Әлфия Хәбибуллина Себер татарларына: «Интертат»ны укысагыз, иң алдынгы татарлар буласыз»
Новосибирск якларына гастрольләр белән баргач, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина Себер татарларының милли матбугат чараларына язылу мөмкинлеге булмауга, андагы халыкның татарча гәҗит-журналлар укымавына борчылып кайткан. Бу хактагы фикерләре белән ул «Интертат»ка да уртаклашты һәм үзенең теләк-фикерләрен җиткерде.
Без Себер якларына, зур каршылыклар белән булса да, узган ел да барып кайткан идек инде. Быел тагын чакыру алдык һәм җырчылар Нурзадә, Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова белән Новосибирск өлкәсенең күпләп татарлар яши торган Чаны районы авылларына чыгып киттек. Атап, былтыр чыгышлар ясау мөмкинлеге булмаган, әмма безне бик көткән авылларга бардык. Бик уңышлы йөреп кайттык, дип әйтәсем килә. Бу юлы бернинди каршылык күрсәтүче булмады. Рәхәтләнеп милләттәшләребез белән аралаштык.
(Автор: Узган елның кышында артистларны өлкәнең кайбер татар авылларына концерт куярга кертмәүләре турында «Интертат» зур язма әзерләгән иде. Моның төп сәбәбе – татар оешмаларының бер-берсен дошман күреп, ызгышып ятуы булып чыкты. Язма белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз:
Чит төбәктәге концертлар, гадәттә, программа буенча узмый. Андагы халык хәлләрне сораштырырга, сөйләшергә бик ярата. Татарстандагы хәлләр белән кызыксына. Чөнки Себер татарлары саналсалар да, анда тамырлары белән Татарстаннан булган кешеләр бик күп, – ди Әлфия ханым.
«Интертат»ны укысагыз, татар дөньясында иң алга киткән кешеләр булачаксыз»
Татар дөньясыннан болар ни рәвешле хәбәрдар булып торалар икән дип, Әлфия Хәбибуллина залда утырган халык белән кечкенә генә сорашу да уздырып алган.
Күпчелеге яңалыклар белән «ТНВ-Планета» телеканалы аша таныша. Бу каналны бер авылда гына карамыйлар, анысы да – техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле.
«Ә нинди татар гәҗитләре аласыз?» – дип тә кызыксындым. Биредә яшәүче халык татар гәҗитләрен, гомумән, алдырмый булып чыкты. Менә шуннан соң үземә дә кызык булып китте. Безнең Татарстанда чыга торган татар гәҗитләренә Рәсәй буенча язылу мөмкинлеге бармы соң ул? Биредә, бәлки, Татар конгрессы һәм «Татмедиа» җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Чит төбәкләрдә дә гәҗитләргә яздыру эше оештырылса, бик яхшы булыр иде, дигән теләгемне җиткерәсем килә.
Чит төбәктәге татар авылларының һәркайсында диярлек эшләп килүче китапханәләр бар. Шул китапханәләр һәр татар гәҗитен берәр экземпляр гына алдырса да, халыкның Татарстандагы яңалыклар белән танышып бару мөмкинлеге булыр иде. Бәлки, газеталарны мәктәп китапханәләренә алдыру отышларак булыр. Чөнки безнең төп бурычыбыз – туган телебезне белгән, татарча сөйләшә алган яшь буын тәрбияләү. Мәктәп балалары татарча газета-журналлар укыса ничек әйбәт булыр иде. Укыганда тел өйрәнү аңга күбрәк сеңә бит ул, – ди Әлфия ханым.
Әлфия Хәбибуллина Себер татарларын «Интертат» элекрон газетасы белән дә таныштырып кайткан.
«Ярар, аңлашылды, газеталарга язылу белән кыенлык бар икән. Ләкин безнең бит әле «Интертат» дигән электрон газетабыз бар. Сез аны барыгыз да укый аласыз. Бу газета турында беләсезме?» – дип сорадым. Кызганычка, бер Куйбышев шәһәрендә генә «укыйбыз» дигән җавап ишеттем. Авыл җирендә агитация эшләре җитеп бетми торгандыр, шуңа «Интертат» турында белми торганнардыр, дигән фикергә килдем һәм моны «төзәтергә» булдым.
