Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова Андрей Малаховта кунак булган: «Башта ышанмадым, мошенниклар дип уйладым»

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмова Андрей Малаховта кунак булган: «Башта ышанмадым, мошенниклар дип уйладым»
Фото: Әлфинә Әзһәмованың шәхси архивыннан

Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова «Интертат» хәбәрчесенә куанычы турында сөйләде. Ул Андрей Малахов белән аралашкан, «Россия -1» телеканалында чыга торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән.

Тапшыруга чакыру артистка көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшә.

«Бер көнне телефоныма шушы тапшыруның мөхәррирләреннән шалтырату килде. Башта ышанмадым. «И, мошенниклар шалтыратадыр инде, нинди Малахов», – дип, телефонны сүндереп куйдым. Болар да бирешми – яңадан шалтыраталар. Бу юлы видеоэлемтә аша сөйләшергә булдылар. «Сезнең җырлауны ошаттык та тапшыруга чакырырга булдык», – диләр. Шулай дип торгач, ризалаштым», – ди җырчы.

Әлфинә Әзһәмова тапшыруга улы, танылган аранжировкалар остасы Ильмир Әзһәмов белән бергә барган. Чакыручы як барлык юл чыгымнарын да үзе каплый икән.

«Икебезгә дә самолетка билетлар алдылар. Аэропорттан трансфер җибәрделәр. Бик яхшы кунакханәгә урнаштырдылар, тәмле ашаттылар. Шартлар шундый уңайлы, барысы да искиткеч дәрәҗәдә оештырылган», – дип сөйли җырчы.

Фото: © Әлфинә Әзһәмованың шәхси архивыннан

Әлфинә Әзһәмова сүзләренчә, тапшыруны 4 сәгать төшергәннәр. Алар улы белән Мәскәүгә кичтән килеп кунганнар да иртән иртүк студиягә юл тотканнар.

«Тапшыру 4 сәгать түгәрәк өстәл артында барды. Мурманск, Белорусиядән, тагын башка төбәкләрдән килгән кунаклар бар иде. Актер Борис Шевченконы да чакырганнар.

Мөхәррирләрдән: «Ни өчен мине чакырдыгыз? Сез бирегә җырчыларны нинди критерийлар буенча сайлап аласыз?» – дип сораган идем. «Тыныч кына яшәп, соңлап кына тормышлары баштанаяк үзгәргән кешеләрне чакырабыз. Шулай ук Россиядә уникаль тавышка ия булган кешеләрне эзлибез», – диделәр.

Мин бит 40 яшьтән соң гына сәхнәгә чыккан кеше. Тавышымның да үзенчәлекле булуына басым ясадылар.

Мөхәррирләр тапшыру өчен җырларны үзләре сайлап алалар. Русча җыр кирәк, дигәч, «Самоцветы» төркеме репертуарыннан «Не надо печалиться» җырын башкардым. Мин җырлаганда тамашачылар чыгып биеделәр, хәтта. Түгәрәк өстәл артында исә визит карточкам булган «Төнге урам»ны җырлаттылар. Экранда җырның клибы да күрсәтелеп алды.

Тапшыру бик оешкан төстә төшерелә икән дип, шаккатып кайттым. Администраторлары бик күп. Гримердан башлап, костюмермы ул, микрофон куючымы – һәр хезмәткәр үз эшен белеп башкара.

Улым 4 сәгать залда, тамашачылар арасында утырды. Аларның телефоннарын алалар икән. Чөнки тапшыруны төшерергә ярамый.

Андрей Малахов озатканда миңа: «Сез миңа бик ошадыгыз. Сезне әле тагын чакырырмын», – дип калды. «Ничек кенә фотога төшәргә икән Малахов белән» дип уйланып басып торган арада, үзе яныма килеп, фотога төшәргә дә тәкъдим итте.

Гомумән, бик уңай хисләр белән кайттым. Бер дә көтелмәгән сюрприз булды бу минем өчен. Анда бөтен җырчы да барып утыра алмый. Меңләгән кешеләр, «мине катнаштырыгыз» дип, үзләре хат яза икән аларга. Ә мин андый кеше түгел. Мин бит интервьюларга да йөрмим. Бары тик җыр, моң белән яшим. Әле монда да барыргамы, юкмы дип уйланып тордым. «Әни, барырга кирәк, андый мөмкинлек көн дә булып тормый», – дип, улым барырга тәкъдим итте. Бер дә үкенмим, үземә бик ошады», – дип хисләрен сөйләде безгә Әлфинә Әзһәмова.

Тапшыруны зәңгәр экраннар аша кайчан карап булачагы әле билгеле түгел. Тапшыру мөхәррирләренең отпусклар чоры. Студияләре дә башка урынга күчәргә җыена икән. «Россия -1» телеканалы аша «Төнге урам» җырын сентябрь аенда гына ишетүебез дә ихтимал.

Фото: © Әлфинә Әзһәмованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100