Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил премиясе алу өчен Рифат Сәлахтан лайфхак: «Дога кылырга кирәк»

Шагыйрь, Җәлил премиясе лауреаты Рифат Сәлах – Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөхәррире. Тумышы белән Буа районының Яңа Чәчкап авылыннан. Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем алган. Хаҗи. Язучылар арасында «Хәзрәт» дигән кушаматы бар.

news_top_970_100
Җәлил премиясе алу өчен Рифат Сәлахтан лайфхак: «Дога кылырга кирәк»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали/архив, Рифат Сәлахның шәхси архивыннан

Рифат, син мишәрме?

Канда мишәрлек бар, әмма үземне чын мишәр дип әйтә алмыйм. Мин – Казан татары. Татарны мишәргә, башка төркемнәргә бүлү бер яктан сәер инде. Буа районыннан әни ягына – Чувашиянең Сориле авылына баргач, миннән «Буа мишәре» дип көләләр иде. Безнең якта «к», «г» авазларын дөрес әйтеп сөйләшәбез. Ул авылдагы туганнар үзләре «къ»ны «к» дип әйтә, үзләре миннән көлә. Шундыйрак мишәр инде мин.

Татарны шулай төрле төркемнәргә бүлгәләүгә мөнәсәбәтең?

Бүлүләргә мөнәсәбәтем шундый – кавемнәребез күптер, болай барса, тиздән «Саба районы», «Актаныш районы» дигән милләтләр дә килеп чыгарга мөмкин. Чөнки һәр якның үз менталитеты, үзенә хас сөйләме бар. Без – беренче чиратта мөселман һәм төрки телдә сөйләшә торган халык. Минемчә, Россиядә яшәгән бөтен мөселман һәм төрки телдә сөйләшә торган халыклар барысы да татар булырга тиеш. Бу – бераз киңрәк сүз, ләкин фактта шул исем астына берләшкәнбез. Бу – мин уйлап чыгарган сүз түгел, «Татар телен ничек укытырга?» дигән 1916 елгы хезмәтендә Галимҗан Ибраһимов та язып калдырган. Ул татар милләтен 8 төркемгә бүлә: мишәр, типтәр, нугай, алатыр, казанлы, касыймлы, төмән, башкорт, дип тә әйтә хәтта (Татар телен ничек укытырга? (Телемезнең методикасы хакында бер тәҗрибә). – Уфа, 1916. Галимҗан Ибраһимов). Әлбәттә, ул фикереннән, бәлки, кире кайткандыр, ләкин беренче хезмәтләрендә бу бар. Без барыбыз да, әдәби телебезне формалаштырып, татар халкы булып берләшкәнбез икән, татар булып яшәргә кирәк.

Минемчә, ул формалашу Алтын Урда вакытында ук булган. Мин, Алтын Урда гына берләштергән, дип тә уйламыйм. «Татар» сүзен бик борынгыга бәйләп куючылар да бар. Бу мәсьәләдә ул кадәр тирән белемем юк, «төбенә төшеп» белеп булмый. Ләкин без үзебезне татар дип тоябыз, төрки телдә сөйләшәбез һәм мөселман халкы икән, шушы җирлектә яшибез икән – димәк, без татар инде.

Күпмедер дәрәҗәдә мишәрлек бар икән, үзеңә нинди сыйфатлар шуннан килгән дип уйлыйсың?

Мишәрне «бераз әрсезрәк» дип әйтәләр инде. Миндә ул сыйфатлар бармы-юкмы – белмим. Мин бераз чаярак һәм әрсезрәк булыр идем әле, булып кына булмый. Мишәрләр алар – диндар халык. Ни өчен аның диалекты барлыкка килгән? Чөнки ул башка милләтләр, бигрәк тә руслар арасында яшәгән. Шуңа да ул теленә һәм диненә нык тотынган. Шуңа безнең якларда дин дә көчлерәктер.

Бөтен Буаны мишәрләр дисәләр дә, безнең якның сөйләшен дә, башка якларыбыз белән дә Казан татарына якын, дияр идем.

Дингә яши-яши килдеңме, әллә ул – туганнан башлап өзлексез процесс идеме?

Шуның белән үлеп тә китә алсам, әйбәт булыр иде. Аллага шөкер, буыннар чылбыры өзелеп өлгермәде. Дин өзелмәгән буыннар булган ул. Чөнки шундый хикмәте дә бар – Советлар вакытында динне тыйсалар да, дин бетмәгән, әби-бабайларда сакланган. Әби-бабай белән үскән кешеләрдә дин көчле, алар нык, алар өчен дин бернинди культ та түгел, тормыш рәвеше. Шундый нәрсә бар бит ул – татар авылындагы иң исерек кеше дә айныган көнне, бисмилласын әйтеп, сарык чала. Һәм ул, әлбәттә, хәләл була. Безнең якта «намаз укымаган кеше чалса, хәләл булмый» дигән нәрсә юк. Шушындый халык инде без. Дин өзелмәгән, дәү әтием авылда башлап мәчет салып йөрүче кешеләрнең берсе булган. Балачактан ук намаз укып, ураза тотып, дини йолаларны үтәп яшәгәнне күреп үскән кешемен, Аллага шөкер! Халкыбызда андыйлар күп.

Кемдер дингә хәзер генә килә. Андый өзелгән буыннар өчен барысы да яңалык, әдәп-әхлак та яңалык. Аларны гаеплисем дә килми. Яңа гына дингә килгән кешеләр җәмгыятькә шаукым кебек килеп керде. Ислам диненә хас булмаганча тәрбияләнгән кеше намаз укый башларга мөмкин. Ләкин бит әле әдәп-әхлак та бар. Менә шул җитмәү аркасында мәчетләрдә дорфарак кешеләр дә бар, безнең якка хас булмаган башка йогынтыларга да биреләләр. Мин «диннең бу агымы – дөрес, монысы – дөрес түгел» димәс идем. Ләкин безнең якта шулай кабул ителгән һәм шуңа килергә кирәген кешеләрнең күбесе аңламый. Аңлата алдыммы?

Аңладым кебек.

Мин монда ваһһабичылыкка ишарә ясамакчы идем. Дине нык булган кеше барыбер традицион дингә килә. «Мөгез чыгарып» йөрүчеләр дә барыбызның да бер милләт, бер өммәт икәнен аңлап, кайтып төшә. Башта алар безне «надан» дисәләр дә, тора-бара, яшьлек максимализмы узгач, кайтып төшәләр. Дин юнәлешен сайлаган яшь кеше милләтебезне дә ярата башлаячак. Ә инде ниндидер мода буларак кына дингә килгән булса, әйтик, кыз кеше, эчми торган яхшы егеткә кияүгә чыгыйм дип, яулык бәйләгән булса...

Бу – начармы?

Күңеле тоймый икән, икейөзләнеп йөрү булып чыга түгелме? Безнең вакытта да яхшы егеткә кияүгә чыгу өчен яулык бәйләүчеләр бар иде. Мин яулык бәйләгән кызларга да шикләнебрәк карый идем. Бу электән бәйлиме икән, яшьлек максимализмы белән башладымы икән, дип уйлап куя идем... Аңлаттым-аңлаттым да, барып терәлдем ахрысы... Кыскасы, кеше ихлас булса рәхәт.

Син хәзер әдәп-әхлак кагыйдәләрен бозмыйча, чын мөселман булып яшисең, әйеме?

Шулай яшәргә тырышабыз, Аллага шөкер! Кайдадыр, ниндидер тайпылышлар булырга мөмкин. Андый чакта үзең күрмәсәң, кешеләр әйтеп җибәрсә дә ярый торгандыр – без бер-беребезне камилләштерергә тиеш. Тәнкыйть булмаса, алга китеп булмый.

«Алар барысы да премия алгач, «мин «ниерәкме» соң инде, начаррак язаммы» дигән шик керә»

Быел син Җәлил премиясе алдың. «Соңгы вагонга сикереп өлгердең» – 35ең тулганчы документлар тапшыра алдың. Нинди догалар укып комиссия күңелен йомшарта алдың икән? Алырга хыялланучыларга нинди лайфхак бирә аласың?

2017 елда булса кирәк, сез хәтта мине «Җәлил премиясе алдың» дип шалтыратып та котлаган идегез – шул вакыт котлавыгыз өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Алдан котлап куйдыгыз... Ләкин премия булмады. Ничек алай булгандыр... Авырлык белән килгән бүләк татлырак та була торгандыр.

Хәзер, законнар үзгәргәч, без кинәт яшәреп киттек – яшьлекнең яшен 35кә күтәреп куйдылар. Ә мин 31 яшьтә яшьлек белән саубуллашып шигырь дә язган идем.

Мондый премияне яшь шагыйрьләргә беренче, икенче китаплары чыккач ук бирергә кирәктер, бәлки. Кеше, мин дөрес юнәлештән барам икән, дип, канатланып язып китсен.

Икенче ягы да бар – һаваланып китә торгандыр. Ләкин эшенең нәтиҗәсен күргән кеше актив иҗат итә башлаячак. Игътибар итәм – олпат шагыйрьләребезнең дә күп яхшы шигырьләре яшь чагында язылган. Олыгая-олыгая, шигырьләрдә яшьлек дәрте сүрелә бара. Есенин әйткәнчә, «О, моя утраченная свежесть» була инде ул. Шуңа бу премияне яшьрәк чакта бирсәләр дөресрәк, дип саныйм.

Лайфхак?

Дога кылырга кирәк.

Доганың исемен дә әйтмисеңме?

Алай юк инде. Мин премияне тормыш максаты димәс идем, ләкин икенче ягы да бар – иптәшләрең алып бетергән: Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллин, Булат Ибраһимовлар... Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин алды. Илгиз Зәйниев 20 яшендә үк алды – аңа бик дөрес бирделәр. Иң дөресе! Шуңа күрә күтәрелеп тә китте, дәртләнеп яза башлады, үзен иҗатка тулысы белән багышлады.

Алар барысы да алгач, «мин «ниерәкме» соң инде, начаррак язаммы» дигән шик керә. Андый шик кертергә ярамый, әлбәттә, анысын да аңлыйм, ләкин шундый әйбер бар. Премия бер яктан канатландырып җибәрсә, икенче яктан аера. Җәлил премиясе алмаганнар да начаррак яза, дигән сүз түгел. Фәнил Гыйләҗев, мәсәлән. Лилия Гыйбадуллинаның быел эләкми калуы әкәмәт булды бит инде. Ә Йолдыз Миңнуллина нинди шагыйрь!

Премиянең гадел бирелүе мәсьәләсендә ни әйтә аласың? Синең өчен дә кемнәрдер тырышкандыр, бәлки.

Белмим инде. Комитет утырышларында сөйләшәләр, дип беләм. Яшь кешенең иҗаты көчле булып та, әле «тусовкага» кермәгән булырга мөмкин. Кешеләр сине танып белергә тиешләр, аның өчен пиар-акцияләр дә үткәрергә кирәктер. Исем магиясе дә бар. Әйтик, шигыреңнең өстенә Равил Фәйзуллин дип куйсаң, аны гениаль шигырь дип кабул итәргә мөмкиннәр. Болар берсе дә булмасын, иҗатка карап кына бәя бирсеннәр иде дә бит... Булмый шул! Бу – бәхет эше инде. Җәлил премиясе алганнан зур язучыга әйләнмисең, киресенчә – аны алмаганнан иҗатың кимеми.

«Минем дөньяда гаделлек урнаштырасым килде»

Син – белемең буенча юрист һәм филология белемең бөтенләй дә юк. Юридик белемең белән тиеннәргә газета-журналлар, Язучылар берлеге тирәсендә эшләп йөрдең, аннары нәшриятка барып кердең. Шигырьне адвокат булып та яза алыр идең.

Прокуратурага яки Тикшерү комитетына эшкә кереп, көне-төне җигелеп эшләсәң, романтик рух югалып бетәр иде...

Каян беләсең эшләп карамаган килеш?

Дусларым эшләп карады – нәрсә белән очрашканнарын беләм. Үземнең дә практикалар үткән булды. Судта практика үткәндә рәхәтләнеп шигырь яза идем. Гаделлекнең җиңеп чыгуы күңелгә рәхәтлек бирә иде. Аспирантурага керергә җыенганда вакытлыча «Идел» журналына кереп торган идем, шушы юнәлештән кителде. Бер дустым белән юрист та булып эшләп карадык, ләкин без оста бизнесменнар булып чыкмадык: берничә «эш»тән соң ул үз эшенә – Тикшерү комитетына, мин дә үз юнәлешемә кайттым. Шулай насыйп булгандыр.

Минем татар теле укытучысы Гөлсания Сәлахова, юридик факультетка укырга керүемне белгәч: «Рифат әдәбиятка кайтачак», – дигән иде. Урыны җәннәттә булсын укытучымның, ялгышмаган.

Ә нигә юрфак?

Минем дөньяда гаделлек урнаштырасым килде.

Ул өлкәдә калмавың дөньяда гаделлек урнаштырып булмавын аңлаумы?

Бәлки, бер яктан шулайдыр да. Юридик агентлыкларда эшләргә җыенган чаклар да булды. Анда кешеләргә дөп-дөрес җавап бирәсең... бер очракны сөйлим. Практика үткәндә, берәү сорау белән килде. «Юрист хәзер керер дә җавап бирер», – дим. Бу мине: «Белмәгәч нишләп утырасыз?» – дип котырта башлады. Мин моңа закон буенча ничек булырга тиешлеген җавап бирдем. Ә җитәкчем кергәч, бөтенләй башкача җавап бирде. Теге кеше алдан мин әйткәнне «сатты». Шунда кешеләрдән күңел кайтты. Җитәкчем булган кеше: «Безгә күбрәк акча эшләргә кирәк, син бөтенесен дөресен әйтергә тиеш түгел», – дип аңлатты. Бу да бизнес бит. Агентлыкларда эшлисең икән, күбрәк «иск» язарга тиешсең. Ул үтәме, юкмы – син, язып, акча эшләргә тиеш.

Судта кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучыларның хәйләсе дә бар – алар судка беренче утырышка килмиләр, аларга ышанып, клиент килми, беркем дә килмәү сәбәпле, икенче судка калдыралар. Шуннан ул «тегесенә дә, монысына да бардым» дип, өстәмә түләү сорый. Шушы әйберләрне күреп, күңел дә кайтты. Бәлки, гадел итеп тә эшләп буладыр, ләкин башлап җибәргәндә шундый очраклар мине тоткарлап калды.

Бөтен яңа законнарны, юриспруденциядәге яңалыкларны күзәтеп барасыңмы?

Күзәтеп барырга тырышам. Безнең эштә авторлык өлкәсен дә белеп тору кирәк. Россия законнары ул элек тә катлаулы иде, хәзер дә катлаулы булуын дәвам итә. Безгә укыган чакта «Строгость российских законов компенсируется необязательностью их исполнения» дип өйрәттеләр. Бер яктан, кешеләр, бөтен законнар эшләми, дип борчыладыр. Ләкин кайбер законнарның эшләмәве хәерле. Мәсәлән, бездә Яровая законнары кебек законнар кабул ителде бит инде, аларның яртысы эшләми, дип беләм. Эшләмәсен дә! Безнең илдә, дөньяда да шулайдыр, «югарыдагы» җитәкчеләр кайсы законның эшләвен тели – шулар эшли. Хәтта булмасалар да.

Әмма бездә бөтенесе хаос дип уйлыйсы түгел, эзлеклелек бар. Судьялар канунга нигезләнеп хөкем чыгара. Барысы да канунга нигезләнгән, ләкин кызык әйберләр дә бар, дип әйтәсем килә.

Бүгенге вазгыять турында сорау бирүчегә дә, җавап бирүчегә дә зыян килмәслек итеп бәя бирә аласыңмы?

Хәзерге вазгыять ул – берәр җиргә ял итәргә барып кайта торган чордыр, дип әйтсәм генә. Мондый вакытта безгә бер якка да орылып бәрелергә ярамый. Аек акыл белән эш итәргә кирәк. Бер яктан гаделсезлекне дә булдырмаска... икенче яктан... әйтмим. Үзгәрер, Алла теләсә, хәерлегә үзгәрер, дип көтәбез инде. Беркемгә дә рәхәт түгел. Бөтен кеше бу вазгыятьнең колы булып калды, дип саныйм. Шул ук җитәкчеләр дә. Башлаган эшне тәмамларга кирәк, тәмамлап булмый. Авыр хәл! Мобилизацияләрдән Алла сакласын, дип торабыз.

«Сайласалар, эшли дә идем»

Бер елны син үзеңне Язучылар берлегенә рәислеккә тәкъдим иткән идең. Бу – булу мөмкинлегеңә ышанумы, әллә язучыларны тикшереп карау идеме?

Анда кызык ситуация булды. Бер кандидат кеше аркылы гына үзен якларга дип әйттерде. Кем икәнен әйтмим, мин аның рәис булуын теләми идем. Нигә ул минем белән шулай сөйләшә, нигә мин үзем бармаска тиеш соң, дигән бер ачулану булды. Икенче яктан карасак, Башкортстанда бит андый әйбер үтте (Айгиз Баймөхәммәтовның Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлануы турында әйтә. – авт.). Ә нигә бездә булмаска тиеш иде?

Данил Салихов сайланган ел иде бит, әйеме? Сиңа ничә яшьләр булды икән?

30лар тулып баргандыр. Дөресен әйткәндә, сайласалар, эшли дә идем.

Ягъни, программаң бар иде.

Бар иде. Нәрсә эшләргә кирәген дә чамалый идем шикелле. Безнең язучыларыбызга игътибар аз дип саныйм. Һәр язучы белән эшләргә кирәк. Мөгаен, Берлек шулай эшлидер дә. Язучыларыбызның нинди әсәрләре бар, ул иҗат итә аламы, иҗат өчен нинди шартлар кирәк – шуларны белешеп торырга кирәк. Мин татар әдәбиятында без бик аз эшлибез, дип саныйм.

Без дип, язучыларны әйтәсеңме?

Әйе. Без аз иҗат итәбез шикелле. Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булгач күрәм бит инде – язучылар китергән әсәрләр 70нче, 90нчы елларда чыккан була.

Язучылар берлеге әгъзаларының күпчелеге бик өлкән яшьтә бит. Билгеле бер яшькә җиткәч актив иҗат итеп буламы икән? Бу – сиңа сорау түгел инде, аңа син җавап бирә алмыйсың...

Әлбәттә, җавап бирә алмыйм. Араларында иҗат итүчеләр бар бит. Ренат Харис, мәсәлән, үзенә максат куйган – ялгышмасам, көнгә 1 шигырь язамы, 3не язамы – аның планы бар икән. План белән эшләгәч, нәтиҗәсе дә бар. Ул – югары профессиональ дәрәҗәдә иҗат итә торган кеше – 10 шигырь яза икән, берсе, һичшиксез, гениаль булачак. Мин аңа сокланам. Эшенең нәтиҗәсе дә бар, яңадан-яңа җырлары да туып тора. Эльмир Низамов белән күпме җыр иҗат итәләр! Ренат абый – безнең өчен үрнәк. Шундый шәхесләр күбрәк булса, әдәбият алга китәр иде. Мин үзем турында әйтә алмыйм, шулай максат куеп яхшы иҗат итәм, дип.

Бәлки, безгә җыелышып, аерым бер темаларга язарга кирәктер. Мәсәлән, каен турында, «Татмедиа» турында, ишегалды турында... Элек Ркаил абыйлар җыелышып язганнар бит. Бервакыт Газинур абый, Ләбиб Лероннар җыелышып, кызыл кар турында язганнар. Үзебезгә иҗади биремнәр биреп, җыелып иҗат итү, аралашу җитми.

Бәлки, аның вакыты узгандыр... Бу – мөмкин хәлме икән? Сез – бер буында 20ләп кеше. 10 кеше җыелып, кызыл кар турында шигырь яза аласызмы? Син җыя алыр идеңме?

Авыр сорау, әлбәттә. Минемчә, булыр шикелле. Ватсап аша да эшләп була. Шундый акция эшләнсә...

Ул акцияне эшләү өчен сиңа Ркаил булырга кирәкмени? Тот та эшлә Рифат Сәлах булып кына.

Әлбәттә, мондый акцияне үзебез дә оештыра алабыз. Әмма сүз бер акция турында гына бармый. Акциянең максаты да булырга тиеш. Мин аны оештырам икән, китап итеп тә чыгарырга тиеш булам. «Кызыл кар» китабы, диик. Рәис кеше аның нәтиҗәсен булдыра аладыр.

Ә Ркаил Зәйдулла, яшьләргә без кирәкмибез бугай, диде. Ул бинаның подвалын сезгә бирергә риза, ләкин кирәкме ул сезгә? Син анда 20 яшь кешене җыеп нидер оештыра аласыңмы?

Оештырырга була, нигә булмасын! Безгә җыела торган урын кирәк. Мин әле бу турыда белмәгән идем, Ркаил абый белән сөйләшергә кирәк тә җыелырга кирәк. Бәлки, кичәләр дә әзерләргәдер. Бу юнәлештә безнең Гөлүсә Закирова эшли, бер оештырган да иде. Безгә очрашулар кирәк, иҗади аралашулар. Белмәгән идем Ркаил абый сүзләрен...

Рифат, сез бит бер-берегезнең интервьюларын да укымыйсыз хәтта.

Әйе шул. Илгиз Зәйниев белән интервьюны укыган идем... Укырмын, Алла теләсә.

Бер көтелмәгән сорау – Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын төшергәндә финанс кыенлыкларына очравын инициация йоласын узу белән чагыштырды. Синең үзеңне «балалыктан бәреп чыгарган» шундый берәр вакыйга булдымы?

Мине балигъ булдырган вакыйгамы? Булды андый вакыйга. Бер әдәби иҗат берләшмәсендә кинәт кенә конфликт булып алды, һәм мин ул берләшмәдән киттем. Минем өчен шул хәл инициация булгандыр инде. Мин якын иткән кеше миңа карата ышанычсызлык күрсәтте – шундый әйбер булды, әлбәттә. Бу – студент чакта булган әйбер, барысын да әйтәсем килми.

Синең гаебең нәрсәдә иде?

Гаепме? Гаеп – бер конкурс үткәргән идек, мин анда жюрига ул теләгән кешеләрне чакырмаганмын. Чөнки конкурсларның үз сәясәте бар икәнлеген уйламый идем, кемнәрдер арасында дошманлык булуын белмисең дә, белергә дә теләмисең. Мин ул теләмәгән язучыны чакыру сәбәпле, иҗат берләшмәсеннән китәргә туры килде. Бу очрак мине ныгытты. Без ул кеше белән хәерле мөнәсәбәттә, ләкин шундый очраклар булу мөмкинлеген аңлыйм. Хәзер кешеләр мине яклар, авыр хәлгә куймас, дип уйламыйм. Теләсә кем теләсә кайсы очракта кешене авыр хәлгә куярга мөмкин, дип уйлыйм. Бу – кешеләргә ышанырга ярамый дигән сүз түгел, ләкин бу шулай – ышанып бетәргә ярамый!

Бу – син ышанып бетмисең, дигән сүз булды бит инде, әйеме?

Ышанып бетмим түгел, кешедән начарлык күрергә дә әзер торам, дигән сүз. Кеше миңа начарлык эшли икән, гаҗәпләнмәячәкмен.

Теге кеше белән ара өзелдеме?

Башта өзеп тордык, аннары җайланды. Мин хәзер аның өчен кешеләр белән араны өзмим, бу – ул кешенең сайлавы.

Кан дошманнарың бармы?

Бардыр. Ләкин мин аны белмим. Мин шуның белән бәхетле.

«Безнең балалар әдәбияты түбән дәрәҗәдә, әле дә ничек яши, дип уйлап куясың кайчагында»

Татарстан китап нәшриятында эшләвеңнең «плюсы» булып ничә китабың чыкты?

Нәшриятта эшләгәнче үк 3 китабым чыккан иде. Эшли башлагач, тагын 3 китап чыкты.

7 ел эшләгәч, ике елга бер чыккан була инде.

Кеше актив иҗат иткән очракта, нәшриятта ике елга бер китабын чыгару, дигән нәрсә бар инде ул. 2019 елда «Чәчәкләр яраткан песи» дигән китабымны чыгару миңа бүләк иде. Китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан нәшриятта эшләгән язучыларга ясалган бүләк. Балалар китабы чыгарыйк, дип уйлаштык, ул яхшырак сатыла. Шул китап булмаса, күп шигырьләрне балалар өчен язмаган да булыр идем. Мин ул китап өчен бик сөенәм. Ул бик юка гына. Тагын бер китабым 2021 елда чыкты.

Нәшриятта гап-гади мөхәррирнең сүзе үтәме? Син үзең яхшы дип санаган язучының китабын чыгарырга лаек дип, җитәкчелекне ышандыра аласыңмы?

Яхшы китапның яхшы икәнен бөтенесе дә аңлый. Ләкин бит әле нәшрият соңгы инстанция түгел, аның өстендә тора торган оешмалар бар. Без үткәргәнне алар төшереп калдырырга мөмкин.

