news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмованың өченче оныгы туган

news_top
Әлфинә Әзһәмованың өченче оныгы туган
Фото: "Татар-информ" архивы

Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмованың шатлыклы хәбәре бар. Аның өченче оныгы туган.

Әлфинә Әзһәмова – 2 малай әнисе. Сабый аның олы улы Эрик гаиләсендә дөньяга аваз салган.

«Улым Эрик икенчегә әти булды. Эрик та гаиләсе белән Чаллыда яши, эшмәкәр. Аның олы малае Эмил исемле.

Дүшәмбе көнне сабыйны бәби тудыру йортыннан өйгә алып кайттык. Бәбигә Ролан дип исем бирделәр. Ролан минем өченче оныгым була, өчесе дә малайлар. Кечкенә улым Ильмирның да малае бар», – дип сөйләде безгә бәхетле Әлфинә Әзһәмова.

Җырчының төпчек улы Ильмир Әзһәмов – танылган аранжировкалар ясау остасы, продюсер. Ул гаиләсе белән Казанда яши.

  • Әлфинә Әзһәмованың күптән түгел генә Андрей Малахов тапшыруында кунакта булып кайтуы турында да язган идек.

Фото: © Әлфинә Әзһәмова архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар