Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районы Мәмәт авылында «Яңгыр теләү» йоласыннан соң коеп яңгыр яуган

Әлеге йоланы авыл янәшәсендәге болында уздырганнар.

news_top_970_100
Әлмәт районы Мәмәт авылында «Яңгыр теләү» йоласыннан соң коеп яңгыр яуган
Ләйсән Рәхмәтуллина

Әлмәт районы Мәмәт авылында яңгыр теләү йоласын башкарганнан соң коеп яңгыр яуган. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Илсөяр Зөбәерова «Интертат» ка сөйләде.

Әби-бабайларыбыздан килгән әлеге йоланы авыл янәшәсендәге болында уздырганнар. «Карга боткасы пешереп, су сибешеп, йоланы үтәдек. Каникулдагы балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Аларның теләкләре чынга ашасына ышандык.

Ак яулыклы әбиләребез, чирәмгә намазлыкларын җәеп, дөньялар имин, тыныч булсын дип теләкләр теләп, намаз укыдылар. Урман-кырларыбызга, игеннәребезгә яңгырлар сорадылар», — дип сөйләде безгә Илсөяр ханым.

«Яңгыр теләү» йоласы икенче көнне үк авылга шифалы яңгыр «алып килгән».

Яңгыр теләү — татар халкының элеккедән килгән йоласы. Авыл халкы төрле ярмалардан урманда, басуда, яки су буенда Карга боткасы пешергән. Аның алдыннан күмәк намаз укылган. Бала-чага бер-берсенә су сибешеп уйнаган.

Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлаганнар:

Яңгыр яу, яңгыр яу!

Без сорыйбыз Ходайдан,

Арыштан, бодайдан,

Пәрәмәчтән, күмәчтән.

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын.

Игеннәрнең башлары

Ач булмасын, тук булсын.

Шушы йоладан соң барлык авыл халкы яңгыр явачагы һәм, нәтиҗәдә, мул уңыш җыеп алачагына ышанган.

Яңгыр теләү йоласы бүген дә кайбер районнарда сакланып калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100