news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева үзен тәнкыйтьләүчеләргә җавап язган

news_top

СССРның халык артисты Алла Пугачева социаль челтәрдә үзенең аудиториясен яратуын, ә аның элек язган «коллар һәм холоплар» дигән сүзләре бөтен Россия халкына түгел, ә «көнчеләргә һәм яла ягучыларга» кагылуын язды.

«Мин аны яратам һәм кызганам, ә сез минем адреска әйткән тупас сүзләрегез, абсурд уйдырмалар һәм нахак ялганнарыгыз белән миннән алар хакына гомер буе яшәгән һәм җырлаган, сәламәтлегемне һәм шәхси тормышымны корбан иткән кешеләремне читкә этәрергә тырышасыз», – дип язган Пугачева.

Ул азатлыкны төп байлык дип санавын да яза. «Мин аны үземдә кадерләп саклыйм, шуның белән яшим һәм яктылыкның – караңгылыкны, яхшылыкның явызлыкны җиңүенә, хакыйкатьнең яла ягудан өстен чыгуына кадәр яшәргә тырышырмын», – дип тәмамлаган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар