news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә драматургия семинары: «Татар театры заманча драматургиясез яши алмый. Языгыз!»

news_top
Әлмәттә драматургия семинары: «Татар театры заманча драматургиясез яши алмый. Языгыз!»
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан театрлары арасында «30 татар драматургы» төшенчәсе анекдотка әйләнде дияргә мөмкин. Татарстанда драматургларның күплеге, ләкин театрларның алар белән эшләмәве проблемасы моннан 6-7 ел элек, драматургларның мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашуыннан калкып чыккан иде, хәер, киресенчә – проблема шушы очрашуга этәргәндер. Республикада 30 драматург булуы – Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы драматургия бүлеге җитәкчесе Рәдиф Сәгъди сүзләре, исемлектәге шәхесләрнең хәзер берничәсе вафат инде – урыннары җәннәттә булсын!

«Драматургия – зур традицияле зур күренеш иде, – дигән иде Мансур Гыйләҗев. – Безгә бөтенебезгә 60 яшь тирәсе. Безнең арттан кем бара? Бер Илгиз Зәйниев. Алай булмый бит – зур милләттә бер Зәйниев кына була алмый».

Юк, әлбәттә, бер Зәйниев кына була алмый, хәзерге вакытта шул бер Зәйниевка да драматургия белән шөгыльләнмәс өчен бөтен шартлар тудырылган – ул Камал театрының сәнгать җитәкчесе.

Проблеманы хәл итүнең төрле ысуллары кулланыла килә: «Яңа татар пьесасы» конкурсы һәм аның кысаларында драматурглар лабораториясе, Туфан Миңнуллин исемендәге драматургия семинары...

Быелдан башлап Әлмәт театры һәм Камал театры проблеманы үзләренчә хәл итәргә алынды – драматургларны лабораториядә үстерә башладылар. Өр-яңаларны. Икесенең дә үз ысулы, үз формалары. Камал театрының Драматургия лабораториясе турында биредән укый аласыз. Бу язмада Әлмәт театрының заманча драматургия интенсив семинары белән танышырсыз.

Шунысы да игътибарга лаек: Камал театрында Драматургия лабораториясе остазы Мансур Гыйләҗев, кунак буларак, Әлмәттә узган заманча драматургия интенсив семинарында катнашты. Кунак катнашучыларның әсәрләрен укып индивидуаль аралашып киңәшләрен дә бирде. Кыйммәтле киңәшләрдер, чөнки Мансур Гыйләҗев Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев кебек легендар шәхесләр белән аралашып, милли театр тирәлегендә җитешкән драматург, аның милли театр базасы бар. Әгәр ул биредәге методика алымнарын үз лабораториясендә дә куллана икән – бу һәр ике лаборатория өчен үсеш. Чөнки бу лабораториядә заманча драматургиянең заманча алымнары бирелде.

Мактаныйм әле – мин дә катнаштым. Остазы Мансур Гыйләҗев булган Камал театры лабораториясендә дә булдым, Әлмәт театрында Фәридә Исмәгыйлева – Равил Сабыр тандемыннан туган Зиннур Сөләйманов лабораториясен дә күрдем. Әйе, икесендә дә күзәтеп торучы, әлбәттә. «Мин пьеса язам!» – дип каләмгә тотынган артистларга, журналистларга, шагыйрьләргә – хөрмәт, хөрмәт һәм тагын бер кат хөрмәт!

ххх

Семинарның беренче этабы гыйнвар аенда узган иде: Әлмәт театры белән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге берләшеп, пафослы чыгышларсыз гына, иҗат итәсе яшьләрне җыеп, заманча драматургия семинары үткәрде.

Барысы да Башкортстанның заманча драматургия үзәге җитәкчесе, режиссер Зиннур Сөләймановның Әлмәткә спектакль куярга килүеннән башланды. Режиссерның яшь драматурглар белән эшләү буенча авторлык методикасы бар икән, нигә кулланмаска. Унбишләп иҗатчы Әлмәт театрына җыелып, пьеса язарга алынды. Бу – индивидуаль дәресләр түгел иде, «бары бергә, югы уртак» дигәндәй, һәр тема уртага салынды. Өч көнлек «мозговой штурм»нан соң, иҗатчылар «пьеса язарга» дигән йөкләмә белән өйләренә таралышты. Әлбәттә, монда бүген тотып куярлык пьеса язып килү турында сүз бармый, әмма экспертларның электрон почталарына җибәрерлек, һәм алар кулга тотып сөйләшерлек материал булырга тиеш иде.