Лаеклы язучылар бар, ләкин монда тагын бер хикмәт бар. Безнең яхшы язучыларыбыз балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яхшы яза. Алар күбрәк өлкәннәр өчен язганнарын чыгарырга тырыша – акча эшлиселәре килә. Чөнки гонорар юл саныннан санала. Балалар китабы чыгара икән, беренчедән, ул калын булмый, күбрәк рәсемле булып, аны рәссамнар китабы дияргә була. Икенчедән, профессиональ язучыларыбыз балалар әдәбиятын аңлап бетермәскә мөмкин, «Ярамаган тагын бала-чагага» дигән принцип белән дә яза кайберләре. Кайчакта 3 шигырьнең 1сен калдырып, яки бөтенләй калдырмаслык дәрәҗәдә тикшереп чыгасың. Безнең балалар әдәбияты түбән дәрәҗәдә, әле дә ничек яши, дип уйлап куясың кайчагында.

Мине тынычландыра торган бер факт таптым. Безнең билгеле язучыларыбызның элеккеге калын-калын китапларын ачып карыйм да, андагы шигырьләрнең өчтән берен генә кертер идем, дим. Димәк, мин артык таләпчән бугай. Бәлки, кайчакта «ярамаган тагын бала-чагага» дип тә карарга кирәктер. Ләкин без намуслы эшләргә – балаларга югары дәрәҗәдәге әсәрләрне тәкъдим итәргә тырышабыз. Язучылар үпкәлиләр дә, «бу шигырем ничә мәртәбә басылды, син генә төшереп калдырасың» дип тә әйткәннәре бар. Хәзер бит чоры да үзгәрде, Советлар Союзы шигырьләре дип әйтик инде, пионерлар турындагы шигырьләрне, мәсәлән, хәзер хәзер кулланып булмый инде.

Нишләп булмасын? Хәзер кулланып була башлый түгелме? Балалар оешмасы да төзелде.

Мин ул турында әйтмим. Төп максатыбыз – балаларга яңалык, ачыш булган, әдәби рәхәтлек, әдәби ләззәт китерә торган шигырьләрне һәм проза әсәрләрен тәкъдим итәсебез килә. Мәсәлән, Роберт Миңнуллинның «Ачуымны китерсәгез, БАМга китәрмен әле» дигәнрәк сүзләр белән бер шигыре бар. Хәзер БАМга китеп булмый, аны төзеп бетергәннәр. Шуңа кайбер темалар искерә... Кайчагында бөтенесен сызып атасы килә, ләкин үзеңнең артык кырыс икәнеңне аңлыйсың.

Ә син редакцияләгәндә үзеңне тәгаен дөрес уйлыйм дип уйлыйсыңмы?

Безнең киңәшләшер кешеләр бар. Галимҗан абый Гыйльманов – күп еллар эшләгән бик яхшы мөхәррир, аның белән киңәшәм. Моңа кадәр Газинур Морат эшли иде – аның белән киңәшә идем. Күп очракта фикерләр тәңгәл килә, проблема булганы юк. Укый-укый шуны аңлыйсың – без бөтенләй үк надан кешеләр түгел икән. Чөнки филологиядә укымагач, гәрчә мәктәптә әдәбиятны яхшы укысам да, республика олимпиадаларында җиңсәм дә, әдәбиятны беләмме икән, дигән шик бар иде. Шуңа икеләнгәндә кереп сорыйм да, нәкъ мин уйлаганча җавап биргәч, ышаныч туа. Нәшриятка килгәндә әсәр идеаль булып бетми инде – идеаль әсәр китерсәләр, кирәгебез булмас иде.

Бер катлаулы сорау бирәм. Синең кайбер хезмәттәшләрең белән минем мөнәсәбәтләр катлаулы – Ленар Шәехне сүгеп торам, «облом года» дип яздым, Галимҗан абый Гыйльманов белән дә «Идегәй» аркасында каршылык чыкты. Алар – синең яраткан хезмәттәшләрең. Аларны яклап, мине «бәреп үтерәсең» килмиме?

Катлаулы сораулар! Ничек дияргә дә юк... бер яктан яклыйсы да килә, икенче яктан, объективлыкны да карарга тырышасың. Күп очракта... кайбер очракларда фактларга карыйм да... юрфакта укыган кеше булгач, фактларга карарга тырышам... фактлар, ничек дип әйтим, кайчак сезнең яклы да була. Мин Ленар Шәехне бик хөрмәт итәм, Галимҗан абыйны остазым дип саныйм. Сез әдәбиятны башкача күз алдына китерәсез, алар – башкача. Бу – фикерләр бәрелеше, абсолют дөреслек турында бәхәсләшү түгел. Спектакльне дә бит берсе «гениаль» дип чыга, икенчесенә бөтенләй ошамый, «татар рухы җитмәде» ди, мәсәлән. Шундыйрак фикерләр... барыбер, Ленар абыйны яклыйсы килә инде.

Эшеңдәгеләр минем янга интервьюга барырга киңәш итмәсә, нишләгән булыр идең?

Без бит инде демократик җәмгыятьтә яшибез...

Шулаймыни?

Шулай инде. Һәрхәлдә Конституциябездә шулай язылган. Андый тыюлар булса, дөрес әйбер булмас иде.

«Идея урлаучы кешеләрне язучылар үзләре танымый, кабул итми башлый»

Минем берничә тапкыр күтәргән темам буенча синең фикерне дә беләсе иде. Әдәбиятта бер үк әйбернең кат-кат язылуын урлашуга санаргамы, әллә табигый хәлме бу?

Кемнедер күздә тотып сорыйсызмы?

Юк инде, бу төрле кешеләр иҗатына карата кат-кат күтәрелә торган тема. Яңалык әйтеп буламы әле әдәбиятта?

Бу теманы сез миннән яхшырак беләсездер, күп яздыгыз. Минемчә, кеше ниндидер язманы укып, аңлы рәвештә кабатламый икән, аның бер үк фикерне яңадан әйтергә хакы бар. Монда әшәкелек булмаска тиеш. Мәсәлән, минем шигырьләрне укып, җырлар язганнары булды. Карыйм – минем фикерне язган. Мин үземчә ачыш ясап язам, ул матбугатта басыла. Кемдер шуны алып, йә җавап итеп яза, йә фикерне үстереп җибәрә. Шундый җырлар бар.

Дәгъва белдермәдеңме?

Нигә белдерим инде? Россия кануннары буенча идея сакланмый. Икенчедән, идея урлаучы кешеләрне язучылар үзләре танымый, кабул итми башлый. Юридик яктан гаепләп булмаса да, яратып бетермиләр.

