Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльвира Мифтахова мошенниклар корбаны була язган

news_top_970_100
Җырчы Эльвира Мифтахова мошенниклар корбаны була язган
Эльвира Мифтахованың шәхси архивыннан

Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын уйлап чыгарган. Алар хәзер кешеләргә нейрочелтәрләр аша ясалган тавышлы смс-хәбәрләр юллый. Аларны мессенджерларда аккаунт яки номер хуҗасы исеменнән танышлары, дус-ишләренә җибәрә. «Yummy Music Band» солисткасы Эльвира Мифтахова да шушы ысул белән эш иткән мошенниклар корбаны булган. Алар Эльвираның тавышын кулланып, дуслары һәм хезмәттәшләренә аудиохәбәрләр җибәргәннәр. Җырчы безгә әлеге ситуациягә килеп эләккәч шок халәтендә калуын, нәрсә эшләргә белмәвен сөйләде.

Кичә көндез телефоныма дус кызым шалтырата. Гадәттә, без аның белән телеграм аша аралаша торган идек. «Миннән 120 мең сум акча син сорыйсыңмы ул?» – ди. Әлбәттә инде, мин шок халәтендә калдым, үземне аңа бернинди смс та җибәрмәвемне әйттем. «Алайса, аккаунтыңны «урлаганнар»дыр», – дип, ул миңа тиз арада паролемне алыштырырга киңәш итте.

Минем өчен мөһим булган аралашулар күп вакыт телеграмда уза. Шуңа да бу хәл мине бик нык борчуга салды. Мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгәнгә, интернетка кереп карадым. Иң беренче итеп, телеграмдагы парольне алыштырырга кушканнар. Ләкин ул мин аккаунтыма керә алмадым. «Сезнең парольне күп тапкыр керттеләр», – дип язып, ул миңа керү мөмкинлеге бирмәде.

Телефон номерымны блокировкалап, яңадан «разблокировать» иткәч, көчкә телеграмга кердем.

Дус кызымнан соң миңа тагын бер коллегам шалтыратты, видео җибәрде. Күз алдына китерегез – минем нейрочелтәр аша ясалган тавышым әлеге дустымнан акча сорый. Үземнең карточкамны блокировкалаулары, ә миңа бер кешегә ашыгыч рәвештә акча җибәрергә кирәк булуы хакында әйтә. Моны күргәч, минем куркуым бермә-бер артты. Аудиохәбәрдә минем тавыш кешеләрдән акча сорый! Бу, чыннан да, бик куркыныч иде.

Телеграмга кергәч, түбәндәге ботларга тап булдым.

Беренче ботка минем елмаеп торган видеом, ә икенчесенә минем тавыш белән ясалган акча сораучы смс җибәрелгән иде.

Бу смсны мошенниклар берничә кешегә җибәрергә өлгергәннәр. Аккаунтка кергәндә смслар үз урынында иде әле. Ә инде мин аккаунттан чыгып, тагын пароль алыштырырга тырышканда, бу смслар юкка чыкты. Мошенник аларны тиз арада юк иткән.

Телеграмга икенче керүемдә мин иде «облачный» паролемне алыштырдым. Бу – ике факторлы аутентификация, аны кабызсаң, оныткан очракта пароль почтага җибәрелә.

Парольне алыштырсам да, мин аккаунтымның куркынычсыз булуында шикләнәм. Хәзер аны юк итеп, яңа аккаунт ясарга уйладым. Чөнки номерың һәм аккаунтын бер тапкыр мошенниклар базасына эләгә икән, син инде даими мондый хәлләргә юлыга башларга мөмкинсең.

Шунысын да әйтергә кирәк, мин телефон операторымның салонына да бардым. Ләкин анда да безнең кебек үк кешеләр утыра, алар миңа берничек тә ярдәм итә алмады», – дип сөйләде безгә җырчы.

Соңрак исә Эльвира аккаунтының ни өчен мошенниклар тозагына төшү сәбәбен аңлаган.

«Күптән түгел бер хезмәттәшем үзе өчен тавыш бирүемне сораган иде. Кичә генә бу дустым исеменнән дә мошенник язганлыгы ачыкланды. Ул чат ясады, анда дустымның күп кенә контактларын өстәде. «Дуслар, шундый-шундый бәйгедә катнашам, тавыш бирегез әле», – дип сорады һәм бер сайтка сылтама куйды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге мошенник текстны бик әйбәт итеп язган, аңа ышанмау мөмкин түгел иде.

Яңа гына әлеге хезмәттәшем тавыш бирергә сораучыны үзе булмавын, моның шулай ук мошенниклар эше икәнен шалтыратып әйтте, гафу үтенде.

Без хәзер шундый заманда яшибез – һәрвакыт эшебез күп, гел каядыр ашыгабыз. Шул сәбәпле, кайбер гамәлләрне эш арасында гына, уйлап бетермичә дә башкарырга мөмкинбез. Саграк булсак иде», – дип киңәш итте Эльвира Мифтахова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100