Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тракторчы булып эшләгән Фәрдия әби: «Яшем йөзгә җитсә дә, һаман трактор йөртәсем килә»

Спас районы Көекле авылында 99 яшьлек Фәрдия әби Гатина яши. Киләсе елда йөзне тутырам әле дип сөенеп тора. Унбиш ел тракторчы булып эшләгән ул. Әле дә трактор йөртергә хыяллана!

news_top_970_100
Тракторчы булып эшләгән Фәрдия әби: «Яшем йөзгә җитсә дә, һаман трактор йөртәсем килә»

Мин йорт ишеген ачканда Фәрдия апа таякка таянып чолан баскычыннан төшеп бара иде. Елмаеп каршы алды, үз оныгын каршылаган кебек: «И, бәбекәм», – дип җылы итеп кочып алды. «Әйдә, кызым, әйдә, уз», – дип бүлмәгә алып керде. Бүрәнә йорт, диварда элеккеге тартма сәгать эленеп тора, тәрәзәдән ак чәчәккә чумган алмагач күренә. Утырып дога кылдык.

Фәрдия әби үзе генә яши, әле янына малае кайткан иде. «Мунча яга торсам да буладыр, кичкә кадәр сөйли ала бит ул», – дип шаяртты Гыйльман абый. 99 еллык гомерне бер көнгә дә сыйдырып булмыйдыр әле ул. Фәрдия әби үзе барысын да хәтерли, зиһене дә, юмор хисе дә, усаллыгы да Аллага шөкер.

«Акыллы усал булырга кирәк»

Фәрдия апаны авылда усал дип йөртәләр икән. Үзе әйтте. Ул унбиш еллап тракторчы булып эшләгән. Гел ир-атлар арасында эшләгәч, усаллык та кирәк булгандыр.

Тракторга ике сабан тагып эшләдем. Сабанчылар тимерне җиргә тирәнрәк кертә дә, минем трактор ыңгыраша, минем йөрәк әрни башлый, шунда егетләргә кычкыра идем. Хәзер дә миңа тавыш күтәргәнне яратмыйм, үзем генә кычкырам, - дип елмайды ул. - Акыллы усал булырга кирәк. Шул усаллык саклады мине, кызым. Ул вакытта тракторда эшләгән кызларның күбесе аракыга алданып харап булды. Ир-ат хатын-кызга бер рюмка эчереп кысып алса, кыз эри дә төшә. Алдансаң, хурлыгы күпме булыр! Аллага шөкер, сүз әйтерлек булмадым.

 

Фото: © Абдул Фархан

Җибәргән булсам, беткән булыр идем. Берсендә авылга трактор белән кайттым. Безне зурлап каршы алдылар. Табынга аракы да куйганнар. Райком секретаре бер карт мужик иде. «Эч!» – диде. Мин эчмәдем. Соңыннан килеп җилкәмнән кагып куйды, рәхмәт әйтте. «Кешенең күңеле булсын дип бер йотым да каба күрмәгез», – диде ул.

«Трактор күрсәм, күңел җилкенеп куя»

Фәрдия апа окоп казу, урман кисү газапларының барысын да күргән. Үзе ишле гаиләдә туган, белемен дә алган. Ул әтисенең олы кызы булган. Җиде яшьтән әтисе белән ат арбасында йөргән. Әнисе белән кырга арыш көлтәләрен ташырга барган. Сугыш башланганчы тракторчыга укыган. Сугыш турында хәбәрне дә кыр сукалап йөргәндә белгән. Дәү ЧТЗ тракторында эшләгән. Ул тирәдә ике генә шундый трактор булган. Икенчесе башка авылда шулай ук хатын-кыз кулында булган. «Сугышка китәсе булган шунда, кителмәгән бит дурак баш», – ди Фәрдия апа.

Ул әле дә тракторларга тыныч күңел белән карый алмый. «Трактор күрсәм, күңел җилкенеп куя. Утырып китәсем килә. Җимерелсә дә, тракторларны үзебез ясый идек. Ирләр юк бит инде ул вакытта. Аның кайтканы да йә аяксыз, йә кулсыз. Запчасть булмый иде әле. Күргән җирдән тимерләрне җыеп йөрдем», – дип искә алды әңгәмәдәшем.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Миңа дигән егетләр үлеп бетте»

Булачак ире белән дә Фәрдия апа тракторда эшләгәндә танышкан. Харис абый Фәрдия ападан дүрт яшькә яшьрәк булган. «Миңа дигән егетләр үлеп бетте. Калганнарын матуррак кызлар алып бетерде, мин калдым. Ул армиядән катканны көттем, 50нче елда кияүгә чыктым. Насыйбым шул булгандыр инде. Ул вакытта яраттыммы, юкмы - белмим дә инде. Балам, шуны әйтәм: матурны эзләмә, акыллы булсын. Матурга башкаларның да күзе төшә», – ди ул.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Ире дә тракторчы булган, Фәрдия апа аның ярдәмчесе булып эшләгән. Берсе көндезге сменада, берсе – төнлә. Ике елдан беренче балалары туган. Фәрдия апа бәләкәй баланы әнисенә калдырып, басуга чыгып киткән. Икенче баласын тапканда комбайнда эшләп йөргән.

