Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алла Пугачеваның кайту сәбәбен продюсер сөйләгән: «Васыяте күптән әзер»

news_top_970_100
Алла Пугачеваның кайту сәбәбен продюсер сөйләгән: «Васыяте күптән әзер»

Алла Пугачеваның кичә Россиягә әйләнеп кайтуын хәбәр иткән идек. Җырчының Россиягә кайтуына 1 тәүлек тә узмады, җәмәгатьчелек вәкилләре аны тоткарлауны һәм аннан Украина Кораллы көчләрен финанслауда катнашуы турында сорау алуны таләп итәләр.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, «Зов народа» оешмасы җәмәгатьчелеге РФ Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкинга һәм Эчке эшләр министры Колокольцевка мөрәҗәгать юллаган. Алар Пугачеваны «Интернетта мыскыллау» дигән административ маддә буенча җәзалауны таләп итә. Алар сүзләренчә, җырчы, Израильгә күченгәч, Россия кешеләрен «холоп»лар һәм «раб»лар (цитата: «Пусть скрежещут зубами. Были холопами стали рабами») дип атаган. Бу маддә буенча максималь җәза – 10 мең сум штраф.

Моннан тыш, җәмәгатьчелек Алла Борисовнаның ире – иноагент Галкинга теләктәшлек белдерүен дә искәртә, чөнки ул Украина Кораллы көчләрен финанславын ачыктан-ачык таный.

Сүз уңаеннан, Пугачева РФ Юстиция министрлыгыннан үзенә дә иноагент статусы бирүне сораган булган.

Пугачеваның туган ягына кайтуы турында кайбер мәгълүматны «Комсомольская правда»га башкала продюсеры сөйләгән: «Ни өчен кайтканын әлегә белмибез. Ул Грязь авылында ире йортында урнашты. Анда аларның даими рәвештә хезмәтчеләр штаты: 2 сакчы, ярдәмче һәм йортта ярдәм итүче хатын-кыз яши. Май аенда Алла Мәскәүдә кунак булып йөрмәде: шуңа күрә авылга аның янына дуслары һәм юристлары килә иде. Хәзер, бәлки, юристлар белән кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә һәм кәгазьләргә шәхсән имза куярга кайткандыр. Бер генә имеш-мимеш йөри – нәрсәдер сатарга кайткан, кәгазьләргә кул куярга. Пугачева генераль ышаныч кәгазе ясатмаган. Әлегә... Васыяте күптән әзер».

«Комсомольская правда» язуынча, Пугачева күчемсез милекләренә кагылышлы теләсә нинди килешүне чит илдән төзи алган булыр иде. Моның өчен ышаныч кәгазе буенча вәкил билгеләргә һәм Росреестр аша электрон рәсмиләштерү ярдәмендә килешү төзергә кирәк. Әлегә Пугачеваның ышаныч кәгазе юк, күрәсең.

Алла Пугачева кичә РФ территориясенә Псков өлкәсе аша керде. Анда ул поездга утырган һәм бүген иртән иртүк Мәскәү янындагы Грязь авылындагы замогына кайткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100