Булачак драматурглар әлеге йөкләмә белән өйләренә таралышканда, оештыручылар алга таба экспертларга нинди акчадан гонорар түлисен белмәгәндер әле. Республикада драматургияне һәм аерым алган татар драматургиясен үстерергә дигән программа юк ләбаса. Белмим, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева белән Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр семинарның ни дәрәҗәдә кирәклеген «Татнефть»кә аңлатырга нинди генә саллы аргументлар тапканнардыр – семинар оештырылды һәм шундый да югары дәрәҗәдә үтте ки, финалга җиткәндә 9 авторның 9 әсәре «куелырлык» дип игълан ителсә дә, бер дә гаҗәпләнмим. Хәтта куелмаган очракта да аптырарлык түгел, чөнки бу – эксперименталь проект, ә Әлмәт, гомумән, экспериментларга ачык шәһәр.

ххх

«Бүген заманча театрның чикләрен күзәтергә алынган фикердәшләр җыелган, биредә кызыклы профессиональ диалог көтелә. Əлмәт мәдәни яңа идеяләргә һәм экспериментларга ачык», – диде «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Алинә Мостафина, семинарны ачканда.

«Кыска арада пьеса язылырга мөмкинлегенә ышанмаган идем. Əмма әсәрләр бер-бер артлы килә башлады. Əлеге семинарның икенче өлешенә без бик күренекле шәхесләрне чакырдык. Алар күп белә, күп укыган һәм безнең катнашучыларны күп нәрсәгә өйрәтә ала», – дип семинарны ачып җибәрде Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Таныш булыгыз: театр тәнкыйтьчесе, арт-менеджер Павел Руднев, язучы һәм сценарист Родион Белецкий, режиссер Искәндәр Сакаев. Алар һәр пьесаны алдан укып, әзерләнеп килгән иде.

Катнашучылар арасында беренче тапкыр пьеса язып карарга җөрьәт иткән яшьләрдән башлап, «классиклыкка дәгъва иткән» Равил Сабырның үзенә кадәр бар иде. Хәтта «классиклыкка дәгъва итүчеләрнең» тагын берсе – Тукай премиясе лауреаты Мансур Гыйләҗев та: «Нигә семинарның беренче этабына мине дә чакырмадыгыз? Мин дә килеп өйрәнер идем», – диде. Әмма биредә максат – төп терминнарны һәм конструкцияне аңлатып, беренче баскычка басарга ярдәм итү. Катнашучылар арасындагы тагын бер кызыклы шәхес – шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. Үзе генә түгел, классташы Айдар Нуриев белән. Айдар – әсәрләре матбугатта күренә башлаган кызыклы яшь прозаик. Хобби буларак кына яза башлаган классташын Лилия «эләктереп алган да», прозаик кына түгел, драматург та ясамакчы. «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты Артур Ибраһимов та драматургия теориясен актив өйрәнде һәм иң кызыклы пьесаларның берсен язган иде. Әлмәт театры артисты Резеда Хәйретдинова һәм театр хезмәткәре Юлия Исмәгыйлева да үз пьесаларын яздылар. Кыскасы, икенче турга барлыгы 9 әсәр язылды.

Болар – Лилия Гыйбадуллинаның «Ятим» драмасы, Равил Сабырның «Соңгы Маһиҗан» комедиясе, Айдар Нуриевның «Балам» трагикомедиясе, Резеда Хәертдинованың «Юшкын» комедиясе, Юлия Исмәгыйлеваның «Зеленая шапка», Артур Ибраһимовның «Төнге кояш балалары» («Дети ночного солнца»), Альбина Нургалиеваның «Үлчәү», Айдар Ризвановның «Подключение к жизни», Лилия Шакированың «Драгоценная» әсәрләре.

