Казан Сабантуе сценарие авторы:«Максатыбыз Җәүһәрова, Хәбетдинова күңелен күрү түгел иде»
Сабантуй узгач та, башта бары тик канәгатьлек-ризалык кайтавазлары гына килде. Аннары, прологны видеодан караганнан соң, ризасызлык белдерүчеләр дә табыла башлады. Казан Сабан туеның сценарий авторы «белгечләрнең» Казан сабантуе хэйтына җавап бирде.
Барысы да Ысыахтан башланды: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстаннан килгән зур делегация якутларның милли бәйрәмендә – Ысыахта катнашты.
Ысыахтан соң, Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиядә узган Татарстан көннәренә карата фикере белән уртаклашты һәм Сабантуйга карашы үзгәргәнен әйтте. «Күптән түгел Якутиядә Татарстан көннәрен үткәрдек. Без үзебезне «күп эшлибез, булдырабыз» дип саныйбыз, ләкин күп әйберләр буенча безгә әле эшләргә дә эшләргә кирәк. Якутларның бездәге Сабантуй кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар. Безнең бәйрәмгә караганда аның эчтәлеге күпкә бай. Аңа милли тел, гореф-гадәт, борынгыдан сакланып килгән тәртип салынган, ә Сабантуй – җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды», – диде ул.
Шулай итеп, быелгы Казан Сабантуе әлеге яңача карашка йөз тотып әзерләнде. Прологка режиссер итеп Айдар Җаббаров чакырылган иде. Сценарийны Рүзәл Мөхәммәтшин язган. Бу – Айдарның ачык һавада куйган беренче зур масштаблы эше иде. Рүзәлнең мондый тәҗрибәсе бар – аның либерттосы буенча куелган «Ак бүре» операсы «Игенчеләр сарае» алдында ачык һавада күрсәтелде.
Дөрес, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Сабантуйны якут милли бәйрәме Ысыах кебек үткәреп булмавын алдан ук әйтте. «Без Сабантуйны Ысыах белән чагыштырабыз, ләкин Сабантуй берничек тә Ысыах була алмый. Беренчедән, Ысыахта бөтен кеше бер җирдә җыела, ә Казан Сабан туе, кеше артык күп булмасын өчен, элек-электән 3 мәйданга бүленә. Икенчедән, Якутиядә милли гореф-гадәтләр мәҗүсилек белән кушылган. Аларның бөтен хәрәкәте мәҗүсилеккә барып тоташа. Бездә мәдәният диннән аерылган. Без, мәҗүсилек чорын искә төшереп, ташлар ата башлыйбыз икән, халык, борылып, кайтып китәргә мөмкин. Шуңа күрә монда бик сак булырга кирәк», – диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Ул Казан Сабан туена халыкны милли киемнән килергә чакырды. Шулай ук «Сабантуйда тамашачы бәйрәмнең театральләштерелгән тарихын күрәчәк» дип ышандырды.
Казан Сабан туеның төп мәйданы – Республика Рәисе катнашканы – Каенлыкта иде. Сабантуй узгач та, башта бары тик канәгатьлек-ризалык кайтавазлары гына килде. Аннары, прологны видеодан караганнан соң, ризасызлык белдерүчеләр дә табыла башлады. Эш нәрсәдә? Кемгә нәрсә ошамаган һәм ни өчен? Язма шул хакта. Ул шактый озын, чөнки җентекләп тәнкыйтьлиләр һәм тентекләп җавап бирелә. Язманың структурасы түбәндәгечә:
* иң элек каршы фикерен белдергән төп ике белгеч – Миләүшә Хабетдинова белән Фәнзилә Җәүһәрованың фикерләрен тәкъдим итәм. Фикерләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов аккаунтында булганлыктан, аның рөхсәте белән кулланыла;
* аннары, аларга җавап буларак, сценарий авторына – Рүзәл Мөхәммәтшинга сүз бирелер;
* азактан, үземнең бу хакта ни уйлавымны язарга җөръәт итәм.
Сүз уңаеннан, Сабантуй турында бәхәсләшүче бу өчлекнең бер уртак сыйфаты бар – алар барысы да Кукмара районыннан.
«Ак Ана образы... Аның Карасы да бармы татар мәдәниятендә? «Булдырабыз»лар җимеше...»
