Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар башын татар ашар: артистларга Новосибирск татар авылларында концерт куйдыртмаганнар

Нурзадә, Илшат Вәлиев, Әлфия Хәбибуллинаны Новосибирск өлкәсендәге татар авылларына концерт куярга кертмәгәннәр. Сәбәпләр, гаеплеләр, интригалар төрле һәм күп. «Интертат» бу хәлгә ачыклык кертергә алынды.

news_top_970_100
Татар башын татар ашар: артистларга Новосибирск татар авылларында концерт куйдыртмаганнар
җырчылар архивы

Төбәкләрдә эшләүче татар оешмаларының үзара ызгышлары, бердәм булмыйча, икедән өчкә аерылырга тырышып ятулары турында соңгы арада күп сөйлиләр. Халык санын алудан соң татарларның кимүен дә шуның белән бәйләп аңлатучылар бар. Татарстаннан читтә булган, башка милләт арасында яшәүче татарларга, киресенчә, бердәм булырга кирәктер дә бит.

11-15 гыйнвар көннәрендә Новосибирск өлкәсендә көч-хәл белән концертлар куеп кайткан артистлар Нурзадә, Илшат Вәлиев һәм Әлфия Хәбибуллина «татар башын татар ашар» теориясен раслады гына. Аларны өлкәнең татар авылларына концерт куярга кертмиләр. Сәбәбе - татар оешмаларының бер-берсен дошман күреп, ызгышып ятуы. Мондый хәлне белмәгән Татарстан артистлары, бер якның чакыруы буенча килеп, ике конфликт арасына керә. Татарлар, җирле җитәкчеләрдән сорап, концертларны өзә. Нәтиҗәдә, беркайчан да тере татар җырчыларын күрмәгән авыллар концертсыз кала. 

Шушы лирик чигенештән соң - Новосибирскидагы хәлләр турында. 

Көз аенда мин Новосибирскидагы Куйбышев шәһәреннән Натальяга ханымга концерт кую тәкъдиме белән чыктым. Ул көз аенда татар концертлары булуын әйтте һәм безне концертлар белән гыйнвар аена чакырды. Декабрь башында шалтыратып, концертны гыйнварның 13нә планлаштырыйк, диде.

Бер концерт өчен генә бармыйк, дип, Новосибирскиның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзинага чыктым. Мин аның белән күптәннән таныш. Ул 15 гыйнвар көнне Новосибирскиның үзендә концерт оештырды. Баргач-баргач, татар авылларында да концертлар куйыйк, дип сөйләштек. Ул 11ннән 15нә шундый җайлы итеп концерт графигы төзеде. Ул татар авылларына 15-18 еллап татар артистлары килмәгән булган, – дип сөйләп китте нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина.

Алар ул вакытта Новосибирск өлкәсенең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы арасында булган «кытыршылыкларны» белмиләр дә.

10 гыйнвар көнне артистлар төркеме Казаннан Омскига оча. Омскидагы берничә татар оешмасы аларны ачык йөз белән каршы ала. Җирле вакыт буенча кичке 9ларда Әлфия ханым Куйбышевтан Натальяга ханымга кабат хәбәргә чыга. Наталья ханым барысы да яхшы булуын һәм концерт һичшиксез узачагын әйтә.

Тик җирле вакыт белән иртәнге 10да Наталья ханым смс белән концертның булмаячагын хәбәр итә. Үзләре үк концерт сораган шәһәр «гафу үтенәбез, бездә концерт булмаячак» дигән эчтәлекле хат җибәрә. Концерт куеп булмавын ул «форс-мажор» белән аңлата. «Мин сезгә федераль программа буенча кинозал эшләвебезне әйткән идем. Кино күрсәтү көннәре Мәскәү белән килештерелә. Аны үзгәртү мөмкинлеге юк. Ул көн буш түгел», – ди. Кино күрсәтү көне белән концерт көнен үзе үк туры китергән Наталья ханым үзенә карата шикне арттыра гына.

«Куйбышев мәдәният йорты афишаларны әллә кайчан ук куйды. Ул көнне кино заллары көндезге өчкә хәтле генә эшли, кичке вакытка концерт куелган иде. Шундый сәбәп кенә тапканнар. Тик аларга «югарыдан» шалтыратканнары аңлашылды. Нәрсә булгандыр...» – ди бу турыда концертларны оештыруны үз кулына алган Рәшидә Хәмзина.