Пьесалар нинди темага, дисәгез, Павел Рудневтан бер шаярту: «Пьесаларны укыгач, татар халкының иң зур проблемасы – блогерлар һәм игроманнар», – дип уйларсың».

Башта драматург, сценарист Родион Белецкийның лекциясен тыңладык. Әлеге лекцияне тыңлагач, «Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы» дигәндәй, утырасы да язасы килә башлый. Башта ялт итеп конструкция төзеп куясың да, аны диалоглар белән «чуклый» башлыйсың. Белецкийның лекция вакытында карап алган калын дәфтәре әфсен-төфсен язылган серле китаптыр кебек – шул кулыңа керсә, син даһи драматургка әвереләсең дә куясың.

Яхшы пьесаларда персонажлар күп булмый – яңаны өстәгәнче, булганнары белән эшләгез!

Пьесаны диалог белән тутырмагыз, диалог язасы рәхәт булса да, ул – иң соңгы эшегез булсын!

Персонажларыгызны яратыгыз!

Барысы да конфликттан тора, конфликт булмаса, драматургиягә алынмагыз! Конфликтсыз адым да атламагыз!

Драматургиядә мәгълүмат бик кыйммәт йөри, аны бер сулыштан чыгарып салмагыз, конфликт аша бөртекләп чыгарыгыз!

Геройга 4 сорау бирегез: Герой нәрсә тели? Герой теләгәнен алмаса нәрсә була? Максатка ирешү юлында нинди тышкы каршылыклар бар? Максатка ирешү юлында нинди эчке каршылыклар бар? Драматург «мине куймыйлар» дип зарланып йөри икән, димәк, аның әсәрендә әлеге сорауларга җавап юк.

«Сверхзадача»ны үзгәртмәгез! Тамашачы ике «сверхзадача»ны кабул итми.

2 көн барган интенсивта һәр пьеса турында берәр сәгатьлек анализ ясалды. Театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев һәм драматург Родион Белецкий үз сүзен әйтте, анализны эмоциональ чыгышы белән Искәндәр Сакаев йомгаклады. Аларны фикерләре кайбер очракларда бөтенләй үк тәңгәл килмәсә дә, нигездә уртак фикер иде. Кайберләренә Искәндәр Сакаев сәхнә гомере дә фаразлады. «Алам да куям» дип түгел, әлбәттә, «шушы-шушы» һәм «теге-бу» шартлар үтәлсә, дип. Хәтта сәхнә гомере генә дә түгел, «Пожаром пройти по театрам страны» дип, ил буйлап куелу шансларын бәян итте: Сакаев кадәр Сакаев шулай дисен әле – канатлар гына түгел, аркаңа пропеллер үсәр.

Бу язмада, әлбәттә, языла башлаган пьесаларның эчтәлеге дә, алар турында белгечләр фикере дә булмаячак. Без яшь драматургларның эшенә кысылмыйк, ә менә ул пьеса язылып, эскизлар ясалып, ахыр чиктә тамашачыга тәкъдим ителә икән, драматург узган озын юлны, аның рөхсәте белән, бергәләп күзәтербез. Миңа калса, ул кызыклы юл булачак. Әйтик, Родион Белецкий 3 пьесаның «атачагын» фаразлады.

Ә хәзер белгечләр карашы:

Павел Руднев: «Мондый семинарлар бөтен җирдә бар, ләкин милли үзенчәлек үзенекен итә. Татар театрын күзәтеп, аның заманга юнәлтелгәнен күрәбез. Рус театры өчен заманча пьеса факультатив кебек кенә, заманча пьесалар бөтенләй булмаган театрлар да бар. Аларда соңгы драматург – Вампилов. Ә татар театры заманча гына була ала. Чөнки яңа пьесалар кирәк, аларсыз театр була алмый. Бу бит бүгенге драматурглар өчен бик файдалы – языгыз! Бүгенге көнне сканерлап алыгыз да языгыз!»

