Популяр артист, музыкант Рөстәм Асадуллин җырын рөхсәтсез башкарып йөрүчене ничек туктатырга белми, дип язган идек. «Җырламагыз, рөхсәт бирмим», – дигән килеш телевидение-радиоларга биргән, концертларда җырлый. Бөтен Башкортстанга яңгырата минем җырымны», – дип сөйләгән иде Рөстәм сторисларында.
Җырчы бүген янә сторисларга чыкты. Аның сүзләренчә, аңлашылмаучанлык инде чишелеш ягында.
«Башкортстан якларындагы конфликтлы ситуацияне хәл итеп бетерәбез. Шушы кеше белән аралаштык, сөйләштек Уфага килгәч, барысын да ачыклап бетерәчәкбез», – дигән ул.