Алия Исрафилова җыр тирәсендә барган гауга хакында: «Әле ярый урлаганнар ул җырны, дим»
Бу көннәрдә Рөстәм Асадуллинның җырын рөхсәтсез башкарып йөрүче белән ничек аңлашырга белмәве турында язган идек. Кисәтүләр ясавына карамастан, әлеге җырчы Рөстәмнең «Яшьлегем» җырын башкарудан туктамый, ул аны хәтта радио-телевидениегә ротациягә дә биргән.
- «Җырламагыз, рөхсәт бирмим»: артист үз җырын рөхсәтсез башкаручыны ничек туктатырга белми
-
Рөстәм Асадуллин җырын рөхсәтсез башкаручы белән аңлашырга җыена
Әлеге хәбәрләрне укып, күзәтеп барган җырчы Алия Исрафилова бу уңайдан Телеграм-каналында үз фикерен белдергән.
«Татар эстрадасында кабат ызгыш-талаш, артистлар кабат җыр бүлешә алмыйлар. Әллә чынлап, әллә хайп өчен башланган чираттагы бу тамашаны күзәтәбезме, әлегә аңлап булмый. Ләкин, Рөстәм Асадуллин дигән җырчының, кемнеңдер аның «Яшьлегем» җырын җырлап йөрүе белән килешә алмавы, судлар белән янавы билгеле, шуның белән бәйле, интернетта шау-шу купты.
Ә икенче күзлектән караганда, әле ярый урлаганнар ул җырны, димен, алайса Рөстәм Асадуллин дигән җырчы барын белмәс тә идем, аның шундый җыры бар икәнен дә белмәс идем. Җырын табып, тыңлап карадым, чынлап та матур, мин дә җырлар идем, ну, ярамый, дигәч, ярамый инде.
Ә сүзне җитди юнәлешкә борганда, бәлки, мин дөрес фикер йөртмимдер, әмма бүгенге көндә, йөзләгән җырчылар, меңләгән җырлар арасыннан, кемдер синең җырыңа игътибар итеп, аны сайлап, яратып җырлап йөри икән, моңа ачуланырга түгел, шатланырга кирәк, миңа калса. Чөнки, бүгенге информацион ташкында кемнеңдер игътибарын тотып калуы бик авыр.
Күптән түгел генә бер музыкантның иҗат кичәсенә барып кайттым. Кичәдә искиткеч матур әсәрләрен уйнадылар. Шул концерттан видеоларны үземнең социаль челтәрдәге статусларга куйгалагач, караучылар кызыгып, бу көйләрне интернетта табып буламы, тулысынча тыңлыйсыбыз килә, дип сорый башладылар. Интернетта ул әсәрләр юк икән. Чөнки, музыкант дустым, ул әсәрләремне башка музыкантлар урлыйлар, дип, интернетка махсус куймый булып чыкты. Ачуландым үзен: «Башкалар урлыйлар, дип, иҗат җимешләреңне яшереп ятаргамы инде хәзер? Аларның сейфта, нота хәлендә ятуыннан милләткә нинди файда да, үзеңә нинди файда?!»
Бүгенге заманада плагиат – гадәти күренеш. Плагиат кына да түгел, «авторлык үлеме» турында сүз бара. Ягъни, хәзерге заман кешесенә әсәрнең кем тарафыннан язылуы барыбер. Хәзерге заман аудиториясе үзенең игътибарының бәясен аңлый башлады: «Сезне карап баруыма рәхмәт әйт, сине күрүемә дә шат бул», – янәсе.
Шуңа күрә, контентның урлануы белән көрәшү, бүгенге көндә, Дон Кихотның җил тегермәннәре белән көрәшүенә тиң. Ләкин, инде бик каты көрәшәсең килә икән, плагиат белән көрәшүнең берничә ысулы бар: дустым кебек, әсәрләрне беркемгә дә күрсәтмичә, «итәк астында» яшереп тоту, хокукый ысул (судка бирәм, фәлән-фәсмәтән) һәм, миңа калса иң нәтиҗәле ысул, мөмкин булганча, ул әсәрләрне үзеңнеке итеп төрле каналлар аша халыкка җиткерү, халыкка таныту. Ул – иң нәтиҗәле ысул булса да, иң кыйбатлысы да, ротация бәяләренә исең китәр, сейфта тоту күпкә арзанракка чыга, әлбәттә.
Судка барып та җыр синеке булып калмый әле, чөнки телевидение белән радиода хокукый юл белән чик куйсаң да, интернетта, бигрәк тә социаль челтәрләрдә, ул чикләр көчен югалта. Шуңа күрә, халык игътибарына җырны кем беренчерәк һәм үтемлерәк таныта – җыр шуныкы», – дип яза җырчы.