Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил бистәсендә шау-шу: баш табибның эштән китүе халыкта ризасызлык тудырган

Редакциябезгә Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте: бистәдәге хастаханәдә баш табиб вазифасын үтәгән табиб-хирург Евгений Окшинның эштән китүе аларны борчуга салган. Җитәкчеләр аны ул «үз теләге белән китә» ди, ә халык «ул авыруларын алай ташлап китә алмый», дигән фикердә. «Интертат» бу вазгыятьне ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Җәлил бистәсендә шау-шу: баш табибның эштән китүе халыкта ризасызлык тудырган
Илнар Төхбәтов

Җәлил бистәсе хастаханәсендә соңгы елларда баш табиблар еш алмашып торган. Бу вазгыять Җәлил халкын пошаманга калдырган. Соңгы хәбәрне - хастаханәдә баш табиб вазифасын үтәүче Евгений Окшинның эштән китүе турындагы мәгълүматны ризасызлык белән каршы алганнар. Хәтта «хастаханә ябыла икән» дигән сүзләр дә йөри башлаган – бу турыда Җәлил халкы социаль челтәрләрдә яза.

Евгений Окшин белән бергә тормыш иптәше, Җәлилдә акушер-гинеколог булып эшләгән Юлия Окшина да китә.

Окшин – суга баткан баланы коткарган табиб

Хәтерләсәгез, быел август башында Кырымда суга баткан баланы нәкъ менә табиб-хирург Евгений Окшин коткарып калган иде, бу турыда бик күп мәгълүмат чаралары язып чыкты. 9 яшьлек баланы судан аңсыз хәлдә чыгарганнар, ул клиник үлем кичергән. Евгений Окшин анда ял итәргә килгән булган. Ул, яр буенда ярдәм күрсәтеп, баланың гомерен саклап калган. Табибның бу батырлыгын тасвирлаган хәбәр Сарман үзәк хастаханәсенең рәсми сайтында да, Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында да урын алган. 

Фото: © «Джалиль NEWS» «ВКонтакте» төркеменнән

«Окшинны яратып өлгердек»

Җәлилдә яшәүче Илмира Мөхәммәтҗанова хастаханәдәге тәҗрибәле табибларның эштән китүе белән риза түгел.

Яхшы табиблар бездән китеп бара. Евгений Окшин быел гына килгән иде, әйбәт табиб, дип сөендек. Яратырга да өлгердек, ул – бик белемле табиб. Балалар белән дә эшләде, олылар да аны ярата. Аның эштән китүен гаделсезлек дип саныйм. Хастаханәдә әйбәт табибларыбыз бар, китмәсеннәр иде, дип торабыз. 

«Хастаханә ябыла» дигән сүз дә йөри»

Быел хастаханә юлын бик күп тапкырлар таптаган Зөлфия Хәбибуллина фаразынча, Окшин үз теләге белән китмәгән.

– Мин быел нык чирләдем, икенче инсульт кичердем. Евгений Иванович Окшин миңа ярдәм итте. Аның ярдәме белән Әлмәт хастаханәсенә кердем, аннан кайткач, Бөгелмәгә санаторийга җибәрде. Безнең хастаханәнең табиблары нык әйбәт, сүз дә юк. Окшин кешене үзенең йомшаклыгы белән дәвалый, ул бервакытта да кире борып җибәрми, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Февраль аенда аягымны сындырган идем, анда да ярдәм итте. Ул – бик кешелекле, авыруларына үзенең шәхси телефон номерын да бирә иде. Бер табиб та алай номерын бирми. Калсын иде, дип телибез.

Окшин Җәлилне бик ярата, үз теләге белән китә, дип уйламыйм. Моннан йорт та алды. Бер ел эшләде, шул кыска вакыт эчендә аны бик якын иттек. Аның хатыны да ачык йөзле, янына керүе дә рәхәт. Җәлил кешеләре күтәрелде инде, табибларга тимәсеннәр иде. Хастаханә ябыла, дигән сүз дә йөри, Ул кайдан чыккандыр, белмим, әмма Җәлил халкына хастаханә бик кирәк, – дип борчылып сөйләде ул.

«Ул китсә, нишләрбез?!»

Җәлилдә яшәүче Наталия Ежова табибны калдыру өчен бөтен җиргә мөрәҗәгать итәргә әзер булуын әйтте. 

– Ул улымны дәвалады. Улыма операциядән соң ярдәм итте. Башка табиб билгеләгән даруларны күргәч: «Моны бабайлар гына эчә», – дип, икенче дарулар язып биргән иде. Казанга бару өчен юллама бирергә тиеш иде. Ул китсә, нишләрбез?!  Андый кешеләр үзләре китә алмый, ул авыруларын калдырып китә алмый. Аның кешелеклелеген күргәч шаккаткан идек. Бөтен кеше аның янына йөри иде. Ул – Аллаһтан бирелгән табиб. Мин бөтен җиргә мөрәҗәгать итәргә әзер. Бөтен кеше аның янына йөри иде. Кая мөрәҗәгать итәргә белмим, – дип сөйләде ул.

Фото: © Владимир Васильев

Җәлилдә яшәүче Гөлүсә Ногманова да Окшинга булган хөрмәте турында сөйләде. 

