Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алдар-караклар татар телен үзләштергән: Дилбәр Фәиз исеменнән татарча акча сораганнар

Мошенниклар халыкны алдауның тагын бер яңа ысулын тапкан. Алар хәзер татар кешеләренең номерларын «урлап», таныш-белешләренә татарча смслар җибәрә башлаганнар.

news_top_970_100
Алдар-караклар татар телен үзләштергән: Дилбәр Фәиз исеменнән татарча акча сораганнар

Халыкка шалтыратып, төрле ысуллар кулланып акчасыз калдыручы мошенниклар саны көннән-көн арта. Алар кулына фәлән мең генә түгел, ә миллионнар белән исәпләнүче сумма күчергән кешеләр булуы турында гел язып, сөйләп торалар. Мошенниклар – «Алдар-караклар» диик, вакытларын бер генә дә бушка уздырмый, җиңел акча эшләүнең яңадан-яңа юлларын уйлап табалар. Мәсәлән, күптән түгел генә «Интертат» мошенникларның кешеләргә нейрочелтәрләр аша ясалган тавышлы смс-хәбәрләр җибәрүләре хакында язган иде. Инде тагын бер ысул барлыкка килгән: мошенниклар хәзер халыкка чип-чиста татарча язылган смслар җибәрә башлаган. Бу хакта «Интертат»ка «Болгар» радиосы алып баручысы, журналист Дилбәр Фәиз сөйләде.

Дилбәр Фәиз: «50 мең сорап ялгышкан бу татар мошеннигы»

Мошенниклар Дилбәрнең телефон номерын кулга төшереп, ягъни аккаунтын ватып керә. Аннары аның исеменнән 50 мең сум акча сорап, таныш-белешләренә саф татарча смслар язып чыкканнар. Һәм иң куркынычы – татарча булу сәбәпле, бу хәбәргә Дилбәрнең күп кенә танышлары ышанган. Әлегә мошенниклар кармагына кабып, акча күчерүчеләр булуы турында хәбәрләр ишетелмәсә дә, акча соравының максатын белешеп һәм ярдәм тәкъдим итеп шалтыратучылар бик күп булган.

Ял көнем булгач, әни белән, утырып, бик тәмләп чәйләп алырга җыенып йөри идек. Берзаман радиода эшләүче Паша дигән егетебез шалтырата. «Син миңа татарча нәрсәләр яздың анда?» – ди. «Минме? Берни язмадым», – мин әйтәм. «Алайса сине «взломали», – ди бу миңа.

Әле ул шалтыратканчы ук миңа, пин-кодны расларга кушып, смслар килә башлаган иде. Пашадан соң бер-бер артлы тотынмасынмы халык шалтыратырга! Минем мондый нәрсә белән очрашканым булмагач, кулларыма хәтле калтырый башлады.

Бу – бик әзерлекле мошенниклар булган инде. Татарча язганнар бит смсны. «ң», «ә» хәрефләренә кадәр бар бит. Шаккатып утырам. Димәк, минем нинди телдә сөйләшүемне белгән, минем психологияне өйрәнгән, мине радиодан тыңлаган кеше булып чыга бит инде бу. Язуын да нәкъ минем тел белән язган бит ул, «уңайсызланам инде» дигән булып.

Минем үз гомеремдә кешедән акча сораганым юк, сорамаячакмын да. Тик кешеләр ышанып шалтырата... Иптәш кызым: «Берәр нәрсә булдымы әллә? Сиңа тиз арада кирәкме?» – дип сорагач, минем телефонны ваткан кеше: «Әйе, ярты сәгать эчендә җибәр әле», – дип, миңа каршы татарча җавап яза, ди. «Нинди бәлагә юлыкты икән, авылда берәр нәрсә булдымы икән әллә, дип борчылып, әнигә шалтыратырга тотындым», – ди.

Бик күп танышларым смс татарча булгач ышанганнар. Әле бер радио тыңлаучы апа: «Булган акчаларымны җыеп бирермен инде, дип уйлап утыра идем», – дип язды. Инде ышанып акча күчергән кешеләр генә була күрмәсен иде, – ди Дилбәр.