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова: «Ерактан карасаң бу тамаша матур булып күренә, ләкин эчтәлеккә килгәндә, тарихи, этнографик хаталар тулы... Кызганыч, бу – үз тарихын, фольклорын нык өйрәнмәгәнлектән килә, күз буяу өчен ясалган матур «оболочка». Белгечләр җыеп язалар, дип ишеткәч, күңелем сөенгән иде... Рәхмәт, татарны атка утыртып күрсәттеләр, кулларына кылыч биреп биеттеләр... Әмма Сабантуй бәйрәме турында күпме экспедиция материалы читтә калган... Төп мәгънәләрне юкка чыгарганнар... Ак Ана образы... Аның Карасы да бармы татар мәдәниятендә? «Булдырабыз»лар җимеше... Фольклорист Ләйлә Дәүләтшина фикерен ишетәсем килә. Ул бүген ияләр буенча, мифология буенча төп белгеч булып санала. Фәнзилә апа – «Татар ядкарьләре» проекты җитәкчесе нәрсә әйтер? Татар язучылары фикере ишетелми? Тагы авызларны йомып, «су кабып» утырырбыз микән?! Чабатага мәдхия – финалда коточкыч...
Казан Сабан туен күреп, безнең үз тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә бер адым да якынаймаганлыгыбызны аңладым. Бу аферага Айдар Җаббаровның – татар театрының өмете булган режиссерның тартылуына борчылам».
«Алдау була түгелме?»
Филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова: «24 июнь көнне Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйга карата кайбер фикерләрем:
1. Мин дә әлеге Сабантуйда булмадым, фикерләрем бары тик «ТНВ» каналы трансляциясе нигезендә генә оешты. Сез язганнан соң, пролог өлешенең сценариесын сорап алып, укып чыктым. Димәк, бәямдә беркадәр объектив җирлек бар.
2. Мин караган трансляциядә алып баручылар текстларында, ихаталарда (нигә «утар» сүзе урынына эчтәлеге туры килмәүче бу сүз кулланылгандыр, аңламадым) Рәисне каршылау өчен оештырылган эчтәлектә дә мине шаккатырган, милли гадәтләрдән, сабан туеннан бик еракта торган «отсебятина»лар шактый булса да, әлеге язмамда фикерләремне бары тик прологка кагылышлы гына җиткерәм:
– башлап, үземнең элек-электән халык бәйрәмнәрен идеологик инструментка әверелдерер өчен махсус булдырылган прологларга каршы булуымны һәм аларның бөтенләй кирәк түгел икәнлеген әйтергә кирәк дип исәплим. Быел да Ләйлә Ринатовна (Фазлыева) кабинетында Сабан туен уздыруга бәйле утырышта шушы ук фикеремне җиткергән идем. Айдар Җаббаров белән әңгәмә вакытында да шушы фикер кат-кат ассызыкланган иде. Ләкин бүгенге идеологлар өчен Сабан туеның бу өлеше аның меңәрләгән еллар буе бүгенге көнгә кадәр килеп ирешкән бәйгеләренә караганда күпкә мөһимрәк, җаваплырак исәпләнә. Моның сәбәбен мин пролог өлеше белән Сабан туеның иң төп кунагы – Рәиснең бәйрәмдә катнашу регламенты тәмамлануында күрәм.