Шул ук вакытта беренче концертлар буласы Чаны район авылларында да артистларны кертмәскә кушалар.

Чаны район башлыгы Виктор Иванович Губер бөтен мәдәният йорты җитәкчеләрен җыя һәм безнең татар авылларындагы концертларны өздерә. «Сезнең авылларда татарлар чыгыш ясарга тиеш түгел. Әгәр дә клубыгызга кертәсез икән, эштән куабыз», – ди. Моны безгә мәдәният йорты җитәкчеләре әйтте. Һәм моны без Омскидан самолет белән очып килеп җиткәч кенә хәбәр иттеләр, – дип, сүзгә Нурзадә кушылды.

«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина 400 чакрым ераклыкта булган Новосибирск шәһәреннән артистлар янына килергә чыга. Параллель рәвештә Куйбышев районындагы татар авылларында концертлар куюны сөйләшә. Артистлар сүзләренчә, Куйбышев районындагы татарлар сөенә-сөенә артистларны кабул итәргә җыенганда, кич белән Куйбышев районының мәдәният йорты директоры концертларны уздырмаска куша.

Татарлар тавыш күтәрде, чөнки билетлар сатылган иде. Билетлар сатылмаган булса, без алдан чыгып та китмәгән булыр идек бит, – ди Нурзадә.

Җайлы итеп төзелгән график бозыла. Концерт куярга, милләттәшләр белән очрашырга килгән артистларның да, җирле татарларның да кәефләре, рухлары төшә.

Гаеп главадамы?

Чаны районында куелмаган концертлар – район башлыгының әмере белән чынга ашырылган, ди артистлар. Шуңа өстәп, Новосибирск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге директоры Рауза Тихомирова шушы теорияне раслап, болай ди: «Хәмзина ТНВ алып килде һәм Чаны районы башлыгы белән урынбасарын оятка калдырды. Шуңа алар аңа авылларга керергә рөхсәт бирмәделәр. Хәмзина бөтен татар җәмәгатьчелеген икегә аера. Бөтен «суны» Хәмзина «болгата». Интернетта да безне гаепле итеп язган инде. Безгә мөрәҗәгать иткән булсагыз, без сезгә концертларны бер проблемасыз оештырыр идек», – ди.

Баксаң, узган ел азагында «ТНВ-Планета» Чаны районындагы татар авыллары буенча сюжет төшерә. Аларны шулай ук Рәшидә Хәмзина озатып йөри. Аннары үзенең социаль челтәрендә «Чаны татарлары нәрсә турында хыяллана» дигән пост язып чыга. «Имеш, шул сюжет һәм язмадан соң, Губер Рәшидәгә үпкәләгән. Анда үпкәләрлек берни юк. Безнең главалар турында болай дип язсалар, безнекеләр сөенерләр иде, дидем. Имеш, ул ТНВда аның рөхсәтеннән башка чакырткан. Менә нинди үч алу китте», – ди Нурзадә.

Рәшидә Хәмзинадан нинди сюжет һәм нинди язма икәнлеге турында сораштык. Район башлыгы үпкәли алырлык нәрсә язылган соң?

Без төшергән һәр авыл халкы үзләренең теләкләрен, хыялларын әйттеләр. Бер авылда, трассадан 1 чакрым юл салсалар, яхшы булыр иде, диделәр. Икенчесендә балаларга сәхнә костюмнары кирәк икән. Һәммәсенең хыялларын яздым. Шул постта Чаны районы башлыгы урынбасары, Татар төбәк автономиясе вице-президенты Рәшит Ибраһимовка һәм автономиянең президенты, губернатор киңәшчесе Әмир Гәрәевкә мөрәҗәгать иттем. «Яңа елга Чаны татарларының хыялларын чынга ашырыйк», – дидем.

Менә шушы постка кемдер үпкәләгән. Аннары Чаны районы башлыгын миңа каршы котыртканнар. Имеш, авыллардан безгә зарланганнар, – ди бу турыда Рәшидә Хәмзина.

