Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәби көтәсезме?» – Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина гаиләсендә шәп яңалык?!

news_top_970_100
«Бәби көтәсезме?» – Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина гаиләсендә шәп яңалык?!
"Татар-информ" архивы

Алия Төхвәтуллина (Карачурина) ире Ришат Төхвәтуллин белән берлектә төшкән романтик видеосы белән шәхси аккаунтында уртаклашкач, виртуаль дуслары Алиянең үзенчәлекле гәүдәсенә игътибар иткәннәр, дип хәбәр итә ТНВ сайты.

Алиянең «подписчик»лары җырчының әзрәк түгәрәкләнгән корсагына ишарәләп: «Ура!», «Бу минем күземә генә күренәме, әллә чынлап та бәби көтәсезме?!», «Могҗиза көткәндә», «Мин сезнең өчен бик шат!», «У-у-ух, Төхвәтуллинар гаиләсендә «пополнение» көтелә бугай!» – дип, комментарийлар язганнар.

Шулай ук, вакыйгаларны ашыктырмаска, әзрәк тактик булырга өндәүчеләр дә бар. Чөнки Алия белән Ришат әле үзләре рәсми рәвештә гаиләлрендәге үзгәрешләр турында хәбәр итмәде.

Исегезгә төшерәбез, яшьләр бу җәйдә шаулап-гөрләп туй үткәргәннәр иде.

Видео: Алия Төхвәтуллинаның (Карачуринаның) шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100