Әлмәт театрында премьера - «Курку»: куркучылар, куркытучылар һәм юкка чыккан опера
Сизәсезме, Айдар Җаббаров иҗатын яратучылар - режиссерның иң яхшы, иң зәвыклы һәм иң кыю спектакльләре Әлмәт театрында чыга. Хәзерге вакытта театр репертуарындагы иң затлы спектакльләр арасында Гаяз Исхакый повесте нигезендә куелган «Ул әле өйләнмәгән иде», Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә куелган «Ат карагы», Зөлфәт Хәкимнең шул исемдәге повесте буенча «Курку» драмасы бар. Театр аларны фестивальләргә йөртә һәм алар белән дан казана.
«Курку» – Зөлфәт Хәкимнең туксанынчы елларда язылган һәм 3 томлыгының 2нче томына кергән повесте. «Бу жәһәттән Зөлфәт Хәким прозасы (мин аның тагын «Курку» повестен, хикәяләрен дә күздә тотам) яңа бер стиль үзенчәлеге алып килә. Монда эчке, рухи халәтнең төрле мизгелләре, төрле чагылышлары алгы планда, алар катлаулы фәлсәфи сораулар җебенә үрелгән, кеше психологиясенең нечкәлекләренә бай», дип язган туксанынчы еллар азагында әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин әлеге «Сайланма әсәрләр»не анализлаганда.
Айдар Җаббаров Әлмәт театрында «Курку» спектаклен иҗатының катлаулы, әмма бәхетле чорында чыгарды. Ул Тинчурин театрының баш режиссеры итеп билгеләнде һәм: «Син ни кушсаң, син ни әйтсәң шуны эшләргә әзер», – дигәндәй труппаның 40 артисты аның күзенә карап тора иде. Ул академия статусы булмаган һәм «Кече ватаным» федераль проектларына кермәгән (монысы финанс мөмкинлекләре чикләнә дигән сүз. Авт) театрны үз көче белән акчалы итәргә, шул ук вакытта затлы брендын да булдырырга тиеш иде. Болар аның көченнән килә, әлбәттә (моңа бөтенебез ышана), ләкин бит башка театрларга алдарак бирелгән вәгъдәләр дә бар. Әлмәт театры шундый вәгъдәләрнең берсе иде. «Айдар Җаббаров «Курку» спектаклен чыгара», – дип, федераль проектка заявка бирелгән – димәк, хет ярыл, әмма чыгар!
- Айдарның «Интертат» ка биргән интервьюсында шундый юллар бар: «Безнең Камал театрындагы «капустник»тагы бер пародия бар. Ишеткәнегез булмадымы икән? «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакле чыгарга 10 көн калганда, әле спектакль юк иде. Юк ул! Билетлар сатылып беткән, спектакль юк. Бөтенесе паникада, мин – тыныч йөргән бердәнбер кеше икәнмен. «Капустник»та артистлар шуны уйнап күрсәттеләр. Янәсе, мин режиссер ярдәмчесе Миләүшәдән сорыйм икән: «Безнең премьерага кадәр ничә көн бар?», «Айдар, безнең 10 көн калды», – ди Миләүшә. «Тулы 10 көн калды. Димәк, безнең 10 көн бар да, 10 төн бар», – дим икән. Ягъни, 10 түгел, 20 булып чыга».
Менә шулай көнне төнгә ялгап чыгарган спектакль иде ул «Курку». Әлмәт театры администрациясе ут йотып: «Өлгерәбезме», – дип көткән премьера. Спектакль алдыннан куркулар турында сөйләү акциясе дә үткәрделәр хәтта. Айдарның үзенең дә, театр директорының да, артистларның да, театр автобусын йөртүченең дә куркуларын барладылар.
Ә инде спектакльгә килгәндә, язучы, журналист Рифкать Шаһиевның менә дигән рецензиясе бар «итен - иткә, сөяген - сөяккә» аерып биргән. Әмма яхшы спектакльнең яхшылыгы да шунда – һәр тамашачы үз катламын таба, һәр тамашачы үзенчә ача, спектакль бәхәс җирлеге булса, тагын да яхшы.
Спектакльнең сюжетына килгәндә, вакыйгалар Илдар-Алия-Арнольд өчлеге арасында бара. Миңа калса, бу спектакльдә сюжет курку дигән хисне, рухи халәтне фәлсәфи, психологик яктан өйрәнү өчен генә кирәк. Куркучы һәм куркытучы буларак Илдар белән Арнольд алынган һәм аларның гамәлләре аша курку халәте тирән анализланган. Һәрберсе үз дөньясында яшәгән ике персонажны Алия бәйли.