«Хәзер барыгызда телефоннарыгызны аласыз да: «Окей, Гугл, «Интертат», – дип әйтәсез. Сайтны табабыз, телеграм-каналларына язылабыз, «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәләренә теркәләбез. Безнең бөтен яңалык нәкъ менә «Интертат»та. «ТНВ Планета» күрсәтеп бетермәгән яңалыклар да, «кызган табадан» төшкәннәре дә «Интертат»та чыга. Әгәр дә сез ул газетаны укысагыз, татар дөньясында иң алга киткән кешеләр булачаксыз», – дидем. «Артистлар белән кызыксынасызмы? Аларның тормышлары сезгә кызыкмы?» – дим. «Кызык», – диләр. «Интертат»та инде аларның бөтен тормышлары. Сез үзегезнең теләк-комментарийларыгызны да язып калдыра аласыз», – дип, сезнең сайтны укып барырга киңәш иттем Чаны районы халкына.
«ТНВны карыйбыз» дигәннең сәбәбен журналист Ләйсәнә Садретдинованың татар конгрессы белән төрле төбәкләргә йөрүендә күрәм. Алар «ТНВ» каналын менә шуннан беләләр. Бәлки, калган газета-журнал журналистларына да шундый сәяхәтләргә чыгарга, татар матбугат чараларын башка төбәкләрдә дә танытыргадыр, – диде Әлфия ханым.
«Яшәү шартлары уңайлы»
Бер аралашканда дип, Әлфия Хәбибуллинадан Новосибирск өлкәсе татар авылларында халыкның яшәеше, көнкүреше турында да сорашып алдым.
Новосибирск өлкәсендәге татар авылларында халык ничегрәк көн күрә, Әлфия апа?
Безнең татар халкы – бик тырыш халык. Мине ул якларның авылларын, әлбәттә инде, үземнең туган авылым белән чагыштырып бардым.
Мин кечкенә вакытта безне авылда өчәр көтү чыга иде. Хәзер – бер көтү. Электр көтүчесе белән әйләндереп алынган көтүлектә 50ләп сыер, маллар кимегәннән-кими бара. Ә анда малларны күпләп асрыйлар, халык бик хезмәт белән көн күрә.
Яшәү шартлары уңайлы, ләкин Татарстаннан күп җирләрдә газ кермәгән булу белән калышалар. Бу урында без, әлбәттә инде, Татарстан җитәкчелегенә баш ияргә тиеш.
Яңа ел алдыннан без Тубыл (Тобольск) өлкәсе, Вагай районына да барган идек. (Быел яз ул авылны су басты, бик аяныч…) Анда, мәсәлән, кыш көне генә юл була. Яз җитү белән атнага 2 тапкыр вертолет төшә башлый. Су баскач, вертолетлар да төшә алмый башлады, хәзер ул авыллар бөтенләй дөньядан аерылды.
Әлеге авылларның йортлары мичләр һәм электр белән җылытыла. Анда халык бик яхшы яши, ләкин өйләрендә газ беркайчан да булмаячак, чөнки сазлык эченнән газ торбалары үткәрү мөмкин эш түгел.
Новосибирск өлкәсе авылларын исә торф сазлыклары һәм торф янып һәлак булган каенлыклар уратып алган. Каенның аның асты карала да эче янып бетә, ә кабыгы кала икән. Бик сәер күренеш.
Авылларда концертлар кую өчен уңай шартлар бармы?
Клубларны начар дип әйтмәс идем. Ләкин анда, Татарстандагы кебек, мәдәният йортларын төзекләндерү программасы юк. Монда тагын бер кат Татарстан җитәкчелегенә кечкенә генә авылларыбызда да клублар төзеп, искеләрен төзекләндереп, авыл халкын мәдәниятле иткәннәре өчен рәхмәт әйтергә кирәк.
Дөрес, Себер якларында да халык клубларны булдыра алганча карый. Агач клублар да бар, барысы да, кереп, концерт куярлык.
«Милләтне саклау, милләтне күтәрү – татар артистлары, сәнгать кешеләренең дә бурычы»
Әлфия апа, сез татарлар яшәгән ерак төбәкләргә үз инициативагыз белән чыгып китәсезме?