Мин тырышып уйлап чыгарам, ә ул ала да яза – бик җайлы. Икенче яктан, идеяне урлап, үстереп, кешегә җиткерә аласың икән – ул үзе бер талант. Беренче әйткән кешенең идеясе, шигыре зәгыйфьрәк, тегесенеке әйбәтрәк булырга мөмкин. Кабатланырга була, әшәкелек булмасын! Кемнеңдер шигырен укып, шуңа тәэсирләнеп язасың икән, эпиграф куярга кирәк – беркем бер сүз әйтә алмый. Яки тагын бер ысулы – «тәкълид» дип язып куярга була. Бездә тәкълидләр язу традициясе элек-электән булган. Мең мәртәбә чәйнәгәннәр, берсе генә истә калган. «Хөсрәү вә Ширин» кабатланып язылган, дип беләм. Кабатлыйсың икән, яхшырак язарга кирәк.

Шигърият ул – яшьлек, кеше тора-бара башка жанрларга күчә, дигән фикерләр дә бар. Шагыйрь булып башлаган Ркаил Зәйдулла бөтен жанрларны колачлады, Рүзәл прозага күчеп бара. Сине соңгы арада театрда очратуым драматургия жанрына күз салып йөрүең түгелдер бит?

Башка жанрга күчү кирәк. Бәлки, язар өчен әдәби сәяхәтләргә, ял йортларына китәргә кирәктер. Башка жанр мәсьәләсендә сезнең белән килешәм. Хәтта хикәя язып «Тулпар» журналында (Башкортстан) чыгарганым да бар. Ә драматургия жанрына килгәндә, ул күп гыйлем сорый. Луиза Янсуар драматургия остаханәсе үткәргәндә Илгиз Зәйниевның бер дәресенә барган идем – хәйран кызыклы дәрес биргән иде. Бик тирән дөнья. Бөтен ягын уйларга кирәк – интриганы да тотарга кирәк, мәгънәсе дә булырга тиеш. Тотынсаң, эшләп тә буладыр. Тотынмагач, тора инде.

«Яз» дисәләр, утырып яза башларлык күңелдә йөргән темаң бармы?

Башта йөргән сюжетлар бар. Бәлки, әле башта повесть сюжеты да йөридер.

Язучы җәмәгать эшлеклесе булырга тиешме? Һәрвакыт фикерен әйтергә тиешме?

Кайчагында фикереңне әйтмичә калсаң, әйбәтрәк тә. Әлбәттә, язучының фикере булырга тиеш, без битараф була алмыйбыз. Язучы кеше илдәге хәлгә дә, җәмгыятьтәге хәлләргә дә, әдәп-әхлак мәсьәләсенә дә битараф була алмый. Урамда кемнәрдер кочаклашып тора икән, без аларга кисәтү ясамыйча китәргә тиеш түгелдер, дип уйлыйм.

Урамда кочаклашып торырга ярамый, дисең инде алайса.

Үбешеп тору турында әйтәм. Андый мәсьәләләргә без битараф булырга тиеш түгел...

Әйтеп узасыңмы?

Әйткәнем бар шул. Бик яратып бетермиләр.

Ә ярымшәрә йөргән кызларга турында ни дисең? Алары ярыймы әллә?

Соңгы арада күргәнем юк әле.

Көннәр җылынып җитмәде чөнки. Андый очракта күзгә рәхәт булып кына үтеп китәсеңме?

Без икенче темаларга кереп киттек әле. Нәрсә дип әйтим соң? Урамда чишенеп йөргән кызлар ирләргә начар тәэсир итә инде. Сәламәтлек ягыннан ирләр өчен зыянлы, дип әйтәләр. Шуның аркасында, шундый җәмгыятьтә яшәгәнгә күрә, ирләр зәгыйфьрәк булырга мөмкин.

Без дә сүз әйтмәсәк, кем әйтсен инде?! Бу очракта безнең кебек яшьрәкләр түгел, өлкәннәр әйтсә, хәерлерәк, дип саныйм. Без әйтсәк, ул бәйләнү шикелле була башлый. Үзең дә яшь егет килеш чишенгән кыз янына киләсең дә... дөрес аңламаслар. «Әйдә киттек», – дип тә әйтергә мөмкиннәр, Алла сакласын! Шуңа күрә мондый сүзләрне – «кызым, бераз киенебрәк йөр инде» дип, олырак апалар, аксакаллы бабайлар әйтсә, бер дә зыян булмас иде.

«Өйләнү кешене тынычландыра»

Рифат, шигырьләреңнең саны бармы?

Алдан әйтсәгез, санап кергән булыр идем. Һәр китапта 200ләп шигырь булса, 1000нән артык җыеладыр. Санап чыгарга кирәк, әлбәттә. Иҗат кешесенең бөтен әйбере тузган була. Бөтенесен җыеп барсаң, робот булыр идең, мөгаен.

Икенче яктан, син шигырь дип санаган әйбер шигырьме икән әле? Бервакыт остазым Ркаил абый: «Минем дөнья әдәбиятына керерлек, дөньяга яңалык китергән 20-30 гына шигырем бар», – дигән иде. Ул яктан караганда, минем 15-20 шигырь бардыр.

Почти Ркаил белән тигез...

– Тигез дия алмыйм. Үзем югары бәяләгән шигырьләр турында сүз бара. Минем «иләгем» генә дөрес булса, китап та чыгарып тормаган булыр идем. Беренче китабымны чыгаргач, туганнан туган апам «иң матур шигырең шушы» дип, бер шигыремне күрсәтте. Ә мин ул шигырьне «ярар инде» дип кенә керткән идем. Шигырь язылган икән, димәк, шундый халәтең булган, һәм ул кемнеңдер халәтенә туры килә. Шуңа үз шигырьләреңне яндырырга, сызып ташларга ярамый, дип саныйм. Син аның ике юллыгын алып яңа шигырь иҗат итә аласың, яки үз иҗатыңны анализлый аласың. Бәлки, үзеңә ошамаган шигыреңдә синең юнәлешең билгеләнгәндер.

Киләчәктә галимнәргә синең иҗатны өйрәнү өчен алар да тарихта калырга тиешме?

– Шигырьләр күп языла, ләкин аларны дөньяга «иләп» кенә чыгарасы килә. Үз-үзеңә редактор булмасаң, зур шагыйрь булып булмыйдыр.

Шигырьләрең компьютерда гынамы? Әллә кәгазьгә бастырып та саклыйсыңмы? Архивың нинди формада?