Инде әлеге театральләштерелгән өлешкә килик. Төп фикерем хәзергә сценарий өлешендә кулланылган мифологик катламга, андагы персонажлар, ритуаллар, кулланылган терминнарга карата булыр:
– тамашада төп роль Ак ана образына бирелгән, сюжет үстерелешендә бераздан аның Кубрат хан хатыны кебегрәк кабул ителергә тиешлегенә ишарә барлыкка килә. Мин Миләүшә ханымның «Ак ана булгач Кара ана да булырга тиеш» дигән җөмләсе белән килешәм. Гомумән, төрки-татарда Ана – бары тик Ана гына, ул берничек тә Ак яисә Кара була алмый, әлбәттә, исеме бар һәм ул төрле. Ак, кара сыйфатлары бездә элек-электән кулланыла, ләкин ул – күбрәк ханнарга бәйле термин. Аның белән беренче чиратта ханлыкның территориясен билгеләгәннәр. Көнчыгышка таба урнашкан ханлык ак булса, көнбатышка табасы кара буларак билгеләнгән. Бу – гомумтөрки кагыйдәләрнең берсе;
– миндә сорау тудырган, икенче мифик образга корылган мотив – алтын комлы җир эзләү. Бу мотив төркиләргә хас түгел. Әлбәттә, аны яһүдләрдә, тагын Көньяк Америкада яшәгән кайбер кавемнәрдә күпләп күреп була. Аның Сабантуйга бәйлелеге ничек килеп кергәнен аңлап бетермәдем;
– 12 җайдакка бәйле сораулар шулай ук чиксез, аларны комментта гына ачыклап бетереп булмас, «Татар ядкарьләре»ндә махсус материал бирүне күздә тотарбыз;
– тагын бер аптырашта калдырган мифик образ – Алып буга. Алыпны без төрки-татарларны җир сөрергә өйрәткән «культурный» герой буларак беләбез. Ул – бик борынгы катламнан килүче мифологик образ. Буга – җир корылышын аңлатучы мифларда җирне үз өстендә тотып торучы күк үгез буларак билгеләнә. Алар икесе бергә бер исемнең ике компоненты буларак нигә кертелүен сценарист кына белә булыр. Аннан, беренче буразна йоласын башкарганда, җирне башлап агач сука белән ил агасы яисә ил карты ярган. Алып буганы да бу очракта сценарист башында туган фантастик образ, дип аңладым. Ничә мең кешене җыеп утыртып, тарихи риваятькә нигезләнгән күренеш күрсәтәбез, дип, автор уйдырмасына корылган сюжет тәкъдим итү – алдау була түгелме?
Мине тагын бер мәсъәлә – авторның татар телен начар белүе таң калдырды. Искәндәр Хәйруллин сөйли торган текстта Идел белән Чулман якларына күченергә җыенган кавем, китәр алдыннан бер өлеш малларын суеп, калганнарын арканлап юлга кузгалу турында әйтелә. Белгәнебезчә, «арканлау» дигәндә, малны үләнле урынга бәйләп куюны аңлыйбыз. Димәк, малларын җәйләүләрендә бәйләп калдырып киткәннәр булып чыга. Мондый «ляп»лар текста шактый күп. Мәсәлән, «карачкы» сүзе. Автор бу сүзне дә туры мәгънәсендә кулланмый. Карачкы – мифик зат түгел, ул җансыз, кеше кулы белән куркытыр өчен әзерләнгән җайланма, әсбап.
Инде чынлап торып ачуны китергән «ляп»ка тукталыйк. Ул – Ия мифик образы.
Автор ияләрне ике: яман һәм яхшыларга бүлә. Дөресрәге, табылган җирне яман ияләрдән чистарту – сюжетта зур урын били. Минем авторны партага утыртып, ияләр турында лекция укыйсым килде. Бердән, ияләр – җир кешеләре белән бергә, бер яссылыкта яшәүче мифик затлар. Алар – хуҗалар, алар яман да, яхшы да түгелләр. Гомумән, төркиләрдә, шул исәптән, татарларда, югары һәм түбән рухлар бар. Аларны фәндә «рух» дип йөртәбез, халык телендә этник җирлекләргә бәйле атамалары төрле булырга мөмкин. Түбән рухлардан, әлбәттә, чистарыну ритуаллары булган. Ләкин ияләрдән түгел. Ияләрсез калган йорт, урман, кыр, су, абзар-курадан бәрәкәт китә дә, бәла-каза, хәвеф-хәтәр булырга мөмкин. Боларны бутау авторның телне дә, халкыбыз мәдәниятен дә бик чамалы белүен күрсәтә.
Җирне яман рухлардан чистарту ритуалларын әле дә башкару очраклары теркәлә килә. Ул ритуалларда кылыч, уклар белән чистарту бөтенләй юк. Башлыча алар учак уты, артыш агачы төтене, сарык йоны төге белән башкарыла. Болар да – авторның үз уйдырмалары, дип аңладым.
Болардан тыш та тамашада миндә сорау тудырган урыннар бик күп. Аларга ныклап туктап, фикеремне башка форматта җитерергә уйлыйм. Хәбәр бирермен.
Халык акылы, аның мәдәнияте белән җиң сызганмыйча, тир түкмичә генә эшләп булмый. Бик күп укырга, эзләнергә кирәк. Соңгы 2 ел эчендә генә дә ИЯЛИ дә «Татар мифологиясе», «Татар халкы календарь йолалары» (авторы Л.Х. Дәүләтшина) исеме белән шактый җитди җыентыклар дөнья күрде. Алар сатуда да, китапханәләрдә дә бар. Аларны гына карап чыгарга кирәк иде. Ләкин «үзем беләм» еш кына чиле-пешле нәтиҗәләргә китерә тора шул».