Родион Белецкий: «Мин, дөресен әйткәндә, пьесаларның сыйфаты түбәнрәк булыр, дип уйлаган идем. Сыйфаты мин көткәннән зуррак – бу минем өчен бик сөенечле хәл. Мин сезгә чын күңелдән киңәшләр бирдем. Мин сезгә көн саен язарга киңәш итәм. Драматург күп язарга тиеш».

Искәндәр Сакаев: «Монда Павел белән Родион фәрештәләр кебек утырса, мин шайтан кебек булдым бугай. Милли театрда 2 үсеш юлы бар. Берсе – үзеңә һәм региональ әйберләргә бикләнү, ләкин бу – иртәме-соңмы бетүгә китерә. Икенчесе – дөнья киңлегендә, галәм киңлегендә үсеш, гомумкешелек проблемалары белән эш итү. Татар да, башкорт та, рус та, мордва да, уйгур да, монгол да – беренче чиратта кеше. Мин бүген анализланган пьесаларда киңәергә омтылыш тенденциясен тоемладым. Күп укырга һәм яхшы кино белән спектакльләрне күп карарга кирәк. Безнең иң зур проблема – аз белүебез. Укыгыз! Басма мәгълүматны. Театр ул – милли мәдәниятне киләчәгебезне билгели торган кешегә җиткерергә мөмкин булган урын. Без бүген сезнең белән бик җитди темаларга сөйләштек. Мин усалрак булып тоелганмындыр, бәлки – ләкин бит кемдер милли театрны арзанайта торган әйберләрне казып чыгарып төртеп күрсәтергә тиеш. Милли театр яхшырак була ала, һәм ул моңа лаек. Татар театры заманча драматургияне куймыйча булдыра алмый. Татар театры начар була алмый. Начар булса, ул беркемгә дә кирәкмәячәк. Ул яхшы гына була ала».

Зиннур Сөләйманов: «Драматургия лабораторияләре бөтен ил буйлап бар. Бәлки безгә үз юлыбызны табарга тырышыргадыр. Милли театрда драматургия мәктәбе ачарга мөмкин. Аның эшчәнлеге бөтен Татарстанга җәелдерелә ала, теләге булганнар килер. Бу эшне системалы рәвештә һичьюгы биш ел дәвамында үткәрсәң, һичшиксез җимеш бирәчәк. Без бер семинарда гына да берничә кызыклы пьесаны тоемлаганбыз икән, миңа калса, потенциалы зур. Даими рәвештә эшләсәк нәтиҗәсе булачак. Бер пьеса гына түгел, исем күренер иде, исемнәр үсеп чыгарга мөмкин».

Фәридә Исмәгыйлева: «Сезгә бик зур рәхмәт! Катнашучыларга рәхмәт – сез бик кыю. Мин үзем алай булдыра алмас идем. Сез лаеклы үтеп чыга алдыгыз. Зиннур Сөләймановка зур рәхмәт – башлады һәм ерып чыкты. Равил Сабырга рәхмәт – оештыру эшләрен бергәләп башкардык, катнашучыларны да ул китерде. Экспертларга рәхмәт.

Ә бит миңа безнең драматурглар ничек кенә һөҗүм итмәделәр: «Сез безне куймыйсыз! Без – татар драматурглары! Сез – татар театры!» – диләр. «Китерегез! Җибәрегез!» – дим. Яхшы пьеса булса, театр чиратка басар иде. Элек алар сүзе мине бик борчый иде. Безнең милли театрның үз катлаулылыгы бар, ләкин без яхшы әсәрләр табып, тамашачыны үз артыбыздан алып барырга тырышабыз. Безнең иммерсив спектакльгә моңарчы театрга килмәгән яңа тамашачы килә башлады. «Без сезнең театрда «колхоз» спектакльләре генә дип уйлый идек», – диләр. Димәк, үз шәһәребез тамашачысы белән эшлисе дә эшлисе икән... Минем әле сорауларым бик күп – мәсәлән, милли драматургия нәрсә белән аерыла? Технологияләр бер үк бит. Бу – мәңгелек сорау. Хәзер мин алай аерып карамыйм. Без артистлар белән бу юлны үттек... Тагын бер сорау – бөтен коммерцияле спектакль «мыло»мы? Айдар Җаббаров бездә Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрен куйды. Бу – безнең иң яхшы спектаклебезнең берсе, фестивальгә йөри торган спектакль, аны тамашачы да ярата. Минем тамашачыга яхшы спектакльне аерырга өйрәтәсем килә».

