Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи «Китап» радиосыннан киткән. Ул хәзер Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе. Бу хакта «Интертат»ка Гөлинә үзе хәбәр итте.
«Китап» радиосыннан киткәнемә 2 ай була инде. Тик әле киткән шикелле дә түгел, чөнки артистлар, шагыйрьләр, радиога шигырь укырга килергә теләүчеләр һаман язып тора. Элемтә гел минем аша булгач, барысы да миңа шалтырата. Шуңа сезнең аша да әйтим әле, барлык теләк-фикерләрен, шигырьләрен хәзер радионың почтасына, я булмаса, социаль челтәрдәге төркемгә хат итеп юллый алалар. Барысын да «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Тагирович үзе карап, барлап тора.
Дөм аерылып бетеп булмый әле, теләмим дә. Көн дә шигырьләр укыйм, гадәткә керелгән. Җыеп барам да: «Җаең белән барып яздыр», – дип, берәр артистка җибәрәм. Артистлар, шаяртып, мине «аяклы китап» дип йөртәләр, чөнки тиз арада шигырь кирәк булса: «Гөлинә, шундый-шундый темага шигырь кирәк. Хәзер», – дип миңа шалтыраталар. Мин инде ияләшкән. Барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Бик матур итеп 5 ел эшләдек. Хөрмәт итеп килгәннәре һәм радионы авыр вакытында да ташламаганнары өчен, киресенчә, күтәреп алып, дөнья буйлап таратканнары өчен рәхмәт.
Җаны булган кеше бу радионың милләткә никадәр кирәклеген белә, тоя ул. «КИТАП»ның беренче көненнән алып бүгенгәчә без янәшә атладык. Һәр әсәрнең моңы һәм шул моң тудырган күз яшьләре белән без һәркөн бергәләп яңа тарих яздык.
Һәм мин ул тарихның 100гә кадәр яшәвен телим!
Бүгенге көндә мин – Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе. Монда шулай ук иҗат кайный. Яңа проектлар белән сезне дә таныштырып барырбыз, Аллаһы боерса, – диде Гөлинә.
Гөлинә Шәйхигә яңа урын һәм вазифасында уңышлар телибез!