Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырламагыз, рөхсәт бирмим»: артист үз җырын рөхсәтсез башкаручыны ничек туктатырга белми

news_top_970_100
«Җырламагыз, рөхсәт бирмим»: артист үз җырын рөхсәтсез башкаручыны ничек туктатырга белми
социаль челтәрләр

Популяр артист, музыкант Рөстәм Асадуллин җырын рөхсәтсез башкарып йөрүчене тапкан. Шалтыратып, аңлатып сөйләшкәннән соң да ул кеше җырны җырлавын дәвам итә икән. Бу хакта Рөстәм сторисларында сөйләгән.

«Җәмәгать, бер соравым бар. Башкортстанда минем «Яшьлегем» дигән җырымны бер кеше җырлый. Мин аңа әйттем, шалтыраттым. «Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дидем. «Ярар», – диде. Барыбер телевидение-радиоларга биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны. Ничек инде ул алай була ала? Сез нишләр идегез минем урында?» – дип кәнәгатьcезлек белдерә һәм язылучыларыннан киңәш сорый җырчы.

Рөстәмгә әлеге кешене судка бирергә тәкъдим иткәннәр.

Күптән түгел генә җырчы Илзидә Госман да охшаш очрак турында сөйләп үткән иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 сентябрь 2024
    Исемсез
    Судка бирергэ кирэк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100