news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театрында премьера - «Курку»: Куркыныч кешеләр юк, куркытучылар бар

Әлмәт театры Зөлфәт Хәкимнең «Курку» әсәре буенча спектакль чыгарды. Режиссеры – Айдар Җаббаров. Премьера турында журналист, язучы Рәфкать Шаһиев яза.

news_top
Әлмәт театрында премьера - «Курку»: Куркыныч кешеләр юк, куркытучылар бар
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина фотолары

Була шундый спектакль, анда берни уйларга кирәкми, бар да ачык. Була шундыйлары – уйлыйсың-уйлыйсың, аңламыйсың да, очына да чыга алмыйсың. Ә бүгенгесе үзе аңлашыла, үзе уйландыра. Көләсе килә дип торам, елыйсы килә икән дип, менә шушындый спектакльгә әйтәләрдер инде. Чөнки вакыйгалар барган туксанынчы еллар күпләрнең исендә, әлеге атмосфера тамашачыларның күбесенә таныш.

Зөлфәт Хәкимнең шул исемдәге повестена нигезләнеп Айдар Җаббаров куйган спектакль тамашачыларны шул ягы белән үзенә җәлеп итте. Күбесе үзләрен шул чорның, тамашаның, артистларның бер өлеше итеп тойды. Шактый авыр проза әсәреннән Айдар Җаббаров бик уңышлы инсценировка ясап, психологик кичерешләргә бай спектакль тудырган.

Сәхнәдә минимализм - бер артык әйбер юк. Дөресрәге, туксанынчы елларга хас бушлык – кирәк әйбер дә юк. Бары тик кызыл келәмнәр иде иң зур байлык. Аларның барысы да кызыл төсләрдә булуы да үзенә күрә бер шартлылык.

Вакыйгалар урыны алышынып тора, ә күренешләр үзгәрми. Чөнки кайда булуга карамастан барысында да курку яши. Хәтта барысын да куркытып торучы персонаж Арнольдның үзендә дә. Айдар Җаббаров шартлы алымнардан оста файдалана. Ләкин бу тамашачыны ялыктырмый һәм аңлашылмас дәрәҗәдә буталчык та түгел. Гади һәм үтемле. Ресторандагы официант кыз-егетләрнең Илдарның уйлары, эчке тавышы буларак сөйләүләре бик отышлы алым.

Спектакльдә геройлардан төшкән шәүлә-күләгәләр «уены» да бик отышлы һәм бик символик. Тамаша ахырында Арнольдның шәүләсе күзгә күренеп югалуы, ә Илдарныкы зурая бару – болар барысы да уйлый белә торган тамашачыга уйланырга, фикерләргә җирлек. Илдар шәүләсенең зурая баруын кемдер, аның яхшы күңелле, талантлы музыкант булуына бәйләп, киләчәккә өмет бар дип карасы, икенчеләр Илдарның «смирительная рубашка» (татарча сүзе юк бугай) кигән шәүләсенең зурая баруын әле андый хәлләрнең илдә тиз генә бетмәсенә ишарә итеп кабул итәргә мөмкин. Я булмаса, ул чорның бик күп затлы-зыялы, тик ачылмый калган шәхесләренең дә, «братва»ларның дә күләгәләргә генә әйләнеп эреп юкка чыгуына ишарә буларак та карарга була. Бу җәһәттән, режиссерга һәм ут буенча рәссам Ольга Окуловага бары тик афәрин, диясе генә кала.

Актерлар уенына күчкәнче спектакльдә биюләрне куйган Ләйсән Заһидуллинаны әйтеп үтәргә кирәк. Ул театр өчен табыш. Тавыш режиссеры, Илдар Сибгатуллин, рәссам Булат Ибраһимов та спектакльне тулы канлы итүдә зур өлеш керткәннәр.

Инде актерлар ансамблена тукталыйм. Бу урында шуны ассызыклап үтәргә кирәк, студент, кирәк булса, өч көндә кытай телен өйрәнгән кебек, безнең актерлар да өч көндә дә җаныңның бөтен кылларына кагылып үтә торган спектакль чыгарырга сәләтле. Әгәр дә театр коллективы көчле булмаса, гафу, бер Айдар Җаббаров түгел, биш Җаббаров килсә дә, бу кадәр уңышлы булмас иде. Режиссер, актерның нәрсәгә сәләтле икәнен белеп, аларны төрле амплуада формалаштыра. Әлмәт театрында өченче спектаклен чыгарганлыктан, актерларны бик белеп сайлый.