Шуңа өстәп, Рәшидә Хәмзина Чаны районы башлыгы исеменә 2022 елның 30 декабре көнне теләктәшлек күрсәтүне сорап хат язып җибәргән булган. Аңа җавап әле дә килмәгән.

Чаны районы администрациясе номерын җыйдык. Тик, кызганыч, глава урынында түгел иде. «Бәлки, соңрак булыр? Бәлки, иртәгә?» – дип сорап карасам да, башлыкның бүген кунаклар каршылап йөрүен, иртәгә шәһәргә командировкага китүен әйттеләр.

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лариса Колесникова юлда булуын, сөйләшә алмавын әйтте. «Соңрак шалтыратам?» – диюемә дә, «Мин командировкада, миңа уңайлы түгел. Кайчан сөйләшә алачагымны белмим», – диде.

Концертлар буенча Рәшидә Хәмзина Лариса Колесниковадан да рөхсәт алган була.

Авылларда беркайчан да бу сорауны глава аша хәл итмәгәннәр. 29ы бездән афиша сорап шалтырата башладылар. Алар рәхәтләнеп кабул итәргә риза иделәр. Тик аннары: «Безгә мәдәният бүлегеннән шалтыраттылар. Хат юк, хат язылмаган, дип әйтәләр. Беркайчан да глава белән килештерү кирәкми иде бит. Син хат язып җибәр әле», – диделәр миңа мәдәният йортларында эшләүчеләр.

Мин хат яздым, мәдәният бүлеге җитәкчесе Лариса Колесникова белән дә сөйләштем. Аңа минем турында башка төрле итеп сөйләгәннәре сизелеп торды. Аның белән яхшы гына итеп сөйләштем, «Ак калфак» оешмасы турында сөйләдем. Безнең максат – шушы авыр чорда авылларга ярдәм итү, махсус операция турында уйлардан бераз арындырып тору, дидем. Аннары ул безгә концерт үткәрергә рөхсәт бирде, шулай да хат язуымны сорады. «9ы көнне глава була. Мин аңа үзем дә хәбәр итәрмен», – диде.

9ы көнне алар көне буе хәл иткәннәр. Мин дә элемтәдә булдым. Рөхсәт бирмичә, авылларда афишаларны да куймадык. 10сы көнне төштән соң гына безгә концерт куюны тыйдылар. Мәдәният йортларында эшләүче кызларны җыеп аңлатканнар, – ди бу турыда Рәшидә Хәмзина.

Хакимият: «Бернинди рөхсәт кәгазе дә кирәк түгел»

Һәммәсе урынына да башлыкның урынбасары – Чаны районының оештыру-контроль һәм хуҗалык эше бүлеге җитәкчесе Юлия Бруева җавап тотты. Иң кызыгы, Юлия Олеговна бу турыда берни дә белми булып чыкты.

Артистлар әйтүенчә, без аларны кертүне тыйганбыз? Мин андый мәгълүмат ишетмәдем. Виктор Иванович беркемгә дә беркайчан да бернәрсәне дә тыймады. Мәдәният йорты директорлары буенча – беркем дә беркемне дә эшеннән алмады һәм алмас та иде. Андый әйбер гомумән була алмый. Әгәр дә андый проблема булган икән, ул җыелышта, яки башка җирдә ишетелер иде.

Бернинди рөхсәт кәгазе дә кирәк түгел. Бары килер алдыннан алар безгә хәбәр итәләр, һәм без аларны каршы алырга әзерләнәбез. Тик, бүген әйттем дә иртәгә киләм, дип түгел. Йә глава исеменә, йә мәдәният бүлеге җитәкчесе исеменә хат язалар. Безнең районга килергә уйлыйлар икән, җитәкчелеккә хәбәр итү дөресрәк булачак. Бигрәк тә Казан кебек ерак җирдән килсәләр.

Бу юлы нәрсә булганын, ә бәлки булмаганын мин әйтә алмыйм. Бөтен район документлары минем аша үтә. Мин, безгә шундый артистлар килә, дигән документ күрмәдем. Бигрәк тә Казан кебек ерак җир булгач, мин игътибар иткән булыр идем, – диде Юлия Олеговна.

Гаеп Чаны районында гына булса, бу уенга Куйбышев районы да кушылмаган булыр иде бит.

