турында әңгәмә кордык. Җырлар сайлау, радиодагы төп кыенлыклар, милли кадрлар мәсьәләсенә дә кагылдык.

news_top_970_100
Алмаз Миргаязов: «Китап радиосы»нда татар шигърияте антологиясен чыгара башлыйбыз
"Татар-информ" архивы, Рамил Гали фотосы

«Амбицияләр беркадәр үзгәрде, әмма радионың мәсләге шул ук калды»

Алмаз Таһирович, «Китап» радиосы ачылыр алдыннан аның миссиясе, бурыч-максатлары ничегрәк билгеләнгән иде? Бүгенге көндә «Китап» радиосы шушы максатларга ирештеме, күзалланган кысаларда эшлиме?

«Китап» радиосының 2020 елдагы идеясе, әлбәттә, шул вакыттагы шартларга, вазгыятькә туры килә иде. Бу – халык китаптан массакүләм читләшкән, социаль челтәрләрдәге 10-15 секундлык видеоларга күчеп барган чор. «Китап» радиосы, башлыча, менә шушы вазгыятьне коткару йөзеннән эшли башлады. Мәскәүдәге ешлык таратучы Федераль Конкурс Комиссиясе минем бу өлкәдәге фикерләремне зур күпчелеге белән күтәреп алды һәм Казанда татарча әдәби-музыкаль радио өчен ешлык бирде. Ул вакыттагы безнең төп максат: бөтен татарча матур әдәбиятны аудиоформатка күчереп бетереп, радиода яңгырату иде. Әмма, эшли-эшли, без бүгенге көндә актуаль булган һәм актуальлеген югалткан әсәрләр барлыгына төшендек. Баштагы амбицияләр, шул рәвешле, беркадәр үзгәрде. Шуңа да карамастан, радионың мәсләге, максаты үзгәрешсез калды. Без бүген дә әдәбиятны – халыктан аермас, халыкны матур әдәбияттан читләштермәс өчен көн-төн хезмәт куябыз. Тыңлаучыга, укучыга әсәрләрне, кайда уңайлы – шунда куеп барырга әзербез. Тыңласыннар, укысыннар гына.

«Китап» үзе юнәлгән максатчан аудиторияне туплый алдымы? Шушы еллар эчендә тыңлаучыларыгыз саны күпмегә артты?

Тагын шул 2020-2021 елларга кайтсак, ул вакытта безнең максатчан аудитория – әдәбият яратучы 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар дип күзалланган иде. Радиодагы барлык әдәби һәм музыкаль материал да шушы аудиториягә юнәлтелде. Эфирда 1980-1990 һәм 1960-1970 еллар, ягъни татар эстрадасы үзенең башлангычын алган чактагы популяр җырларны оригиналда һәм ремейк башкарылуда яңгырата идек. Ләкин, тора-бара, шушы материалның 35-40 яшьтән узганнар өчен генә түгел, ә яшьләр, шул исәптән ир-атлар өчен дә бик кызыклы булуын аңладык.

«Китап»та халыкчан, ретро җырлар, шлягерлар, татар эстрадасындагы барлык заман хитларын ишетеп була. Һәм без тәкъдим иткән әлеге материалны тыңларга әзер кешеләр көннән-көн арта. Федераль колачлы статистика туплаучы хезмәт (Медиаскоп) тарафыннан китерелгән мәгълүматлар буенча, узган ел Казанда «Китап» радиосының көнлек аудиториясе 27 мең тыңлаучыны тәшкил итә иде. Ә атналык аудиториясе (ягъни 1 атна дәвамында радионы 5 кенә минут булса да тыңлаучылар саны), якынча, 50 мең кеше булып чыкты. Ә инде үзебез махсус заказ биреп уздырган сораштыруларга караганда, атналык аудиториябез Казанда 70 меңгә якынлаша.

Безнең әле әдәби әсәрләрне яңгырата торган мәйданчыклар – социаль челтәрләрнең дә аерым аудиторияләре бар. Мобиль кушымталар аша тыңлаучылар саны да инде күптән 20 меңнән артып киткән.

Төп аудиториябез – 70 процентка якын тыңлаучыларыбыз – Казанда яши. Шулай ук Башкортстан якларында тыңлаучыларыбыз 25 процент тирәсе. Калганнары – Татарстан районнарында һәм Татарстаннан читтә яшәүчеләр.