Электрон формада. Бер танышым – яшь язучы – китап чыгарырга дип иҗатын туплаган. Ноутбугы ватылган да, хәзер бер әсәре дә юк. Китабы чыкты аның – алдан нәшриятка китергән өлеше сакланган. Әлбәттә, мөмкинлек булганда, бастырып сакларга кирәк.

Элек үзем өчен кечкенә китапчыклар чыгара идем. Әлеге вак-вак китапларның бер өлеше Татарстан китап нәшрияты китапханәсендә саклана. Чөнки Ленар Шәеховка да бүләк иткән идем. Ул акыллы эшләгән – үзендә булган бөтен китапларны, мөһер суктырып, нәшрият китапханәсенә керткән. Кайчакта аларны үзем дә карап чыгам. Аларны күпмедер вакыттан укысаң, үзеңә объектив бәя арта. Шушы китаптан 2-3 шигырь генә әйбәт икәнен аңлыйсың. Калганнары иләнеп кала. Югыйсә, исемең бераз билгеле булгач, бу белеп язгандыр дип, редактор аларны кертеп җибәрергә дә мөмкин.

Шигырь тәүлекнең кайсы вакытында языла?

Яшьрәк чагында йоклар алдыннан языла иде. Хәзер йокы туеп торгач языла.

Ручка беләнме?

Компьютерда. Юлда булса – телефонга. Ручка белән озак языла бит, язган арада, язасы килгән әйбер онытыла башлый. Сызу-бозу – кәефне төшерә торган әйбер, компьютерда чиста күренә. Әмма каләм белән язуны ташларга ярамый – рухы икенче төрлерәк була. Тиз генә бетереп булмаганга, уйлап язасың.

Депрессия булса, ничек чыгасың? Дөньядан, тормыштан канәгать булмаган чакларны, мәсәлән, ничек кичерәсең? Әллә диндәге кешенең андый проблема юкмы?

Булмый дип әйтеп булмый. Өйләнгәнче, «бу дөньяда мин нишлим» дигән уйлар да килә иде. Бигрәк тә иҗат кешесе алай уйлый инде. Өйләнгәч... кешегә мәшәкать кирәк...

Гаилә тормышы басамы?

Басмый, тулылана. Өйләнгәнче «кемгә өйләнәм» дип борчыласың, «кайда яшим», «ничек яшим» дип уйлыйсың. Өйләнгәч, тынычланып каласың. Кешесен таптың, өйләндең – төп максат үтәлде, Аллага шөкер! Тормыш түгәрәкләнә.

Дөрес өйләндемме, дип икеләнмисеңме?

Андый уй булмаса әйбәтрәк. Өйләнү кешене тынычландыра. Күңел төшенкелегенә китә башласаң, балалар белән уйнап аласың – алар барысын да оныттыра, Алланың рәхмәте!

Милләт өчен, халкыбыз өчен борчылу да бар инде. Телебезне белүче, иҗатыбызны аңлаучы булырмы, дигән уйлар килә башлый. Чишү юлын табалмый торган уйлардан качарга кирәк, минемчә. Без барыбер Аллаһы Тәгалә өчен уйлап бетерә алмыйбыз. Без хәлдән килгәнне эшләргә тиеш. Милләтебез саклансын өчен татар итеп, мөселман итеп балаларыбызны тәрбияләргә тиеш. Калганы – башка кешеләр эше.

 

Фото: © Рифат Сәлахның шәхси архивыннан

Син китап нәшриятында эшлисең. Артык зур булмаган хезмәт хакың килеп тора. 3 бала үстерәсез. Акча җитәме? Хатының синнән канәгатьме ул яктан? Әллә үзе күбрәк аламы?

Аллага шөкер! Әле декретта утыра. Киләсе елга эшкә чыгачак һәм күбрәк алачак. Ул – иң кирәкле профессия кешесе – рус теле укытучысы.

Ә хәзер?

Хәзер минем акчага яшибез.

Нәшрият әйбәт түлиме, әллә булганына шөкер итә беләсезме?

Бер яктан, булганы да җитә. Икенче яктан, беләсезме ничек – акча уйламаган җирдән килеп керә бит ул. Әйтик, төрле конкурслар булып тора. Мәсәлән, «Татар сүзе» конкурсында 2нче урын алдым – 40 мең сум акча кесәне төртеп тишми. Хезмәт хакым аз, дисәң дә, ел ахырында салым отчетын ачсаң – үзеңнең айга хәйран гына сумма эшләгәнеңне күрәсең дә, кая китте икән бу акчалар, дисең. Ихластан әйтәм. Үзеңне 25-30 мең сумга яшим дип уйласаң да, аңа гына яшәмибез икән. Каяндыр килеп тора икән, Аллаһның рәхмәте. Аллаһ ризыгын биреп тора, юлларын ачып тора. Миңа Аллаһтан айга, мисал өчен, 100 мең сум керә, дип язылган икән, нәшрият никадәр генә аз түләсә дә, ул миңа керәчәк. Үзем дә гаҗәпләнәм.

Намаз уку файдасыдыр инде алайса. Хатының канәгать инде, алайса? Җитми, дип тавыш чыгармый.

Аллага шөкер, аңа җитә бит. Биреп торам. Шәригатьчә яшәргә тырышабыз – аның үз бюджеты, минем үз бюджетым. Хатын-кызның үз акчасы үзенә генә булырга тиеш, матди проблемаларны ир кеше хәл итәргә тиеш. Кайчакта хатын-кыз ярдәм итсә дә ярый инде, куркыныч түгел.

Милләт турында уйланам, дисең? Татар милләте дигәндә, кемне күздә тотасың?

Үз телебездә сөйләшкән, үз динебезне тоткан халык инде ул.

Керәшеннәрне сызасыңмыни?

Юк, сызмыйм, алар безнеке.

Димәк, тел генә кала. Ул беренчелме?

– Тел булмаса, безнең иҗатның мәгънәсе калмый бит инде.

Урыс телле татар язучыларына мөнәсәбәтең?

Татарча язсалар, хәерлерәк булыр иде. Әмма аларны гаепләп булмый. Шамил Идиатуллин, мәсәлән, нәкъ безнең кеше. Дөньяга карашы да татарча. Шулай насыйп булган инде, русча яза, ләкин ул яшәгән саен милләтебезгә кайта бара. Телебезне дә камил белә. Бик хөрмәт итәм. Иң элек кешенең дөньяга карашы безнеңчә булырга тиеш, ә телне барыбер сызып ташлап булмый. Рус телле татар чыгышлы язучылар арасында үзләрен татар дип тоймый торганнары да бар бит. Алар милләттәш кебек түгел. Күбесе динебезне дә саткан булып чыга. Мин керәшеннәр турында әйтмим. Мөселман татарларыннан чыгып, икенче дингә күчкәннәр була. Исемнәре татарча булып калса да, аларны милләтәшем дип саный алмыйм.