Мондый ысул белән эш иткәндә, хәтта телефоның үз кулыңда булса да, үз номерыңнан смслар җибәреп ятканнарын күрмисең. Бу махсус программалар аша эшләнелә. Ягъни, телефонына алдаркараклар кергән кеше үзенең акча сораганын да белми.

Мин ул смсларны язганнарын күрмим. Кешеләр шалтыраткач, шул смсларны үземә кире юллагач кына, минем исемнән акча сораганнарын аңладым.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттек. Мин статусыма үземне «взломать» итүләре турында видео яздырып куйдым. Киявем сүзләренчә, видеоны мошенниклар шунда ук алып ташлаганнар. Аның ярдәме белән «настройкалар»га кереп, номерны саклау чараларын күргәннән соң гына халык бераз тынды. Кияү барысын да видеоэлемтә аша аңлатып торды. Чөнки ул «настройка»лары да гади халык аңлый торган түгел.

Хәзер парольләремне алыштырдым инде. Ләкин смслар килү һаман дәвам итә бугай әле. Кайбер кешеләргә счетларын да җибәргәннәр икән. Халык алданырга өлгермәгәндер, дип өметләнәм.

Дилбәр акча сораган алдаркаракның, дөресрәге, ул алдаркарак куйган счетны үзенә элеп куйган. Анда Александр Шезод углы дигән адрес чыга. Бу алдаркарак үземе, әллә инде ул тагын берәр кешене алдап, аның счеты аша эш итәме – анысы билгесез, әлбәттә.

Фото: © Дилбәр Фәиз архивыннан

Беләсезме тагын нәрсә уйлап куйдым? Безнең халык беркатлы бит ул, әгәр дә мошенниклар 50 мең урынына 5 мең сум акча сораган булса, уйламыйча да күчергән булырлар иде. 50 мең сорап ялгышкан бу «татар» мошеннигы!

Театр артистлары, җырчылар шалтырата. Кайберләре: «Дилбәр, яңа җырлар яздырам, аның кадәр үк акчам юк әле», – дигән сүзләргә кадәр әйтте. Ә аек акыл белән уйласаң, мин, Ризат Рамазанов, Фәнис Җиһанша яки Резедә Төхфәтуллинадан акча сорар идемме? Акча кирәк булса, иң якын кешеңә яки коллегаларыңа мөрәҗәгать итәсең бит инде. Менә шуны аңлап җиткерә алмыйбыз, ышанабыз. Башка кеше язса, бәлки, мошенниклар эше икәнен аңларлар иде. Ә монда гел татарча гына сөйли торган ди-джей татарча язып сорагач, ышанганнар.

Алия Исрафилова да язышкан алар белән. «Бу взломмы әллә?» – дип сорагач, аңа: «Тәнкыйтьче бернәрсә дә юк, минем хисап иртәгә туңдырылачак, шуңа күрә сорыйм», – дигән җөмлә төзелеше дөрес булмаган смс җибәргәннәр. Русча текстны онлайн-тәрҗемәче аша тәрҗемә иткәнгә охшап тора.

«Шәхсән китереп бирәбез акча», – дип язучылар да күп. Хәзер барысына да җавап биреп, аңлатып, гафу үтенеп утырам. Коточкыч булды инде бу, – дип сөйләде Дилбәр Фәиз.

Мондый хәлләр белән очрашкан кешеләр Дилбәргә полициягә барып, гариза язарга киңәш иткәннәр. «Иртәгә язып кайтырмын инде», – диде ул.

Алсу Исмәгыйлева: «Бу – мошенниклар эшедер, дигән шигем булмады»

Мошенниклар татар телен куллана башласа, алданучылар саны күп булачак, дип саный журналист Алсу Исмәгыйлева. Дилбәр Фәиз исеменнән акча сорап, мошенниклар аңа да смс юллаган.