Төп герой Илдар – композитор, әмма ул ресторанда һәм мәрасимнәрдә «братки»лар өчен җырлап тамагын туйдырырга мәҗбүр. Барысы да шулай үз тәртибендә барасы иде дә бит. Иҗатын чит илләрдә (бу очракта – Австралия) танып, татар композиторының операсы дөньяның күренекле залларында яңгырап татар халкының дәрәҗәсен күтәреп йөрер иде дә бит... кайдан гына килеп чыкты Алия дигәннәре.
Алия – техникум укытучысы, әмма аның инде фахишәлек тәҗрибәсе дә бар һәм моны автор «чарасызлыктан» дип атый. Стоп, маташтырмагыз, туксанынчы елларны барыбыз да кичердек, әмма фахишәлек бердәнбер юл түгел иде. Аерым очракларда, бәлки, бердәнбер юл булгандыр, әмма монда андый очрак тасвирланмый, бары тик туксанынчы еллар чарасызлыгына гына сылтама бирелә. Шул кыз Арнольд белән таныша һәм аннан котылу өчен бер катнашы булмаган Илдарны сәбәп итеп куя, янәсе, аны ярата.
Илдар кызны коткару өчен бер катнашы булмаган вазгыятькә керә – кызны өенә алып кайта, саклап йөрмәкче була, ярдәм итү өчен «братки»ларны катнаштырырга тырышып карый, милициядән ярдәм көтә. Югыйсә, утыр инде тыныч кына обой кәгазе артына ноталарыңны тезеп. Әмма спектакль иҗат бәхете яки иҗат газабы турында түгел, төрле омтылышларга юл ачкан курку хисе турында. Курку хисен җиңеп, кешеләрне якларга алынырга, батырлыклар кылырга һәркемнең дә көче җитәме, әллә бу гап-гади «әтәчләнүгә» кайтып калып, үзеңне юкка гына чыгарасың, ә корбан барыбер ерткычка каламы. Кирәкме ул курку хисен җиңү? Әй, сорауны төрлечә куеп була инде…
Арнольд кем ул? Гап-гади маньякмы? Күрку хисен өйрәнү өчен Илдарны объект итеп алып, эксперимент үткәрүче маньяк-философмы? Әллә үз уенчыгын ала алмаганга турсаеп йөрүче мәңгелек баламы? Һәрхәлдә психологик тайпылышлары булмаган камил акыллы кеше итеп күз алдына китерүе катлаулырак.
Кызык, дәвамын язарга заказ бирелсә, Зөлфәт Хәким персонажларның киләчәген ничек сурәтләр иде икән? Башыма беренче килгән уй – Алия белән Арнольд гаилә белән матур гына яшәп яталар… Бик килешерләр иде, икесе дә бер чыбыктын сөрелгәннәр, композитор егетне генә әрәм иттегез… Бәлки әле әрәм итмәгәннәрдер дә...
Айдар Җаббаров спектакль өчен кызыклы атмосфера тудыра алган. Сәхнә тутырып кызыл төс өстенлек иткән төрле зурлыклардагы келәмнәр эленгән – совет чорыннан ук килгән туксанынчы еллар атрибуты. Келәмнәр белән кысылган сәхнә ресторан да, Илдар фатиры да, Алия тулай торагы да, милиция кабинеты да. Келәмнең иң зурысы соңыннан әйләнеп, казенный йорт диварына әверелә.
Артистлардан төр рольләрдә: Илдар – Динар Хөснетдинов, Алия – Диләрә Фазлыева, Арнольд – Алмаз Габдуллин. Динар Хөснетдинов композитор егетнең кызыклы образын тудырган – Динар, белмим, нинди прототиплар тапкандыр, һәр кеше Илдарга карап, хәтер сандыгыннан үз прототипларын таба ала. Диләрә быел игътибар үзәгендә булды инде, сөбханалла! Аның «портфолио»сында тагын бер уңышлы роль, гәрчә персонажы миңа ошамаса да, Диләрәнең эше ошады. Алмаз Габдуллин театрда яңа кеше. Алмазны күргәч, чыннан да Арнольдмы соң бу дип уйлап куясың. Елмаеп торган якты егет Арнольдка әверелгән куйган.
Үзләре официантлар, үзләре «төнге күбәләкләр», үзләре үк композитор башындагы уйлар булган массовка/хор кызлары-егетләрен генә күрсәгез иде. Спектакль уңаеннан «Интердевочка» фильмына да сәлам биреп узган режиссёр.

Спектакльнең премьерасы әле февральдә генә булды. Театр аны фестивальләргә алып барыр, әлбәттә, Казанга да алып килер дигән өметтә, чөнки бу алда әйтелгәнчә, Айдарның яхшы спектакльләренең берсе.