«Пролог сценарие документаль әсәр түгел»
Сценарий авторы, шагыйрь, прозаик Рүзәл Мөхәммәтшин: «Бу сөйләшү аңлату булса да, барыбер, аклануга кайтып калачак, һәм мин моңа әзер. Чөнки хәзер үз позициямне аңлатмасам, рәсми булып, бер генә позиция калачак. Алай булып калуын теләмим, чөнки ул фикерләр белән килешмим. Минем аларга әйтер сүзем бар. Беренчедән, «Татар-информ»да хәбәр чыккач, анда сценарий авторы язылмаганга шулкадәр эчем пошкан, шундый шәп чараның сценариен кем язганны Татарстан халкы белми кала инде, дигән идем. Хәзер ул яктан күңелем тыныч – бөтен кеше белә. Әйе, Рүзәл Мөхәммәтшин – 30 минутлык прологның сценаристы.
Сабантуйларга күптән йөрмим. Узган елгы тамашаны да видеодан карый башладым да карап бетерә алмадым. Тәкъдим булгач та, башта алынасым килмәгән иде: Сабантуй – минем өчен «тешкә сыланырлык» чара кебек – «күзне чокып чыгарырлык» төсләрдән киемнәр, егетләрнеке булмаган биюләр, кошмар, кыскасы.
Миңа «эшлик әле» дип, Айдар Җаббаров чыкты. Минем Айдар белән эшләп карыйсым килде. Белүемчә, ул инде берничә кеше белән күрешеп-сөйләшкән, Сабантуй турында кайбер белемнәре бар иде. Концепция-фәлән булмады. Ул: «Яңа җиргә халыкның килүеннән башлап күрсәтәсем килә», – дигәч, шул теманы үстерә башладык.
Бер яктан карасаң, ул чорны тергезү җиңел булырга тиеш иде. Мәсәлән, Сергей Эйзенштейн «Александр Невский» фильмына алынганда, аңа «Невский чоры турында чыганак юк, ничек эшләргә җыенасыз?» диләр. Ул әйтә: «Вот поэтому мне и надо брать «Александра Невского». Как я сделаю, так оно и будет», – ди. Мин үзем андый фикердә тормыйм, үземә андый ук җаваплылык алырга базмадым.
Безнең исламны кабул иткәнгә 1100 ел. Без күп нәрсәне җуйганбыз. Телне җуяр өчен өч буын алышыну җитә, ягъни, 100 елда халык телне тулысынча җуярга мөмкин. Ә монда 1100 ел эчендә ул йолалар ничек сакланып калсын?! Безнең күрше халыклардан алу юлыннан барасы килмәде. Шуңа үзебездә булган материалларга нигезләнеп, булсын ул әдәби форматта, булсын ул фараз форматында, шулардан шундый бер вакыйга тудырып карарга алындык.
Айдар әйткән теманы башлау өчен, Бөек Болгарстаннан күченү башка килде. Ул тарихта да әйбәт язылган, тамырларыбызның кайдан икәнен беләбез. Әлбәттә, күп төрле теорияләр бар, аларны тәфсилләп сөйләсәң, тагын бәхәс кубачак. Ким дигәндә бер компонентыбыз шуннан килгән. Ул процесс Кубрат хан үлеменнән соң, берничә дулкын булып 200 ел барган. Дүртенче дулкынында тукталырга булдык, бу – якынча IX гасыр урталарына туры килә.
Сабантуй бит әле – мәҗүси бәйрәм. «Реконструкция ясыйбыз» дигән фикергә килгәнбез икән, барлы-юклы материалларын өйрәнү – бер хәл, тәңречелек бар бит. Аны берәр ничек кертергә дә, аннан котылырга да кирәк. Минем үземә тәңречелек темасы бик ошый, мин концепциясен тәкъдим иткәч, авыр кабул итәчәкләр дип, шикләнделәр. Минемчә, без бик кызык форма таптык, кадр артындагы тавышка шул кешенең ислам кабул иткәннән соң үткәндәге истәлекләрен салдык: бүгенге көннән карап, беренче тапкыр бирегә килүен искә төшерә. Сәхнәдә барган вакыйгаларда – тәңречелек элементлары, сөйләмдә гарәп сүзләре бар: «Ул вакытта без шулай идек, кояшка, күккә ышана идек», – дип әйтеп куя.