Фото: © «Китап» радиосы сайтыннан

Бу – башка радиолардагы җиңел рухтагы иртәнге сөйләшүләрне тыңлап утыручы аудитория түгел бит?

Бу – башка радиоларны минималь дәрәҗәдә тыңлый торган, аз, әмма сыйфатлы аудитория. Безнең попса радиоларны тыңлаучы аудитория җиңел, 3-4 нота һәм 4 сүздән торган җырлар тыңларга күнеккән. Ә безнең аудиториягә, гади итеп әйткәндә, эфирда яңгыраган тирән, мәгънәле шигырьләребезнең музыкага салынган варианты кирәк. Мәгънә, фәлсәфә, хис – беренче урында. Әлбәттә, «җиңел» җырлар да «Китап»та юк түгел. Шигырьләр дигәннән, бездә шигырьләр – лирик форматның аералгысыз өлеше, һәм алар шулай ук махсус сайлау үтә. Аларда башлыча тормыш фәлсәфәсе, кешелек, зыялылык, туганнар, ир белән хатын-арасындагы мөнәсәбәт, югары хисләр, тормышны ярату турында сүз бара. Чагыштыру өчен шуны әйтик, бүтән радиолардагы музыка киң, универсаль аудиториягә юнәлтелгән. Андыйларга «ынц-ынц тра-ла-ла» форматы кирәк. Күп кеше бит, «тормыш болай да катлаулы ул!» дип, борчылырга, уйланырга, күңеле аша үткәрергә яратмый. Алар да үзләренчә хаклы.

Халыктан тискәре фикерләр, тәнкыйть сүзләре дә киләме?

Безнең бөтен нәрсә ачык. Теләгән һәркем телеграмдагы каналыбызга кереп, комментарий калдыра ала. Штатлы хейтерларыбыз да бар. Кайберләренә бөтенләй бер әйберебез дә ошамый, һәм алар бу турыда безгә бик еш җиткереп торалар. «Монысының тавышы тегенди, моныкы – мондый. Шигырьме инде бу, нигә моны эфирга чыгарасыз?» һәм башкалар.

Андыйлар да кирәк, аларны да бик яратабыз. Халык тарафыннан теләсә нинди реакция кабул ителә, битараф кына булмасыннар.

«3-5 ел эчендә милли кадрлар бөтенләй бетәр, дип уйлыйм»

Радионың эчтәлегенә күз салсак, бүгенге көндә эфирда кайсы юнәлеш өстенлек итә?

«Китап» радиосы – әдәби-музыкаль радио. Бу – дөньядагы бердәнбер шундый радио дип уйлыйм. Кеше безнең эфирларны әдәбият, югары лирика, тирән мәгънәле чәчмә әсәрләр булганга аерып тыңлый.

Прайм вакытларын, әлбәттә, музыка белән тутырабыз. Чөнки иртәнге якта халыкның, әйтик, «Тирән тамырлар» (Г.Ибраһимов) әсәрен тыңларга теләге дә, кәефе дә булмастыр. Иртәнге 6.00-10.00 һәм кичке 17.00-21.00 сәгатьләрдә бездә – һәр радиода булган динамик музыкаль прайм. 2-3 җырга 1 лирик пауза – шигырләр куела. Калган вакытларда исә эфир әдәби әсәрләрдән тора. Көндезге 10нан 12гә хәтле, 3тән кичке 5кә хәтле эфирны кыска форматтагы хикәяләр яки бүлгәләнгән повестьлар били. Кичке 10нан соң төнгә тоташ аудиокитаплар җибәрәбез.

Безнең радионың тагын бер үзенчәлеге – туры эфирлар булмау. Туры эфир булмавы ниндидер ноу-хау-яңалык түгел, бары финанс мөмкинлекләребезнең чикле булуыннан. Прайм вакытларына булса да алып баручылар алу теләге бик бар, әмма әлегә финанс мөмкинлегебез юк. Ләкин мин якын киләчәктә туры эфирлар да булыр дип ышанам.

Радиода, аеруча туры эфирларда эшләү өчен, татар телен камил белүче яшьләр кирәк. Бу яктан проблема булмасмы?