Әсәрләреңнең русчага тәрҗемәсе бармы?

Бар. Рус теленә дә, азәрбайҗан теленә дә. Сезнең тәрҗемә әсәрләренә мөнәсәбәтегезне беләм... «Үтми торган товар» дип әйтмәкче буласыз.

Мин хәзерге вакытта, мәсәлән, Пушкинны татарчага тәрҗемә итүнең мәгънәсен күрмим. Ә сезнекеләрне тәрҗемә итәргә кирәк. Ләкин кемгә һәм сезнең шигырь кирәкле аудиториягә ничек барып җитәр, диюем.

Анысы авыр инде. Рәсүл Гамзатов кебек үрнәк булса гына. Чөнки аны бик яхшы тәрҗемәчеләр тәрҗемә иткән. Ул вакыт шундый кеше кирәк булгандыр. Бу бит сәясәт белән бәйле. Сәясәткә кирәк булды икән, себер татарларына игътибар итәбез, әстерхан татарларына барып кайттык...

Себер татарына Тукай премиясе бирдек...

Әйе. Бөтенесе бәйләнгән. Дөнья тигез генә акмый. 2021 елда, пандемиядән ничек чыгарбыз, дип яшәп ята идек. Хәзер ул булган кебек тә түгел. Әлбәттә, күп югалтулар да кичердек... Әмма өйдән чыга алмыйча ятканыбызга ышанасы да килми. Татар халкы «әйләнә дә бер баса» дип, дөрес әйтә инде.

Өйдә ятканда ниләр эшләдең?

Без ул вакытта күчендек. Мин, ләззәтләнеп, үз йортыбызда яшәдем. Пандемия алдыннан гына, аны-моны уйламыйча, йорт алган идек.

Нәшриятта эшләп йорт алдың алайса?

Әйе, нәшриятта эшләп йорт алдым, дияргә була.

Тавыклар да асрыйсыңмы?

Бер ел бытбылдыклар асраган идек. Күсе кереп буып чыккач, күңелем төште. Хәзер бакча үстерәбез. Пандемия вакытында өйгә ияләшүе бик рәхәт булды, шигырьләр дә күп язылды.

Җырлар да язасың бит, әйеме?

Язам. 30лап җыр бар икән.

Дини җырларга күчеп бетмәдеңме әле?

Начарлыкка чакырмаса, төрле җырны язасың инде. Мәхәббәт турында да. Миләүшә Сафина үзе матур көй язып, «Карама күземә» дип («Мәңгелек сер») җырлый. Эльмира Кәлимуллина «Ак фәрештә»не җырлый.

Авторлык акчасы бераз киләме?

Аллага шөкер, бер җирдән дә юллап алганым юк. Үзләре әҗерен бирә дә, шулай гына эшлибез, җырчыларны интектереп, авторлык хокуклары даулап йөрмим. Үзләре җибәрәләр икән, алам инде. Рәхәтләнеп җырласыннар! Шунысы да зур сөенеч! Җырларымны Салаватлар да башкарса, тагын да сөенер идем. Булыр әле анысы да.

Дөньяның ничек әйләнгәнен белеп булмый. Бу дөньяда Аллаһ кушканча яшәргә иде. Бу дөньяга саф килеш килеп, саф килеш китәсе иде…

 

Фото: © Рифат Сәлахның шәхси архивыннан

 

Фото: © Рифат Сәлахның шәхси архивыннан

 

Фото: © Рифат Сәлахның шәхси архивыннан

 

Фото: © Рифат Сәлахның шәхси архивыннан

ШӘҺӘР УРАМЫНДА ТАТАР ҮСМИ...

Шәһәр урамында татар үсми,

Сирәк кенә була искәрмә.

Бу чынлыкны бер аңлаган идек

Татар авылында үскәндә.

 

Шәһәр малайлары кайтканда да,

Бик дуслаша гына алмадык.

Тумагандыр шәһәр балалары

Авыл балаларын аңларлык.

 

Үсеп җиттек. Читкә чыгып киттек.

Күп таптадык кала урамын.

Кеше өйләрендә яшәдек без,

Чит күрмәдек тулай торагын...

 

Үзебезне аямыйча монда

Көрәштек без туган тел өчен.

Татар теле, дидек, урамында

Таш каланың кабат терелсен!

 

Без калага килгәч, башка булыр,

Үзгәртербез, дидек, гавамны –

Үзебездән туган балалар да

Татар булып бетә алмады.

 

Мең кат янып, мең кат сүрелсәк тә,

Юк, үзгәрми икән бу гавам.

Соңлап кына белдек:

Туган җирдән

Читкә китү кирәк булмаган!

 

УТЫЗ БЕР

Бүген миңа утыз бер яшь тулды.

Кызлар карый торган яшь үткән.

Малай-шалай килеш яшәп булмас,

Мин китәргә булдым яшьлектән.

 

Офык очларында ак болытлар –

Мин китәргә булдым хыялдан.

Чибәр кызлар күрсәм, каушап калмам,

Мин кызармам бүтән, оялмам.

 

Һәм аларга кызым итеп карап,

Сеңлем, диеп кенә дәшәрмен.

Мин яшьлектән китәм. Моннан ары

Өлкән кеше булып яшәрмен.

 

Офыкларда йөзгән ак болытмы

Чигәләргә салган көмеш төс.

Мин яшьлектән китәм, ләкин яшьлек

Үзе кайтыр миңа, күрерсез.

 

Рәхмәт, яшьлек, синең кочагыңда

Көннәрем дә ямьле уздылар.

Сөйгәнемне синдә табып китәм,

Синдә калдырырга кызым бар.

 

Сагынмам, дип ышандыра алмыйм,

Моңсулана калсам әгәр дә.

Сөйгәнемә карап юанырмын

Син исемә төшкән мәлләрдә.

 

Офыкларга таба китеп барам,

Яңгырлар да явар, карлар да.

Сау бул, яшьлек, синнән китәм инде,

Сурәтеңне калдыр карарга.

08.07.2018

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    Рифат Сэлахнын чын йозен ачкансыз, рэхмэт
  • 29 июнь 2023
    Исемсез
    Кызык! Рәхмәт, Рузилә ханым! Сезнең сорауларыгыз бик чәнечкеле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100