Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил хастаханәсе табибы Евгений Окшин эштән китүе турындагы сорауга җавап бирде

news_top_970_100
Җәлил хастаханәсе табибы Евгений Окшин эштән китүе турындагы сорауга җавап бирде

Сарман районы Җәлил бистәсе халкы хастаханәдә баш табиб вазифасын үтәүче белгеч, җәй көне Кырымда суга баткан баланы коткарган Евгений Окшинның эштән китүе белән риза булмавын белдергән иде. Бу турыда «Интертат» язды.

– Чыннан да эштән китәсезме? – дип, табиб Евгений Окшинның үзе белән элемтәгә чыктык.

Бу сорауга дүшәмбе көнне ачыклык кертербез, дип уйлыйм. Әлегә бу сорауга тәгаен җавап бирә алмыйм. Җитәкчелек белән килешүгә ирешә алырбыз, дип уйлыйм, – дип җавап бирде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Әмма искәртеп үтәбез, Сарман районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов «Интертат» Окшинның эштән китүен раслаган иде. «Җәлил хастаханәсенең җитәкчесе вазифасын үтәгән табиб-хирург Евгений Окшин үз теләге белән эштән китә. Аның китүе ажиотаж тудырды. Мин аның белән сөйләштем. Аңлашылмаучанлык булмасын өчен, ул видеога мөрәҗәгать яздырачак. Кеше үзе өчен яхшырак урынны сайлый, без беркемне дә тотып кала алмыйбыз. Аның тормыш иптәше дә Җәлил хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләде, гаилә булгач, икесе бергә китәләр», – дигән иде ул.

Шулай итеп, Айрат Галимов сүзләренчә, Окшин эштән китә, ә Евгений Окшин үзе исә китү-китмәү мәсьәләсенең әле хәл ителмәгән булуын әйтә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте дә бу сорау әле хәл ителмәгән, дип җавап бирде.

Евгений Окшин бер ел элек Җәлилгә Себер якларыннан килгән. Аны бистәдәге хастаханәгә эшкә чакырганнар. «Себер шартлары балаларга да туры килми. Хезмәт хакына карамастан, Себер безгә туры килмәвен аңладык», – дип аңлатты табиб Җәлилгә килүен. Евгений Окшин үзе Җәлил хастаханәсендә эштә калган очракта, тормыш иптәшенең дә анда калачагын әйтте – Юлия Окшина биредә акушер-гинеколог булып эшли.

Табибка Җәлил халкының җылы мөнәсәбәте турында әйткәч, ул: «Рәхмәт! Анда бик яхшы кешеләр яши. Гомумән, кешеләр бөтен җирдә әйбәт», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100