Алия һәм Ришат Төхвәтуллинарның улы Алимның кемгә охшаган булуы социаль челтәр кулланучыларын кызыксындырган. Алия Төхвәтуллинага шул турыда сорау язып калдырганнар.
«Күпләр миңа охшаган булуын әйтә. Кемдер карый да аңлый алмый», – дип җавап биргән бу сорауга Алия.
Яшь әни сабыйның инде башын тотуы турында хәбәр итә. Нәни малай туганнан бирле «ыгы-ыгы» дип сөйләшә икән. Соңгы арада Алим Төхвәтуллин уенчыклар белән дә кызыксына башлаган.