Татар кешесен алдау бик җиңел икән, дигән фикергә килдем мин бүген. Моның өчен татарча смс җибәрү дә җитә икән. Дилбәр белән күптәннән аралашканыбыз юк, соңгы тапкыр моннан 1 ел элек чамасы язышканбыздыр. Һәм миңа аннан акча сораган эчтәлектәге смс килеп төште. Әлбәттә инде, мин: «Дилбәр, нәрсә булды? Нинди ярдәм кирәк?» – дип язарга әзерләндем. Ышандым, бу – мошенниклар эшедер, дигән шигем булмады. Татарча язганнар, бер хатасыз, татар хәрефләре белән! Дилбәр нинди авыр ситуациягә эләкте икән, дип борчылдым. Ләкин ул шуның артыннан ук үзен «взломать» итүләре турында әйтеп, смс җибәрде.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мошенниклар мондый ысул белән эш итә башласалар, алданучылар күп булачак, дип саныйм. Без алдарга тырышуларны күзәтә идек бит инде, элек тә килә иде алар, ләкин рус телендә. Татар кешесеннән русча хәбәр килү, әлбәттә, шик тудыра, «моны взломать иткәннәр» дип карый идек. Ә менә татарча, бернинди хатасыз язылган хәбәр килү, минемчә, куркыныч ситуация. Халык алданмасын өчен бу турыда кисәтергә, әлеге теманы, һичшиксез, күтәрергә кирәк.

Мошенниклардан саклану чаралары турында массакүләм мәгълүмат чаралары даими язып тора. Беркайчан да таныш булмаган сылтамалар аша күчмәгез. Гадәттә, вирусны шул сылтамалар аша телефонга, компьютерга кертәләр, һәм ул үзе вирус тарата башлый.

Онлайн-бизнеста эшләгәч, мин күп кеше белән онлайн аралашам. Безнең чатлар, төркемнәр күп. Аларда андый билгесез сылтамаларны еш таратып чыгып китәләр. Без инде аларны гел карап кына торабыз, кызларны «взламывать» иткәннәре дә бар, ләкин татар телен кулланганнарын беренче күрәм.

Әбиләр, әниләр бик җиңел алданырга мөмкин. Менә хәзер үк «шундый хәбәрләр алсагыз, ышанмагыз» дип, әниләргә язып җибәрергә торам. Мошенниклар тарафыннан эшләнелгән икәнен белгәч, уйга иң беренче әти-әни килде, – дип сөйләде Алсу Исмәгыйлева.

Гөлүсә Шаһбан: «Мошенникның милләте юк»

Шагыйрә, җырчы Гөлүсә Шаһбан да татарча белүче мошенниклар корбаны булган. Моннан 2 ел элек ул аларга 42 мең язылучысы булган шәхси аккаунтын «бүләк иткән».

Социаль челтәрдәге аккаунтыма татар, рус һәм инглиз телләрендә анкета тутырырга кушкан смс килде. «Тутырмасагыз, аккаунтыгыз тәүлек эчендә ябылачак», – диелгән иде. Алисә белән икебезнең дә башыбызга эссе кабып, авырып яткан көнебезгә туры килде ул, артык нечкәлекләренә бирелер җай булмады. Татарча да язылган булгач, ышандык. Алар җибәргән сылтама аша кереп, бөтен логин-парольләргә хәтле күрсәтеп, кызым тутырып җибәрде.

Икенче көнне уянып инстаграмга (Россиядә тыелган социаль челтәр) керим дисәм, керә алмыйм. Аккаунтымда 42 мең язылучым бар иде. Техподдержка да, акча түләгән егетләр дә, 2 атна кайнашса да, булыша алмады. Мошенникларның Төркиядән булганлыгын аңлагач: «Сез үзегезгә зур гөнаһ аласыз», – дип тә язып карадым инде.

Хәзер дә ул аккаунт исән – аны чит фотография, башка исем белән, башка максатларда кулланалар.

Башта, татарлар арасында да намуссыз кешеләр бар икән, дип уйладым. Аннан инде «террористларның милләте юк» дигән кебек, «мошенникларның да милләте юк» дигән фикергә килдем. Аннан психология буенча да шулай бит ул – әгәр син кешегә үз телендә мөрәҗәгать итәсең икән, аның ышанычын тизрәк яулыйсың. Шәхсән минем очракта нәкъ менә татарча язулары белән ышандырдылар.