Министр: «Тыю булмаган районга барыгыз»

Чаны районында концертлар тыелгач, Рәшидә Хәмзина Новосибирск өлкәсе мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Юрий Зимняков янына керә. Юрий Васильевич Рәшидә ханым каршысында Чаны районы башлыгы урынбасары һәм автономиянең вице-президенты Рәшит Ибраһимовка шалтырата. Министр үзе башлык урынбасарыннан: «Нигә сез рөхсәт бирмисез?» – дип сорый.

Телефоннан күп әйбер әйттеләр булса кирәк. Аннары, концерт турлары вакытында хат язарга кирәк, дип әйтте. «Икенче юлы туры министрлыкка хат языгыз. Без районнарга хәбәр итәрбез. Сезнең бүтән мондый проблемаларыгыз булмас», – дип киңәш бирде. «Без беренче тапкыр шундый хәлдә калдык. Моңа кадәр дә концертлар оештырдык, тик министрлыктан рөхсәт алган булмады», – дидем. Шунда министр: «Концертларны тыю булмаган районнарда куегыз инде алайса», – диде.

Министрның киңәшен исәпкә алып, башка районнарны белешә башлыйлар. Тагын тыеп куймасыннар өчен, концерт башланырга 2-3 сәгать кала авылларга шалтыратып, «концерт куябыз, халык җыегыз» дип хәбәр итәләр. Артистлар юлда булганда, авыл халкы тиз генә концертка җыела. 15 кеше булса да куялар концертны. «Үз гомерләрендә беренче тапкыр татар артистын күргән авыллар булды», – ди Нурзадә белән Әлфия Хәбибуллина.

Аларга ярдәмгә күрше төбәктән Омск татарлары килә. Татар оешмалары Омскидагы татар авылларында 2 концерт оештыралар. Артистларга Новосибирскидан кире Омск өлкәсенә чыгып, концерт куеп, кире Новосибирскига китәргә туры килә.

 

Автономия җитәкчесе: «Хәмзина кебекләр булган оешмаларга каршы бара»

Чыгар юл калмагач, аңлату һәм ярдәм сорап, концерт белән килгән Нурзадә, Илшат Вәлиев һәм Әлфия Хәбибуллина татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Әмир Гәрәевкә шалтыраталар.

Автономия җитәкчесе Әмир Гәрәевкә шалтыратам. Барысын да әйттем, «сез безгә ярдәм итә аласызмы?» дип сорыйм. «Кем чакырды сезне, менә шуның белән эшләгез. Менә монда килегез дә чәй эчегез, шунда сөйләшербез», – ди. Мин әйтәм: «Без Казаннан ук килдек. Безгә бу мәсьәләне ничек тә булса чишәргә кирәк бит. Татар автономиясе җитәкчесе буларак сез безгә ярдәм итә аласызмы, дип сорыйм», – дим. Ул безгә бернинди конкрет җавап бирә алмады.

«Нигә болай итмәдегез, нигә тегеләй. Безнең концертлар белән шөгыльләнүчеләр бар бит, ник аларга чыкмадыгыз», – ди. Ә без ул оешма оештырган концертларга барган артистларның «янып» кайтканнарын беләбез.

«Без кычкырышырга килмәдек. Ике оешма арасында булган интригаларны хәл итәргә килмәдек. Безнең эшебез – җырлау, концерт кую, милләттәшләр белән очрашу, күрешү», – дидем. Без зур акчалар эшләргә дип бармадык. Әгәр шулай булса, без авылларда йөрмәс идек. Аннары безне «концертларны өзеп кайтып китәрләр» дип уйлаганнардыр, – ди Нурзадә.

