Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорадык» — «Яңгыр теләге» кайсы якларда ничек үткән?

«Интертат» татар халкының матур йоласы — «Яңгыр теләге» уздырган авылларны барлады.

news_top_970_100
«Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорадык» — «Яңгыр теләге» кайсы якларда ничек үткән?
Альмира Нәфыйкова архивы

Бу җәй, 2010 елныкына охшап, бик коры килде. Май аеннан бирле аз гына да явым-төшем булмаган урыннар бар. Күпме хезмәт түгеп чәчелгән игеннәр, яшелчәләр, бәрәңгеләр бер тамчы суга тилмереп утыра. Болытлар куерып, күк күкрәп, күңелләргә өмет салып йөри дә, әллә кая таралып юкка чыга. Җир, тереклек — һәммәсе суга сусаган. Челлә дәвам итә. 

Татар халкында менә шундый корылык чорында уздырыла торган «яңгыр теләге» йоласы бар. Шуны үтәгәннәр соң, халык чамадан тыш эсселек узар, Аллаһы Тәгалә туфракка шифалы яңгырларын бирер һәм кара тир түккән уңышыбыз юкка чыкмас дип ышана.

Быелгы корылык чорында республикабызның бик күп авылларында шушы ата-бабаларыбыздан килгән йола тергезелгән. Иң мөһиме — бик күп авылларда бу «яңгыр теләге» бушка китмәгән. Кырда истиска намазлары укып, сулар сибешеп бетерүгә, чиләкләп яңгыр коеп киткән авыллар да булган.

«Яңгыр теләге» бездә зур бәйрәмгә әйләнде»

Мамадыш районының Иске Комазан авылында «яңгыр теләү» йоласы зур бер бәйрәмгә әверелгән. Авылның мәдәният йорты директоры Альмира Нәфыйкова фикеренчә, борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләребезне яшь буынның күңеленә салу өчен менә шулай күңелле итеп үткәрү кирәк.

«Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән агачлар җимеш тутырган, арышлар күтәрелеп, серкә очырган мәлдә яңгырлар озак яумый торса, «яңгыр теләге» ясый торган булганнар. Соңгы елларда гына үткәрелгәнен хәтерләмим. Чөнки быелгы кебек коры җәйнең күптән булганы юк иде. Мин ватсаптагы авылыбыз төркеменә «яңгыр боткасы» ясыйк дип хәбәр салдым. Авылдашлар да бу турыда уйлап йөргәннәр икән — дәррәү хуплап алдылар.

Безнең авылда тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташучы «Изгеләр чишмәсе» бар. Авылыбызның олысы-кечесе җыелып, Аллаһы Тәгаләдән шифалы яңгырлар сорарга шул чишмә янына бардык. Дөньялар имин һәм тыныч булуын теләп, догалар укыдык. Тәмле ботка пешереп, табыннар корып, сыйландык. Чишмә суы белән чәй эчтек. Табышмак-мәкальләр әйтешеп, такмаклар җырлап, үз күңелебезне үзебез күтәрдек.

 Ахырдан, балачагыбызны искә төшереп, чыр-чу килеп килеп, бер-беребезгә су сибештек. Чишмә суы салкын булыр дип, бер авылдашыбыз зур мичкәләр белән су җылытып алып килде. 

Авылыбызда яңгыр бик күптәннән яумаган иде инде. Без йоланы башкарып, өйгә кайтып керүгә, аз булса да яңгыр сибәләп үтте. Йөргән хаклык булса да дип, аңа да сөендек», — дип сөйләде Альмира апа.

«Элек халык яңгыр сорарга мал-туарын да җитәкләп алып барган»

Мамадышның Урта Кирмән авылы халкы да «Изгеләр чишмәсе» янына төшеп намаз укыган.

«Аллаһ Тәгаләбездән ил-көннәребезгә шифалы яңгырлар сорау намазын 24 июньгә планлаштырган идек. Бу турыда тирә-күрше авылларга да хәбәр салдык. Ләкин шушы намазны укыйсы көн алдыннан авылыбызда коеп яңгыр явып үтте. Бер җыенгач, барыбер чишмәгә төшеп, Аллаһ Тәгаләбезгә туфрагыбызга яңгырлар биргән өчен рәхмәт әйтеп, шөкер намазы укыдык. 

  • Истиска намазы — корылык сәбәпле игеннәргә һәм хайваннарга зарар килгәндә, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап дога кылу өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. 
  • Шөкер намазы — ниндидер олуг нигъмәткә, я дәрәҗәгә, яки максатка ирешкәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу нияте белән укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы.