Минем радиода җитәкче булып кына эшләвемә дә 25 еллап бардыр. 25 ел элек булган милли мәдәни резерв белән чагыштырганда, бүгенге резерв дистәләрчә тапкырга кимрәк. Ул вакытларда милли радиолар тыңлаучы тормышының аерылгысыз бер өлеше иде. «Радио җене кагылганнар», радио белән уянучылар, радио белән йокларга ятучылар, шалтыратучылар меңәрләгән иде. Ул вакыт радиолары бүгенге социаль челтәрләрнең бер аналогы булып торды, радио культ дәрәҗәсенә ия иде. Кызганычкамы, бәхеткәме, хәзер инде радиодагы алып баручылар – авторитет, ә радио – культ түгел. Шуңадыр, радиога эшкә килергә омтылып торучылар саны да бермә-бер кимеде. Омтылып торганнары арасында да татарча белүче милли әзерлекле яшьләр юк дәрәҗәсендә. Үзен иң лаек дип санап килеп кергән кешене дә турыдан-туры эфирга чыгарып җибәреп булмаячак.

Әйе, бар тәҗрибәле тамадалар, конферансьелар. Әмма тамада да, конферансье да – ул радио алып баручысы түгел. Радиода алып баруның технологияләре, тыңлаучыга тәэсир итү алымнары бөтенләй башка. Радиода сине кеше күрми, монда син үзеңнең интеллектың, тавышың, шармың белән җәлеп итәсең.

Конферансье ул халык күз алдында эшли, никадәр күбрәк сөйли, никадәр активрак кылана – тамашачыга шуның кадәр кызыклырак. Актерларның исә сөйләмен уку йортларында ук радио өчен түгел, труппа составында спектакльнең бер өлешен тәкъдир итәр өчен әзерлиләр. Актерлар арасыннан, радиога килеп, үзенең индивидуаль йөзен ачкан кеше бик сирәк – үпкәләмәсеннәр.

Безнең радио алып баручылары әзерләүче мәктәп һаман да юк. Алып баручыларны элек без авылда үскән, татарча тәрбия алган кешеләрдән үзебез ясый идек. Кызганычка, бүген татарчасы камил булган, татарча сөйләшергә теләгән кешеләр дә инде юк дәрәҗәсендә. Аннан соң, бүгенге яшьләрне милли алгарыш та түгел, сыйфатлы белгеч булу теләге дә түгел, иң беренче чиратта зур акча кызыксындыра. «Башта өйрәним, аннан соң акчасы да килер» диюче яшьләр калды микән ул?

Алдагы 3-5 ел эчендә әзерләнгән милли кадрлар бөтенләй бетәр дип уйлыйм мин. Радиоэфирга чыгарлык, тел һәм баш мие бер юнәлештә эшли торган кешеләрне табу тагын да кыенрак булачак.

Нәрсә эшләргә? Моны хәл итү юллары бармы?

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре көннән-көн кими. Бердәнбер чыгу юлы – татар әдәбиятын массаларда популярлаштыру. Милләтне саклап калу белән шөгыльләнүче абый-апалар милли үсешне блогерлыкта, көнлек концертларда, фестивальләрдә, русчадан татарчага тәрҗемә ителгән контентта эзлиләр. Бәлки... Әмма, минемчә, милли үзаң, камил тел, гореф-гадәт, милләт дәвамчанлыгының нигезе – халык турында, халык телендә бәян итүче чын, оригиналь милли әдәбият. Әдәбияты булмаган, я булган әдәбиятын кулланыр кешесе калмаган милләт яшәүдән туктый.

Элек әле гаилә, мохит дип сөйли идек бит. Беркөнне авылга кайттык. Чеп-чи татар авылындагы балалар русча сөйләшәләр. Чөнки кулларында телефон, ә андагы барлык мәгълүмат рус яки безгә аңлашылмый торган «яңа рус» телендә. Хәзер бит неологизмнар көн саен барлыкка килеп тора. Балаларның ни турында сөйләшкәнен кайчак аңламыйбыз да.