Шулай итеп, булган материалны чүпли башладым. Тәнкыйтьләүчеләр экспедиция нәтиҗәләренә сылтаналар, ләкин алар кайчан башланган соң? Мин ул нәтиҗәләрнең булганнарын карадым – «Безнең мирас» журналында бик күп материал бар. Миләүшә ханым әйткәнчә, «картлар чыгып фатиха биргәннәр» дигән әйберләр Карл Фукс хезмәтләренә дә теркәлеп калган. Әйе, аксакаллар җыелып, муллалар, старосталар белән бергә хәл иткәннәр. Сабантуй йолалары һәм аның нигезләре турында чынлыкта материал күп. Алар XVIII гасырның бу ягына карый.
Марсель Бакировның ак тышлы «Древнетюркская литература» китабы искә төште. Анда «Праздник первой борозды» дигән чара турында язылган иде. «Алтын бөртекләр» әкияте искә төште. Хәзер ул яһүдләрнеке булып чыкты. Ә ул – минем балачактан күңелемә кереп калган әкият. Хәтерлисеңме икән, сугышта аталары үлә, ана балалары белән кала. Балаларның эшлисе килмәвен күргәч, ана: «Атагыз кырга алтын чәчкән иде», – ди. Тегеләр казыйлар – юк, сөреп чыгалар – юк. Ана: «Чәчегез, камылларга ияреп чыгар», – ди. Шушы әкиятне нигез итеп алып, яраклаштырдык, әмма масштабларны үзгәртергә булдык.
Дамир Шәрәфетдиновның «Татарская традиционная культура XVIII-XX вв.» («Юность древнего сабантуя») монографиясе нык ярдәм итте. Анда бик күп сылтамалар белән иң борынгы йолалар сипләп җыелган. Безнеке генә түгел, күрше халыклар белән дә чагыштырып эшләнгән. Үгезләр белән җир сөрүне, калач элүне, мәсәлән, аннан алдым.
Нурихан Фәттахның тарихи әсәрләре искә төште. Беренче чиратта – «Итил суы ака торур». Ул Алмыш хан җитәкчелегендә дәүләтнең берләшә башлау чорын күрсәтә. Бу китап безнең өчен идеаль чыганак булды.
Тәнкыйтьчеләрдән миңа иң күбе аланны чистарту моментлары өчен «эләкте». Ыру килә... алар бит мәҗүсиләр. Орлык чәчәләр. Җир-ана – хатын-кыз, сука – ир-ат. Әмма, чәчә башлаганчы, яңа урынны тәртипкә китерергә кирәк. Ул җәһәттән Нурихан Фәттахта бик шәп фрагментлар бар. Анда ул чистарту корбан чалу алдыннан эшләнә, әмма максаты шул ук – зур эшкә керешкәнче аланны чистарту. Әле бәхәс купкач, әсәрне тагын бер карап чыктым. Анда шулай – халык карачкылар булып чыга да, аларны атлы гаскәр куып китә. Җайдаклар 12, нигә 12 икәнен Фәнзилә апалар яхшы беләдер – аңлатырлар.
Җайдаклар безнең прологта 8 иде, ничә бар – шулкадәр булды. Аннары чынлап чистартуга күчәләр, анысы да Нурихан Фәттахта язылган. Бу бит инде – театральләштерелгән әсәр, бер иянең яки атның биографиясенә нигезләнмәгән. Нурихан абыйда артыш төтене белән куу бар. Монда артыш күтәреп йөреп булмый, ә төтене чыкты. Нурихан абыйда явыз ияләрне үтерәләр, һәм утчылар күзгә күренми торган мәетләрне яндыра. Шуннан соң алан арыкланып, чистарып кала. Безнең контекстта – җирне сөрә башларга ярый, Нурихан Фәттахта – корбан чала башларга ярый.
Минем өчен Нурихан Фәттах – зур авторитет. Ул язганны шиккә алып та тормадым. Икенчедән, ул бу әсәрне 1969 елда язган. Димәк, 60 ел буена бу йола беркемдә дә шик уятмаган. Ә 2023 елда шик уятты. Явыз (яман) ияләр һәм изге ияләр дә моңарчы шик уятмаган. «Ак бүре»не эшләгәндә шулай ук изге ияләр һәм яман ияләр дип биргән идем – 10 ел элек ул беркемне дә аптыратмады.