«Борынгы заманнарда яңгыр сорау намазын укырга олысы-кечесе, яше-карты, барысы бергә җыелышып бара торган булган. Күпләр хәтта мал-туарын да җитәкләп алып барган. Шул рәвешле Аллаһ Тәгаләгә халыкның корылыктан нинди авыр хәлдә булуы күрсәтелгән. Хәзер кырга хайваннарны җитәкләп чыгу юк инде. Ләкин бу йоланың төп шарты — халыкның кырга җәяү барып, җәяү кайтуы. „Изгеләр чишмәсе“ дигән матур урыныбызда, яңгырлар яуганга рәхмәт белдереп, игеннәребезнең мул, дөньяларыбызның тыныч булуын теләп, халык намаз укыды. Соңыннан чәйләр эчеп, өйләргә таралышты», — дип сөйләде Урта Кирмән авылында яшәүче Рәкыйп Сабиров. 

«Яңгыр теләге» — Ислам белән мәҗүсилек киселеше»

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев истиска намазларының районның барлык авылларында укылуы турында әйтте.

«Районыбызда инде май башыннан яңгыр булмау сәбәпле, бөтен авылларда болыннарга чыгып, Аллаһ Тәгаләдән яңгыр яудыруын сорадык. „Кылган гөнаһларыбызны гафу ит, шифалы яңгырларыңны бир“, — дип намаз укыдык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең Аллаһ Тәгаләдән яңгырны сорап алуы безгә дә хәбәр ителгән. Без дә аның мисалында Аллаһыдан яңгыр сорап ялвардык. Аллаһка бер шөкер, шифалы яңгырлар явып китте. Ләкин игеннәребезгә мул су кирәк, шуңа күрә мондый намазларны тагын уздырырга ниятлибез», — дип сөйләде Рәдиф хәзрәт. 

Әлеге матур традициядә Ислам дине белән мәҗүсилекнең кызык кына киселеше күренә. Корбан чалу, яңгыр сорап намаз уку Ислам динендә сөннәт әйберләр булса да, шушы йоланың нәкъ менә изге кешеләр күмелгән урыннарга яки «Изгеләр чишмәсе»нә барып үтәлүе мәҗүсилеккә якынаю түгелме? Кайбер якларда «яңгыр боткасы»ннан «су анасы», «җир анасы», «һава анасы»на өлеш чыгарылу турындагы мәгълүмат та очрый.

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев әлеге сорауга да төгәллек кертте.

«Диннәр тарихына кайтсак, барлык диннәрнең дә безгә Аллаһы Тәгаләдән җибәрелүен беләбез. Диннәрдәге үзгәрешләрне кешеләр үзләре китереп чыгарганнар. Шуңа күрә мәҗүсиләрнең кайбер йолалары безнең көнкүрешебездә дә очравы, аларның безнең динебез белән охшашлыгы булырга мөмкин.

Ләкин Ислам дине безнең соңгы динебез дип әйтелә. Бездә «Изгеләр чишмә»ләренә, изге кешеләр күмелгән каберлекләргә барып, алардан яңгыр сорау дигән әйбер юк. Без Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз, шифалы яңгырларны аннан сорыйбыз, кичерүен сорап гыйбадәт кылабыз.

Яңгыр сорау, ягъни истиска намазының төп шарты — көн кызу вакытта, өйлә яки җомга намазыннан соң кырга, басуга яки авыл читенә чыгып уку. Әүлияләр күмелгән урын, изгеләр зираты, изгеләр чишмәсе дип атап бару дөрес гамәл түгел», — диде Рәдиф хәзрәт.

Кукмараның Березняк авылында «яңгыр теләге»н корбаннар чалып, зурлап оештырганнар. 

«Яңгыр теләге»н без коры елларда гел үткәрә идек. Мин хәзрәт булып беренче елымны гына эшлим. Алдагы елларда элекке хәзрәтебез шулай халыкны җыеп, басу-кырларга чыгып, намаз уку оештыра иде. Моңа кадәр берничә тапкыр мәчет картлары белән чыгып укыган идек. Яңгыр яумагач, корбан чалырга булдык. Безнең Сабан туе уздыра торган мәйданчыгыбыз авыл читендә урнашкан. Утыргычлары да булгач, өлкән яшьтәгеләргә утырып торырга уңайлы дип, истисканы шунда барып укыдык. Корбанга тәкә чалып, эшкәрттек. Апа-абыйлар да, бала-чагасы да бик күп килгән иде. Эссе кояштан качып, аш мәҗлесен мәчетебезнең ифтарханәсенә кайтып үткәрдек. Халыкны шунда сыйладык», — дип сөйләде авылның имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Ногманов.

«Миңа су сипсәгез, судка бирәм»

Кукмара районы Сәрдекбаш авылында истиска намазын укырга авылның өлкән буыны чыккан. Ә яшьрәкләр яңгырны үзләренчә чакырган. Бу хакта шушы авылда фельдшер булып эшләүче Эльмира Газина сөйли: 

«Кичә кич көтү кайткач, урамда чыр-чу килгән тавышлар ишетелә. Ни булган дип чыксам, күрше кызлары су сибешеп йөриләр. Аларга минем малай да кушылды. Артык салкын су сибешә күрмәгез дип чыккан идем, миңа да эләкте. Кем очрый, барысын да баштанаяк коендырдылар. Кем кая бара, ничек киенгән — карап тору юк. Бер авылдашыбызның кунакка баруы иде. Ул башта машинасына кереп качты. Кабат түзеп тора алмады: «Әйдә соң, күңелегез булсын», — дип, безгә кушылып китте.