Шул вакытта бүлмәгә Гыйльман абый кереп чыкты. «Әнинең эштән кайтканын көтеп тәрәзә төбендә утыра идем», – диде ул.

Усал булсам да, кеше белән әрләшмәдем, ди Фәрдия апа. Бер хәлне генә искә алды. Иренең элеккеге йөргән кызы аны үзенә кайтарырга теләгән. Менә аның белән әрләшкәннәр. Мәхәббәт нишләтмәс. «Гел ирләр арасында эшләгәч, ирегез көнләшми идеме?» - дим. Артык көнләшмәгән, үзе дә шунда эшләгән ич, тик артык ачылып китеп сөйләшкәнен яратмаган.

Харис абый 1996 елда вафат булган. Биш ел чирләп яткан. «Соңгы тапкыр мунча кергәндә хәле авыр иде инде. Үзем юындырдым. Ул яшь иде ич әле, матур... Син мине шулай юындырырга тиеш идең бит, дим. «Аллаһның тәкъдиредер», – диде...»

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова 

Фәрдия апаның күзләре яшьләнде. Югалтулар ул гына булмаган. Алар өч бала тәрбияләгән. Бер малайлары 49 яшендә үлгән. «Нинди генә авырлык килмәсен, шөкер итегез», – дип нәсихәт бирде әңгәмәдәшем.

Безнең фотограф Расих абый өйгә соңрак керде. Фәрдия апа сикереп торды да, аның белән кул кысып исәнләште. Расих абый аппаратларын сумкасыннан чыгара башлады. «Эзләмә әле, әйберләреңне куеп тор. Утыр әле!» – ди Фәрдия апа. Расих абый аның сүзен тыңламады, әле дә сумканы кабалый иде. Фәрдия апа торып басты да: «Утыр, бу йортта мин хуҗа!» – дип тавышын күтәреп әйтте. Менә ул усаллык кайда икән! «Әүвәл йортка дога кылырга кирәк», – дип ачуланды. Утырып дога кылдык. Фотограф төшерә башлагач: «Яулыкларым әйбәтме, кызым, ямьсез әби димәсеннәр», – ди. Фотоны күргәч, бер кияү дә табылыр әле, дим. «Тфү-тфү, әстәгъфирулла», – дип көлеп куйды.

«Дуңгыз колагыннан аш пешереп бирделәр»

Тракторда эшләве аны ачлыктан саклап калган дисәм, ялгышмам. Ничек кенә булмасын, тракторчыларны ашатканнар, хөрмәт күрсәткәннәр. Күршедәге рус авылы Бурковога кайткач, дуңгыз колагыннан аш та пешереп биргәннәр. «Ашында бәрәңгесе бар иде, шуны ашадым. Кайткач әтигә сөйләдем. Әти өчен мин бик зур кеше идем. «Ник сез татар баласына дуңгыз колагы ашаттыгыз?» – дип Бураковога барып кергән. Әтине складка алып барганнар. Анда бер дуңгыз асылынып тора икән, шуннан башка әйбер булмаган. Кеше ул вакытта үләксәне дә ашады бит. Тракторчыларны барыбер ашаттылар әле», – дип искә алды ул.

Кияргә кием дә булмаган. Майга буялып каткан итәкләр... Аның астында бер кат ыштан гына. Райком секретаре Май бәйрәменә Фәрдия апага күлмәк алып биргән. Аннан соң ун метрлы тукыма алып кайтып биргән, тик анысы өчен акчасын да сораган, 100 сум торган ул.

Фото: ©  Гөлүзә Ибраһимова

Бер диварда төрле төстәге чәчәкләр белән чигелгән тукыма эленгән. «Үзегез чиктегезме?» - дим. Килене бүләге булып чыкты. Заманында үзе дә чиккән. Андый эшкә вакыт та калмаган. Трактордан кайткач, аулак өйләргә барырлык та хәл калмаган.

«Юләр кеше генә сыерны бетерә»

Өстәлдә кызыл тастымал өстендә коңгырт дисбе ята, шунда ук лупалы күзлек, дини китаплар, боргычлы яшел телефон тора. Фәрдия апа ул китапларны әле дә укый, гарәпчә дә укый белә. Аннан бакчага йөгереп чыгып китә. Анда җиләкләренә су сибәргә кирәк. Помидорлар да утыртканнар. Кызы һәм малае кайтып тора. Узган кышны Фәрдия апа беренче тапкыр Казанда кызында үткәргән. Быел бармаска дип тора. Ашауга, йоклауга карата бернинди зарлары юк. «Бераз эшләп тә алсаң, кереп авасы гына кала», – дип елмая.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Сыер булса, анысын да савар иде әле. Хәзер бетергәннәр инде. Заманында өчәрне тотканнар. «Юләр кешеләр генә сыерны бетерә. Акыллы кеше сыерга тими. Сыйлы көнең – сыер, дигәннәр», – ди ул.

Фәрдия апа трактор да йөрткән, агач та утырткан, ире белән йорт та салган, балалар да үстергән, югалтуларга да түзгән... Сөбханалла! Хәзер ул авылдагы иң өлкән кеше! Туган көнемә килерсез, дип калды. Насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100