Мин монда эчтәлек сөйләүне максат итеп куймыйча, артистларның шул чор вәзгыятен, күрку энергиясен (авторлар аны шулай атаган) ни дәрәҗәдә ачып бирүләрен язарга булдым. Монда бер генә төп герой түгел. Кешелек дөньясының фәлсәфи өчлеге ачып бирә әлеге куркуны.

Чарасызлыктан ресторанда өч тиенлек җырлар җырларга мәҗбүр булган, зур таланты берәүгә дә кирәк булмаган композитор Илдар (Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов), аптыраганнан тән сатып көн күрергә «хөкем ителгән» техникум укытучысы Алия (артист Диләрә Фазлыева) һәм кайдан, кем булуы билгеле булмаган куркыныч булмаган ләкин куркыта белүче Арнольд (артист Алмаз Габдуллин). Әлеге өчлекне һәм милиция капитаны Хабибуллинны, иярченнәре белән йөрүче авторитет Маратны, ресторанда «хезмәт күрсәтүчеләрен» – барысын курку хисе, көче, энергиясе берләштерә.

Илдар – сынган канатлы кош

Динар Хөснетдиновның Илдары һәрвакыт филтәсен кысып куйган лампа яктысы кебек. Ул сызык кына нур, җылылык биреп торучы. Аның гәүдәсе бар, ләкин җаны һәрвакыт чигенергә әзер тора. Аңарда һәрвакыт ике Илдар яши. Кыяфәте, үзен тотышы, формасы, манерасы белән башкалардан аерылмай торган, үз чорына хас, ресторан җырчысы һәм матурлыкны күрә, тоя белгән чын иҗат кешесе, бик сизгер җанлы, нечкә күңелле композитор. Шул ук вакытта, иҗат кешесенә хас таркаулык бар. Ул һәрвакыт ашыга-кабалана, каударлана, һәрвакыт соңга кала. Ул үзенең чын сәнгате, музыкасы белән калганда башкага әйләнә.

Динар Хөснетдинов моны югары дәрәҗәдә күрсәтә алды. Музыка иҗат иткән мизгелләрендә ул югары күтәрелә, тезләнгән җиреннән урындыкка менә, өскәрәк үрли кебек. Ләкин ул һәрвакыт куркуда. Курку – хис булудан узып, этәргеч бер энергиягә, көчкә әйләнә бара. Куллары – пианинода уйнамаса да, һавада көй эзләгән бармаклар кебек дерелди. Бу да актерның отышлы табышы. Илдар-Динарның тавышы көчле түгел, әмма – тирән. Әйтерсең лә ул һәр сүзен күңел төбеннән сөзеп чыгара. Актер Илдар фаҗигасен, куркуын эчке драматизм белән бирергә тырышкан. Аңарда курку шулкадәр тирәнгә кереп урнашкан, ул карашын кара күзлек белән яшерә, туры карамый, күбрәк читкә, идәнгә, яки бушлыкка төбәлгән. Ул кешеләргә түгел, үзенең эчке дөньясына карый. Хәрәкәтләре – йомшак, сак. Ул һаваны ярып йөри кебек.

Илдар – куркуны көч белән җиңә ала торган кеше түгел. Тырыша, ләкин курку тудырган көч киртәләрне ватарлык түгел. Курку Илдарны Алияне үзенә алып кайтырга дигән карарга китерә. Ул аны эшли. Ләкин синең карар ул синеке генә булып калырга мөмкин. Алиягә булган мәхәббәте дә дәрттән түгел, ә яралы җанның икенче яралы җанны тануыннан, аның язмышы өчен куркудан туа. Ул аны коткарырга тели, ләкин үзен коткара алмаган кеше башканы да коткара алмый. Динар Хөснетдиновның Илдары эчке кичерешләргә, каршылыкларга бай, табигый, актер буларак иҗат диапозонының киңлеген тагын бер кат раслаучы образ булган.

Алия – сүнәргә мәҗбүр ителгән йолдыз

Соңгы вакытларда Диләрә Фазлыева өчен күк капусы ачылды. Табигый таланты көннән-көн ныграк, яктырак булып ачыла. Күз тимәсен. Алия – Диләрә Фазлыеваның чираттагы уңышы. Тормышта кайбер кешегә яраган күп нәрсә, укытучыга ярамый. «Курку»дагы Алия дә техникум укытучысы. Аның эчендә һаман да белем бирүче, сафлыкка ышанучы хатын-кыз яши. Әмма тормыш аны базар чоры корбанына әйләндергән. Диләрә Фазлыеваның Алиясе туксанынчы елларның тагын бер фаҗигасе. Чарасызлыктан фәхишәлек юлына атлаган Алиянең бөтен эчке дөньясын үзе аша үткәреп тамашачыга җиткерә алды. Үзенең сайлау мөмкинлеге булмау трагедиясен табигый буяулар белән, тамашачыны ышандырырлык итеп бирде. Элеккеге «Алия»сен күмгән, әмма ул образ һаман да эчендә сулыш ала.