Зиннур Сөләйманов: «Өченче этап февральдә булыр. Сезнең 2 аегыз бар – пьесаларны язып бетерергә кирәк. Бәлки, аларның бөтенесе буенча эскиз да эшләнмәс, бәлки, сайларга туры килер. Ноябрьдә пьесаларны режиссерларга бирәчәкбез».

Катнашучылар фикере:

Юлия Исмәгыйлева: «Барлык пьесаларны укуыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең ярдәмегез белән үзебезнең дөрес юнәлеш алуыбызны аңлый алдык – «сәгатьләребезне» дөресләдек».

Равил Сабыр: «Коллектив уку өйдә берүзең китап укып утыруга караганда кадерлерәк. Бу семинардан соң, һәркемнең пьесасын эшләп бетерү теләге тагын да артачак, дип уйлыйм. Камал театрында Драматурглар лабораториясен башлаганда: «Бер пьеса язылса да, бу – уңыш», – дигәннәр – моны Мансур Гыйләҗев әйтте. Бер пьеса язылса да, эшнең нәтиҗәсе бар, дигән сүз. Иманым камил – безнең күбрәк булачак. Барыгызга да рәхмәт!»

Лилия Гыйбадуллина: «Равил абый белә – «я за любой кипиш, кроме голодовки». Мин мондый дәрәҗәдәге җитди анализ булыр дип тә уйламаган идем. Миңа шигырь, проза язасы җиңелрәк – пьеса язганчы, аларын әллә күпме язар идем. Ләкин күңел сорый – мин пьесаны язачакмын».

Лилия Мамакова: «Бу – минем драматургиядә беренче адымым иде, нәрсәдер килеп чыгар дип тә уйламадым. Минем каралама текстларга шушы дәрәҗәдәге белгечләрнең шундый игътибарын тою гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Алар профессиональ итеп анализладылар, киңәшләрен бирделәр. Минем алар белән килешмәү, каршы чыгу башыма да килмәде, әйткән бер сүзне сеңдереп бардым. Алга таба күп укыячакмын, караячакмын. Үзем өчен ачыш – «Герой нәрсә тели?» дигән сорау куелырга һәм җавап табылырга тиеш икән. Моңарчы мин, диалоглар күбрәк булырга тиеш, дип уйлый идем, бөтенләй алай түгел икән, диалоглар гамәлгә этәргеч бирергә тиеш икән. Пьесамны һичшиксез язып бетерәчәкмен, тукталып калмыйм».

Айдар Нуриев: «Әлбәттә, язып бетерәчәкмен. Беренче көннәрдәге анализдан соң минем әсәр буенча нинди юнәлештә анализ булачагын чамалаган идем инде. Мин бит әле драматургиядә беренче адымнарын атлаган кеше, зурга өметләнмим, әмма яза башлаган пьесамны язып тәмамлаячакмын».

Айдар Ризванов: «Бүген экспертлардан зур тәҗрибә алдым. Алар структурасы дөрес булган һәм куелгач тамашачыны кызыктыра алырлык пьесаны дөрес итеп язуның асылын төшендереп бирделәр. Мин аларның киңәшләрен дә, тәнкыйтен дә тулысынча кабул иттем. Рекомендацияләрен истә тотып, мин үз пьесамны язып тәмамлаячакмын. Алар киңәше буенча конфликтлар өстәрмен. Алга таба да язарга җыенам, күзаллаган темаларым күп».

