Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Альберт Шакиров эшләүче хатын-кызларны тәнкыйтьләгән министрга каршы чыкты

news_top_970_100
Журналист Альберт Шакиров эшләүче хатын-кызларны тәнкыйтьләгән министрга каршы чыкты
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Журналист Альберт Шакиров Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың хатын-кызларга кагылышлы әйткән сүзләре белән килешмәвен белдерде.

  • Мурашко беренче балаларын соң тапкан хатын-кызларны тәнкыйтьләде
  • Дәүләт Думасының пленар утырышында Михаил Мурашко: «Хатын-кыз башта белем алырга, карьера ясарга, үзенә матди база булдырырга, ә аннары гына бала табу турында кайгыртырга тиеш, дигән ышану барлыкка килгәч, җәмгыятьтә бозык (порочная) практика формалашты», – диде.

  • Россия сәламәтлек саклау министры, бу вазгыятькә караш үзгәрергә тиеш, дип саный. Министр сүзләренчә, ана булу – җаваплы карар. Кызларга моны йөклелеге ачыкланганнан соң түгел, ә мәктәп эскәмиясеннән үк аңлатырга кирәк, ди министр. Аның сүзләренчә, йөклелекне кичектереп тору аркасында бала таба алмау, балалар җитлекмичә туу, ЭКО кирәк булу кебек сәламәтлеккә бәйле проблемалар барлыкка килә. Хатын-кыз баланы иртәрәк тапса, аның сәламәтлеге, балалар сәламәтлеге һәм карьерасы өчен яхшырак, дигән сүзләр әйтте Мурашко.

Бу хәбәргә Альберт Шакиров үзенең фикерләрен түбәндәгечә белдерде.

««Жила-была девочка, сама виновата» дигәнне беләсезме сез. Менә бу Мурашконың шундый сүзләр җиткерүе әлеге әйтемнән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Федераль дәрәҗәдәге, Мәскәүдә утыручы министр сүзләре бу, һәм ул – сәламәтлек саклау министры. Исең-акылың китәрлек. Кайвакытта урта гасырларга әйләнеп кайтабыз кебек тоела миңа. Мурашко аркасында гына түгел. Мурашко – шуларны күрсәтүче козгыннарның берседер, ахрысы, Алла сакласын андый әйберләрдән. Нәрсә булса да, халык гаепле булып кала. Хатын-кызлар үзләре гаепле булып чыга: эзләмәсеннәр эш, уйламасыннар карьера турында, мәктәпне бетерүгә бала тапсыннар. Ә бәлкем, аннан соң мәктәптә дә укып торырга кирәкми торгандыр? Өйдә утыру өчен нәрсәгә ул? Шулай бит?

Аена миллион, 2 миллион сум эшләгән кешенең хатыны, әлбәттә, 18 яшьтә була ала. Менә мәктәпне бетерә дә… Үзеңә шундый хатын аласың. Аңа: «Минем 2 миллион акчам бар, беркая да барма, бала табып кына утыр», – дип әйтеп була, рәхәтләнеп. Шулай булгач, Мурашко үз чынбарлыгында, үз дөньясында «башкалар да шулай эшли аладыр» дип уйлый торгандыр инде ул. Үзе, дөрес, икенче абзацта ук әйтеп утыра «кыз балаларга аңлатырга кирәк, бала табу ул – бик җаваплы» икәнлеген. Үзе шул ук вакытта, «карьерага караганда бала табуны кайгыртырга кирәк» ди. Хатын-кыз, җанашым, менә шул баланы ашатасы була, эчертәсе була, ирем эшләгән акча гына җитмәячәк, дия-дия, гаиләне дә алып барырга кирәк бит, дип укый, яхшы эшкә урнашырга тырыша. Аннан соң табармын баланы, аны бит әле кеше итәсе бар, дип уйлана. Ә монда алай түгел икән...

Икенче яктан моңа бик аптырарлык та түгел, җәмәгать. Безнең хөкүмәттә утыручылар, федераль хөкүмәтме ул, региональ хөкүмәтме, миңа калса, анда аерма юк инде ул кадәр. Кайсы вакытта, күп вакытта, чынбарлык белән элемтәләрне югалталар, ахрысы. Мурашко турында сөйләшәбез икән, шул мисалда дәвам итик. Ачык чыганакларда күрсәтелгән декларацияләр буенча, Мурашконың еллык кереме 21 миллион сум тәшкил итә. Хезмәт хакы буларак бирелгәндер, дип аңлыйм инде мин аны. Хатыны анда миллион 200 мең сум гына эшләгән елы буена. Менә аныкы – 21. Аңа кадәрге елларда – 20-21нче елларда – 26 миллион булган, гомумән. Бу кеше аена миллион, 2 миллионга якын акча эшли дигән сүз. Менә шуннан уйлап карагыз инде. Аена 50 мең эшләгән кешеләрне аңлый алырлык дәрәҗәдә микән соң ул?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 июль 2023
    Исемсез
    Альберт Шакиров Татарстанда бугенге кондэ бер дэн бер либераль блогер. Молодец.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100