Актриса үзенең бөтен җанын актарып, йөрәген кызганмыйча телгәләп тудырды үз Алиясен. Тыштан салкын күренгән минутларда, бигрәк тә Илдар белән калган вакытларда, күз карашында, керфекләренең ачылып йомылып алган мизгелләрендә үткән тормышын яшерергә тырышкан күзләр иде. Аның куе күкрәк тавышы да хәтта ике катлы: берсе кырыс, саклану өчен; икенчесе – бик йомшак. Героеның эчке халәтен оста итеп күрсәтә алды. Аның Алиясе ике ут арасында. Берсе – мәхәббәт, икенчесе – курку. Ул Илдар өчен курыкмый, ә Илдарга зыян килүдән курка. Шуңа да ул Арнольд таләбенә каршы бара алмый. Аның карары сайлау түгел, ә мәҗбүрият.

Алия Илдарны кызганып түгел, аңлап ярата. Ул аның яралы җанын күрә. Илдардагы чын иҗат кешесен, сынмаган сафлыкны таный. Һәм нәкъ шуңа күрә аны сакларга тели. Арнольдка буйсынса да, рухи яктан Илдарга тугры кала. Болар барысы да Диләрә Фазлыеваның Илдар белән бербөтен булып бетә алуында чагылды. Илдар янында аның тавышы табигый, сакланусыз, кул хәрәкәтләре дә йомшара, ул чын хатын-кызга әйләнә. Илдар белән булган минутларда сүзсез аңлашу, бәхет мизгелен сузарга тырышкандай тоела. Бу образның иң көчле драматик ноктасы - Илдар өчен үзен корбан иткән мизгел. Ләкин бу куркуның тагын бер хәлиткеч хәрәкәтенә ишарә иде. Әйтерсең лә Алия Илдарның куллары канга буялмасын өчен үзен пычратты. Алия давыл вакытында тәрәзәгә аркасын куеп торган кеше кебек. Ул пыяланы саклый, ләкин пыяла ватылса, иң элек аны кисәчәк.

Арнольд – җиңүдән дә курыккан кеше

Ул куркыныч кеше түгел, ул – куркыта белә торган кеше. Яшь артист Алмаз Габдуллин әлеге образда яңа амплуада ачылды. Моңа кадәр иҗат иткән комик образларын ничек камил башкарган булса, Арнольд та зур югарылыкта эшләнгән. Хәрәкәт, тавыш куелышы, ниндидер гидилек, җансызлык шул ук вакытта ул Арнольдта кешелек сыйфатларын да күрсәтә алды. Марат белән сугышканда, аның авторитетын төшермәс өчен җиңелүе, Илдар белән бик гади итеп сөйләшүе аның әле кешелек сыйфатлары сакланганын күрсәтә. Актер буларак Алмаз Габдуллин аңарда шул сыйфатларны да саклый алды.

Үз героен җылы, җанлы итеп бирә. Аны явыз, кешелексез дип тә әйтеп булмый. Никадәр генә көчле булмасын, аңарда да курку яши. Ул Илдарны куркыта алмам, дип курка. Чөнки ул аның кагыйдәләре буенча яшәми. Арнольд өчен иң куркынычы – көчкә буйсынмый торган кеше. Илдар сугышмый, ләкин аның рухы нык. Бу Арнольд өчен аңлашылмый торган нәрсә. Арнольдка Алия кирәкми, ул аны үземнеке итәм дигән максат кына куйган һәм ул аңа бара. Алияне ала алмам дип курка. Алмаз Габдуллин уенында тулысынча ачылды: Арнольд образында тышкы ышаныч белән эчке курку, калтырауны берләштерә алды. Милиция капитаны Хәбибуллин (артист Фаил Сафиуллин), Марат (Татарстанның атказанган артисты Раушан Мөхәммәтҗанов), Мансур (артист Рамазан Йосыпов) образлары да әлеге чорның «матур» бер детале буларак кабул ителде. Официант кызларның һәр хәрәкәте, тотышлары да туксанынчы еллар картинасына яхшы штрих булды.

Гомумән, «Курку» спектакле чор фаҗигасен кеше җаны аша күрсәткән әсәр. Афәрин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар