Альберт Шакиров район түрәләрен «УАЗ»ларга утырту яклы: «Басуларда йөрергә бер дигән»
Журналист Альберт Шакиров, түрәләрне «Калина», «Ларгус», «Нива», «УАЗ» машиналарына күчереп утырту дөрес булачак, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, уңайлы чит ил машиналары Татарстандагы берничә түрәдә генә калырга тиеш. Район башлыкларына да, аена 1 тапкыр Казанга барыр өчен, әллә нинди машиналар тотуның кирәге юк. «Патриот» машинасы белән йөрим, Нижгар өлкәсенә дә барып кайттым, Мәскәүгә дә барып йөреп кайттым. Беркая да соңга калганым булмады», – ди журналист.
Бу уйланулары белән ул Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың хатын-кызларга кагылышлы әйткән сүзләренә фикерен белдергән вакытта бүлеште. Искәртеп үтик, Мурашко: «Хатын-кыз башта белем алырга, карьера ясарга, үзенә матди база булдырырга, ә аннары гына бала табу турында кайгыртырга тиеш, дигән ышану барлыкка килгәч, җәмгыятьтә бозык (порочная) практика формалашты», – дигән иде.
Мурашконың бу сүзләренә Альберт Шакиров тәнкыйди карашын белдерде, түрәләргә үзебездә ясалган машиналарда йөрү файдага гына булачагына ышануын аңлатты.
Безнең хөкүмәттә утыручылар, федераль хөкүмәтме ул, региональ хөкүмәтме, миңа калса, анда аерма юк инде ул кадәр, кайсы вакытта, күп вакытта, чынбарлык белән элемтәләрне югалталар, ахрысы. Мурашко турында сөйләшәбез икән, шул мисалда дәвам итик. Ачык чыганакларда күрсәтелгән декларацияләр буенча, Мурашконың еллык кереме 21 миллион сум тәшкил итә. Хезмәт хакы буларак бирелгәндер, дип аңлыйм инде мин аны. Хатыны анда миллион 200 мең генә эшләгән ел буена. Менә аныкы – 21. Аңа кадәрге елларда – 20-21нче елларда – 26 миллион булган, гомумән. Бу кеше аена миллион, 2 миллионга якын акча эшли, дигән сүз. Менә шуннан уйлап карагыз инде. Аена 50 мең эшләгән кешеләрне аңлый алырлык дәрәҗәдә микән соң ул?
Бу урында, гомер булмаганны, Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белән килешәсем килә. Беренче һәм соңгы тапкыр булырдыр, мөгаен. Ул бөтен түрәләргә үзебезнең илдә җитештерелгән машиналарга күчеп бетәргә тәкъдим иткән иде.
Әгәр дә ул, чит ил бренды машинасын алып, үзебездә яраклаштырып эшләнгән булса, әйтик, «Москвич» кебек – шундый фасондарак, анда да, 50 проценты булса да, машина безнеке булырга тиеш. Безнең детальләрдән җыелган булсын. Шундыйга кире кайтмасаң, булмый торгандыр ул, җәмәгать. Күктән җиргә төшәргә вакыт, бетерергә кирәк ул «BMW», «Audi», «Land Rover»ларны. Бары тик регион башлыкларында, хөкүмәт башлыгында, әйтик, премьер-министр, аның урынбасарлары, комитет җитәкчеләрендә калдырырга. Дәүләт Советында нәкъ тә шулай ук.
Дәрәҗәлерәк, уңайлырак, комфортлырак, дигән машиналарны закон чыгару органы булган Дәүләт Советының башлыгына, андагы комитет җитәкчеләренә һәм, бәлки, фракция башлыкларына калдырырга. Калган депутатлар, хезмәт хакындамы ул, түгелме ул, нинди орден-медальләре булуына карамастан, машина хөкүмәттән бирелсә, бөтенесен рәттән «Калина», «Ларгус», «Патриот» һәм шуның ише башка машиналарга утыртып бетерергә.
Район башлыкларына, шулай ук, «УАЗ Патриот», «Шевроле Нива» – басуларда йөрергә бер дигән. «Патриот» машинасы белән йөрим, Нижгар өлкәсенә дә барып кайттым, Мәскәүгә дә барып йөреп кайттым. Беркая да соңга калганым булмады. Аена 1 тапкыр: «Казанга җыелышка барасы бар», – дип, әллә нинди машиналар тотуның кирәге юк аның. Басуда йөрсеннәр. Менә шуннан, бәлкем, аңларлар. Бөтенесе дә шундыйга күчеп беткәч.
Әгәр дә хезмәт хаклары җитә икән, үзләренә, шәхсән үзләренә йөрергә теләсә нинди машина алсыннар шунда, әллә нинди миллионнар тора торганнарны алсыннар, рәхәтләнеп, иркенләп йөрсеннәр. Ләкин «служебный» дигән машиналарны бөтенесен дә менә шушындыйларга гына калдырырга кирәк. Шуннан башка нинди дә булса үрнәк күрсәтеп тә, халыктан нәрсә дә булса сорап булмый торгандыр инде ул. Бик дөрес түгелдер бит инде, җәмәгать.
Илдә – авыр вазгыять, «каешларны кысыбрак торырга» кирәк, бераз экономияне уйларга кирәк. «Фәлән-фәсмәтән» ише сүзләрне сөйләгән вакытта «Maybach»ның арткы утыргычында утырып тору яки шунда утырып язу – ул бит инде бик үк намуслы гамәл түгел. Ләкин инде үзеңнең кесәңдә шуның кадәр акча бар икәнен белә торып, башкаларга «вы держитесь» дип сөйләп тору. Җитәкчеләрдән шундый сүз ишетелүе – бу бит инде беренче генә очрак түгел. Үрнәк күрсәтергә кирәк, – дип сөйләде Альберт Шакиров социаль челтәрдә.