Әлфия Хәбибуллина белән Нурзадә, әйткән сүзләрен раслап, яздырылган һәм язылган хатларны күрсәттеләр. Әмир Гәрәев артистлар белән төрле тонда сөйләшә. «Мин сезне килүегезгә шат. Ә сезнең белән эшләгән кешеләр үзләрен дөрес тотмыйлар», – ди. Башта мөлаем итеп сөйләшсә, аннары «сез алдашасыз, алдашасыз, Аллаһы Тәгалә сезне күрә» ише сүзләр дә әйтә.«Сез, монда килгәнче, безгә хәбәр итәргә тиеш идегез. Мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алырга тиеш идегез. Глава әйтүенчә, сезнең хатлар дүшәмбе килгән. Ул 31 декабрь көнне җибәрелгән булган (документ 30ы җибәрелгән. 30 декабрь – эш көне. – ИТ). Алар ул вакытта эшләмәгәннәр. Сез бер көн алдан киләчәгезне әйтәсез бит. Эшләр алай эшләнми. Марс Рифкатович та (Тукаев дип уйларгадыр. – ИТ) белгән бит кемгә мөрәҗәгать итәсен», – ди автономия җитәкчесе башта.

Артистларның: «Безгә берәр ничек бу сорауны чишәргә кирәктер бит?» – дигән сорауларына: «Мин бу сорауны берничек тә чишә алмыйм инде», – дип җавап бирә. «Мин дә – Татарстанның атказанган эшлеклесе. Шуннан? Мин – губернатор киңәшчесе. Шуннан нәрсә?» – кебек югары тонда әйтелгән сүзләр дә куллана.

Өстә әйтеп үтелгән Чаны районы башлыгы Губерны да телгә ала. «Глава декабрьдә әйтте: «Гәрәев иптәш, нигә телевидение сездән башка килде? Нигә безгә әйтмәдегез? Анда, глава да, урынбасарлары да, Гәрәев иптәш тә татарларга ярдәм итми, дип әйткәннәр», – дигән сүзе миңа килде», – дип әйтә Әмир Гәрәев, артистлар белән телефоннан аралашканда.

Монда 2 төрле сорау килеп туа. Нинди рөхсәт алынырга тиеш тә, нигә автономия җитәкчесе һәм район башлыгына хәбәр итәргә кирәк? Татар автономияләре – ул иҗтимагый оешма. Иҗтимагый оешма бернинди рөхсәт тә бирми, тыя да алмый. Ул андый көчкә ия түгел. Бу очракта Әмир Гәрәевнең чыннан да губернаторның киңәшчесе булуы роль уйнамаганмы соң?

Әмир Гәрәевкә шалтыраттык. «Нигә шулай килеп чыкты соң?» – дип сорыйм.

 

Фото: © Владимир Васильев. 2019 елгы Федераль Сабантуй. 

Артистларга зур сәлам, зур рәхмәт! Кунакка чакырдым, килмәделәр. Монда аларны чакырган кеше гаепле. Мәдәният министрлыгына да, район главасына да, безгә дә хәбәр итмәделәр. Хәтта безгә дә әйтмәделәр кем киләсен, нәрсә буласын, хәтта безгә дә. Аннары «истерика» башлана.

Менә шундый ямьсез хәл. Алар татарларны аерырга телиләр. Болай да бездә татарлар әз. Ниндидер оешма барлыкка килгән анда. Әйе, шул Хәмзина инде. Бездә татар мәдәнияте йорты бар. Бездә татар мәдәни үзәге бар, ә ул ничектер үзгәртеп ясап куйды үзенә. Хәмзина кебекләр булган оешмаларга каршы эшли. Шулай алдашып йөриләр инде. Ул түләгәндер инде.

3 татар булган җирдә 6 оешма була, дип әйтәләр бит. Алай булырга тиеш түгел. Автономия белән мәдәни үзәк бер-берсенә ярдәм итеп, союзниклар кебек бергә эшли. Автономия 2 мөфтият белән дә бергә эшли. Дин кешеләре дә безнең белән, күз алдына китерәсеңме?

Хәмзина килеп: «Әмир абый, минем шундый булуымны гафу ит», – дисә, мин аның белән сөйләшмәс идеммени? Нигә 30 елдан артык эшләгән иҗтимагый оешмаларга каршы барырга? Бөтен сораулар да сөйләшеп хәл ителә. «Гәрәев шундый-шундый, Рауза Шамилевна шундый-шундый, район главасы шундый-шундый» дип, теләсә кая язып, телевидение чакыртып буламы? Ярамый бит шулай. Безнең конфликтлар кешегә нәрсәгә кирәк?