Гомерем буе авыр эштә эшләдем. Соңгы вакытта аякларым бик нык авырта башлады. Евгений Иванович әйбәт дәвалый, дип сөйләгәннәрен ишетеп, янына барган идем. Ул ярдәм итте. Аның янына балалар да, безнең кебек олылар да килә. Ул табибны бөтен кеше мактый. Ул эшен яратып башкара. Аның белемле хирург булуына үзем дә ышандым, – диде ул.

Ел саен Җәлил хастаханәсенең җитәкчелеге алмаша

Җәлил хастаханәсендә җитәкчелек чыннан да еш алмашынган. 2018 елда баш табиб вазифаларына Элвира Хәбибуллина килә. 2019 елда бу урынга Таһир Әхмәдуллинны билгелиләр. 2021 елда җитәкчелек тагын алмашына: табиб Марат Ямалдинов килә. Бер елдан вазифа Евгений Окшинга күчә.

2018 елда Җәлил хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Элвира Хәбибуллина бу хастаханәдә бер генә ел эшләп калган.

Мин «Авыл табибы» программасы буенча эшкә кайткан идем. Мине анда Сәламәтлек саклау министрлыгыннан юлладылар. Бер елымны эшләдем, әле тагын 2 ел эшләргә тиеш идем. Әмма мин үз теләгем белән эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр булдым. Программа буенча эшем өзелгән өчен министрлыкка 400 мең кайтарырга тиеш булдым. Министрлыкка тиешле сумманы түләргә гаиләм ярдәм итте. Ул вакытта ирем дә вафат булган гына иде әле. Ирем да табиб иде. Мин 3 бала белән Казанга чыгып киттем. 

Мин киткәннән соң, 2019 елда баш табиб вазифасына Әлмәттән травматолог Таһир Хамзович килде, бер елдан соң ул да китте. Аннан соң онколог Марат Владимирович килде. Шулай ук булды. Аннан соң Евгений Окшин килде. Инде ул да китү турында гариза язган, – дип аңлатты табиб ханым. 

Сарман районы баш табибы: «Евгений Окшин үз теләге белән эштән китә»

Евгений Окшинның эштән китүе турында белешер өчен Сарман районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов белән элемтәгә кердек. Ул табиб Окшинның үз теләге белән китүен әйтте. Җәлил хастаханәсе ябыла дигән имеш-мимешләргә дә ачыклык кертүен сорадык.  

Фото: © https://sarmancrb.tatarstan.ru/

Хастаханәне беркем дә ябарга җыенмый, андый план юк. Хастаханә штат режимында үзенең эшен дәвам итә. 2023 елга эш планы бар, хастаханә һичшиксез эшли, дигән сүз. Җәлил хастаханәсенең җитәкчесе вазифасын үтәгән табиб-хирург Евгений Окшин үз теләге белән эштән китә. Аның китүе ажиотаж тудырды. Мин аның белән сөйләштем. Аңлашылмаучанлык булмасын өчен, ул видеога мөрәҗәгать яздырачак. Кеше үзе өчен яхшырак урынны сайлый, без беркемне дә тотып кала алмыйбыз. Аның тормыш иптәше дә Җәлил хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләде, гаилә булгач, икесе бергә китәләр. Ел саен яңа эшчеләр дә килә. Быел Җәлилдәге хастаханәгә якынча 7 яңа табиб килде. Евгений Окшин 18 ноябрьгә кадәр эшли, аннан соң аның урынына башка кешене эзләрбез», – дип сөйләде ул.

Фото: © Владимир Васильев

Министрлык: «Евгений Окшинның китүе буенча сорау әле хәл ителмәгән»

Бу хәл буенча ачыклык кертү өчен, территориаль Сәламәтлек саклау идарәсенә дә шалтыраттык. Ул Әлмәттә урнашкан. Идарә җитәкчесе Ренат Шакиров: «Турыдан-туры җавап бирә алмыйбыз, Сәламәтлек саклау министрлыгы аша мөрәҗәгать итегез», – диде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова сүзләренчә, Җәлил хастаханәсе ябылмый. «Хастаханә үз режимында эшли, ябылу планлаштырылмый», – диде ул. Табиб Евгений Окшинның китүе буенча сорау әле тулысынча хәл ителмәгән, диде. 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 16 ноябрь 2022
    Исемсез
    Җәлилдә әйбәт врачларны гомердә озак эшләтмәделәр инде. Бу Окшинны да китәргә мәҗбүр итәләрдер, кеше өй алганнан соң тора салып читкә китми. Сарман һәрвакыт Җәлилгә теш кайрап, аяк чалып яшәде, берни үзгәрмәгән икән. Мин гади халык турында түгел, җитәкчелек турында язам. Элек тә шулай иде, һаман шул хәл икән. Япмыйбыз дигәннәренә дә ышанасы түгел, ай -хай
  • 14 ноябрь 2022
    Исемсез
    Хэерле кич! Эгэр шундый хэл икэн районда, нишлэп андый житэкчене эш урыныда тоталар? Бу бит башка сыймаслык эйбер. Купме гади халык интегэ, купме хастахэнэ хезмэткэрлэре эшсез калды!!! Котычкыч хэл!!!!
  • 13 ноябрь 2022
    Исемсез
    Сарманның үзендә дә эшкә килгән юньле врачлар тормый, китеп бетәләр. Бу мәсьәләне тирәнрәк тикшерәсе иде.
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Монда Сарман районы глав.врачын узен алыштырырга кирэк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100