Резеда Хәертдинова: «Кичә башкаларның әсәрләрен анализлаганда ук үз әсәремә булачак анализны күзалладым. Кичә өйгә кайткач, үземнең һәр персонажга: «Ул нәрсә тели?» – дигән сорауны биреп чыктым. Миңа калса, бу – бик кирәкле сорау. Әмма «Мин сезнең белән килешмим!» дип кычкырасым килгән моментлар да булды. Бик күп булды, һәм ул минем пьесага гына кагылмый. «Сез әйткән әйберләрне карамыйлар бит бездә», – диясе килде. Безнең татарның сәхнә әсәрендә үзен күрәсе килә, аның күршесе күзлегеннән карыйсы килми. Кайбер пьесалар аларга бик гади дә булып тоелыр. Ләкин ул гадилек бездә бар. Кешене шаккатырып, сәер әйбер языйм әле, дип язалмыйм. Мин алга таба язачакмын, азакка кадәр барам. Һәр персонажыма «Чего хочет?» дигән сорауга мәҗбүри җавап бирдертәм. Җавабы булмаган персонажга минем пьесамда урын юк.

Чыннан да зур белгечләр килгән, саллы фикерләр әйтелде, җитди анализ ясалды. Ләкин миңа 3 эксперт янәшәсендә дүртенче булып кәнәфидә утырган татар белгече җитмәде. Әлбәттә, минем пьеса буенча үз фикерен Равил Сабыр да, Зиннур Сөләйманов та әйтте. Мин, экспертлар милли әсәрне аңламый, димим, ләкин алар арасында татар әсәрләрен белгән кеше булса, ниндидер кызыклырак бәхәсләр булыр иде. Бәлки, андый кеше бөтенләй дә юктыр».

ххх

Семинар тәмамланды. Бәлки нәкъ бүген, иртәнге кофесын эчеп, 9 кешенең берничәсе пьесасын эшкәртәдер. Чөнки экспертлар әйткән яхшы 2-3 пьесага 9 пьесаның теләсә кайсы керергә мөмкин. Татар театрына заманча драматургия кирәк, бик кирәк, театр нәкъ менә сезнең пьесаны көтә – шушы уй драматургны җылытып торсын!

Ә монысы Родион Белецкийдан фаразлар: «Яңа 2-3 пьеса тәгаен куелыр дип уйлыйм, кайсылары куела алачагын да чамалыйм, әмма әлегә әйтмим, чөнки һәрберсенең эшкәртелеп куелу дәрәҗәсенә җиткерелү шансы бар. Финишка бөтенләй башка пьеса чыгуы да бик мөмкин, көтелмәгән әсәр шаккатыра ала.

Пьесаларның «плюсы» – киңәеп, дөньякүләм темаларны колачларга омтылыш бар, ләкин «минусы» шул ук – тарлык, «местечковость», «үз тамашачыбыз бар» дип акланып, тар караш каршылыгыннан чыгарга теләмәү, безнең өчен киңлек мәҗбүри түгел, дигән уй. Бу мәҗбүри – моны барысы да аңласын иде».

Һәм Павел Рудневтан күзәтү: «Мин татар драматургиясе күпмедер дәрәҗәдә белә идем. Татар драматургиясе туганнарга аерым бер игътибар, җылы мөнәсәбәт белән аерылып тора. Ә бит өлкән буын да хаксыз булырга мөмкин, татар драматургы аны акларга омтыла, аның кимчелекләрен яшерә. Татар драматургиясендәге бер кызыклы үзенчәлек: авылда – яхшы, шәһәрдә – начар дигән ышану. Геройга авыр булганда, кирегә чигенеп, авылга һәм мифологиягә барып чыга. Монда сине яклыйлар, саклыйлар, тынычландыралар. Семинар пьесаларында мин татарның милли үзенчәлеген тоемладым, дия алмыйм, бәлки, бу – техник тәрҗемәгә бәйледер, бөтен нечкәлекләрен шуңа тоя алмаганбыздыр. Семинарның киләчәгендә килгәндә, биредә тәкъдимнәр формалаштырылачак, алга таба барысы да ихтыяҗ булудан тора. Товар бар – сәүдәгәрләр кирәк. Мәсьәлә шунда: театрлар заманча пьеса эзлиме? Театр бит бөтенләй дә заманча әсәр эзләмәскә мөмкин».

Әлегә шулар. Өченче турда очрашканчыга кадәр.

Ә Татарстанда «драматурглар эпопеясы» дәвам итә – Кама Тамагының Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинары старт ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар