Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Туйдан соң Алия гастрольләргә йөрмәячәк. Ул гаиләне сайлады»

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Туйдан соң Алия гастрольләргә йөрмәячәк. Ул гаиләне сайлады»
"Татар-информ" архивы

Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыккач, Алия Карачурина гастроль эшчәнлеген туктачак. Бу хакта сторисларында Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.

Виртуаль дуслары җырчыга: «Туйдан соң Алия гастрольләргә йөриячәкме?» – дип сорау биргән иде. «Кызганычка, юк», – дип язды ул. Әлеге сүзләргә карата реакция зур булган, күрәсең, соңрак җавабына өстәмә рәвештә дә аңлатма бирде.

«Дуслар, икенче елга Алия концертларда булмыймы, дип борчылучылар күп булды. Икебез дә гастрольдә йөреп, буш йортларга кайту әллә ничек. Өйдә көткән кешең булса яхшырак. Сәхнә яки гаилә инде. Беребез өйдә торырга тиеш», – диде Ришат. 

«Интертат» хәбәрчесе бу уңайдан Алиянең фикерен белеште. 

«Монда тулысынча иҗат эшчәнлеген туктату турында сүз бармый. Чыннан да, Ришат әйтмешли, хатын-кыз ул өйдә көтеп торырга тиеш. Аллаһ насыйп итсә, бәбиләребез булыр. Аларны тәрбияләргә кирәк булачак. Иҗатны аны гастрольләргә йөрмичә, студиядә җырлар яздырып та үстереп була.

Үземне моңа психологик яктан әзерли башладым. Кыен булыр дип уйламыйм, чөнки мин бу гастроль тормышыннан үзем дә бераз ардым. Ришатның төркемендә 8 ел эшлим бит инде. Шуңа күрә Ришат миңа җырламаска, өйдә торырга куша, дип аңламагыз. Бу – минем үземнең дә теләгем» – диде Алия.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Бик строгий Ир булыр сын ахыры Ришат. 🥺
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100