Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәби көтүче Алия Төхвәтуллина кыз балага исем сайлап куйган

news_top_970_100
Бәби көтүче Алия Төхвәтуллина кыз балага исем сайлап куйган
Солтан Исхаков

Алия Карачурина-Төхвәтуллина социаль челтәрдәге язылучыларының сорауларына җавап биргән. Аларның күбесе, әлбәттә, Алиянең хәзерге халәте һәм карынындагы бәбие турында.

«Йөклелекнең ничәнче атнасы?» – дип кызыксынган бер язылучысы. Алия 25нче атна булуын язган.

«Гендер-пати» ясарга телисезме?» – дигән сорау килгән. «Гендер-пати» ясамыйбыз. Бала туганчы, Ришат үзенә аның җенесен әйтмәскә кушты», – дип җавап биргән Алия. Бу җавапка бәйләп: «Ришат балага алган киемнәрнең төсен күрәчәк бит», – дигәннәр. Алиянең җавабы: «Нейтраль төстәге бик күп матур киемнәр табарга була».

Баланың исеме белән кызыксынучылар да бар. «Балага нинди исем кушарга телисез?» – дигәннәр. Алия бу мәсьәләдә әле авырлыклар булуын яза. «Ваау», матур исем, балама кушар идем, дип әйтерлек исем ишеткәнем юк әле. Кыз бала өчен миндә вариантлар бар әле, ә малай өчен юк. Сезнең ярдәм кирәк булачак», – дигән Алия.

Алиянең хәзерге халәте белән дә кызыксыналар: «Борчыласызмы?» – дигәннәр. Алия «юк» дигән: «Тик минем нервылар балаларча гына уйнамый», – дип тә өстәп куйган.

«Яңа елны кайда каршылыйсыз?» – дигән сорау да бар. «Аллаһ боерса, минем һәм Ришатның әти-әниләре белән Карамалыда», – дип язган Алия Карачурина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100