Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәби көткән Алия Төхвәтуллина хейтерларының нәрсәләр язганын күрсәтте

news_top_970_100
Бәби көткән Алия Төхвәтуллина хейтерларының нәрсәләр язганын күрсәтте

Төхвәтуллинар гаиләсенең тиздән әти-әни булачагы турында хәбәр иткән идек. Алия Төхвәтуллина шатлыгы белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Яшь гаиләнең бәхете өчен сөенсәләр дә, тамашачылары, Алиянең вакытлыча сәхнәдән китеп торачагын аңлап, борчыла башлаганнар.

«Дуслар, бик зур рәхмәт. Бик күп котлаулар, хатлар килә сездән. Барысына да җавап биреп утырам, барысын да күрәм. «Уфада чыгыш ясамыйсызмыни, концертларда җырламыйсызмы инде хәзер?» – дип сорый башладыгыз. Мин Яңа елдан соң гастрольләрдә йөри алмаячакмын дип уйлыйм. Ләкин безнең әле Чаллы, Казан концертлары бар. Кемнәрнең минем чыгышларны күрәсе килә, өлгерегез, концертларда күрешкәнгә кадәр», – дип җавап биргән Алия.

Әлбәттә инде, Алиянең авырлы фотолары янында төрле тискәре сүзләр язып калдыручылар да бар. Алардан килгән:

«Ямьсез инде, астындагын күрсәтергә. Мин аны оялчан дип уйлаган идем»;

«Уф, монысы да… Йә Ходай, ахырзаман шушыдыр. Никах укытып йөргән булалар»;

«Бохарада булгандыр шул орлыгы»;

«Мин сезнең белән килешәм. Нигә бар кешегә корсагыңны күрсәтергә?»;

«Нигә кирәк иде зурга җибәрергә? Вакыты җиткәч, күрер идек», – кебек комментарийларны Алия аерып күрсәткән һәм «обожаю» дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100