Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачева Грязь авылындагы замогына кайткан – видео

news_top_970_100
Алла Пугачева Грязь авылындагы замогына кайткан – видео
Видеодан скриншот

Алла Пугачева Мәскәү янындагы Грязь авылындагы замогына кайткан. «SHOT» телеграм-каналы хәбәрчеләре аның өенә кайту мизгелен видеога төшергән. Хәбәрчеләр замокта Пугачева кайтуына әзерлек эшләре баруын күргән.

Кичә кич Пугачеваның Псков өлкәсендәге контроль-тикшерү пункты аша Россия территориясенә керүен хәбәр иткән идек. Анда ул поездга утырган һәм бүген иртә белән Мәскәүгә килеп җиткән.

Алла Пугачеваның туган иленә күпмегә кайтуы билгеле түгел, аның планнары да әлегә хәбәр ителми.

Искәртеп үтик, артист Россиягә ялгызы гына кайткан. Ире Максим Галкин* аның белән булмаган. Пугачева, чик аша чыкканда, йөзен яулык белән яшереп барган.

Алла Пугачева һәм Максим Галкин* балалары белән Израильгә 2022 елның язында, махсус хәрби операция башлаганнан соң киткән иде. Шул вакыттан бирле артист Россиягә 2 тапкыр: 2022 елның августында һәм 2023 елның маенда кайтты.

Берничә көн элек, 31 октябрьдә, ул, 4 ай эчендә беренче тапкыр, Россиядә тыелган социаль челтәрдә «Живем дальше» дип язып, фотосын урнаштырган.

Пугачева Ленинград вокзалында.

*Чит ил агенты дип танылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100