Автономия бар, нигә сез килештермисез? Безгә бик күп артистлар килә, бөтенесе дә безнең белән эшлиләр. Бездән рөхсәт алырга кирәкми. Бары килүегезне әйтегез. Без башлыкларга әйтеп куябыз. Миңа бу хәл ошамады, – диде Әмир Гәрәев.

Рәшидә Хәмзина: «Минем бернинди конфликтка да кергәнем юк»

Аңлавыбызча, Новосибирск өлкәсе татарлары янына барып җитим дисәң, татар автономиясенә һәм милли-мәдәни үзәккә килүең турында хәбәр итәргә кирәк. Аларга әйтми йөрсәң, яки дә инде «башка оешма» белән хезмәттәшлек итәргә уйласаң, автономия, бер-бер хәл булса, «баштан ук безгә мөрәҗәгать итәргә иде» дип әйтәчәк.

Аңлагансыздыр: монда район башлыгының да, урынбасарларның да бу мәсьәләгә катышы юк кебек тоела. Яңа барлыкка килгән татар оешмасы белән озак еллар эшләгән икенче бер татар оешмасы арасындагы конфликт нәтиҗәсе бу. «Без «Ак калфак» белән эшләдек. Димәк, бер татар оешмасы икенче татар оешмасыннан көнләшкән инде. Бу шуны гына аңлата», – ди Нурзадә дә.

 

Артистлар һәммәсе дә Новосибирскидагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзинага рәхмәт әйтә. «Тыюларга карамастан, авылларда концертлар куйдык. Новосибирскидагы концерт та яхшы узды. Мактау грамоталары, чәчәкләр, күчтәнәчләр белән озаттылар. Рәшидәнең оештыру сәләте бик көчле. Автономия ярдәм итмәсә дә, график бозылса да, без урамда калмадык», – диләр артистлар.

Рәшидә Хәмзина бу вакыйгаларга үз карашын белдерде.

Мин нәрсә булганын төгәл белмим. Барысы да автономиягә бәйле, дип уйлыйм, чөнки автономия президенты – ул губернаторның милли мәсьәләләре буенча киңәшчесе. Артистлар аңа шалтыраткач, ул берничә тапкыр: «Нигә сез аңа мөрәҗәгать иттегез? Безгә мөрәҗәгать иткән булсагыз, сезнең бернинди проблемагыз да булмас иде», – диде.

Безне Куйбышев белән Чаны районнарына кертмәделәр. Убинскоега да шалтыратканнар. Анда глава: «Мин сәясәттән читтә. Куясылары килсә, куйсыннар», – дип, бернинди басымга да бирешмәгән. Алар хәтта аренда өчен дә акча алмадылар. Анда бик яхшы каршы алдылар.

Каргат районы Муса авылындагы концертка телевидение килде, мәдәният бүлеге җитәкчесе районнан аппаратура, тавыш режиссерын җибәргән. Анда да бик яхшы узды. Мин бернинди главага да, бүлек җитәкчесенә дә хат язмадым, шалтыратмадым да. Күп җирдә үзебез хәл иттек.

Автономия белән сезнең арада берәр конфликт бармы?

Минем алар белән бернинди конфликтка кергәнем юк. Бәлки, тагын бер рәсмиләштерелгән төбәк иҗтимагый оешмасы барлыкка килгәнгә көнләшәләрдер. Мин бары үз эшемне эшлим.

«Ак калфак» җитәкчесе булып инде 7нче ел эшлим. Без башта автономия составында идек, аннары аерылып чыктык. «Ак калфак» аларга эшләрендә ярдәм итү дә бит әле.

Шулай яхшы әзерләнгән идек. Мин, авылларга алып барырга дип, костюмнар да әзерләп куйган идем. Мин аларны барыбер илтеп бирәчәкмен. Күп җиргә костюмнар тектердек, материаллар алып бирдек. Без барыбер дә авыллар белән эшләячәкбез. Бу «санкция»ләрне бетерерләр, дип өметләнәм.

Чаны районы башлыгы белән дә сөйләшергә уйлыйм. Казан кунаклары булган өчен булса да мондый хәл булырга тиеш түгел иде. Конгресс безне дә, автономияне дә бик яхшы каршы ала бит. Татарстан артистларын, бөтен амбицияләрне читкә куеп, яхшы каршы алырга һәм концертларны үткәрергә булышырга тиешләр иде, – ди Рәшидә Хәмзина.