Бүген миңа да, Закирга да Дилбәр Фәиздән смс килде. Гомумән, мондый очраклар турында еш ишетәбез. Безнең Төмән өлкәсендә татар җырчыларына концертлар оештыручы Фәрит абыебыз бар. Безгә аның исеменнән дә акча сорап, татарча смс килгәне бар. Шуңа күрә Дилбәрдән килгән смсны сторисларыма куйдым. Бәлки, кешенең күзенә чалынып калыр да истә тотарлар. Андый әйберләрне интернет челтәрендә күрсәтеп торуны халыкка файдалы әйбер дип саныйм. Алайса кеше беркатлы бездә, халык хәзер бик күп алдана. Мошенниклар нәрсә генә уйлап тапмый. Төмән якларында безгә «Дәүләт хезмәтләре порталы» парольләрен «урлап», милекне сатып җибәрү очраклары булган, дип тә сөйләделәр, хәтта, – ди Гөлүсә Шаһбан.

Шагыйрә Дилбәрдән смс килгәч тә акча җибәрергә ашыкмаган.

Ник ышанмадыммы? Чөнки Дилбәр ул – популяр шәхес. Мәсәлән, минем бер гади дустым язып, акча биреп тор әле, дип сораса, мин ышаныр, нәрсә булды, дип сорар идем. Ә монда миңа шунда ук «Дилбәр ни өчен әле миннән акча сорарга тиеш? Без якын дуслар түгел», дигән уй килде. Эфирга чакыру, шигырьләр сораудан ары узмаган бит инде безнең үзара аралашу.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, мин һәрвакыт башта шалтыратып сорыйм. Эмоцияләргә бирелмичә, башта элемтәгә керергә, чыннан да ул кеше акчага мохтаҗмы икәнлекне ачыкларга кирәк, – диде Гөлүсә Шаһбан.

Фото: © социаль челтәрләр

Закир Шаһбан: «Кеше үзе мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш»

Ул арада безнең сөйләшүгә аның тормыш иптәше, музыкант, җырчы Закир Шаһбан да кушылып китте.

Сак булырга кирәк. Хәзер спам-шалтыратулар бик күп. Банклар белән дә, беркем белән дә сөйләшергә кирәк түгел. Әгәр кем дә булса сиңа эш буенча шалтырата икән, трубканы алмаган очракта, ул сиңа язып, гозерен җиткерә ала, – дип саный ул. – Без күп җирләрдә телефон номерларыбызны калдырабыз. Төрле сайтларда, мәсәлән. Мошенниклар шуны киң куллана. Мессенджерларда теркәлү узганда персональ күрсәткечләрне өләшмәскә тырышырга кирәк. Шуңа да 2 симка тоту әйбәт. Мин үзем андый теркәлүләр үтәргә кирәк булганда өстәмә номерымнан файдаланам. Әлбәттә, бу гел өйдә утыра торган кешеләргә кагылмый инде. Без юлда күп йөргәнгә 2 симка кулланабыз.

Мәгълүмати технологияләр үсү белән мошенниклар саны да артты. Аларның күбесе күрше дәүләттән килә, бу хакта язып та торалар. Кеше үзе мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Халыкка төп киңәш шул, – диде артист.

Алдар-караклардан тагын ни көтәргә?

Технологияләр алга китә, мошенниклар да аларны куллана. Ясалма фәһем – «искусственный интеллект»ны кулланучы алдар-караклар да бар икән. Алар кешенең телефонын кулга төшерә һәм андагы аудиоязмаларны ясалма фәһем аша эшкәртә, шулай итеп, аның тавышын кулга төшерә һәм танышларына, акча сорап, аудиохәбәр җибәрә ала. Ягъни инде танышыгыздан татарча текст кына түгел, аның тавышы белән аудио да киләргә мөмкин. Киләчәктә әле видеохәбәрләр дә килүе мөмкин.

Шуңа да, иң яхшы ысул – акча сораган танышларыгыз булса, үзе белән шәхсән элемтәгә кермичә, бернигә дә ышанмагыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 май 2024
    Исемсез
    Хэзерге вакытта кешегэ акча биру булэк иту белэн бер. Ул аны кайтара алмаячак. Бу айны кредитына 10 мен таба алмаган хэерче икенче айга 20 не табарга тиеш була бит. Мошенникларга акча биручелэрне мин ан,лыйм- аларга ул акча кирэкми... Мошенникларга кирэк акча!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100