Күршем сыер савып утырган булган. Кызлар аны да чакырып чыгардылар. Ә ул барысын да алдан ук аңлап алган — әзерләнеп, үзе дә бер чиләк су күтәреп чыккан. 

Узып барган машиналарны да, ишегалларына кереп, күрше-күләнне дә коендырдылар. Шаяртуны аңламыйча, ачуланган кешеләр дә булгалады. Мин яшьрәк вакытта шулай «яңгыр теләге» уздырганда кунакка баручы бер апаны су белән коендыргач, «судка бирәм» дип куркытып йөргәнен хәтерлим.

Балалар хәзер халыкны урамда гына коендыралар. Без кечкенә вакытта өйгә кереп качсаң, артыңнан кереп, келәмнәрне лыч итеп, су коеп чыгып китәләр иде.  

Иң кызыгы — шушы «яңгыр теләге»ннән соң озак та үтмәде, яңгыр явып үтте. Дөрес, иген-кырларны туендырырлык булмады шул, тузанны гына басты. Бөтен үләннәр сап-сары инде, Ходаем. Печәннәр дә булмады быел, маллар тилмерешә», — ди Эльмира апа. 

Балтач районы Чапшар авылында әлеге йоланың башка төрле исеме дә бар. Бу авылда «Яңгыр теләү» «Чүлмәнчек» йоласы дип йөртелә икән. Чапшарда шушы йоланы башкаруларына озак та үтми, чиләкләп яңгыр яву турында хәбәр мессенджерларда тарала.

Әлмәт районы Мәмәт авылында да яңгыр теләү йоласын башкарганнан соң коеп яңгыр яуды дип язган идек.

Әби-бабайларыбыздан килгән әлеге йоланы авыл янәшәсендәге болында уздырганнар. «Карга боткасы пешереп, су сибештек. Каникулдагы балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Ак яулыклы әбиләребез, чирәмгә намазлыкларын җәеп, дөньялар имин, тыныч булсын дип теләкләр теләп, намаз укыдылар. Урман-кырларыбызга, игеннәребезгә яңгырлар сорадылар», — дип сөйләде «Интертат»ка авыл җирлеге башлыгы Илсөяр Зөбәерова. «Яңгыр теләү» йоласының икенче көнендә үк авылга шифалы яңгыр алып килүен дә хәбәр итте ул.

Мамадыш районы Кече Сон авылындагы «яңгыр боткасы»ннан фотоларны авылның инстаграм сәхифәсенә урнаштырганнар.

«Яңгыр теләү — безнең якларга хас гореф-гадәт»

Филология фәннәре кандидаты, фольклор-этнография белгече Зәлия Брусько әйтүенчә, «яңгыр теләге» йоласы нәкъ менә безнең якларга хас традиция.

«Безнең яклар — игенчелек белән көн күрүче, төп ризыгыбыз икмәк булган яклар. Яңгыр булмаса, кырда иген үсми, халыкның аш-ризыксыз калу куркынычы арта. Урта Азия якларында, мәсәлән, бу йола киң таралган дип уйламыйм. Анды күбесенчә башка төрле, эссе ярата торган культуралар үстерелә.

«Яңгыр теләге» төрле районнарда төрлечә аталып йөртелә. «Яңгыр теләге», «Яңгыр боткасы» дигәннән тыш, «Чүлмәнчек» дигәнне, Балык Бистәсе якларында «Изгеләр ашы», Кама Тамагы районнарында «Шилык» бәйрәме дигәннәрен ишеткәнем бар.

Яңгыр сорый торган истиска намазы кырга чыгып өч көн рәттән укылырга тиеш. Кайбер якларда корбан чалып, гыйбадәт кылу да бар. Хәзер күбесенчә тавык суеп, аның шулпаларын пешереп сыйланалар», — диде ул.

Яңгыр теләгәндә әйтелә торган такмаклар:

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашык бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашык базарда,

Майлы ботка казанда.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ашлык уңсын ызанда,

Ботка пешсен казанда;

Алтын кашык базарда,

Көмеш кашык болытта.

Нык яварга онытма!

Яңгыр, яу, яу, яу!

Сине көтә җир, җир!

Безгә күмәч бир, бир!

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә эчәргә сөт булсын!

Яңгыр, яу, яу, яу!

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач.

Бакчалардан ни файда,

Алма пешеп тормагач.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Яңгыр ява, томан төшә,

Кура җиләге пешә,

Ипи, пәрәмәч пешә.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ипи-күмәч зур үссен,

Безгә сөенеч килсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100