Пролог сценарие документаль әсәр түгел, без күрсәтелгән материалларга нигезләнеп үстердек. Дамир Шәрәфетдиновта «небесные духи» атларда йөргән, дигән сүз бар. Мин, аттагы изге ияләр җәяүле яман ияләрне куалар, дип күзалладым. Ат чабышлары нигезендә шушы әйбер дә ятарга мөмкин. «Безнең бабаларны ат белән кешенең кушылмасы – кентавр дип уйлаганнар», – дигән кадр арты тавышы да бар иде. Ягъни, без атка берегеп үсәбез, шуңа ир-ат сүзе дә кушылып ясалган.
Ак ана образына килгәндә, беренче вариантта Кам ана иде, ягъни, йола, дин башлыгы. Шаманизм тарихын өйрәнгәндә, шаманнар хатын-кызлар булып чыкты. Әдәбиятыбызда да көчле хатын-кыз образлары шактый күп. Шул ук Нурихан Фәттахта – Койтым бикә. «Ай тотылган төндә» трагедиясендә – Тәңкә бикә образы. Ләис Зөлкәрнәйнең «Кыргын» әсәрендә – Кам ана.
Җирне орлыкландыру чарасы турында сүз барганда, йола өлешендә ир-атның башлангыч булуын күз алдына китерә алмадым. Ул соңрак ир-ат кулына күчкән, ләкин бу вакытта йола өлешен югалтып, гадәт булып кала. Яшь кәләш белән кияүне урнаштырганда да җиңги йөри, бала туганда да янында кендек әбисе була.
Яз, яңару, яңа тормыш башлау миңа хатын-кыз образы белән тәңгәлләшә. Бу Богородица белән бәйле түгел. Ватан төшенчәсе юк анда, Җир-ана һәм Ак ана бар. Бу яктан әдәбиятыбызда матур үрнәк – Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» әсәрендәге Ак әби образы. Кара әби дә буламыни, дип, беркемнең дә гаҗәпләнгәне булмады. Ир-атка алыштырыйкмы, дигән фикерләр булды, мин алай күрмәдем.
Алып буга персонажын Алып һәм Буга дип бүлеп карадылар, ә бу – өченче персонаж. Фрейд бабай әйтмешли, кайчакта сигара ул – гади сигара гына. Моны аңлату да көлке. Беренче буразна башлаучы сукачы Алып буга көчле һәм чиста күңелле булырга тиеш булган. Ике үгез белән җир сөрерлек булгач, буга көченә ия булырлык баһадир. Әле бит «чабата каккан» Алып та бар. Анысың да монда бер катнашы юк. Бер яктан – бик вак болай аңлату, ә аңлатмасам, бер фикер генә калачак. Әле тәнкыйтьнең икенче, өченче дулкыны да китәчәк, дип чамалыйм.
Тагын бер мөһим әйбер – мин, язучы буларак, терминнарны архаик формада бирү яклы идем. Айдар Җаббаров: «Моны Ркаил абый белән синнән башка беркем дә аңламаячак», – диде.
Колгага менү турында да Дамир Шәрәфетдиновтан укыдым. Таш күтәреп көч сынашканнарын да – гер күтәрү шуннан. Миңа Дамир Шәрәфетдиновтагы ук ату ярышлары бик ошады – ул бездә бердәнбер җуелган ярыш. Аны тергезергә тырышалар. Быел Айдар белән без аны да, аударыш уенын да тәкъдим итеп карадык. Казахлар бит аударышны культ дәрәҗәсенә җиткереп эшли.
Ысыахны бөтен кеше ошатты. Бездә алай була алмый, без ул темадан бик ераклашкан, шәһәрләшкән, исламлашкан. Асылга кайту, бу очракта мәҗүси йолаларга кайту, беркемне ышандырмаячак, көлке булачак. Ә алар ышанып эшли. Совет чорында Якутскиның үзендә онытылган булса да, каядыр бер авылда йола сакланып калырга һәм тергезелергә мөмкин.
Безнең Сабантуйның фундаметы үзгәргән. Сабантуй дигәч, без ТАССР төзелгәч булган чараларны күздә тотабыз. Чын итеп уздыра башлау өчен йә чәчүгә кадәрге язга кайтырга тиешбез, йә монысын «җыен» дип атарга. Шуннан «бии» башларга була – без җыен уздырабызмы, сабантуймы. Җыен – ул туган-тумача җыелып күңел ачу чарасы. Сабантуй – хезмәт бәйрәме. Шуңа күрә концептуаль нидер үзгәрер дип уйламыйм.