Радио-телевидениедә эшләү, «татарча креатив» дигән төшенчә бары тик әйләнә-тирә мохиткә, фантазиягә нигезләнә. Әгәр балаларның татарча фантазияләргә мөмкинлеге юк, ә мохит – уңга карасаң да, сулга карасаң да, русча (я русчадан калькада) икән, димәк, милли медиапродуктларның да, радиокреативының да киләчәген күңелсез күзаллаыйм мин.

Бүгенге көндә «Китап» радиосында кадрлар проблемасы бармы?

Кадрлар юк. Кадрлар булмагач, бездә кадрлар проблемасы юк. Тавыш режиссерыбыз әсәрләрне, аларны укучы актерларны үзе сайлый, үзе яздыра, монтажлый һәм эфирга билгели. Шушы бер кеше, радионың музыкаль өлешеннән тыш, барлык эшен дә башкара.

СММ-менеджерыбыз социаль челтәрләргә контент әзерли һәм андагы активлыкны оештыра.

Көндәлек музыкаль плейлистларны махсус программа үзе куя, шаблоннарын мин ясыйм.

Шушы арада Гөлинә Шәйхи радиодан китүен хәбәр иткән иде.

Гөлинә бездә 4 ел фидакарь хезмәт куйды. Ул – профессиональ яктан бик булган кеше. Үзе шагыйрә булгач, шигырь яздыру, андагы басымнарны, әдәби әсәрләр яздырганда режиссураны яхшы белә. Актриса буларак, актерларның күңелендә йөрткән хисләрен, потенциалын да ачып бирә ала иде.

Ләкин һәр кеше кайчан да булса эш юнәлешен үзгәртә. Гөлинә белән бик матур саубуллаштык. Аның өчен ишегебез һәрвакыт ачык. Ул үзе дә безгә ярдәм итеп, файдалы материаллар юллап, һәрдаим безнең белән элемтәдә тора.

Эфирдагы әдәби әсәрләрне, шигырьләрне күбрәк артистлар укый. Ә менә гап-гади кешеләр килергә теләк белдерсә, аларга кастинг үткәрәсезме? Әллә инде бөтен теләгән кешенең дә, сезгә килеп, шигырь, әсәр уку мөмкинлеге бармы?

Мин актерларыбызга көн саен чын күңелемнән, башымны иеп рәхмәт әйтәм. Безгә актерлардан да ныграк теләктәшлек белдерүче беркем юк. Акча да сорамыйлар алар. Безнең инде тупланган актерлар төркеме бар. Тинчурин театрыннан Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Сәләхова, Камал театрыннан Алсу Каюмова, Рамил Вәҗиевләр – әйтү белән, вакытлары булуга йөгереп килеп җитә торган кешеләр. Чөнки алар да безнең коммерция законнарына гына буйсынмыйча, киләчәк буыннар өчен эшләвебезне аңлый. Әгәр дә без бу эшне башкармасак, якындагы 5-10 елдан соң әдәбиятны куллану традициясен яшьләргә җиткерер кеше калмаячак. Элеккеләр картаеп бетәчәк, ә яңа буын социаль челтәр колларына әйләнәчәк.

Әсәрләр укырга теләк белдерүче гади кешеләр дә күп. Шигырь укуны күпләре булдыра әле. Ләкин махсус актерлык белеме булмаган кеше чәчмә әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укуны булдыра алмый. Әсәр укучы ир булып та, малай булып та, хатын булып та, әби булып та сөйли белергә тиеш. 5 елга якын эшләү дәверендә без шуңа инандык: әзерлексез, актерлык белеме булмаган кеше бу эшне җиренә җиткереп эшли алмый. Бер тонда гына яздырып булыр иде, әмма бездәге драматургик яктан төзек, сыйфатлы әсәрләргә ияләшкән кешеләр аны тыңламаячаклар.

Әлбәттә, без үзебезгә килгән бер генә кешене дә борып җибәрмибез. Ярдәм итәргә теләүчеләр булганда, «килмәгез» дип әйтмибез. Белеме, таланты, теләге бар икән, яздырып карарга мөмкинлек бирәбез.

Фото: © «Татар-информ» архивы, Рамил Гали фотосы

«Иң зур кыенлык – миссиябезгә, максатыбызга хилафлык китермичә попсалашу»

«Китап» радиосының үз юнәлеше, үз кыйбласы бар. Шуңа да карамастан, көндәшлек тә юк түгелдер. Сезнең радионы «Тәртип» радиосы белән бутаучылар да бар.

Конкуренция ул акча мәсьәләләренә кагылышлы өлкәләрдә генә була ала. Әлбәттә, без бүгенге көндә яшәеш өчен көрәш алып барырга мәҗбүрбез икән, безгә дә конкурентлашырга, ягъни, башка радиоларның аудиториясен үзебезгә җәлеп итеп, аларга реклама яки башка төр коммерция хезмәтләре «сатарга» туры килә. Шул рәвешле без дә башкалар өчен конкурентка әвереләбез.

«Тәртип» радиосына килгәндә, безне аларда да, бездә дә ретро җырлар һәм әдәби әсәрләр булганга бутыйлар. Ләкин аларның әдәби форматы белән безнең әдәби формат беркадәр аерыла. Безнең әдәби формат берничә тапкыр күбрәк, ә аларда ул эфирларының матур бер бизәлеше булып кына бара.

«Тәртип» радиосы – шулай ук көчле һәм халыкка бик кирәкле радио. Алар җиткергән кадәр милли кыйммәтләрне бер радио да җиткерми, шул исәптән «Китап» та.

«Китап» радиосында якын арада нинди проектлар көтелә?

Быел җәй аудиформатта һәм видеоподкаст форматында татар шигърияте антологиясенең бер өлешен чыгарырга җыенабыз. Әлеге эш Татарстан Язучылар берлеге белән башкарыла. Алар татарча язган барлык шагыйрьләрнең 3 томлык антологиясен чыгара. Шуларның иң игътибарга лаекларын без мультиформатта чыгарып, интернетта таратачакбыз.

Шулай ук без инде өченче ел рәттән Таһир Якупов исемендәге җыр фестивале үткәреп киләбез. Узган ел үзебезгә шактый күп теләктәшләр, ярдәмчеләр таптык. Быел аны тагын да зуррак масштабта уздырырга җыенабыз.

Таһир абыйның вафатына 26 ел тула. Шушы дәвердә аның исеме белән бәйле бер генә массакүләм чара да уздырылмаган. Мин аны «онытылырга хөкем ителгән даһи» дип атыйм. Тик аның исемен оныту безне тарафтан бик зур җинаять булачак. Шуңа күрә аның истәлегенә быел III Бөтенроссия җыр фестивале уздырырга торабыз.

Ә инде попса концертларны бездән башка да күп оештыралар. Безнең өчен аларның мәдәни кыйммәте юк.

Нинди проблемаларыгыз бар бүгенге көндә? Нинди кыенлыклар белән очрашасыз?

Бүгенге көндә иң зур кыенлык – миссиябезгә, максатыбызга хилафлык китермичә «попсалашу». «Попсалаш»мыйча коммерция эшчәнлеге алып баруы кыен. Менә шушы балансны саклау авыр. Коры попсага да китмичә, әдәбияттан да ераклашмыйча, музыкаль форматны оештыру – иң кыены.

Шәп, сыйфатлы, массалы җырлар көн саен чыгып тора. Тик без аларның һәрберсен эфирга куя алмыйбыз. Шуңа күрә, яңа «трендовый» җырларны эфирга куймыйча, без беркадәр аудиториябезне югалтабыз.

Җырлар сайлау ничек башкарыла?

Җырлар сайларга башка кеше юк бит. Мин үзем сайлыйм, шаблоннарны үзем билгелим, шушы шаблоннар буенча ясалма фәһемле робот көндәлек плей-листларны җыя.

Бездә яңгыраячак җырның 80 проценты, беренче чиратта, татарча традицион стильдә, баян моңнары белән, халыкчан булырга тиеш. Һәм тагын бер шарт – җырның мәгънәле булуы. 20 процент җырлар исә ялгау вазыйфасын үти.

Сезгә күпме җыр тыңларга туры киләдер!

Мин кич эштән кайту белән социаль челтәрләргә кереп китәм һәм шушы көннәрдә чыккан яңа җырларны барлый башлыйм. Көн саен яңа җыр чыгып тора. Утыз яки кырыктан берсе генә эфирга үтә.