Бу – безнең үзебезнең инициатива. Гел Татарстанда гына ятып булмый. Татар артистларын читтәге милләттәшләребез дә күрергә тиеш. Кайбер авылларда җидешәр-сигезәр ел концертлар булмаган. Андагы халык тере артист күрергә сусап тора. Ерактагы татарлар янына да йөрергә кирәк . Анда барып әллә ни акча да эшләп булмый, тик бар әйберне акчага гына кайтарып калдырырга ярамый. Милләтне саклау, милләтне күтәрү – татар артистлары, сәнгать кешеләренең дә бурычы.
Концертларга халык күп киләме?
Авылда булганы килә инде аның. Анда да бездәге кебек үк проблема бар – яшьләр, күбесенчә, шәһәргә таба юл тота. Ә килгән халык йотардай булып карый концертны. Андагы энергетиканы күрсәгез! Алар сине авызыңа керердәй булып тыңлап торалар. Әле бит Себер татарлары диалекты булгач, әдәби сөйләмне тулысынча аңлап та бетермиләр. «Бу нинди сүз булды?» – дип сорап куярга мөмкиннәр. Кайберләрен русчага тәрҗемә итеп аңлатабыз. «Афәрин» дигән сүзне беләсезме? «Браво» дигәнне аңлата ул. Менә, тагын бер татарча сүз өйрәндегез», – дип, халыкның күңелен үсендереп, алар белән аралашуга корылып бара концертлар.
Гастролебез май бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, быелгы концертта патриотизм темасына басым ясадык. Шунысын да әйтәсе килә, ул якларда махсус операциядә катнашучы егетләр күп. Мәсәлән, бер авылдан гына 23 кешенең Украинада булуын әйттеләр.
Биредә яшәүче татарлар үзләренең татарлыкларын сакларга тырышалар, милләтне күтәрү өстендә шундый тырышып эшлиләр. Без килеп төшкән көнне Новосибирскида «Җәлил укулары»ның гала-концерты узды. Безнең тур шушы гала-концертта чыгыш ясаудан башланды. Анда хәтта рус балалары Җәлилнең шигырьләрен татар телендә сөйләделәр. Әлеге чараны бик зурлап «Ак калфак» оешмасы оештырды. Пенсия яшендәге абый-апалар һәм балалар татар ансамбльләре чыгышларын бик рәхәтләнеп тыңладык.
Алдарак Яңа ел алдыннан Тубылдагы татар авылларына баруыбыз турында да әйтеп киткән идем. Ул якларга без Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех белән балаларга Яңа ел программасы әзерләп алып бардык. Моңа кадәр аларда Яңа ел бәйрәме һәр сыйныфта аерым уза торган булган. Ә без монда балалар күмәк карый һәм катнаша ала торган тамаша әзерләдек, укучыларны мәктәпнең актлар залына җыеп күрсәттек. Яңа елның беренче тапкыр шундый форматта узуы балалар өчен зур яңалык булды. Мин – Кар әбисе, Азат – Кыш бабай булып, бергәләшеп, Кар кызын – оныгыбызны эзләп йөрдек. Программа буенча татар халык әкиятләренә һәм Габдулла Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать иттек. Су анасы янына да бардык, Шүрәле белән Убырлы карчыкны да очраттык .
Минем үземнең коллегаларыма да мөрәҗәгать итәсем килә. Шундый ерак сәфәрләрдән куркып тормыйк, читтәге милләттәшләребезне дә сөендерик. Татар Конгрессына гына салынып яту дөрес әйбер түгел. Алар гына барысына да ничек җитешсен.
Хәзер Сабантуй чорлары башлана. Татар концертлары карыйсы килгән өлкәләргә без рәхәтләнеп җыенабыз да чыгып китәбез. Чакырыгыз гына!
Рәхмәт, Әлфия апа, уңышлар сезгә!
Видеода ерак юлларны якын итеп килгән артистларга авыл апасы рәхмәт җиткерә:
«Рәхмәт әйтик, ерак җирләрдән килгән туганнарыбызга, менә шушы бик ярата торган артистларыбызга. Инде картайсам да, 25 елга яшәреп киттем бүген. Шулай бергә-бергә яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Сезгә дә ак юллар булсын, сәфәрләрегез котлы булсын. Фәрештәләрегез иңнәрегездән төшмәсен, иҗат чишмәләрегез саекмасын. Тагын килегез, рәхмәт бик зур. Авылдашларым, сезгә дә рәхмәт! Алкышларыгызга, хөрмәтләп килгәнегезгә рәхмәт».