Мине Миләүшә апа шаккатыра алмый, ә Фәнзилә апа шаккатырды. Мин апаларның миннән өлкәнрәк яшьтә булуларын аңлыйм, ләкин бит алар ул чорны яхшы хәтерләрлек өлкән яшьтә түгел. Безнең максат Фәнзилә апа белән Миләүшә Хабетдинованың күңелен күрү дә түгел иде. Алар турында уйлап та карамаганмын, нишләптер. Алар анда булмаган да икән әле.
Без Сабантуйга килгән 6000 кешегә үзгә төр бәйрәм күрсәтергә теләдек. Максат: халыкта «мин – шушының бер өлеше» дигән хис уяту иде. Кушакның кеше белән галәм арасын тоташтырып торучы кендек символы булуын сеңдерү иде. Тыйнакланып әйткәндә, 98 процент халык уңай кабул итте. 2 процент халык башкача кабул итте, диик – алар видеодан карап, рәхәтләнеп үт куыгын бушатып, канәгать калгач, үз эшемне 100 процент үтәлгән, дип саныйм».
Гореф-гадәтләр югалган Сабантуй Фәнзилә Җәүһәрованың эшчәнлек җимеше түгел идемени?
Автордан: Мине галимнәрнең сәнгать әсәреннән 100 процентлы тарихи дөреслек көтүе, шуны таләп итүе гаҗәпләндерә башлады. Спектакльләр дә, Сабантуй прологы да студентлар өчен тарих өйрәнү кулланмасы түгел, ләбаса. Белем бирү өчен монографияләр языла, махсус документаль фильмнар төшерелә. Аларны карап, теләгән кеше өйрәнә ала.
Бу «хейт тарихында» тагын бер әйбергә аптырадым – фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрованың позициясе. Беренчедән, ул үзенең прологларга каршы булуын белдерде. Ягъни, чирек гасыр чамасы – татар фольклоры юнәлеше аның рәсми эш урыны булганда ул аңа каршы булмаган, ә хәзер каршы чыга.
Фәнзилә Җәүһәрованың хезмәт биографиясен искә төшерик. Ул 1997 елдан Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгендә эшләде, 2002–2011 елларда үзәкне җитәкләде. 2011 елда Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге белән Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәге берләштерелде, һәм ул әлеге Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәген 2019 елның мартына кадәр җитәкләде.
Фәнзилә ханым җитәкләгән Үзәк фәнни-методик эшчәнлек алып барды, шулай ук, «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып торды, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә төбәкләрне Сабантуйлар уздырырга өйрәтте. Фәнзилә Җәүһәрова – иң кимендә соңгы 20 елда татарның иң авторитетлы, беренче номерлы фольклорчысы иде.
Димәк, төптән уйлап карасаң, Татарстан Республикасы Рәисе әйткән «җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп барган, татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югалган» Сабантуй Фәнзилә Җәүһәрованың эшчәнлеге җимеше түгелмени?
Безнең совет чоры идеологиясе белән бозылган сабантуйларны төзәтергә 30 еллап вакытыбыз бар иде. Нигә без шул иркенлек чорында Сабантуебызның нигезен эзләмәдек? Бер генә мисал буларак, борынгы сабантуйларда булган ук ату ярышларын гына булса да кертә ала идек бит. Без фольклор бәйрәмнең, димәк, сабантуйның да төп идеологы Фәнзилә Җәүһәрова булган заманда гөрләгән Сабантуйларны яхшы хәтерлибез. Хатын-кыз көрәше, итек киеп чаңгы шуу, хатынны тачкага утыртып узышу, утын кисү, судан кул белән балык тоту, мәйдан буйлап әтәч куу, велосипедта, мотоциклда ярышу уеннары шул заманда керде.
Нигә без Президентның Ысыахка барып кайтуын көтеп утырдык? Халык мәйдан буйлап әтәч куганда, хатыннар арт туңкайтып көрәшкәндә кайда иде безнең хөрмәтле белгечләребез? Нигә алар хәзер генә уянды? Әллә сезгә, хөрмәтле белгечләр, эшләп караган кешене тәнкыйтьлисе уңайлыракмы?