«Җырымны алмыйсыз» дип, үпкә белдерүчеләр дә бардыр.

Әлбәттә, бар. Кайберләре безгә нинди җырлар туры килгәнне аңлап бетерми. «Менә бу җырны эфирга куй әле», – дип язып җибәрәләр. Җырчылар – алар шактый әрсез халык, алдын-артын уйлап тормыйлар. «Бу безгә берникадәр туры килми бит әле», – дип аңлата башлыйсың, «Ничек инде туры килми? Көен шул-шул кеше, шигырен шул-шул кеше язды, «плюс»ен Дәүләндә яздырдым! Ты че?!» – ди башлыйлар.

Бүгенге көндә элекке җырларны яңартып башкару тенденциясе күзәтелә. Сез бу күренеш турында нинди фикердә?

Радиобыз FM ешлыкта эшли башлагач та беренче пресс-конференциядә мин: «Күрерсез, якындагы 2-3 ел эчендә ретро җырларны яңарту башланачак», – дидем. Шул заман килеп җитте. Элегрәк Салават, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, Зәйнәп Фәрхетдинова кебек олпат җырчыларыбызга: «Нигә элекке җырларыгызны башкармыйсыз?» – дисәк, күбесе: «Кеше «яңа җырлары юк» дип әйтер, мин кыенсынам», – дияләр иде. Бүген алар элекке җырлары белән тулы концертлар ясыйлар. Халык аларга моның өчен рәхмәтле генә. Чөнки бу җырларда – күпме гомер, күпме ностальгия. Һәм шушы ностальгиянең бер өлеше, сәбәпчесе – без. Шәп бит!

«Китап» радиосы музыкаль форматының якынча 40 процентын шушы кабатлап яздырылган «мәңгелек» җырлар алып тора, һәм алар көннән-көн күбәя. Без моңа бары тик шат кына. «Бакыйлыкка күчкән җырчының җырын яңартып башкару дөрес түгел» дигән фикерләр ишеткәнем бар. «Әгәр җырлар үзенең беренче башкаручысы белән бергә үлә барсалар, безнең эстрада инде күптән беткән булыр иде», – дим мин. Киресенчә, лаек җырлар онытылмыйча, телдән – телгә, буыннан буынга тапшырылырга тиеш. «Гөлҗамал», «Кара урман» кебек җырлар, «Авыл көйләре» – инде бер генә гасырлык җырлар түгел. Шулай ук 90 нчы, 2000 еллар шлягерлары да, аларга булган халык мәхәббәте белән бергә, киләчәккә китсә, халкыбыз да озаграк яшәячәк.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Алмаз Таһирович! Сезне һәм барлык радио хезмәткәрләрен Радио көне белән тәбрик итәбез!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 май 2025
    Исемсез
    Татарча язган барлык шагыйрьләрдән «иң игътибарга лаеклары» ничек сайланачак икән? Тагын шул ук Тукай, Җәлил һәм ишетергә күнегелгән, хәзерге «менә дигән җиделек (унлык)»ка терәлеп калмаслармы? (Хәер, бу – язучылар берлегенә сорау). Җырчылар арасында кебек, язучылар арасында да «онытылырга хөкем ителгән»нәре җитәрлек. Алмазга уңышлар телим.
  • 7 май 2025
    Исемсез
    Китап радиосы дигән исем төнлә генә аклана. Төнге сменада эшләүчеләр рәхәтләнә инде тыңлап яхшы повестьларны. Ә көндез 10 нан 11 гә( 12 гә кадәр бик сирәк) кадәр хикәяләр тыңлыйбыз, ләкин 15..00 дән алар кабат яңгырый, ә яңа әсәрләр түгел. Менә бу әңгәмәдә исемнәре аталган актерлар --чынлап та үз эшләренең осталары. Искиткеч укыйлар әдәби әсәрләрне. Мин хәтта уйлый идем, аларга түләнәдер дип. Кызганыч, юк икән. Чынлап та, көне-- төне сөйләмәсәләр дә, 2--4 сәгать кенә булса да, алып баручылар булса, күркәмрәк булыр иде. Үзегезнең затлы-- зыялы радио икәнегезне тагын да ачыграк белдерер идегез. Уңышлар сезнең нәни коллективыгызга.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100