Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Төхвәтуллина «Бәби көтәсезме?» дигән сорауга җавап бирде

news_top_970_100
Алия Төхвәтуллина «Бәби көтәсезме?» дигән сорауга җавап бирде

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның иҗади гаиләсендә сөенечле вакыйга булырга охшап тора. Җырчыларның фанатлары, романтик рухтагы видеоларын карап, Алиянең гәүдәсе үзгәреп, тулыланып китүен күзәткән. Бу хакта үзләренә дә язып калдырганнар, дип хәбәр иткән иде «Интертат».

Алия белән Ришат Төхвәтуллиннар чыннан да әти-әни булырга әзерләнәме? Шалтыратып, бу турыда Алиянең үзеннән сорадык. Ул «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтмәде.

«Әлегә бу сорауга җавап бирмичә торам. Дөрес сүз була калса, социаль челтәрләрдә бу хакта үзебез хәбәр итәрбез», – диде ул.

Төхвәтуллиннарның әлегә эшләре бик тыгыз вакыт. Алар тиздән башланачак гастроль турына әзерләнә. Алия белән никахлашканнан соң, Ришат Төхвәтуллин Алиянең гастрольләргә йөрмәячәге турында әйткән иде. Алай да, Алияне Ришатның концертларында күрү мөмкинлеге булачак. «Якын арада булачак концертларның барысына да йөриячәкмен», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 сентябрь 2023
    Исемсез
    Кеше бәгыре корытмагыз инде. Өйләнешкәч табарлар баласын да. Эшегез беткән икән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100