«Татар башын татар ашамасын иде»

Ике татарның өчкә аерылуы шул буладыр. Оешмалар арасында ниндидер аңлашылмаучанлыкның үзәгенә Татарстан артистлары кереп югалган. Андыйларны русча итеп «крайний» диләр. Бер нәрсә белми, аңламый, бары тик читтәге татарларга концерт кую теләге белән йөргән артистлар шул «крайний» хәлендә калган да. Авылларга кермәү аркасында, алар өчесе бергә 100 мең күләмендә зыян да күргән.

Акчалатасын кем белсен, без күбрәк рухи зыян күрдек. Бездән бигрәк, зыянны андагы татарлар күрде. Алар шул рухи азыктан да мәхрүм булдылар. Ничә ел дәвамында татар концертлары булмаган бит. Татар башын татар ашамасын иде.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. Татарларның саны кимүе дә – татарларның бер-берсе белән бердәм һәм дус булмавында аркасында. Губер шикелле татарларны кысучылар бар икән, бәлки, алар татар булып язылырга куркалардыр да, – ди Әлфия Хәбибуллина.

Нурзадә дә «читтә татарларга шундый «хөрмәт» икән дип кайттык» ди. «Күп җирдә булдым, бөтен Татарстанны йөреп чыктым. Тик мондый мөнәсәбәт күрсәткәннәре булмады», – ди җырчы.

Төбәкләрдә шундый бер чир барлыкка килә: берәр кеше артыграк эшли башлады исә, аның тизрәк «башына сугарга» торалар. Гомумән татарларга хас сыйфат бу. Бик «обидно».

Читтәге татарлар – бик татар җанлы. Алар татарча сөйләшәләр, күлмәкләр, калфаклар кигәннәр, үзләренчә татар икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар. Аларның берләшәселәре килә. Тик ниндидер кешеләр аркасында... Берсе өскә менә башласа, икенчесе тартып төшерә. Бер елны Төркиягә Сабантуйга бардым. Ике татар оешмасы бер үк көнне Сабантуй куйдылар. Бу да – аерылу дигән сүз. Ни өчен дус-тату яши алмыйлар алар? Аңламыйм. Ник, алар бер-берсенә комачаулыймыни? – ди Нурзадә.

 

Фото: © Нурзадә 

Бу хәл – татарларның бердәм булмавына дәлил 

Җанисәп нәтиҗәләре чыккач, татарларның шулай бер-берсе белән ызгышып, талашып ятулары нәфрәт кенә уята. Новосибирск өлкәсендә генә татарлар саны бик күпкә кимегән. Бу уенда ирексездән катнашырга мәҗбүр булган Татарстан артистлары һәм Себердә яшәүче татар кешеләре кызганыч.

Оешма җитәкчеләре, район башлыклары – гомумән, бөтен төрле җитәкчелек тә ул урынга юкка гына сайланмаган, куелмаган. Дәүләт оешмасында эшләүче җитәкчеләрнең бурычы – халык белән һәм халык өчен эшләү. Нигә нәкъ менә шундый вакытларда амбицияләр барлыкка килә икән?

Хөрмәтле җитәкчеләр, шәхси амбицияләрегез, бер-берегезгә карата булган ачу-үпкәләрегез өчен гади халык иза чигәргә тиеш түгел. Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен профессионал артистлар килү – олы бәйрәм. Дистәләр еллап татар җыры ишетмәгән татар кешесенең күңел халәтен сез аңлап булса да карарга тиеш идегез.

Һәм дә иң авыры – чит төбәкләрдәге татарларның аерылып яшәүләре. Берләшергә кирәк булган заманда бит әле. Кемнең ни гаебе, ни сәбәпле ике татар оешмасы арасында низаг чыкканын алардан башка беркем әйтми. Шулай да, алар үз өсләренә йөкләнгән җаваплылыкны аңларга тиешләр иде. Авызың-борының кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр. Эчке кухнягызны бөтен Россиягә ачып күрсәтеп, татарларның бердәм түгел икәнлеген күрсәтүче бер дәлил булды бу.

Себер татарларына әле концертларның иң матурларын, иң зәвыклыларын күрсәтерләр, Иншә Аллаһ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100